Бүген Әдипләр: Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
<a href=
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН 1987 елның 26 нояберендә туган, «Гипнозчы малай» исемле китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.

ӨЧ ХИКӘЯ

Ата һәм ул

Кар ишеп ява. Иртә таңнан котырына башлаган буран, караңгы төшүгә карамастан, һич кенә дә тынычланырга уйламый. Җитмәсә, суытканнан-суыта бара. Башына куян бүреген батырып кигән, калын бишмәте аша бөкресе беленеп торган, аягындагы «чүчинкә»сен авырдан сөйрәбрәк атлаган Галим карт урыс капкасын, инде шактый өелергә өлгергән кар көртеннән арындырып, җырлатып ачты да, тыгызланып, катылана башлаган карны усал шыгырдатып, урамга чыкты.
Авыл урамында бернинди хәрәкәт сизелми, гүя җиһанда бары нишләгәнен белми уйнаклаган, бәргәләнгән кар бөртекләре генә тереклек итә. Еракта, урамның иң очындагы бердәнбер баганадагы ут та шулкадәр тонык ки, Галим карт аны пәрәвез җепселләредәй бөтеркәләнгән кар бөртекләре аша көч-хәл белән шәйли алды.
—Ярый әле авылга керә торган юл буендагы багана яктырта икән,—дип куйды ул. Йөзен рәхимсез камчылаган вак һәм җитез кар бөртекләреннән кул аркасы белән ышыкланган килеш, шул тарафны беркавым күзәтеп торды да өйгә таба атлады.
—Болай буранлап торса, иртәгә бөтенләй үк күмелеп калуы бар,—дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, капкасын төбенә кадәр ачык калдырды. Шуны гына көткәндәй, урамда арлы-бирле сугылып йөргән кар бөртекләре ургылып Галимнең ишегалдына үтеп керде дә, туфрак тузанын «биетә» торган «пәри туе» сыман зыр-зыр әйләнгәләргә тотындылар һәм чолан ишегенең тоткасын тартканда, каһкаһәле көлгәндәй, аның йөзен камчыларга өлгерделәр.
—Күренмиме?—Зәкия карчык бу сорауны бүген әллә ничәнче тапкыр кабатлады инде.
—Юк шул,—диде Галим карт ишетелер-ишетелмәс кенә. Ул үзен нигәдер гаепле тойды.
Зәкия карчык, караватының тутыккан тимер пружиналарын шыгырдатып, икенче ягына әйләнеп ятты.
—Шалтыратырыең...—диде Галим кыяр-кыймас кына.
—Әйтеп торам лабаса алмый дип. Син урамда чакта да әллә ничә җыйдым. Телефондагы марҗа үзенчә такылдап тик тора.
Ал арга кесә телефонын уллары Гомәр биргән иде. Авылга кунакка кайткач калдырды ул аны.
—Мин бүген Казанда, иртәгә—Мәскәүдә. Эшем шундый. Кесә телефоны аша хәбәрләшеп тормасак, тәмам югалтырсыз,—диде.
Галим белән Зәкия, калын кысалы күзлекләрен киеп, малайларының ян-ягына утырдылар да, җитди кыяфәт чыгарып, шул «тартма»ның кайчан телефон рәсеме уелган яшел төймәсенә, кайчан кызылына басарга кирәклеген өйрәнделәр. Тырышлыклары бушка китмәде: шул телефон аша алар атнасына бер тапкыр булса да газиз улларының тавышын ишетә башладылар. Зәкия карчык әйтмешли, бу уенчык, карт белән карчыкның балалары кебек булды. Алар аны инде төсе уңган, ишекләре асылынган шкафларының иң түренә—яшь вакытларында икесе бергә төшкән кадерле фотолары торган урында гына тоттылар. Зәкия кибет тирәсендә йөреп кайтса да, Галим лапас тирәсендә әйләнеп керсә дә, өй бусагасын атлап кергәч әйтелгән сүзләре бер булды:
—Телефон шалтырамадымы?
Соңгы тапкыр Гомәр белән атна-ун көн чамасы элек сөйләшкәннәр иде.
—Авылны сагындым. Сезне дә бик күрәсем килә. Яңа ел кичендә кайтам, көтегез,—диде уллары.
Моңарчы телефон аларга тугрылыклы хезмәт итте. Бүген генә менә, иң кирәкле вакытта һич тә элемтәгә кереп булмый үзе белән.
Галим, аптыраганнан гына, телевизорын кабызып җибәрде.
—Акыртмасаң ие шуны! Тавышы башка каба, сүндер!—дип мыгырданды карчыгы.
Һичнинди уйсыз бушлыкка карап утыра торгач, Галим бүген генә дә кат-кат укылган, инде җөмләләре ятланып беткән район гәҗитен янә кулына алды.
—Шыгырдатмасаң ие шуны!—дип кычкырып җибәрде бу юлы Зәкия карчык, башын мендәрдән калкытып. «һай, усал да соң син бүген, карчык»,—дип уйлады эченнән генә Галим.
Хәер, Зәкия элек тә юашлардан түгел иде. Тик картая барган саен, аның холкы да кырысланганнан-кырыслана бара шикелле. Әле Галим ир уртасы чагында, тавышын күтәреп җикеренеп алгалаганда, Зәкиянең күзенә аз булса да курку йөгерә, зәһәре дә басыла төшә, торган иде. Гомәрне ничек тыңлатырга белмәгәндә дә: «Әтиең ачулана»,—дип, шелтәләп алгалый иде. Гомәр үсеп җитеп, авылдан чыгып китүгә, йортка Зәкия тулы хуҗа булды да куйды. Күршедәге җор телле Җәвит абзый, пенсиягә чыгып, «картлач» дигән исемгә рәсми төстә лаек булгач:
—Галим, без, ирләр, балаларны үстергәндә, җегәрле чакта гына дилбегәне үзебезчә уйната алабыз икән. Аркаңа бөкре чыккач, кияү-киленнәр пәйда булгач, фәрманны карчыклар бирә башлый икән,—дигән иде—сүзләре раска чыкты. Өйдә икәудән-икәү генә торып калгач, Зәкия карчык кирәксә-кирәкмәсә дә пырларга өйрәнде, Галимнән гаеп табарга гына торды. Кая ул элеккечә: «Ашың тозсызрак булган, чәең артык кайнар»,—дип җиңелчә генә төрттереп алулар? Алла сакласын, хәзер тузынып ташлый, гомер ишетмәгәнеңне ишеттерә.
Җәвит абзыйны бик хөрмәт итсә дә, аның белән бер тапкыр сүзгә килгәннән соң, һаман кичерә алмый Галим. Бервакыт аларның тавыклары Җәвит абзыйлар әтәченә ияләшеп, йомыркаларын күршедә сала башлады һәм ике арада низаг килеп чыкты. Галим һич тә вакланырга теләмәгән иде. Бары Зәкиянең сүзен тыңлап кына, Җәвит абзыйга шул йомыркалар хакында сүз катты. Сүз арты сүз китеп, күршесе аның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра салды:
—Сиңа тавык тикшереп йөргәнче Зәкияңне карарга иде. Гомәреңне үз балаң дип беләсеңме әллә? Суйган да каплаган зимагур Хәйдәр бит! Алма агачыннан ерак тәгәрәми, ди. Хәйдәрне атасы анасына калдырып киткән булса, ул да үз баласын бар дип тә белми. Гомәр дә нәсел гадәтен ташламый. Әнә ничә ел инде әле тегендә, әле монда бәргәләнеп йөри... Атна буе Галим беркем белән сөйләшмәде. Зәкия карчык тәмам аптырашка төшеп, ни уйларга белмәде: «Әллә алышындымы карт?».
Көннәр буе лапаста тулганган Галим колагыннан исә Җәвит абзый сүзләре китмәде: «Зимагур Хәйдәр малае!». Галим үсмер чагында да, егет булып җиткәч тә кызлар күз уңында булмады. Эштән башканы белмәгән, яше утызның теге ягына чыккан Галим сазаган кыз исеме ябышкан Зәкиягә әнисе димләгәнгә генә өйләнде. Дөрес, ул чакта авылда, Зәкия Хәйдәрне көтә, зимагур гына аны алып китүне сузып йөри, дигән сүзләр таралган иде. Үзе дә бозау кебек юаш ир белән гомер кичергән әнисе гайбәтләрне колагына алмады—малае белән Зәкияне кавыштыруга иреште.
Коры иде Зәкия. Аннан битәр Галим хатынын сөеп кинәндермәде. Әллә шуңа Зәкия Гомәрне тапканнан соң, башка бала алып кайта алмадымы, әллә теләмәдеме? Галим дә мәсьәләне кабыргасы белән куймады. Гомәр гаиләдә бердәнбер бала булып үсте.
