Бүген Әдипләр: Римма ГАТИНА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Римма ГАТИНА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Римма ГАТИНА

Үлеп яратты

Татар милләте генә түгел, бөтен совет халкы язмышында кара көннәр булып язылып калган Сталин репрессияләре дигән афәтне татар хатын-кызлары арасында беренче казыя Мөхлисә Бубый образы аша тамашачыга җиткерә алуы өчен яшь режиссер Илгиз Зәйниев (бу аның диплом спектакле) һәм пьеса авторы Ркаил Зәйдуллага әфәрин диясе килә. Ркаил Зәйдулланың “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңү яулаган “Үлеп яратты” дигән пьесасы буенча куелган спектакльне карагач, милләт фаҗигасен күрәсең, татар (мөселман) хатын-кызының рухи яктан никадәр көчле булуы, иман ныклыгына тагын бер кат инанасың.

Хәзерге Әгерҗе районының Иж-Бубый ир туганнары тарафыннан оештырылган мәдрәсәдә укыткан, мәдрәсә ябылгач, Троицкида башлангыч кызлар мәктәбе мөгаллимәсе булып эшләгән, хатын-кыз укытучылар әзерләүче семинария мөдире, 1917 елдан соң Уфадагы Мөселман дини идарәсе әгъзасы һәм казыя булып сайланган Мөхлисә Бубый, “Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы” булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул атып үтерелә.

Спектакль үзәгендә нигездә Мөхлисә Бубыйның кулга алынгач барган вакыйгалар бөтен тулылыгы белән тасвирлана. Автор тарафыннан алынган тема бер: нахакка гаепләнгән Мөхлисә ханымның фаҗигасе (хәер, аныкы гына түгел, бөтен милләтләрнең зыялы шәхесләренеке дә), күпме мәсхәрәләнүгә, кыйналуларга карамастан, намуслы булып калуы, беркемне дә сатмавы. Хәер, бу очракта беркемне сатмавы дип әйтү урынлы да түгелдер. Чөнки Мөхлисә Бубый тарафыннан дәүләткә каршы бернинди дә гамәл кылынмаган, шулай булгач, сатарлык фикердәшләр дә юк. Яла якмаган дип әйтү дөресрәк булыр. Ә менә аны сатучылар була. Спектакльдә Макаев образы аша автор чарасызлыктан, газаплауларга түзә алмыйча, танышларын гомер булмаган вакыйгаларга катнашы барлыгын раслаган, мескен кешеләрне күрсәтә. Хәтта ки, Корбанов фамилия НКВД кешесе дә башта Мөхлисә Бубыйга “кортка” дип кенә караса да, ахырдан аны сындыра алмыйча, үзе атылып үлә.

Кулга алынган 1937 ел - Мөхлисә Бубиның Уфадагы Мөселман дини идарәсендә җиң сызганып эшләп яткан көннәре, аның халык арасында абруе зур була. Ул идарәдә гаилә эшләре бүлеген җитәкли. Хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен уңышлы хәл итә, җәмгыятьтә аларның хокукларын яклау буенча күп эш башкара. Әлбәттә, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары тарафыннан куелган спектакльдә Мөхлисә Бубыйның төрмәгә кадәрге тормышы штрихлар рәвешендә генә бирелә. Аның кара фикерле надан муллага кияүгә бирүләре, аннан соң абыйларының аны ике бала (берсе – үз кызы, икенчесе – мәрхүмә асрау кызы) белән урлап алып кайтулары, 1911 елда мәдрәсәне патша жандармериясенең ябып кую күренешләре төрмәгә эләккән Мөхлисә хәтерендә яңара. М.Бубый гомер буе мәгърифәт, гуманизм идеяләрен, яхшылык тарата. Әлеге якты башлагычны И.Зәйни кыңгыраулар тоткан кызлар рәвешендә уңышлы сурәтләгән, дип саный тәнкыйтьче Айгөл Габәши. Спектакль ахырында шушы кызларның караңгылыкта яктырткычлар тотып йөрүе дә әлеге идеяләренең дәвам итүен күрсәтә.

