Бүген Рәфыйк Мөхәммәтшин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфыйк Мөхәммәтшин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Марат Мөлеков
Фатих МӨСӘГЫЙТЬ
Шакир Мөхәммәдъяров
Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәзинә Мөхияр
Рәфыйк Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин 1955 елның 17 февралендә туган.

Яңа 2012-2013 уку елыннан ил мәктәпләрендә дүртенче сыйныф укучылары өчен "Диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре" ("Основы религиозных культур и светской этики") дигән яңа курс кертеләчәк. Бу илдәге традицион дин әһелләренең Россия җитәкчелегенә гозере буенча эшләнә. Ата-аналарга "Дөньяви этика нигезләре", "Дөнья диннәре тарихы", шулай ук "Православие", "Ислам", "Будда", "Иудаизм" диннәре мәдәнияты нигезләре тәкъдим ителә. Алар алты модульнең берсен сайлап алырга тиеш булачак. Бүген бу нисбәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Урта мәктәптә диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләрен кертү: сәбәпләре, тормышка ашыру алымнары, көтелгән нәтиҗәләр” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды.

“Түгәрәк өстәл” утырышыннан соң без РИУ ректоры, диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре курсына кергән дәреслек авторларының берсе Рәфыйк Мөхәммәтшинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Рәфыйк әфәнде, 1 сентябрьдә Татарстандагы балаларны, аларның ата-аналарын ниләр көтә? Алар өчен бу курс “сюрприз” булмасмы?
Р.М.:
"Диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре" курсы федераль компонент буларак мәктәпләргә кергәнче, ике ел дәвамында Россиянең 19 төбәгендә бу дәресләр укытылды, эксперимент узды. Ата-аналар өчен мин моны бөтенләй көтелмәгән әйбер дип әйтмәс идем. Аннан соң җәмгыятькә дин әйләнеп кайтты. Балаларга дини белем бирү мәсьәләсе актуаль. Шуңа күрә ата-аналарның балаларына профессиональ рәвештә дин турында сөйләүләрен телиләр, бәлки аларның үзләренең дә белемнәре җитмидер. Диннең төрле формада мәктәпкә үтеп керүе – табигый күренеш. Шуңа күрә без аны кем өчендер көтелмәгән хәл дип әйтмәс идек. Ул керергә тиеш иде инде. Ә нинди рәвештә керә һәм аның нәтиҗәләре ничек булыр дигән проблема бик күп ата-аналарны борчый. Һәм шуңа күрә ике ел дәвамында барган эксперимент нәтиҗәсендә күп ата-аналарның Россия өчен традицион диннәр тарихын һәм дөньяви этиканы сайлавы очраклы түгелдер. Барыбер ата-аналар әле мин балама үземнең ата-бабамның динен укыта башласам, ул белем бала өчен кирәк, ләкин аңа карата башка балаларның мөнәсәбәте һәм аның башка укучыларга карата мөнәсәбәте үзгәрмәсме икән уй белән шөбһәләнә. Алар, белем бирелсә дә, сыйныфны бүлгәләүдән куркалар. Моның өчен кайбер җирлек тә бардыр инде. Чөнки бала дин тарихын гына укып калмый, аның дөньяга караш системасы да формалаша. Без динне барыбер дөньяга караш системасы дип карыйбыз. Дин турында укытканда мәдәниятка гына кайтарып калдырып булмый. Диннең мәдәнияты турында сөйләгәндә барыбер аның дини нигезләре, догматикасы (Аллага ышану, Аллага инану һәм башкалар) турында сөйләргә кирәк. Бу баланың дөньяга караш системасын формалаштыру өчен бер адым. Ата-аналар, баланың караш системасы башкача формалашып, аның башка диндәге балаларга карата мөнәсәбәте үзгәрмәсме дип азрак куркалар. Моның өчен җирлек бар дип уйлыйм. Аннан соң диннәр укыту өчен мәктәп, гомумән, әзерме икән? Чөнки мәктәп – дөньяви. Мәктәптә бигрәк тә табигать фәннәре Чарльз Дарвинның эволюция теориясенә корылган. Бер дәрестә бу теория буенча укытып, икенче дәрестә Аллаһы Тәгалә кешене яралткан дип укытып, аның нәтиҗәсе нәрсә булыр дигән мәсьәлә, әлбәттә, ата-аналарны борчый. Бу, гомумән, аларны гына түгел, безнең бөтенебезне дә борчый. Без бу курсны мәктәпкә балаларыбыз әхлаклырак булсын дип кертәбез. Аның кайбер нәтиҗәләре дә бар. Мәсәлән, Балтач районында ун ел дәвамында әхлак нигезләре дип укытыла. Аның нәтиҗәләре шактый. Әхлаклылык дәрәҗәсе, дин сабагы укыганнан соң, барыбер үсә.