—Ник әле мин тәрбияләп үстергән малай зимагур Хәйдәрнеке булсын ди?—Галим йодрыкларын йомарлады. —Шөкер, Зәкия тугрылыклы хатын булды, кеше телендә ул-бу ишетелмәде.
Мондый уйлар өермәсенең ахыры нәрсә белән тәмамланган булыр иде, билгесез. Шул атна ахырында Гомәр авылга кайтты. Аның уртачадан калкурак какча гәүдәсенә, ике колагы тырпаеп торган озынча башына, ике калын кашы астына яшеренгән яшькелт күзләренә, әллә каян балкып торган ике эре куян тешенә сынап карап, ул малаенда үзенең егет чагын эзләде. Капкадан керә-керешкә Гомәр, елмаеп, аңа ике кулын сузып:
—Исәнме, әти!—дигәч, аны хәсрәткә салган уйлары таралды да төште...
Шулай да Хәйдәр озак еллар чит җирләрдә яшәп, картлык көнендә авылга кайтып егылгач, Җәвит абзыйның сүзләре хәтеренә килеп, тагын бер үртәлгән иде ул. Урамда Хәйдәрне очраткач та, Гомәрне күз алдына бастырып, охшаш якларын эзләп, җанын телгәләде. Әнә зимагур Хәйдәр урам буйлап килә. Элек ул кордашларыннан бер башка озын булып аерылып тора иде, хәзер, әнә, шактый ук чүккән. Башын да элеккечә, менә мин кем, дип артка чөеп йөрми икән, карашын җиргә төбәгән. Көмеш йөгергән чәчләре әле куелыгын югалтмаган, чуалып-тузгып, тәртипсез булып маңгаена сибелгәннәр. Ябык иңсәләре авыр йөк күтәргәндәй салынып төшкән, шуңа да ул бөкресе чыккан бер гарипне хәтерләтә. Йөзен тирән эзле җыерчыклар сырып алган, чал кергән мыеклары нәүмиз генә аска караган... Юк, бу һич тә аның янып торган малаена охшамаган! Көннәр үткән саен үзен җиңә барып, Гомәрнең үзенеке икәнлегенә инанып, тынычланып калды. Хәзер зимагур Хәйдәр кызганыч бер бәндә иде аның өчен. Бичара, шәһәр арты шәһәр алыштырып та әллә ни мантымаган икән. Беркөнне кибет янында ирләргә зарланып торганын үзе ишетте:
—Ярый әле минем кан особый. Сирәк кешедә була торган группа. Акча бөтенләй калмагач, шуны больницага биреп, акча эшләштергәлим...
—Сиңа әйтәм, әй, карт дим, капкага орындылар бугай...—диде Зәкия карчык, ике кат салынган мендәрдән башын күгәрә төшеп.
Галим карт күлмәкчән генә ишеккә ташланды.
—Җил кага ла,—диде ул, әйләнеп кергәч.
Карчыгына кызгануны караш ташлады, һай, кинәт кенә йөрәге тотты шул үзен. Гомәрнең кайтуын көтеп, артык җилләнеп йөрүе ярамадымы, әллә буран башлангач, кан басымы кисәк күтәрелдеме—аңламассың. Иртәдән бирле урын өстендә ята.
—Гомәр кайтты бугай,—дип, кабат калкынды Зәкия карчык. Чыннан да, ишек дөбердәткән тавыш ишетелде. Зәкия—каян көч тапкандыр?—торып утырды да яулыгын рәтләргә кереште. Кагучы кеше— күрше Җәвит абзый малае—Мансур иде.
—Галим абзый, Гомәр машинасы белән ауган бит,—диде ул, Зәкия карчык ишетә күрмәсен дип, салкыннан туңган иреннәре арасыннан сүзләрен кысып чыгарды.
—Һай, балакаем, исәнме ул?—Каян ишеткән диген, Зәкия карчык ишек катына килеп басты.
—Исәнен исән. Хәле бераз авыррак. Берничә тапкыр әйләнеп, ахырдан баганага сыланган. Каны да шактый аккан...
—Кайда ул?—диде Галим карт, аны бүлдереп.
—Бальниста. Мин Казаннан кайтып килә идем, карасам—юл кырыенда машиналар өелешкән. Гомәрне шунда танып алдым. Алып киткәннәрен үзем күрдем...
—Һай, балакаем, Гомәрем!..—Зәкия карчык илереп елый башлады.
—Аның хәле бик авыр бугай, Галим абзый. Әйдә, бальниска барыйк. Мин машина белән.
Галим карт, ярсулы тизлек белән чөйдәге шактый тузган бишмәтен җилкәсенә элде, киез итекләрен киде дә, бүреген кулына тотып, Мансурга иярде.
—Син кая? Мин дә!—Зәкиянең кабалана-кабалана ишектән чыгып килүен күреп, Галим карт кире борылды. —Галим абзый, соңга калмагаек,—дип кычкырды Мансур.
—Хәзер, хәзер. Карчык, син тынычлан, чәеңне әзерләп безне көтеп тор. Гомәр белән кайтып та җитәрбез,—дип сөйләнде ул һәм ачык ишек аша урамга атылды.
Урамны кар баскан. Мансур машинасын авыл башында калдырган икән. Шунда кадәр ничек атлаганын, хастаханәгә кайчан килеп җиткәнне Галим карт хәтерләми. Юл буе кайсыдыр явызы зур, алагаем тимер торба белән башына сугып баргандай булды. Шул «даңк-доңк» килгән тавыш эчендә: «Ни өчен? Ник? Улым, Гомәр!»—дигән сүзләр бәргәләнде...

***
...Хастаханә ишеген кайчан ачып керде алар, сакта торган каравылчы аша ничек Гомәр яткан реанимация палатасына үтеп керә алдылар—үзләре дә аңышмый калдылар. Мансур, Галим карт һәм аларны туктатырга тырышкан каравылчыны палата ишеге төбендә күреп, дежур табиб—ак халатлы, бер як бите буйлап озын гына җөй сузылган урта яшьләрдәге ир һәм шулай ук ак киемле шәфкать туташы бермәлгә югалып калдылар.
—Чү, тынычланыгыз, бар да яхшы,—диде кизү табиб.—Хәзергә чыгып торыгыз, комачаулыйсыз! Шәфкать туташы Галим картның кулларыннан алып, Мансур җилкәсеннән тотып, сак кына ишеккә таба атладылар.
—Исәнме ул?!—дип сыкранды Галим карт.
—Тынычланыгыз,—дип табиб сүзен кабатлады яшь кыз—шәфкать туташы.
—Улым, Гомәр!..
—Тынычланыгыз, дим. Коридорда көтегез!
Озын, тар коридордагы урындыкка чыгып утыргач та, Галим карт тынычлана алмады, аңа һава җитмәде, йөрәге какты, башы әйләнде.
—Ул күп кан югалткан. Без аңа резервтагы канны җибәрдек, яраларын бәйләдек...
—Исән калачакмы?—дип бүлдерде ул шәфкать туташын.
—Әлбәттә,—диде кыз.—Ул вакыт-вакыт аңына килеп ала. Акыллы егет икән, күзен ачкан арада үзенең кан төркемен әйтеп өлгерде. Улыгызда сирәк очрый торган кан—дүртенче төркем. Ярый әле хастаханәдә кан бар. Өстәвенә шул төркемдәге донорларны алырга машина җибәрдек, хәзер алар да килеп җитәр.
—Әйдәгез, канны миннән алыгыз!—диде Галим карт.
—Сезнең тәгаен дүртенче төркемме?
—Шулайдыр. Мин аның әтисе бит! Әйдәгез...
—Тынычланыгыз! Донорлар килеп җитә дидем бит.
—Мин аның әтисе, кан бер!...
—Туктагыз, зинһар.„Алай гына түгел ул, абый, ата-ана белән баланың кан төркеме төрлечә дә булырга мөмкин...
—Галим абзый, тынычлан,—дип сүзгә кушылды Мансур да.
—Миннән алыгыз!—дип үз сүзен тәкърарлады Галим карт,—Мин аның әтисе!
—Аның умыртка сөягенә һәм эчке әгъзаларына да зарар килгән. Хәзер баш табиб белән хирург та килеп җитәчәк,—дип пышылдады кыз Мансурның колагына.
—Нишләп сез миннән кан алмыйсыз?—дип сикереп торды миңгерәүләнгән Галим карт.
—Булды, Галим абзый, тынычлан,—дип, Мансур аны кире урынына утыртты.
Шәфкать туташы палатага кереп китте.
—Улым, Гомәр...—дип ыңгырашты Галим карт.
Шулчак коридорга шаулап бер төркем килеп керде. Алар арасында зимагур Хәйдәр дә бар иде. Килә-килешкә өс киемнәрен коридордагы урындыкка селтәп атып, күлмәк җиңнәрен терсәккә кадәр күгәрделәр.
