Бүген Әдипләр: Розалия Галиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Розалия Галиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Розалия Галиева

КҮҢЕЛ ЧӘЧӘКЛӘРЕ

Розалия Галиеваның исеме шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш. Әле милли күтәрелеш чорына кадәр үк Чаллыда чыгып килгән "Кама таңнары" газетасына язган мәкаләләре, шигырьләре укучыларда җылы тәэсир калдыргандыр дип әйтергә батырчылык итәм. Минем алдымда шушы газетаның 1984 нче ел, 6 нчы октябрь саны. Анда Розалия ханымның "Ана көндәлеге" исемле поэмасыннан өзек басылган.
Сүз башында Розалия Галиеваның Мөслим районында туып-үсүе, Казан дәүләт университетын тәмамлап, газеталарда әдәби сотрудник, күп тиражлы газетаның редакторы (Соликамски целлюлоза-кәгазь комбинатында чыгып килгән "Бумажник" газетасы) булып эшләве искәртелә.
КамАЗ төзелешенә Р.Галиева 1971 нче елда, "Камгэсэнергострой" чакыруы, буенча кайта. Озак еллар металл конструкцияләр заводында кадрлар бүлеге мөдире була, соңгы 12 елда "Чаллыгорстрой" проектлау-төзү берләшмәсенең кадрлар бүлеген җитәкли. Әйтергә кирәк, Розалия ханым шәһәрдә иң абруйлы вә тәҗрибәле кадрлар хезмәте оештыручыларның берседер - бу өлкәдәге хезмәт стажы гына да 23 ел!
...Розалия әтисе Галиәхмәт агайны хәтерләми дә. Кызы туганда әти кеше фронтта була. Шулай да аңа үзенең төпчек кызын күрү насыйп булган: яраланып, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, кыска гына вакытка өенә кереп чыккан ул. Солдат, үзенең өч айлык кызын кулына алган да, күкрәгенә кыскан: "ә монысын гимнастерка кесәмә салып алып китәм", - дигән. Күрәсең, хатыны һәм үзенең өлкән балалары сүрәтен солдат йөрәгендә йөртүенә күнеккән, ә менә бу кечкенәсеннән аерылуы бигрәк тә кыен булган...
Тагын бер гомер узмый, өйләренә кара хәбәр килә: анда әтисенең Ватан өчен көрәштә батырларча һәлак булуы хакында әйтелә...
Әтисенең якты истәлеге Розалия ханымның күңеленә һич тә тынгы бирми һәм ул, 1986 нчы елда Галиәхмәт агай һәлак булган төбәккә - Новгород өлкәсенең Холм^ шәһәренә сәфәр чыга. Анда әтисенең каберен эзләп таба. Кызының әтисе истәлегенә изге хисләре бәйләме булып, кабер өстендә чәчәкләр кала...
Авыр елларда ничек гомер сөргәннәр дә, әниләре Гыйзденур апа берүзе алты баласын ничек итеп саклап кала алгандыр - фәкать ананың көн-төн эшләве, балаларының тырышлыгы, һәм Ходайның рәхмәте белән генәдер.
Шуңа күрә Розалия әнисен сонгы көненә кадәр кадерләп, хөрмәтләп тәрбияләде, вафат булгач, әнисе күңеле рәнҗемәслек итеп, ата-баба йоласы шартын китереп җирләде, Галиәхмәт агайның, Гыйзденур әбинең урыннары җәннәттә булсын, аларга лаек булып үскән балалар бу якты дөньяда рәхәт гомер кичерсеннәр.
Розалия мәктәптә укыганда ук әдәби иҗатка тартыла. Хәтта унынчы класста укыган чакта, классларында "Беренче чәчәкләр" дип исемләнгән әдәби түгәрәк оештырып, "Күңел энҗеләре" исемле кулъязма журналлар да чыгаралар. Журналга Мөслим урта мәктәбендә "подписка" оештырыла, ул кулдан-кулга йөртелеп укыла. Кулъязма журналның мөхәррире хәзер инде танылган яЗучы Флүс Латыйпов, ә җаваплы сәркәтибе Розалия Галиева була.
Розалия ханым гомере буе әдәбиятка, музыкага гашыйк, үзе дә илһамланып шигырьләр яза. Аларның кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Соңгы елларда Р.Галиева икенче бер игелекле эшкә тотынды, ул берләшмәдә эшләүче урыс һәм башка милләт кешеләренә татар телен өйрәтү эшенә җиң сызганып кереште.
Аның эше турында "Шәһри Чаллы" газетасы (10.06.93) шактый киң итеп язып чыкты.

РОЗАЛИЯ ХАНЫМ ДӘРЕСЛӘРЕ

Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел...
Ш.Маннур.