Биредә сүз югары әхлаклы булу турында гына бармый. Без бит күпмилләтле дәүләттә яшибез. Күпмилләтле дәүләттә ул проблема китереп чыгармасмы? Шәхсән баланы алганда, аның әхлагы югары булыр, ләкин шул ук вакытта башка балаларга карата аның мөнәсәбәте кардиналь үзгәрмәсме? Ул мөнәсәбәт җәмгыятькә проблема китереп чыгармасмы дигән сорау кала. Без Татарстанны күпмилләтле, толерант дип саныйбыз. Бу фән кереп киткәннән соң, күпләр биредә кардиналь, принципиаль үзгәрешләр булмасмы дип уйлый. Бу хакта Мәгариф министрлыгы чиновниклары да уйлый. Шуңа күрә быел ике генә модульнең кереп китүе дә шуның белән бәйле. Ул башка диннәр тарихларын укытырга теләмәүдән түгел, Татарстанда диннәр арасындагы мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрмәсме дип куркудан. Әмма алга таба ислам дине, православ дине нигезләрен сайлау барыбер булмыйча калмас. Чөнки бездә бит тулысынча татарлар гына яшәгән районнар бар. Анда ислам дине нигезләрен укытудан мин бернинди проблема да күрмим. Аннары руслар яшәгән районнарда православие дине нигезләре укытканда, сыйныфны бүлгәләү юк. Мин монда әлләни проблема күрмим. Ә шәһәрләрдә, чыннан да, укытуны оештыру ягыннан да, нәтиҗәләр хакында әйтү дә шактый авыр.

Моннан 5-6 ел элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән “Диннәр тарихы” дип аталган дәреслек төзелгән иде. Ул Россия төбәкләре өчен дә тәкъдим ителде. Ялгышмасам, сез аның ислам бүлеген язган идегез. Әлеге дәреслек буенча республика мәктәпләрендә эксперимент та уздырылды.
Р.М.:
Чыннан да, моннан 5-6 ел элек Татарстан Мәгариф министрлыгы теләге буенча диннәр тарихы буенча дәреслек эшләнгән иде. Ул дәреслекнең безнең өчен әһәмияте шунда: анда Татарстан бөтен традицион диннәр – православ һәм ислам диннәренең күләмнәре бертигез иде. Россиядә андый дәреслекләрне очрату шактый авыр. Әлеге дәреслек буенча Татарстанда эксперимент рәвешендә өч йөздән артык мәктәптә факультатив һәм электив рәвештә дин дәресләре укытылды. Аның буенча министрлык мониторинг та алып барды. Нәтиҗәләре, чыннан да, бик кызыклы булып чыкты.

Балалар тарафыннан да, ата-аналар ягыннан да “Диннәр тарихы” дәреслегенә дә, аны укытуга да каршылар бөтенләй булмады диярлек. Аны уңай тәҗрибә дип әйтергә мөмкин. Кызганычка каршы, ул дәреслек үзенең актуальлеген бүген өлешчә югалтты. Чөнки хәзер яңа курс 4-5 нче сыйныфлар өчен каралган. Ә бу дәреслек өлкән сыйныфлар өчен язылган иде. Шулай да мин бу дәреслекне мөһим дип саныйм. Ул укытучылар өчен бүгенге көндә бик яхшы кулланма булачак. Анда без ислам дине хакында, яңа дәреслеккә караганда, тәфсилләбрәк, тирәнрәк язган идек. “Диннәр тарихы” дәреслегенә укытучылар өчен методик кулланма да эшләгән идек. Мәктәп китапханәләрендә бу дәреслекнең булуын мин зур плюс дип саныйм.