—Сез менә монда керегез,—дип, ак халатлы ханым зимагур Хәйдәрне Гомәр яткан палатага кертеп җибәрде.
Галим карт Мансурның кулыннан ычкынып, ук кебек ишеккә ташланды.
—Менә монда ятыгыз,—дип, кизү табиб Хәйдәргә Гомәр караваты янәшәсендә хәзерләнгән урынны күрсәтте. Күзләрен палатаның ак түшәменә баккан килеш тын калган Хәйдәр тирәсендә табиб белән шәфкать туташы мәш килә башлады. Шулчак Гомәр авыр ыңгырашып куйды.
—Улым!—диде Галим карт, аңа атылып.
—Тынычланыгыз! Дәшмәгез!—диде табиб усал гына.
—Әти...Ә—ти...
—Гомәр!
—Ә...ти...и,—соңгы көченә бер талпынды да Гомәр тынып калды. Авыраеп калган башы акрын гына Хәйдәр яткан якка салынып төште.
—Улым!—дип ыңгырашты Галим карт.
Куркып калган Хәйдәр күзен әле табибка, әле Галимгә, әле кызга йөгертте. Шәфкать туташы тиз генә исен җыеп, Хәйдәр беләгенә шприцны кертә башлады.
Палатада тынлык урнашты. Бары Галим генә мизгел эчендә тараеп, кечерәеп калган җилкәсен дерелдәтеп, бирчәйгән, яргаланган, сөякчел кулларын калтыратып, эзләре тагын да тирәнәеп киткән җыерчыкларын, кытыршы ияге һәм яңакларындагы ак төкләр арасына тәгәрәгән эре яшь бөртеген күрсәтмәскә тырышып, тавышсыз гына сулкылдый иде. Иреннәре исә ерактан, әллә кайдан ишетелгән кебек иңрәүле авазларны пышылдады:
—У—л—ы—м, У...Л...Ы...М...

Син елама, абый!

Җил, Казанның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы, әллә шулай тиеш булгангамы—бары чүп-чар өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда җил шулкадәр тыныч, гүя ул шәһәрнең һәр баганасын, диварын үзенчә сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә...
Илһам, иркә җилгә яңакларын куйган килеш, рәхәтлектән күзен йомды. Күк йөзенең иң аскы катында иренеп кенә шуышкан соры болытлар арасыннан чагылган кояш нурлары керфекләр, күз кабагы аша үтеп кереп, йокымсырап барган Илһам күзалдында төрле төсләрдә уйнаклады, ниндидер шәүләгә әверелеп биеште. Берзаман алар төсләрен үзгәртә, әле сары, әле кызгылт боҗрага әйләнәләр дә, күңелнең нечкә бер җепселен кытыклап куялар. Ирексездән елмаясы, иң яшерен, серле авазлар чыгарып, рәхәтлектән кычкырып җибәрәсе килә... Илһам ойый баруын үзе дә сизде. Тик төш белән өнне аера алмый интекте. Төш дисәң, барысы да чынбарлыктагы кебек: әнә Илһам, әнә хатыны Гүзәлия, әнә яңа тәпи баскан кызлары Ләйсән. Өн дисәң, нигә соң аларны Илһам читтән, нәкъ телевизор экраныннан караган кебек күзәтә. Барысы да буталды...
—Әтием тайткан, миңа тәмле әйбелләл алып таиткан!—Ишек бусагасыннан эчкә узуга, алпан-тилпән атлап, табигый шатлыкны күзләреңдәге көләчлеккә, тавышындагы ихласлыкка күчереп, нәни кызы Ләйсән аның кочагына атылды.
—Нәни кошчыгымдыр ла үземнең!—дип күкрәгенә кысып күтәрде аны әтисе. Бала исе! Бер гөнаһсыз, чип-чиста күңелле бала исе! Илһам башы әйләнгәнен сизде. Рәхәт!
Ләйсәнне идәнгә бастыруга, кесәсеннән алып тәмле конфетын сузды. Кыз, ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән конфетка үрелгәндә, күкрәгеннән табигый, аңлатып та, әйтеп тә, кабатлап та булмый торган сөенечле аваз чыгарды. Конфетны нәни учларына кысуга, шатлану хисен тыя алмыйча, өй буйлап чабып китте.
—Әтигә рәхмәтне кем әйтә?—Кухня ишегенә сөялеп торган хатыны Гүзәлияне абайламаган икән Илһам.
—Исәнме, әнисе,—диде Илһам, назлы итеп.
—Ләкмәт, әтием!—Кай арада яңадан йөгереп килеп, Ләйсән янә әтисенең кочагына атылды.
—Дәү үс, кызым!
—Ялал, әтием!
—Иркәләп бетерәсен инде шуны,—дип куйды Гүзәлия. Шулай да хатынның тавышында бернинди шелтә-фәлән сизелмәде.—Аннары тыңлатып булмый үзен!
—Ярар ла, без дә иркәләмәсәк, кем яратыр Ләйсәнебезне?—диде Илһам.
—Чамасын белергә кирәк!—дип сүзләште Гүзәлия.
—Кара әле, әнисе, мин бит сиңа да бүләк алып кайттым. —Илһам зур кара портфеле артына яшереп куелган ак розалар бәйләме белән тортны Гүзәлиягә сузды. Шушы мизгелне генә көткән сыман хатынның иреннәренә гүя кояш кунды, күзләрендә кабынган мәхәббәтле карашын иренә кызганмый бүләк иткәннән соң, ул дәртле сулышын тыя алмый, Илһамның күкрәгенә килеп сыенды.
—Рәхмәт, кадерлем! Рәхмәт...
Бер мәлгә бернинди уйларсыз рәхәт тынлыкка чумып торганнан соң, Илһам хатынының җилкәләреннән тотып үзеннән аерды.
—Булды, әнисе, кая, мине өйгә дә кертмисез мәллә? Кайчаннан бирле ишек катында торам.
Ялкынлы хисләр өермәсендә буталып калган Гүзәлия бераз айнып, иренең озын кара плащын салдырырга кереште. Кинәт ул гаҗәпләнү-шатлык тоташ тавыш белән кычкырып җибәрде:
—Бәрәч, моңда бит бер йолдыз арткан!
Илһам хатынының күзендә чагылган кызыксынуны күреп, башын артка ташлап, көлеп җибәрде.
—Әллә тагын күтәрделәрме?—дип сорады хатын.
—Әйе! Бүген шатлыклы көн: Сабиров Илһам милиция капитаны булды!—диде Илһам ирләрчә нык тавыш белән.
—Урра!—дип кул чәбәкләде Гүзәлия.
—Улла!— Авыз кырыйлары конфетның шоколадыннан буялып беткән Ләйсән дә әнисенә кушылды. —Мин өйгә тиз генә кереп чыгыйм дигән идем. Дуслар белән күл буена төшеп, мәҗлес оештырабыз бүген.—Хатынының карашында пәйда булган рәнҗү төсмерләре күренүгә, тавышын йомшарта төшеп дәвам итте.—Шунсыз булмый, Гүзәлия. Җитәкчеләр дә киләчәк. Әле минем алга таба да үсәсе бар. Соңга калмам, озакка сузмый тәмамларбыз да кайтып җитәрмен. Иртәгә өчәүләшеп бәйрәм итәрбез.
—Ниләр алып барасың күл янына? Әзерләп бирим...—Тавышына боз салкыннары йөгертеп, Гүзәлия иренен кочагыннан шуып чыкты.
Илһам җыенып беткәч тә, чыгып китәргә дип ишек тоткасын тоткаңда да, хатын күңеле йомшармады. Ирен ул төксе генә озатты. Бары Ләйсән генә аны җибәрми интектерде:
—Титмә, әти. Титмә... Минем белән тал!—дип үрсәләнде бала.

***
... Түгәрәк күл буе , кичке эңгер-меңгер якынлашканга, җәйге челләдән котылу чарасын эзләп килүчеләрдән арынган. Бары күлдән ерак түгел, каен һәм наратлар хасил иткән агачлыктан гына учак ялкыны дөрләгәне күренә. Җәйнең гаҗәп, илаһилыгын тоеп бетереп булмастай вакыты: көндезге шау-шу тынып калган, көне буе кеше күплектән төбе болганган күл, тынычланып, болытлар артындагы серле билгесезлеккә югалып барган кояшның нурлары белән кызарып, сурәтләп бетереп булмастай гүзәллек хасил итә; шулкадәр талгын, ихлас искән җилдәнме, әллә үзарамы—каенның ямь-яшел, яшәү төсе, яшәү көче биргән вак яфраклары лепердәшеп ала; төз наратлардан үпкәне исертердәй хуш ис бөркелә; эссе кояш яктысында яклау тапкан канэчкеч зәхмәт кигәвеннәр күздән югалган, төн сихрилеген, төн матурлыгын урлаучы черки-мазар, әлеге тынлыкны бозарга оялуданмы, әлегә күренми; кичке концертка әзерләнүче бакаларның да тавышы ишетелми.