“Сәхнәдә чын Мөхлисә икәнлеккә ышандык”

Мөхлисә ролендә – Г.Камал исемендәге театрның Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Дания ханым Мөхлисә Бубыйның трагедиясен, аның уй-кичерешләрен бөтен тулылыгы белән тамашачыга җиткерә алды. “Бу спектакльдә Камал артистлары яңа режиссер белән эшләгәнгәме, аннан күбрәк мөстәкыйльлек алгангамы, тормышка якын драматик материал булгангамы, бик яхшы ачылган. Төп рольдәге Дания Нуруллина чын мәгънәсендә бөек һәм монументаль, трагик образ тудырды. Әлеге образ ихласлылыгы белән әсир итә”, - ди Айгөл ханым.

ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, залдагы мөслимәләр Дания Нуруллинаны, артистка буларак түгел, ә чын Мөхлисә Бубый буларак кабул иткән. “Җәмгыятьтә шундый көчле рухлы, үзенең халкы өчен бу дөньяда яшәгән хатыннар һәр мөслимә өчен үрнәк булып тора. Мөхлисә Бубый кебек ханымнар 100 елга бер тапкыр гына бу фани дөньяга килә. Спектакль бик югары дәрәҗәдә куелды. Бу рольне башкаручы ханым, бөтен җаны-тәне белән тырышып, ул образны безгә җиткерә алды”, - диде ТР Мөслимәләр берлеген оештырып җибәргәндә Мөхлисә Бубиның хезмәтләрен үрнәк итеп алган Наилә ханым.

Әлеге драма иман ныклыгы, рух көрлеге, Аллаһы Тәгаләгә ышану, тел һәм милләт язмышы дигән төшенчәләргә сыеп та бетә. Китап уку модадан төшеп барган чорда театрларыбызның мондый спектакль куярга алынуы шәхесләребез тормышы белән танышып барырга ярдәм итә. Рухи кыйммәтләр югала барганда иман ныклыгы, кешелеклелекнең кешелексезлеккә каршы көрәше (изү һәм изелү) проблемалары сәхнәгә нәкъ үз вакытында чыгарды дип авыз тутырып әйтергә була.

Эчтәлеге һәм идея корылышы белән әлеге спектакльне Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сы белән чагыштырып булыр иде

“Эчтәлеге һәм идея корылышы буенча әлеге спектакльне Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сы белән чагыштырып булыр иде. Гомумән алганда, әсәр бүгенге көн өчен бик әһәмиятле һәм оригиналь. Татар сәхнәсенә бүген нәкъ менә шундый спектакль кирәк иде. Пьеса хәзерге заманга да, безнең театрга да туры килә, - дип саный Айгөл Габәши. - Икенчедән, бу Илгиз Зәйниевнең беренче зур режиссерлык эше. Моны да билгеләп үтәргә кирәк. Ул үз алдына куелган бурычны бик яхшы үтәгән. Спектакль тулы, ышандырырлык килеп чыккан. Анда урыны-урыны белән турыдан-туры (дәүләткә каршы – ред.) фикерләр әйтү белән очрашасың. Монда психологизм нечкәлекләрен өстәргә мөмкин булыр иде. Әмма режиссер мондый юл сайлаган икән, ул аның хокукы. Бу рәвешле дә ул яхшы гына күренә”.

Яңалыкмы, традицияме?

Спектакльне карагач, “ул татар драматургиясенә нинди яңалык алып килде микән?” дигән сорау күңелне кытыклап куйган иде.

Тәнкыйтьче Ильтани Илялова аның яңалыгы сәхнәгә Сталин репрессиясе еллары темасы, яшь режиссер Илгиз Зәйнинең дин һәм милләт темасын чыгару дип әйтсә, башка төрле фикерләрне дә ишетергә туры килде.

Драматург, озак еллар әсәрләре Г.Камал театры сәхнәсендә куелып килгән Туфан Миңнуллин: “Татар драматургиясенә шулкадәр яңалык алып килде дип бер әсәр турында да әйтеп булмый. Һәр куелган әсәр ни дә булса алып килә. Менә тамырдан үзгәртеп, өр-яңа яңалык алып килде дип әйтеп булмый", - диде.

