Бүген Әдипләр: Риза Газизов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Риза Газизов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин

Галим һәм педагог

Сүзем күренекле укытучы, дәреслекләр һәм педагогикага караган мәкаләләр авторы, авылдашым Риза Сәлахетдин улы Газизов турында.

Риза Газизов хәзерге Менделеев районы Турай авылында 1894 елның 28 августында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында мәдрәсәдә ала. 1906 елда Сәлахетдин карт 11 яшьлек Ризаны үзенең кадимилеге белән дан тоткан Ишми ишан мәдрәсәсенә илтә. Өч ел «гыйлем өстәгәч», Риза Газизов, тәртипләрдән канәгать булмыйча, Казанга китә. «...1906 елда әти мине Түнтәр мәдрәсәсенә илтте һәм «ите сиңа, сөяге миңа», дип, Ишми ишанга тапшырып китте. Шулай итеп, мин унөч яшемдә кадим мәдрәсәләренең берсе булган мәдрәсәдә укый башладым, һәр мәдрәсәдә диярлек шәкертләрдән башка тагын «суфи» дип йөртелә торган тумадан сукыр булган 40— 50 яшьләрендә бер кеше яши иде. Суфиның төп бурычы — Коръәнне башыннан ахырына кадәр ятлап, Коръән хафиз булу иде. Шәкертләрнең күпчелеге май аенда туган авылларына кайтып китә иде. Җәй көннәрендә шәһәр мәдрәсәсендә яшәп калган шәкертләр дә була. Болары — ярлы яки ятим шәкертләр. Кыш көне мәдрәсәдә укуын дәвам иттерү өчен кышка җитәрлек акча әзерләргә кирәк. Акча табу юллары берничә: берсе — Казанның йомырка складларында җыелган продукцияне сортларга аеру иде. Йомырка шәкертләргә бушлай бирелә. Аны кызу мичтә яки утлы күмергә күмеп кенә пешерәләр. Шәкерт пешкән йомырканы ала да көндәлек сәүдәсенә чыгып китә. Ул аларны сыра эчүчеләргә кабымлык итеп «толчок» базарындагы кибет-казенка янына барып, бер тиеннән сатып та бетерә. Шулай көн саен егерме йомырка сатып, сигез тиенен көндәлек расходына тота, калганын кышка туплап бара.

Ә кайбер шәкертләр өчен акча эшләүнең башка бер чыганагы бар иде. Алар һәр елны октябрьгә кадәр дәвам итә торган Мәкәрҗә ярминкәсендәге ашханәләрдә официант, савыт-саба юучы яки йомышчы булып эшлиләр иде...

17 —18 яшьләргә җиткән шәкертләр арасында казакъ далаларына балалар укыту өчен барырга яки берәр татар-башкорт авылына, яңа ачылган җәдид мәктәпкә мөгаллим булып китәргә теләүчеләр дә күп була. Күчмә төрки халыклар арасында укытучы булып эшләүче шәкертләрне «мулаәкә» дип атаганнар. Ул балалар укыту белән бергә муллалык вазыйфасы да үтәгән.

Шулай итеп, җәйге айларны мәдрәсәдә үткәрергә калган шәкертләр тормышында телгә алырлык вакыйгалар булмаса да, соңыннан кызык «итеп сөйләрлек вак-төяк хәлләр булгалый иде», — дип искә ала Риза ага үзенең истәлекләрендә. (Кулъязма Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының архивында саклана — 110 нчы фонд, 2 тасв., 4 эш.)

Риза Казанга килгәч, өч ел буе, укытучы Шәрәфулла Әхмәровның өенә йөреп, рус теленнән сабак ала һәм, 120 кешенең берсе буларак, 1912 елда Казандагы «Учительская школа»га имтихан тота. Әлеге мәктәпкә кабул ителгән 18 укучы арасында Риза да була.

Укуны тәмамлагач, ул патша армиясенә алына һәм Казан хәрби училищесына җибәрелә. 1917 елгы октябрь вакыйгаларын Р.Газизов Казанда каршылый. Революция җиңгәч, халык укытучысы буларак, аны армиядән азат итәләр. Ул яңадан укыту эшенә кайта. Ләкин ак чехларның Казанны басып алуы Риза аганы Алабугага качып китәргә мәҗбүр итә. 1919 елның март башында Риза Газизов, башта рота, аннары батальон командиры сыйфатында, Колчак яуларына каршы сугыша. Идел буе татар укчы бригадасы командиры Йосыф Ибраһимов, шул ук бригаданың комиссары Шамил Усманов, полк комиссары Вафа Бурнашев кебек танылган командирлар һәм комиссарлар белән хезмәт итә.

1922 елның көзендә Риза ага, Казанга кайтып, мәгариф эшенә керешә. Шул ук вакытта рус һәм татар телләрен укыту методикасы белән дә шөгыльләнә. 1924 елда аның профессор Мөхетдин Корбангалиев белән берлектә язылган беренче хезмәте — «Грамматика татарского языка в сравнении с грамматикой русского языка» исемле китабы басылып чыга. Шушы елларда ул «Мәгариф» журналының редактор урынбасары булып эшли, университетта лекцияләр укый.

1926 һәм 1932 елларда аның татарча-русча сүзлеге, «Учебник татарского языка для русских школ» исемле дәреслеге, 1938 елда «Фонетика и морфология русского языка в таблицах», «Сопоставительная грамматика татарского и русского языков», 1940, 1952, 1959 елларда татарча-русча сүзлеге, 1947, 1949 елларда «Фонетика и морфология русского языка в таблицах» (тулыландырылган басма), 1952 елда «Русский букварь для татарских школ» (III—IV һәм VII класслар өчен), «Учебник русского языка для татарских школ» исемле дәреслекләре басылып чыга.

1940 елда Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты ачылгач, Риза ага шунда эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул Совет Армиясе сафларына алына. 1944 елның ахырында исә, армиядән кайткач, шул ук институтта рус теле секторының мөдире һәм өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли башлый.

СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылу белән, Риза Газизов (1945 ел) Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләвен, бер үк вакытта педагогика институтында һәм университетта укыту эшен дәвам иттерә, үзе укыта торган рус һәм татар телләренең чагыштырмалы грамматика курсын эшкәртә, программаларын төзи.

Риза ага 1947 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми секретаре итеп билгеләнә. Эше бик мәшәкатьле булуга карамастан, ул 4 томлык русча-татарча сүзлек төзү эшен оештырып җибәрә, лексикография группасына җитәкчелек итә, үзе дә сүзлекнең зур өлешен төзешә һәм аны редакцияли. Бу сүзлек 1955—1959 елларда басылып чыга. 1960 елда «Татарский язык» исемле, татар телен яхшы белмәгән яки оныта башлаган татарлар өчен файдалы кулланма да төзи...

Риза ага Газизовның фән өлкәсендә калдырган якты эзе яшь галимнәргә һәм киләчәк буыннарга мәңге сүнмәс якты маяк булып кала бирә.

Азат МӨХӘММӘТШИН,
педагогия фәннәре кандидаты. Чаллы шәһәре.
"Мәйдан" № 9, 2004.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013