—Их, ә бит тормыш нинди матур!—Машинасыннан сикереп төшеп, бермәлгә табигатьтән әсәрләнеп калган Илһам кулларын җәеп җибәрде.
—Син, дускай, «булып» та килдең мәллә?—Каршына килеп баскан дусты Әскәргә Илһам, беренче кат күргәндәй, сагаюлы караш ташлады:
—Юк, аек мин. Менә күл буе матурлыгы белән хозурланып торам.
—Бүген барысы да синеке, дускай! Машина белән килмә дип әйтсәм дә тыңламадың тәки!
—Мин төнгә калмыйм, Әскәр. Хатынга вәгъдә бирдем.
—Шушындый шатлыклы көнеңне дә истә калырлык итеп үткәрмәгәч! Булмаганны! Әйдә, анда егетләр җыелып бетте. Тырыштык, дускай: табын да, шашлык та әзер. Хәзер полковник Сибгатов килеп җитәргә тиеш.
Илһам әрәмәлеккә таба атлаган дусты артыннан иярде. Тик нигәдер аны күл буе, Түгәрәк күл үзенә тарта, ымсындыра иде. Дөрләп янган учак янында биш-алты ир йөренә. Болар барысы да Илһамның дуслары, иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләре. Берәр сылтау табылса, аларда шулай бәйрәм итү күптән гадәткә керде.
—У-у, иптәш капитан, төкле аягың белән! Рәхим ит!—дип каршылады аны ирләр төркеме.
—Нишлибез? Полковник Сибгатовны көтикме, әллә тамакларны чылата торыйкмы?—диде Әскәр.
—Башлыйбыз!—диде беравыздан ирләр. —Туктагыз әле, дуслар! Миндә бер тәкъдим бар,—дип бүлдерде аларны Илһам. —Әйдәгез, иң әүвәл Түгәрәк күлдә коенып, тәннәрне сафландырып чыгыйк.
—Киттек!—диделәр беравыздан.
Түгәрәк күлнең ярлары шактый биек. «Бәлки, элек су монда хәтле күтәрелгән булгандыр, хәзер исә кимегәндер»,—дип уйлап куйды Илһам.
—Кем иң соңыннан чума, шул Түгәрәк күлне аркылыга-буйга йөзеп чыга,— дип кычкырды Әскәр. Гади генә сүзләрнең ирләргә тәэсире зур булды, һәрберсе күлмәк-чалбарларын тиз-тиз генә сала башлады. Илһамны элек-электән «җилле егет» диләр иде. Аның өлгерлегенә бүген дә тиңнәр булмады. Суга иң беренче булып ул чумды. Кинәт... «Дыңк» иткән ниндидер тавыш ишетелде һәм арка турысына кемдер тимер таяк белән суккандай тоелды. Башы-күлнең кеше таптаудан шактый тыгызланган төбенә килеп төртелгәнен сизде Илһам...
... Йокымсырап, ниндидер бер сәер халәт кичереп утырган Илһам әле яңа гына үзен иркәләгән җылы җилнең салкыная төшүен тойды. Ул калтыранып, өшеп куйды. Тик юкка: ул төш белән өнне аера алмый өзгәләнде.
... Иптәшләре су төбеннән тартып чыгарганда, Илһам аңын җуйган иде. Гаҗизләнеп калган милиционерлар бер-берсенә карашты.
—«Ашыгыч ярдәм» чакырыйк!—Әскәр башына килгән беренче уен кычкырып әйтте, тораташтай калган дусларга шул сүз җан керткәндәй булды. Әскәр кесә телефонына дип әрәмәлеккә чапты да тиз арада әйләнеп тә килде:
—Шалтыраттым, хәзер килеп җитәрләр! Сулыймы ул?— Илһамга гүя үзләренең җылысын биреп, күзен ачтырырга теләгәндәй, чарасыз кулларын тоткалаган, башын боргалаган бер ир күзен читкә борды.
—Юк бугай...
—Хатынына шалтыратыйкмы?—диде икенчесе, иелгән башын күгәрми генә.
—Табибларны көтик инде,—дип җавап кайтарды кайсыдыр җансыз тавыш белән.
Бераз соңлаган полковник Сибгатов, килеп җитү белән, хәлне аңлап, үзенең таныш табибларына шалтыратты. Җаннарны өшетерлек аваз салып килгән «Ашыгыч ярдәм» озак көттермәде. Җилкәләрен салындырган, таралып төшкән капчыктай ирләрне табиблар Илһам яныннан эткәли-төрткәли куып җибәрде.
—Мин гаепле, егетләр,—Әскәр никадәр тыелырга тырышса да—түзмәде. Ирнең бите буйлап эре күз яше тамчылары тәгәрәде.
—Син нәрсә инде, Әскәр...
—Алай буласын кем уйлаган инде...
—Син гаепле түгел...—диеште ирләр.
Бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга батырчылык итмәгән егетләрне полковникның кырыс тавышы уятып җибәрде:
—Илһам исән! Аны ашыгыч операциягә, Казанга алып китәләр. Тик... Тик егетнең умырткасы сынган. Ә хәзер барыбыз да таралышыйк. Хатынына үзем хәбәр итәрмен. Син, Әскәр, Гүзәлияне хастаханәгә алып барырсың.
Сиренасын кычкыртып, шәһәр эченә кереп югалган машина артыннан калганнары да иярде. Әле генә уйнаклап, күкләргә үрләп дөрләгән учакның яктысы сүнде. Бары сизелер-сизелмәс таралган төтене генә әрле-бирле тулганган черки халкын үзеннән читкә куа иде...

***
Илһамның хәле беренче ярдәм күрсәткән табиблар фаразлаганнан шактыйга куркынычрак булып чыкты. Умыртка сөяге сыну нәтиҗәсендә, аның кул һәм аяклары бөтенләй хәрәкәтләнүдән туктады. Озак вакытлар аны кома хәленнән чыгара алмый интеккән Казан табиблары үзләренең көчсезлеген таныды:
—Мондый операцияләрне бары Германиядә генә ясату мөмкин. Без хәлебездән килгәнне эшләдек. Әмма... Гүзәлия көн-төн елады. Реанимация бүлмәсенә кергән саен—ә аны монда бик сирәк уздыралар—ул иренең сулып, кибеп барган гәүдәсен күреп үрсәләнде: «Нигә? Нәрсә өчен? Ник андый кайгылар миңа гына килә?!» Бәхетсез хатынның күз яшьләре түгелеп, күңеле хисләрдән арына барган саен, ниндидер бер халәт кичерә башлады. «Нигә мин гомер буе чирле ир белән яшәргә тиеш соң? Илһам гарипләнгән икән, димәк, Ходай шулай кушкан. Бу хәлнең килеп чыгасы Ходай тарафыннан билгеләнгән булган. Мин баламны андый кимсетүле хәлдә үстерергә тиеш түгел. Димәк?...» Илһам Казан хастаханәсендә соңгы көннәрен үткәргән вакытта, Гүзәлия иренең абыйсы Таһир янына килде. Энесенең фаҗигасен ишеткәннән бирле, төн йокысы качкан Таһир кулыннан килгәннең барын да эшләде: Германиягә бару өчен акча тапты, хастаханә белән килешә алды. Шунысы гаҗәп: байлыгы булмаган, зур кәнәфи биләмәгән ир зур оешмаларга үтеп керә алды. Аны аңладылар, ярдәм иттеләр.
—Таһир абый, мин сезнең белән хушлашырга кердем.—Хастаханәдә реанимация ишеге төбендәге утыргычта уйларына чумган Таһир сискәнеп китте. Каршында озын керфекләрен түбән төшереп басып торган киленнәрен күреп, янә йөрәген кыеп-кыеп утлы пычак кисеп үтте.
—Таһир абый, мин сезнең белән хушлашырга кердем,—дип кабатлады хатын.
Ир сискәнеп китте.
—Хушлашырга? Килен...
—Кирәкми, Таһир абый, мин китәм...
Таһирның күңеле дертләп китте: «Нәрсә, үзенә кул салмакны буламы Гүзәлия? Ә Ләйсән, күз нурлары?» —Гүзәлия... —Тыңлагыз, зинһар, Таһир абый! Мине аңлагыз... Мин көчсез кеше, беләм... Мин Илһамнан аерылам...
... Ул көнне Таһирга көчле уколлар ясап, көч-хәл белән тынычландырдылар. Ул, шулар тәэсирендә ыңгырашып яткан вакытта, шәһәр йортларының берсендә бер хатын, акылдан шашкандай сөйләнеп, өенең астын-өскә китерә иде:
—Менә, кызым, болары синең әтиеңнең киемнәре. Хәзер безгә алар кирәкми инде. Фатирны сатабыз да моннан күченеп китәбез. Син борчылма, кызым, син акыллы, бәхетле булып үсәрсең...