"Моңарчы татар сәхнәсендә күренмәгән проблемалар булды дип саныйсызмы? " дигән сорауга ул: "Анда күренмәгән проблема юк. Алар теге яки бу формада куелып килде. Тарихи әсәрләрдә дә. Мин ул яктан да монда яңалык өстәде дип әйтә алмыйм. Тулаем алганда, әйбәт куелган, әйбәт уйныйлар дидем мин. Ул безнең драматургиягә, безнең театрга кирәк. Исләренә төшереп тору өчен, тамашачыга кирәк. Аннан соң бит безнең тарихны күпләр белми. Әйтик, Буби мәдрәсәсенең тарихын, аның фаҗигасен белмәүчеләр бик күп. Бу яктан ул тамашачыларга мәгълүмат бирә. Ни кызганыч, безнең тарих белән бөтенесе кызыксынмый да. Бубыйлар мәдрәсәсе татар тарихында зур урын алып торган. Бездә мәдрәсә тарихлары да өйрәнелмәгән. Без һаман сөйләп торабыз, аны һаман белмиләр. Татарны укыту өчен, патша хөкүмәте бер тиен акча бирмәгән. Үзен-үзе укыткан халык без. Бүгенге көндә дә иң зур хыялыбыз – татар байларының мәгърифәт, мәдәният мәсьәләләрен күпмедер дәрәҗәдә үз өсләренә алса иде. Байларның татар мәктәпләре ачып, аны финанславы закон тарафыннан рөхсәт ителә. Без балаларны укыту турында күпмедер дәрәҗәдә иркенрәк сөйләшер идек. Менә шушы яктан анда яңалык бар. Анда бер тема күтәрелә: Бубый мәдрәсәсен патша вакытында да ябалар, бүген дә Иж Бубый мәктәбен ябалар. Россиядә бер әйбер дә: ябу, куркыту, күсәк сәясәте, руслаштыру, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, милли мәсьәләләр беркайчан да үзгәрми. Ничек булган, шулай бара ул. Төп әйбер: тамашачы шушыны аңласа, әйбәт”, - дип белдерде.

Тәнкыйтьче Айгөл Габәши: “Мин аны шулкадәр яңалык кертте дип әйтмәс идем. Мөгаен, күбрәк традициядер. Менә Зөләйха белән турыдан-туры аналогия. Ул да бит көч, изү дөньясына каршы тора. Гомумән алганда, бу тема безнең театр өчен традицион тема. НКВД, Сталин репрессияләре темасы безнең театрда булды инде ул.

Фикерләр ачыктан-ачык әйтелә, нәрсәгәдер төреп бирелми. Ачык идея – бу бик яхшы, Марсель Сәлимҗанов шушы алымны бик ярата иде. Ул теге яки бу спектакльне куйганда бу пьесаның ни турында икәнлеген, аны ни өчен куйганлыгын, актуальлеген хәл итә иде. Кайбер пьесаларны тамашачының күңелен күтәрү өчен генә куялар. Ә бу пьесаның иҗади идеясе бар: көч куллануга, рәхимсезлеккә каршы торырга кирәклек, кеше рухының көчен күрсәтү” дигән фикерне җиткерде.

“Милләт язмышы – татар хатын-кызлары кулында”, ди төп героиня

Пьеса авторы Ркаил Зәйдулла әлеге спектакльне милләт язмышы турында уйлануларга этәрә дигән иде. Шуңа күрә дә ул Мөхлисә Бубый авызыннан “Милләт язмышы – татар хатын-кызлары кулында”, - дип әйттерә. Катнаш никахлар, ата-аналарның, бигрәк әни кешеләрнең балаларын татар мәктәпләренә бирмәве милләтнең бетүенә юл ача да инде. Ә Мөхлисә Бубый һәм аның ир туганнарының татар балаларының туган телдә белем алуы өчен тырышып йөрүе, Мөселман дини идарәсендә гаилә эшләре бүлеген җитәкләве, хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен уңышлы хәл итүе, җәмгыятьтә аларның хокукларын яклау буенча күп эш башкаруы бүгенге гүзәл затларыбыз өчен үрнәк булып тора.