Яңа курска кереп киткәндә бу тәҗрибә искә алындымы икән?
Р.М.:
Бу тәҗрибә искә алынды, әлбәттә. Чөнки Татарстанда хәзер ике модуль генә - "Дөньяви этика нигезләре", "Дөнья диннәре тарихы" гына кертелә.

Ул чакта “Дөньяви этика” турында сүз алып барылмаган иде кебек...
Р.М.:
Ул вакытта “Дөньяви этика” предмет буларак бөтенләй каралмаган иде. Ул әле яңа гына модуль буларак килеп керде. Мин дөньяви этика - әхлак нигезләрен укытуны, дөресен генә әйткәндә, аңлап җиткермим. Ләкин ул , модуль булып каралып, программага кергән.

Рәфыйк әфәнде, яңа курсны дәреслекләр белән тәэмин итү ничегрәк тора?
Р.М.:
Мин дә катнашкан дәреслек, татар һәм рус телләрендә эшләнеп, мәктәпләргә җибәрелде. Хәзер без 5 нче сыйныф өчен әзерлибез. Дәреслек – әле ул эшнең уннан бер өлеше генә. Укытучы өчен өстәмә материал да бик мөһим. Әйткәнемчә, алдан эшләнгән дәреслек өстәмә материал вазыйфаларын башкара, башка методик ярдәмлекләр дә бар. Ләкин шулай да укытучыларны әзерләү мәгариф министрлыгы өчен иң мөһим проблемаларның берсе дип саныйм. Аннан соң объектив укыту мәсьәләсе дә бар. Без татар булгач, безгә традицион ислам дине якын. Татар кешесе укытса, аның православ диненә мөнәсәбәте нинди булыр? Субъектив булмасмы дигән сораулар да бар. Ничек укытырга? Без религиоведческий подход, дибез инде. Ул - дөньяви караш. Ә дәреслектә – теологик караш, ислам дине эченнән чыгып, бу проблемаларны яктырту. Укытучылар аны шул рәвешчә бирә алырлармы? Монда әле бик күп концептуаль проблемалар бар. Бу укытыла башлагач килеп чыгар һәм акрынлап хәл ителер инде. Беренче елда барыбер проблемалар күп булыр дип уйлыйм.

Россиянең башка төбәкләрендә нинди модульләр сайлаганнар?
Р.М.:
Унтугыз төбәктә узган эксперимент нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Чечняда, мәсәлән, 90 процент ислам дине мәдәнияты нигезләрен сайлаган. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә, чувашларда шулай ук ислам дине мәдәнияты нигезләрен сайлап алу шактый. Биредә административ ресурс та 6үз эшен эшли. Ул беркем өчен дә сер түгел. Мәктәпләрне дә аңларга була. Алар ислам диненә дә, православ диненә дә каршы түгел. Менә ата-аналар сайлап алса, ике мөселман булса, кем укыта? Укытырга кеше тапты, хезмәт хакын түләргә кайдан акча ала, бюджетың бармы дигән проблема бар. Аны идеологик дип тә карарга ярамый. Директор кеше ул, беренче чиратта, укытучылар һәм акча ягын карый. Аннан соң гына аның эчтәлеге, проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Ул ягы да бар. Төбәкләрдәге мәгариф оешмалары да шул акча ягыннан карый инде. Дәреслекләр кайдан табарбыз, кем укытыр дигән сораулар туа башлый. Шуңа күрә ата-аналарга, мәктәпләргә басым бардыр ул дип уйлыйм.

Димәк, руслар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар балаларына сайлау мөмкинлеге аз булачак ...
Р.М.:
Әлбәттә, аз булачак. Әмма монда ата-аналар позициясеннән дә тора. Бу хакта без күптәннән әйтәбез. Бөтендөнья татар конгрессы җыелгач та, имамнар алдында да ул хакта сөйләдек. Бүгенге көндә ата-ананың гражданлык позициясен күрсәтүе кирәк. Алар, мәктәпкә барып, “минем балам татар, мөселман кертегез”, дисә, директор беркайда да китә алмый. Ә “алар белән этләшмим инде, минем берәү генә, укысын”, дисәң, әлбәттә, укытачаклар. Шуңа күрә бүген ата-ананың позициясеннән бик күп нәрсә тора.

Әңгәмәне Римма ГАТИНА әзерләде.

www.Tatar-inform.ru



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013