Хатынның миен томалап, Ләйсәннең тавышы ишетелде:
—Ә тая минем әтием?...

***
... Җилне һич чамалап булмый: иркәлиме, камчылыймы ул? Илһам шабыр тиргә батты. Үзенең халәтен аңлый алмау интектерде аны. Ә күзалдында, кинофильмнардагы сыман, бер-бер артлы сурәтләр алышынып тора...
... Илһамның чәрдәкләнгән умырткалыгындагы җепселләр тәмам өзгәләнгән иде. Шулай да Германиядәге операциянең файдасы искитәрлек булды: аякларына җылылык йөгерде. Кул бармаклары селкенә башлады. Әмма өметләнергә иртә әле. Илһам Германиядә генә хушына килде.
—Ләйсән!... Гүзәлия,—дип ыңгырашты ир.
Таһир түзә алмады, энесе караватына башын бәрә-бәрә сулкылдап елады.
Берничә көннән, сөйләшерлек хәлгә килүгә, Илһам:
—Абый, Гүзәлия минем нинди хәлдә икәнлегемне күрдеме?—дип сорады.
—Әйе, Илһам.
—Ул Казанда калдымыни?
-Әйе...
—Ярар, алай яхшырактыр да әле.
Илһам элек-электән нык ихтыярлы иде. Шуңа Таһир аңа булган хәлне яшерми сөйләп бирде. Тик Гүзәлиянең аңардан аерылуы турында гына әйтергә үзендә көч таба алмады ул. Әйтсә, энекәше шул мизгелдә үләр кебек тоелды аңа.
Германиядәге авыр айлар үтеп китте. Илһамны Казанда гариплек тормышы көтә иде. Бер кашык су йоттырганнарын көтеп, тилмереп ятучы инвалид тормышы. Таһирлар өенә кайтып җитүгә, Илһамга бер бүлмәне көйләделәр.
—Нигәдер, Гүзәлия һаман күренми,—диде Илһам.—Аэропортта да каршы алмады.
—Энем,—диде Таһир, хатынын бүлмәдән ым кагып чыгарып җибәргәч.— Гүзәлияне оныт инде син, зинһар.
—Нәрсә?
—Ташлады ул сине...
Илһам шундук күзен йомып, тынсыз калды. Күз алдында кечерәйгән гәүдәнең дерелдәвен күреп, Таһир күз яшьләренә буылды.
—Илһам, ела, зинһар, ела!—диде ул, ялварып.
Илһам күзен ачмады. Аның янында кизү торган Таһир, төн уртасында Илһам тавышын ишетеп, сискәнеп китте.
—Абый, чынлап ташладымы? Их, ә мин аңа ышана идем. Димәк, яратмаган! Ә Ләйсәнне мин әле күрәчәкмен. Тик хәзер түгел, аякка баскач!
Таһир ни әйтергә дә белмәде.
—Син борчылма, абый! Үткәреп җибәрдем бусын да... Тынычлап чыгып йокла,—диде Илһам.—Нишлисен, язмыштан узмыш юк.
... Таһир эшеннән яллар алып, көне-төне энесе янында булды. Инвалид коляскасы юнәтте, табибларга даими күрсәтеп торды. Алга китеш күренмәсә дә, аны бер нәрсә канатландырды: Илһам сынып төшмәде. Киләчәгенә, үзенең сәламәт тормышына яңадан кайтасына өметләнә, ышана иде ул.
—Абый, мин бүген аягымны сиздем кебек. Кул бармакларымны селкетә ала башладым, ахры,—дип, ул Таһирны да, үзен дә сөендереп торды.
Ләкин савыгу, аякка басу турында уйларга иртә иде әле. Германия табибларына томография сурәтләрен җибәреп торсалар да, алардан сөендерерлек хәбәр килмәде.
Беркөнне Илһам:
—Абый, Казанда авыр хәллеләр, инвалидлар гына яши торган аерым йорт бар икән, шуны белеш әле,—диде.
Каян белгән диген? Таһир ул әйткән адрес буенча барып, әлеге йортны эзләп тапты. Диварлары ак кирпечтән өелгән өч катлы яңа йортны күрү белән, йөрәге сулкылдап куйды. Ишегалдында инвалид коляскасындагы берничә ир-атның ниндидер машина янында кайнашуын күреп, шунда атлады.
—Туган, булыш әле,—диде кайсыдыр.
—Ни булды?—диде Таһир.
—Менә Радик машинадан төшә алмый. Коляскасы монда, күтәреп кенә утыртчы шуны?
Таһир сары «Ока» руле артындагы кечерәк кенә буйлы ирне күреп, ярдәмгә ашыкты. Аны коляскасына утыртуга, алар янында башкача тора алмады. Күзенә килгән яшьләр, тамагына тыгылган төер аны читкә әйдәде.
—Әй, туган, бик зур рәхмәт сиңа!
—Кемне эзләп килдең соң син?—дигән тавышлар да аны туктата алмады. Ир елый иде.
—Елама син, абый!—дип кычкырды коляскасына күчкән Радик.—Без яшибез әле!
Илһамның үгетләүләре күпкә киткәч, Таһир башкача карыша алмады, энекәшен шул йортка урнаштырды. Ләкин ул анда бер генә көн дә бармыйча калмады. Коляскага утырган җиреннән селкенә дә, борыла да алмаган энесен карарга кирәк иде....

***
... Илһам саташты. Ул тирләде-пеште. Тән кайнарлыгын салкынча җил дә баса алмый иде. Ниһаять, күзен ачты. Инвалидлар йортының ишегалдын күреп, өн икәнен аңлады. Шулай да күз кабаклары эленеп, томан пәрдәсенә әйдиләр. Менә ул йортның капкасына таба ике кешенең килгәнен күргәндәй булды. Ана белән кыз. Тукта, берсе Гүзәлия түгелме соң? Икенчесе Ләйсән бит! Кызым! Ул ниндидер төпкелгә очкандай булды. Шунда иренендә тозлы тәм тойды, кемдер аның яңагын иркәләп сыйпады. «Гүзәлиянең күз яшьләре, Ләйсәннең нәни куллары,»—дип уйлады ир. Илһам, йөрәгенең шашып-шашып тибүенә тыела алмыйча, күзен ачты...
—Абый?—Илһам сызланып елмайды.—Елама, абый! Бигрәк елак булып чыктың әле син. Кемгә охшагансыңдыр... Әллә җиңги белән сүзгә килдегезме?
—Юк ла,—дип Таһир кулындагы букчага ымлады.—Менә сиңа күчтәнәч җибәрде. Сумса белән чәй эчәбез хәзер.
—Рәхмәт. Яңалыклар юктыр?
Абыйсы аның нинди яңалык көткәнен белә иде, әлбәттә. Тик юк иде, юк иде яңалык.
—Бар!—дип шат тавыш белән кычкырып җибәрде Таһир.—Менә Ләйсән сиңа хат җибәргән.
Ул куен кесәсеннән дәфтәр бите тартып чыгарды.
—Үскән Ләйсәнем,—диде Илһам.
Шакмаклы дәфтәр битенә нәни генә кул рәсеме ясалган иде.

Хикмәтле туган көн

Миңниса карчык бүген дә, гадәтенчә иртән-иртүк торып, ашыкмыйча, тәмләп чәй эчә башлады. Аның фатиры йортның беренче катында булганга, тәрәзәдән һәммә нәрсә уч төбендәгедәй күренә. Ул шулай өстәл янында озаклап утырып, өе каршында бер-бер артлы тукталыш ясаган трамвайларны сөенеп, куанып каршы ала,тәрәзә пыяласы аша гына танып белгән кешеләрне хәерле теләкләр теләп озатып кала. Инде менә ничә еллар аның тормышы гел бертөсле үтә. Күп еллар элек эшеннән бирелгән кеп-кечкенә фатирында ялгызы гомер кичерде ул. Нишләтәсең, яшьлеге сугыш елларына туры килде. Сөйгәне Газизне кавышканның икенче атнасында ук фронтка озатты. Ул чактагы елап аерылышулар мәңгегә булган икән. Иренең һәлак булуы турында өчпочмаклы хатта хәбәр килгәч, авылда таянычы калмаган Миңниса Казанга—заводка юл тотты.
«И-и, үтә гомерләр...»,—дип көрсенеп куйды ул. Инде урамдагы шау-шу басыла төште, кешеләр ташкыны да кимеде. Миңниса карчык та өстәл яныннан кузгалырга булды. Кинәт ишектәге кыңгырау аваз бирде. « Кем йөри икән иртә баштан? Ә-ә, фатирны бутагандыр...,»—дип сөйләнә-сөйләнә, ишек катына барды ул.