Татарстанда ике дәүләт теле кертелү, татар теленең урыс теле белән бер дәрәҗәгә куелуы соңгы вакытта халык арасында азмы-күпме тоела башлады. Безнең Чаллы шоһорендо гено дә күпме татар мәктәпләре ачылып килә. Бу бит үзе бер зур сөенеч! Киләсе буын - безнең ышанычыбыз. Димәк, татар халкының, татар теленең киләчәге бар...
Күптән түгел, майның бер матур көнендә, безне, -"Чаллыгорстрой" проектлау-төзү берләшмәсенә квалификация күтәрү курсларында татар телен өйрәнү группасыннан имтихан алу комиссиясендә катнашырга чакырдылар. Без кызыксынып, икеләнү-билгесезлек хисе белән килдек.
Төзелешне механикалаштыру һәм махсус транспорт идарәсенең куркынычсызлык техникасы бүлеге кабинетында зур бәйрәмгә әзерләнгәннәр диярсең. Бүлмә түрендә озын остол! Вазада аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме! Бүлмә әйләно остәл, урындыклар куелган. Магнитофоннан яраткан җырчыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында татар җырлары яңгырый. Бәйрәмчә киенеп килгән "укучылар" безне бик җылы каршыладылар. Алар дулкынлана-дулкынлана дәфтәр-китапларын караштыра башладылар. Айдан артык татар теле өйронгон бу группада барысы да саф рус кешеләре. Татар теле укытучысы "Чаллыгорстрой" проектлау-төзү берләшмәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Розалия Галиәхмәтовна Галиева курсларның максатын болай дип белдерде: "Кыска гына вакыт эчeндә (72 сәгать) татарның сөйләм телең аңларга өйрәтергә кирәк. Иң мөһим грамматик кагыйдәләрне, сүзләр, җөмләләр ясалу тәртибен, сүзләрнең төрләнеш һәм кулланыш юлларын күңелләренә беркетергә иде".
...Комиссия әгъзалары үз урыннарына урнашу белән Розалия Галиәхмәтовна сүз башлады: "Кадерле дуслар! Имтиханны башлыйбыз!" Һәрвакыт, һәр эштә киртәләрне җиңеп чыгарга ойронгән җитәкченең тавышы укучыларның дулкынлануын кул бслон сыпырып алгандай итте. Аларның игътибары бары тик укытучыга гына юнәлгән.
Ә ул исә укучыларына зур өмет белән, алар белеменә ышанып сорауларны биреп кенә тора! Имтихан шулай дәвам итте. Берсе артыннан берсе "укучылар", өстәл буена килеп, имтихан бирә тордылар. Берсе такта буенда сүз төркемнәрен килешләрдә төрләндерә, икенчесе сүзлек ярдәмендә җөмләләр тәрҗемә итә, өченчесе сорауларга җавап бирә... Соңгы эш итеп без "укучыңын" сүзлек дәфтәрен алып, сүзләрнең тәрҗемәсен яттан белү-белмәү дәрәҗәсен тикшердек. 12 кеше "канәгатьләнерлек", "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләре белән укуны тәмамладылар.
Исең китәр! Баксаң, рус кешеләре тугандаш татар халкының телен өйрәнүгә каршы түгел икән, ләбаса! Курсны тәмамлаучылар арасында идарәнең җитәкче урынбасары да, инженерлар да, баш бухгалтер урынбасары да, операторлар һәм секретарь да бар.
Соңыннан татар теле курсларын тәмамлау турында ^аныклыклар тапшырылды. Бик күп җылы, матур сүзләр әйтелде... Тиз арада өстәл хәзерләделер. Татар җырлары тыңлый-тыңлый чәй эчтек. Тантана азагында курсларда махсус өйрәнелгән "Ай былбылым" җырын җырладылар. Ә инде бертавыштан моңлы итеп бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры җырлангач, күңел тулды, күзләргә яшь Без укытучы һәм укучыларның үзара бик җылы мөгамәләдә булуларына шаккаттык. Сүз унденнан бу ял белмәс, тынгысыз, үз ана теленә, үз халкына гашыйк, тырыш Розалия ханым Галиевага шушы сорауны бирергә булдык:
- Тиз арада ничек боларга ирешә алдыгыз?
- Мин дәресләрне укучыларның психик һәм аң-белем (бигрәк тә рус телен белү) мөмкинлекләренә таянып үткәрдем. Шул юнәлештә һәрберсенең гороскобын да карап чыгарга туры килде. Монд минем кадровик буларак профессиональ тәҗрибәм дә бик файдалы булды. Кешенең мөмкинлекләре бик зур. Минем методиканың идеясе: телебезнең матурлыгын, халкыбызның башка милләтләр өчен әйбәт күрше, тырыш, хезмәтчән булуын, үзара аңлашуга, дуслыкка, тугандашлыкка омтылу-чанлыгын ачып салу. Рус кешесен шул юнәлешкә борып, кызыксындырып, аның белән дәүләтебезнең икенче телендә дә сөйләшү.
"Чаллыгорстрой" проектлау-төзү берләшмәсенең кадрлар бүлеге , җитәкчесе эксперименталь группаның татар теле укытучысы Галиева Розалия Галиәхмәтовна үз максатына ирешкән, дип әйтәсебез килә безнең.
Розалия ханым Галиева кайда гына эшләсә дә үз эшен намус белән башкара. Ул ике бала тәрбияләп үстерде. Улы Фәрһад, кызы Лилия дә әнисе кебек тормышка гашыйк, белемгә, яңалыкка омтылучы булып үстеләр.

Тавил САБУРОВ.
"Аргамак" журналы № 4, 1994

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013