Бүген Әдипләр: Резеда ШӘРИПОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Резеда ШӘРИПОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Резеда ШӘРИПОВА

МИН ӘЛЕ БУ!

Азнакай районында таулар итәгенә сыенып, шомыртлы әрәмәнең хуш исенә, сандугачлар моңына күмелеп утырган Мәндәй авылы бар. Анда җырлар да үзеннән-үзе туа. Нәкъ менә шул авылда тууым белән мең бәхетлемен. Кыш аенда тугангадыр (1962 елның 5 декабре), кышның бураннары-карларына, ак төскә үлеп гашыйкмын. Куанычларым, өметем - ике кызымны һәм, кәефне кырмаганда, иремне өзелеп яратам. Табигатем белән оптимист булсам да, сагышка-моңга чумган чаклар да еш була. Андый вакытларда дусларым белән дөньясын бер утырып тиргәшәбез дә, рәхәтләнеп үзебездән-үзебез көләбез. Бүгенгесе көндә "Маяк" газетасы редакциясенең рекламалар бүлегендә эшлим. Бизнес һәм иҗат янәшә яши алмый, әлбәттә. Әмма миллионнар белән эш итеп тә, кесәңдә вакыты белән җилләр сызгырып йөргәндә, иҗат уты йөрәктәге уттан да ныграк дөрләп ала.
Мин әле бу!

Яшен булып яшьнәп,
Күк күкрәтеп,
Яңгыр булып явам.
Әрнешләрдән, сарган сагышлардан
Бер бушанып алам.
Мин әле бу!
Назлы җилдәй
Йомшак кына сыйпап,
Йөрәгеңә багам.
Сөю учагыңнан хисләремә
Сүнмәс ялкын алам.
Мин әле бу!
Шаян чишмә булып,
Йөгерә-йөгерә агам,
Көчле дулкын, кичерешләр эзләп
Чал диңгезгә таба.
Мин әле бу!

"Аргамак" журналы, 1996, № 12.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013