—Миңниса, ач әле! Мин бу—Сәлимә күршең.—Юка такта ишектән ахирәтенең тавышы ишетелде. «Мондый үтә күренмәле ишек Казанда башка юк, синдә генә»,—килгән бере шулай дип көлә аннан. «Минем яшереп саклаган малым юк»,—дип авызларын томалый аларның Миңниса карчык.
Ул ахирәтен аптырабрак каршы алды.
—Ник иртә таңнан килеп җитте бу аяксыз карчык дисеңме?—дип кеткелдәде Сәлимә карчык. —Күршекәем, туган көнең белән котлыйм сине! Исәнлектә-саулыкта яшәүләр насыйп булсын...
Миңниса карчыкның иреннәренә нур кунды. Күңеле тулып, мөлдерәмә яшьләре аша елмаеп җибәрде:
—Һай, Сәлимә ахирәткәй, кайлардан белдең минем бүген туган көн икәнен?
—Белмичә! Оныклар: «Хәтерең—тишек иләк»,- дисәләр дә, үземә кирәклесен истә тотам мин. Әй, Миңниса, сиңа да сиксән сигез тулды бит, ә? Әле кайчан гына урамда очраган ир-егетләрне абындырган чибәр хатын идең. Һай, үтә гомерләр...
—Әйтмә дә,—диде Миңниса карчык.—Ярый әле син бар, Сәлимә. Үзем дә онытып җибәргәнмен.
—Мин дә онытканмын ла! Кече улым—Илдар иртүк таңнан шалтыратып искә төшерде.
—Мәскәүдәге улыңмы?—Миңниса карчык аптыраулы карашын Сәлимәгә төбәде.
—Шул иңде! Сине бигрәк ярата иде бит ул. Әле дә: «Миңниса апаны сагындым, Казанда булсам, туган көне белән иң беренче булып котлар идем»,—ди...
—Һай, рәхмәт төшкере! Кечкенә чагында бик шук, сүз тыңламый торган малай да иде соң! Нинди чибәр егет—марҗага өйләнеп харап булды...
—Искә төшермә инде, күршекәем. Үземнең дә йөрәк яна, үзе дә Казанны сагынам, ди шалтыраткан саен...
—Кайтсын соң?!
—Кая, өйгә сыя торганмыни? Олы малай гаиләсе белән, мин карчык тагын...
—Ярар, Сәлимә, Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Әйдә, бүген минем туган көндә бергәләп чәй эчеп алыйк, бәйрәм итик әле!
—Юк-юк,мәшәкатьләнә күрмә берүк. Өйдәгеләр әле генә таралышып бетте. Алар кайтышка ашарга пешереп куясым бар, башка эшләрем дә күп, иртәгә кич белән сугылырмын әле.
—Ярар инде алайса, керүеңә бик зур рәхмәт.— Миңниса карчык күршесен подъездга кадәр чыгып озатты.
Шул арада Миңниса карчыкның күңеле, ниндидер корт-мазар йөргәндәй, тынычсызлана башлады. Соңгы елларда аның туган көненә кунак чакырганы да, үзе белеп килгән кеше дә юк иде. « Менә бит, Сәлимә онытмаган, рәхмәт төшкере!»—дип сөенде ул.
Гадәтенчә, тәрәзә аша урамга күз салган иде: имәнеп китте, нәкъ аның өе турысында кара каурыйлы, соры муенлы берничә чәүкә, чыр-чу килеп, нәрсәдер бүлешә, чукыша иде. Миңниса карчык, аларны куып тарату нияте белән, тиз генә чөйдә торган озын, зәңгәр курткасын киде дә урамга чыгып китте. Берочтан кибеткә дә кереп чыгармын дип, кулына чүпрәк сумкасын да алды.
Урамда көзнең вак , салкын яңгыры ява. Хәер, ява дип әйтү дөрес булмас иде. Йөзенә вак инәләр сипкән шикелле тоелды аңа. Миңниса карчык адымнарын кызулатып, үз тәрәзәсенә таба атлады. Чәүкәләрдән җилләр искән иде иңде. Карчык җиргә иелеп, нәрсә бүлешкәннәрен белмәкче булса да, берни ачыклый алмады. Чырр! Шунда ул каршыдагы иске—кеше яшәми торган йортның түбәсенә кунаклаган чәүкәләрне күреп алды. «И-и, килбәтсезләр! Шул йортның чормасына оя корганнар икән!». Ул бу кошларны электән үк яратмады. Авылда морҗага оя ясап интектерүләре дә бик җиткән. Әле дә, әнә, күзләрен тасрайтып карап торалар. Миңниса карчыкның йөрәгенә шом йөгерде. Кәефе китеп, әкрен генә кибеткә таба атлады.
Ул башка көннәрне озаклап йөреп керә торган иде. Бүген көне дә еламсырап торганга, шуңа өстәп чәүкәләр дә күңеленә корт керткәч, тегесен-бусын, алма, груша кебек җиләк-җимешләрне аз-мазлап алды да, кибеттән туры өенә юнәлде.
Ишекне ачып керүгә, телефонның ярсып-ярсып шалтыравы ишетелде.
—Әлү-ү?—диде ул, гадәтенчә сузып.
—Исәнмесез, Миңниса апа. Мин—Әлфинур...
—Ә-ә!.. Син кайларда йөрисең соң? Югалдың тәмам...
—Әй, Миңниса апа! Югалырсың да монда! Тормыш үзенекен итә—авылга кайтып әнине дә күргән юк хәтта.
Аннары... э-э, мин сине туган көнең белән котлыйм, Миңниса апа! Сау-сәламәт яшә...
—Туктале, каян белдең минем бүген туган көнем икәнен?
—Синең яхшылыкларны онытып буламы соң? Соңгы елларда эш тә эш булды, шуңа күрә...
—Әйдә, бүген кунакка кил?
—Бүген үк булмас инде, иртәгә килермен. Ярый, исән-сау тор, Миңниса апа.
—Рәхмәт шалтыратуына, сау бул.
Миңниса карчык яңгырдан шактый ук чыланган курткасын чөйгә элде. Ашыкмыйча, кибеттән алган ризыкларны өстәлгә бушатты. Җиләк-җимешләрне юып-турагач, тәлинкәләргә тезеп куйды. Үзенең уеннан Әлфинур китмәде. «Әй-й, өметемне өзгән идем инде. Каян килеп исенә төшерде икән? Күпме яхшылыклар кылдым үзенә: авылдан килгән кызны бушка яшәттем, тәрбияләп тордым. Соңгы биш-алты елда ник бер хәбәре булсын. Телефон аша айга бер шалтыратса да күңелем булыр иде. Юкса якын туганым—мәрхүм энемнең кызы бит. Ярар, хет туган көнемне онытмаган икән,»—дип сөйләнде үзалдына.
Күз аллары бераз караңгылана башлагач—кан басымы хикмәте—бераз ял итим дип, кат-кат матрас түшәлгән биек караватына таба атлаган гына иде, ишектәге кыңгырау төймәсенә бастылар. «Ходаем, кем генә булыр бу? Тагын Сәлимәдер әле...»—Карчык күзчеге булмаган ишегенә колагын куеп, кычкырып сорады:
—Кем бар анда?
—Миңниса апа, бу мин—Халисә, синең ерак туганың...
Халисә ялгызы гына түгел, янында озын гына буйлы малае да бар.
—Нинди җилләр ташлады сезне?—диде ул ишекне ачып, кунакларны эчкә уздыргач.
—Бүген синең туган көнең бит—котларга дип килдек! Бу—минем улым—Илшат,—дип сөйләнә-сөйләнә, Халисә кулындагы бүләген—матур итеп төрелгән ак яулыкны карчыкка тоттырды.
—Һай, рәхмәт төшкере! Бигрәк матур яулык!
—Әйдә, хәзер үк башыңа бәйлик әле! Яраткан сеңлемнең яулыгы дип—салмый йөр.— Халисә Миңниса карчыкның акка кызыл чәчәкләр төшерелгән яулыгын чишеп, яңасын бәйләп тә куйды.
—Абау, әтәтер дә үзең! Элек тә шундый идең—үзгәрмәгәнсең бер дә...
Халисә җавап биреп тормады. Зур ике сумкага ишарәләп:
—Миңниса апа, менә сиңа авыл күчтәнәчләре төяп килдек, әйдә, урнаштырыйк әле,—дия-дия шул арада ит, сөт, каймак ише әйберләрне гөрелдәп эшләп утырган суыткычка тутыра да башлады.
—Бигрәк зурладыгыз бит әле сез. Киләсегезне белсәм, өстәл хәзерләп көтәдер идем...