Күп вакытта мөселман ирләренең Мөхлисә Бубый ирен ташлаган, иренә итәгать итмәгән дигән фикерләрен ишетергә туры килә. Аның тормышында булган шушы вакыйганы аклыйбыз, чөнки гыйлемле, камил акылга ия булган хатын ул үзен тәрбиясе булмаган, укырга омтылмаган, инде әхлакый тормышка игътибар бирмәгән кеше белән якында яши алмаганлыгын аңлап була. Чөнки һәр кеше үзеңә тиң ярны табып, тормыш корганда гына бәхетле була ала, дип саный бүгенге гүзәл затлар.

“Милләт язмышы шулкадәр тирән итеп тасвирлана ки, хәтта кайбер урыннарда күзләр яшьләнде” , дип белдерде шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Автор “Үлеп яратты” спектакле аша татар милләтенең фаҗигале язмышын тамашачыга җиткерә алдымы икән?” дигән сорауга җавап биреп.

“Татар милләте язмышына кагылышлы катлаулы темаларны әдәби әсәр итеп язу әдиптән талант та, осталык та сорый. Тел, милләт язмышы белән бәйле мәсьәләләр моңа кадәр дә Зөлфәт Хәким, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин әсәрләрендә күтәрелде. Әмма алар ниндидер образларга төреп бирелә иде. Ә “Үлеп яратты” спектаклендә алар документаль нигездә ачыктан-ачык куела. Бу спектакльдә күтәрелә торган проблемалар бүгенге көндә дә бара торган яки булырга мөмкин күренешләр белән аваздаш”, - дип белдерде Р.Вәлиев.

“Бу спектакльне караганнан соң, һәр кеше, мин тугрылыклымы дип, үзенең иманын тикшереп карарга тиеш”

Туфан Миңнуллин исә: “Автор милләт фаҗигасен өлешчә бирде һәм бу пьеса өчен шул җиткән дип уйлыйм. Автор бер проблеманы аерып алып, башына ахырына кадәр җиткергән. Бу хатын нинди генә сынаулар үтүенә карамастан, иманыннан китмәде. Кешене сатмады, чиста булып калды. Пьеса шул турыда, анда бөтенесен эзләргә кирәкми.

Монда җенескә бүлеп карарга кирәк түгел. Һәр заманның иманлы кешеләре, имансызлары була. Менә безнең элеккедән килгән татар хатыннарының батырлыгы, уңганлыгы – өлешчә шушы сюжет буенча күрсәтелгән. Бу спектакльне караганнан соң, һәр кеше, мин тугрылыклымы дип, үзенең иманын тикшереп карарга тиеш. Намазга утырганда: “Мин намазга чын күңелем белән утырдыммы, сынаулар килсә, мин түзәмме дип?” - кеше үзенә сорау бирергә, үзен тикшерергә тиеш. Пьеса шуның өчен”, - дип, фикерен җиткерде.

“Әлеге спектаклне нык сәясиләштерелгән дип тә әйтүчеләр бар. Бу фикер белән килешәсезме?” дигән сорауга Т.Миңнуллин: “Анда бит сәясәт бара. Аны ничек сәясиләштермисең. Спектакль ничек итеп намуслы, иманлы кешене изүләрен күрсәтә. Бу – турыдан-туры сәясәт. Әйе, анда кайбер урыннар бар, бүгенге терминнар, блин, оптимизация, Бердәм Россия дигән бүгенге сүзләр дә кулланыла. Мин аларны күбрәк кертер идем әле. Бу Россиядә берни дә үзгәрми дигәнне раслый торган әйбер”, - диде.

Камал театры бу спектакльне куюы белән дингә мәхәббәт уятты, арихи, кешеләрне тәрбияли торган шәхесләрне күрсәтү бик уңай фикер калдырды, дип белдерде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов. “Мондый спектакльләр күбрәк булсын иде өметләнәсе килә. Без бу нисбәттән дини тематикага драма, роман, повесть, хикәяләр, шигырьләр буенча конкурс игълан иттек. Безгә Рәдиф Сәгъди “Галиҗәнәп Гатаулла хәзрәт” дигән пьесасын китерде. Монда хәзрәтнең халык белән эшләве, дингә акыл белән, хикмәт белән баруы аша күрсәтелә”, - дип, мөфти әле тамашачыларны алда яңадан-яңа премьералар көтүен искәртте.

www.Tatar-Inform.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013