—Бер дә уңайсызланма, апа. Бергә хәзерлибез дә куябыз аны. Мондый олы бәйрәм көнне кечкенә өстәлдә утыру килешмәс, әйдә, зурысын көйлик әле.—Аннары ул һаман да ишек катында басып торган улына борылды:—Әнә теге—җәелә торган өстәлне бүлмә уртасына урнаштыр!
—Сөбханалла, улың безнең якка тарткан, бик күркәм күренә...—Миңниса карчык өстәлне дөбердәтеп күчергән егетнең җилкәсеннән кагып куйды.
—Йомыкыйрак бераз. Кайчак җитәкләп йөртергә, юл күрсәтергә туры килә.
—Син инде үзең түземсез лә!
Өчәүләшеп чәй эчеп, соңгы яңалыкларны белешкәч, Халисә шундук кузгалырга булды:
—Быел улым институтка укырга керде бит. Кием-салым, азык-төлек ише әйберләр алып килгән идем, шуны минем апаларга илтергә барабыз. Шуңа вакыт тыгызрак әле. Иртәгә дә Казанда булабыз, тагын килеп китсәк, ачуланмассыңмы?
—Нинди ачулану ди ул тагын! Килегез, кил,—диде Миңниса карчык чын күңеленнән.
Халисә белән малае чыгып киткәч, Миңниса карчык өстәл түрендә озак уйланып утырды: «Оныткан иде Халисә. Югыйсә, минем киемнәремне киеп үскән бала иде. Бернинди хәбәре-хаты булмады соңгы елларда».
Өстәлне бераз рәткә китергәч, тәрәзә янындагы артсыз урындыгына утырып, урамга күз салды. Балаларын җитәкләп узган аналарга, оныкларына нидер сөйләп, аңлатып барган әбиләргә гомере буе кызыкты ул. Тик, нишлисең, язмыштыр, картлыгын ялгыз гына үткәрергә туры килде. Шуңа да ул таныш-белешләренең, ерак кардәшләренең кызлары-улларына еш ярдәм итте. Дөресен әйткәндә, фатирында ялгызы гына яши башлаганына нибары биш-алты ел гына иде. Аңарчы студент, торыр җире булмаганнар—барысы да авыр чакларында яшәп киттеләр. Яшәп киттеләр дә ... оныттылар.
Уйларына чумып утырган Миңниса карчык иске, ватылу белмәс телефонына игътибар да итмәде. Берөзлексез шалтырау инде ничәнчедер тапкыр кабаттан башлангач кына ишетте.
-Әлү-ү...
—Миңниса апа-җаным, исәнме? Туган көннәрең белән сине, минем яраткан алма апам...
—Рәхмәт, рәхмәт. Кем әле бу?
—Абау, алма апам, әллә танымыйсындамы? Сафия бит, синең яраткан сеңлең...
—Ә-ә, исәнме? Син кайнардан?
—Казаннан шалтыратам—быел гына күчендек. Эш-мәшәкать—муеннан. Иң беренче итеп сиңа килермен дигән идем, барып чыкмый әле һаман да... —Әйдә, бүген кил... —Әй,алма апам, фатир ремонтлау эшләре, башкасы—туйдырды тәмам. Иртәгә килсәм, өйдә буласыңмы?
—Теләсә кайсы вакытта кил,—диде Миңниса карчык. Трубканы куюга, урамда кич җитеп, караңгы төшкәнен күрде. Озаклап урын җәеп, догаларын укып, йокларга әзерләнде. Башын мендәргә салуга, йокыга киткәнен сизми дә калды.

***
Кичә арылган булгангамы, карчык иртән соңга калып уянды. Шуңа күрә үзенең танышларын озатып калырга, иртәнге трамвайларны сәламләргә өлгермәде. Көн саен бер вакытта уянган карчык, борчылып куйды. Чәен дә тәмләп, озаклап эчә алмады. Тиз-тиз генә тамак ялгап алды да, өен җыештырырга кереште. Ул да булмады, ишектәге кыңгырау тавышы яңгырады, Миңниса карчык сискәнеп китте, шунлыктан күз аллары караңгыланды. Кемлеген сорап тормыйча гына ачып җибәрсә,ишектә—Әлфинур иде. Кочагын җәеп, елмаеп басып торган Әлфинур артында зур тартма тоткан кызыл-сары чәчле егет тә бар.
—Танымыйсыңмы? Улым—Альфред бу. Безнеңчә—Әлфәрит инде.
—Шулаймыни? Чәче кара иде шикелле...
—Әй, мода галәмәте инде,—диде Әлфинур, исе китмәгәндәй кулын селтәп.
—Ә-ә,—диде Миңниса карчык, аптыраудан.
Юк-бар сөйләшә-сөйләшә, чәйләп алдылар. Альфред кесә телефонына текәлеп, дөньясын онытты. Әлфинур исә урындыгын карчык янына ук күчереп, сүз башлады:
—Нәселдә быел зур эш көтелә әле—Альфредны өйләндерәбез.
—Шулаймыни? Кызы кем соң, кайсы яклардан?
—Казанныкы ла. Татар кызы булмады инде—марҗа, исеме—Наташа.
—Абау, Ходаем, урыс белән туганлашасызмыни?—диде Миңниса карчык, Әлфинурдан читкәрәк авышып. —Берни эшләп тә булмый. Яшьләрнең үз сүзе хәзер—олыларны тыңламыйлар. Аннары... Ни бит әле... Синең белән киңәш-табыш итәргә дип тә килгән идем...—Аның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә кызыллык йөгерде. Миңниса карчык дәшми генә, баш кагып куйгач, карашын аңа, төбәп, сүзен дәвам итте:
—Ие, апа, ни бит, синнән зур ярдәм кирәк иде. Үзең беләсен инде, без бай кешеләр түгел, улыбызга фатир бүләк итә алмыйбыз. Аннары ни... Э-э, яшьләрнең тормышы барып чыгармы—юкмы, бик шикләндерә. Наташаны үзебезнең фатирга кертсәк, аерылышып-бозылышып йөрмәсләрме икән дим. Шуңа күрә,э-э, сиңа зур йомыш белән килгән идем.Э-э, Хөкүмәтнең бит яңа карары чыкты. Быел ветераннарга фатир бирәләр бит. Син тол ветеран саналасын, сиңа ул һичшиксез тиеш.
—Кирәкми лә миңа бернәрсә дә...
Әлфинур аны ярты сүздән бүлдереп, тиз-тиз сөйләвен дәвам итте:
—Анда квадрат метрларга карыйлар. Әгәр-мәгәр дим, Альфред белән Наташаны...э-э... сиңа пропискага кертсәк, ул фатир тиз арада булып та куяр иде. Хөкүмәт ветераннарны бик олылый быел...
—Һай, Әлфинур, үз өем бик яхшы, бик җитә. Нәрсәгә миңа яңасы? ^Шушында тынычлап үлсәм...
—Алай димә, апа! Бушка бирәм дигәндә—алырга кирәк. Аннары...— Әлфинур беразга гына туктады да, ашыга-ашыга, әйтеп салды:
—Ул яңасында син тормасаң, Альфред белән Наташага булыр. Сине ничек тә бәхилләтербез. Үзем тәрбияләп, соңгы юлга озатырмын...
Миңниса карчык, кинәт борылып Альфредка карады. Бер авыз татарча белмәгән бу егет бик тә ят тоелды аңа. Ул бөтенләй аптырап калды. Кешегә гомере буе изгелек кылып яшәгән Миңниса карчык: «Юк!»—дип кистереп җавап бирә белми дә иде.
—Уйлап карармын,—диде ул, ничарадан-бичара.
—Яхшылап уйласаң бик яхшы булыр иде, Миңниса апа. Буш итмәбез. Берничә көннән шалтыратырмын әле, син сүзеңне әйтерсең.—Миңниса карчык авызын ача башлаган гына иде, ул малаен җитәкләп чыгып та китте.
Карчык үзенең хәлсезләнеп китүен сизеп, караватына барып ятты. Эченнән генә Альфредны урыска өйләндергән, урыс киленгә каршы килмәгән Әлфинурны битәрләде ул. Керфекләре бер-берсенә тоташам дип торса да, күзенә йокы кермәде: боларның килүе аның бөтен тынычлыгын качырган иде.
Шул арада ишеге ачылып китте.
—Үләм, күршекәем, ишегең шыр ачык, нишләвен бу?—Сәлимә карчыкның сулышы капкан, йөгерә-атлый Минниса карчык яткан карават янына килеп тә басты.
—Япкан шикелле идем дә, кара, онытканмын икән әй...
—Берәрсе килгән идеме әллә?
—Ие, сугылып чыкканнар иде...
—Кемнәр ул?—Сәлимә карчык әллә ничек кенә—сәер итеп сорап куйды.
—Әлфинур, мәрхүм энемнең кызы...
—Каян исенә төшергән әле ул яхшылыкның кадерен белмәгән бәндә?
—Тәүбә, диең, Сәлимә. Авызыңнан җил алсын, андый көфер сүзләр сөйләмә. Туган көнем белән котлап киттеләр менә.
—Моңарчы күзгә-башка чалынмагач кына әйтүем инде, күршекәем.—Ул, сөйләнә-сөйләнә, ишеккә таба атлады.—Бикләп кал инде, дөнья бу,—диде ул, ишекне ябып.
Миңниса карчык, авырдан кузгалып, ишекнең келәсен төшерде. Үзе стенага тотынып кына караватына барып ауды да күзен йомды.
Аны ишек кыңгыравының шылтыравы уятты.
—Кара сана, төш вакытлары узган икән инде.—Миңниса карчык сөйләнә-сөйләнә ишекне ачты. Халисә белән малае килгән икән.
—Исән-сау тордыңмы, апа?
—Шөкер, әйбәт кенә.
—Кая әле. Минем яулыкны бәйлисенме икән?—Миңниса карчыкның кабаттан кызыл чәчәкле яулыгын бәйләп куюын күреп, Халисә аны сүгеп тә ташлады.
—Кай, салып ташлачы шул иске-москыңны! Менә дигәнен алып килдем бит үзеңә!
—Әй, бер ияләнгәч,—дип акланды Миңниса карчык.
Халисә аны тынлап тормады, үз сүзен башлады:
—Миңниса апа, сине мәшәкатьләү дә була инде, тик, нишләтәсең, тормыш шундый нәрсә—гел шәфкатьле кешеләрдән ярдәм сорап, өмет итеп киләсең. Менә улым шәһәрне өйрәнеп беткәнче апамда торыр дигән идем, сүзгә килдек тә, хәзер өеннән куып ук чыгарды. Бөтен Казанында белгән кешебез син... Улыбыз тәртипле, эшчән, начар гадәтләре юк, яхшы укый...
Миңниса карчык ирексездән башын иеп, кулларын укмаштырып торган Илшатка күз ташлады.
—Менә шуны фатирыңа кертә алмассың микән. Авыл ризыкларыннан өзмәс идек үзеңне...—Халисә ашыга-ашыга сөйләвен дәвам итте:—Әле, ишеттеңме икән, ветераннарга, сугышта үлеп калганнарның хатыннарына фатир бирәләр икән. Синең квадрат метрлар туры килә бугай. Илшатны Казанда калдырырга иде исәп. Документлары белән үзем йөрер идем. Теләсәң, сине авылга алып кайтып китәм. Яңа сауган сөт эчеп, каймак-катык ашап кына ятарсың...
Миңниса карчык тәмам миңгерәүләнде. Халисәнең сүзләрен ул ишетте дә ишетмәде дә. Үзенә төбәлеп карап торган ана белән малайга нидер әйтмәкче булып, иреннәрен кыймылдаткан иде, Халисә аны кырт кисеп бүлдерде:
—Юк-кж, син бүген үк әйтмә җавабыңны. Бүген шимбә бит, без авылга кайтабыз. Иртәгә шалтыратып сорармын.
Ул да булмады, алар саубуллашып, чыгып та киттеләр.
Миңниса карчык сулык-сулык килгән чигәләрен ике кулы белән кысып, уйга чумды. Үзара ызгышкан апалы-сеңелле ике туганның бу гамәлләрен өнәмәде ул. Югыйсә, кечкенә вакытларында нинди дуслар иде.
—Бәрәч, ишегең тагын ачык.—Бусагада кабат Сәлимә карчыкның тавышы ишетелде.
—Кунак кына озаттым әле, Сәлимә.
—Монысы кем булды тагын?
—Халисә...
—Теге, ерак туганыңмы?
—Ие, шул.
—Ул каян сине исенә төшергән тагын?
Миңниса карчык аңа гаҗәпсенеп карап куйды:
—Ник, туган көнем белән котларга килгән...
—Ә-ә,—авыз эченнән нидер мыгырданып, Сәлимә карчык үз фатирына кузгалды.
Миңниса карчык кабат караватына барып ауды. Көн кичкә авышканда, аңа янә бер кунак—Сафия килеп керде.
—Ай-яй, алма апам, һаман да унсигез яшьлек кызларга биргесез икәнсең әле, күз тимәсен!—диде ул керә-керешкә үк. —Менә сиңа җылы башмаклар алып килдем. Озак хезмәт итсен, җылы тәнендә тузсын.
—И-и, рәхмәт инде!
Алар өстәл янына утырдылар. Озаклап хәл-әхвәлләрне белешеп, элеккеләрне исә төшергәч, Сафия җайлап кына сүз башлады:
—Миңниса апа, кичә әйткән идем бит әле... ни дип... яна фатирга күчтек дип. Дүрт бүлмәле, яңа йорттан. Бик яхшы фатир, тик хәлләр катлаулырак әле. Барысы да акчага төртелде. Евроремонт ясатмакчы идек тә, бик кыйммәт икән. Шуңа күрә, алма апам, сиңа тәкъдим белән килгән идем...
Миңниса карчык, берни аңламыйча, аңа текәлде.
—...Яраткан сеңлеңә бераз ярдәм итә алмассыңмы икән. Хөкүмәт ветераннарга фатир бирә икән. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга һич ярамый, апа җаным. Сиңа һичшиксез яңа фатирга күчәргә кирәк. Теләсәң, бездә торырсың. Ә синең бу иске фатирыңны сатарбыз. Әйбәт бит? Соңгы юлга үзем олылап, тәрбияләп озатырмын. Иртәгә сине үзебезгә кунакка алып китәм. Әле уйлый тор.—Сафия Миңниса карчыкны иңнәреннән кочып, ике битеннән үбеп алды да:
—Иртәгә очрашканчыга кадәр, апа җаным,—дип чыгып китте.
Миңниса карчык аның киткәнен сизми дә калды. Уйларына йотылып күпме утыргандыр, ишекне дөбердәткән тавышка сискәнеп, кинәт айныгандай булды.
- Алай, күршекәем, бигрәк миңгерәүләндең бу көннәрдә—ишегең гел ачык.—Сәлимә карчык сөйләнә-сөйләнә түргә узды. Үзе өстәлдәге сый-нигъмәтләргә ымлады:
—Бик зурлап үткәрдең, ахры, быел туган көнеңне?
Миңниса карчык дәшмәде.
—Килүчеләр дә күп булды бугай...
—Әйе...кил-де-ләр...—диде ишетелер-ишетелмәс кенә Миңниса карчык. Аннары яшьле, моңсу күзләрен ахирәтенә күрсәтмәс өчен, карашын тәрәзәгә таба борды.
—Әле Илдар тагын шалтыратты,—диде Сәлимә карчык, Миңниса ишетсен өчен кычкырып.—Миңниса апамны котлап, бүләк керттеңме?—дип сорады. «Онытканмын»,—дигән идем,—сүгеп ташлады үземне. Менә, затлы яшел чәй керттем үзеңә. Илдар улым күчтәнәче. —Ул чәй тартмасын өстәлгә куйды. —Син мине ишетәсеңме соң, күршекәем?
Миңниса карчык баш селкеде.
—Сөенче димме, күршекәем, кайгы димме, улым марҗасыннан аерылган бит...—Сәлимә карчык, Миңнисадан сүз ишетергә теләп, бераз тын торды. Ул дәшмәгәч, кабат дәвам итте.—Хәзер Казанга кайтырга җыена. Бик сөенәм дә, нишләр инде менә, кая сыеныр? Бездә абыйсы гаиләсе белән төпләнде бит инде, мин бар. Кая торыр инде Илдар? Ул үзе сине бик ярата—галәмәт. Әле бүген дә телефоннан: «Миңниса апа белән серләребез туры килә инде безнең»,—дип сөйләп торды...
Миңниса карчык карашын тәрәзәдән алмаганга ачуы килеп, Сәлимә карчык тагын да кычкырыбрак сөйли башлады:
—И-и, күршекәем, моңарчы гел тату яшәдек. Ходай кушып моннан соң да шулай булсын. Күрше хакы—тәңре хакы дип юкка гына әйтмиләр инде ул. Әле ишеттем, сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына быел фатир бирәләр икән. Синең иң якын кешеләрең без бит инде. Илдар дүкүминтләре белән йөрер...
Миңниса карчыкның кинәт үзенә борылуын күреп, ул ярты сүздә туктап калды. Миңниса карчык берни дә дәшмичә, ияге белән тәрәзәгә ымлады.
—Ни бар, күршекәем?—Сәлимә карчык, шөбһәләнеп, урамга күз ташлады. Нәкъ тәрәзә турысында, кара каурыйлары тыртаешкан соры муенлы чәүкәләр, чыр-чу килеп, үзара чукыша иде.

"Казан утлары" № 1, 2011.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013