Бүген Әдипләр: Рәүф БӘХТИЯР
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәүф БӘХТИЯР


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Равил Бохараев
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Рәүф БӘХТИЯР

НӘСИМӘМ — МӘХӘББӘТЕМ

(Хикәя)

Минем мәхәббәтем һәрвакыт үзем белән булды. Әллә кайчаннардан инде, үземне белә башлаганнан бирле, һәм шул борын-борын заманнардан ук инде мин үземне бәхетлеләрдән дә бәхетле дип санап йөрдем. Мин аны, әлеге дә баягы - шул мәхәббәтемне инде, гомерлек дип уйлый торган идем. Ә ул бик кыска гына, вакытлы гына булган икән. Моның шулай икәнен мин аны югалткач кына, аның урынына гомерлек йөрәк әрнүе калгач кына белдем. Әйе, мин аны югалттым, инде бөтенләйгә югалттым, ә менә мәхәббәт, аллага шөкер, мине ташлап китмәде, гомерлеккә үзем белән торып калды.
Еллар үтү белән мин җаныкайның, сөйгәнемнең йөзен-төсен дә инде оныттым кебек, аның сөеп миңа карап торулары, сөйкемле елмаюлары әле дә исемдә. Үзенең аккош канатыдай йомшак куллары белән муенымнан кочып алулары үзе ни тора иде ул чакта! Әйтерсең, наян да, назлы да күбәләк баш очымда оча да, мине иркәли-иркәли, муеныма тиеп-тиеп үтә иде. Ул бәхетле чакларда безнең ни сөйләшкәнебезне, бер-беребезгә нәрсәләр әйткәнебезне мин хәтерләмим дә инде, ә менә иң дә кирәген, иң дә әһәмиятлесен гомергә онытмам. Асылы аның гади генә, гап-гади.
- Җаныкаем, син мине яратасыңмы?
- Яратам.
- Нык яратасыңмы?
- Үлеп-үлеп яратам, һәм дә ки бетте-китте.
Бу күптән булган хәл инде, күптән-күптән... Аның исеме дә мин белгән исемнәр арасында иң матуры, иң ягымлысы - Нәсимә!
- Нәсимә! Нә-си-мә - ә - ә!..
Әйе, бу исем һәрчак минем йөрәк түремдә булды, күңелем һәрвакыт: "Нә-си-мә", "Нә си-мә", дип тибеп йөрде.
Аның чәч толымнары ни тора! Иң озын, иң кабарып, күпереп торганы, иң йомшагы иде. Ул үзе дә әле мин ул чакта очраткан кызларның иң-иң чибәре иде. Ничек аның мәхәббәтен яулап алырга дип тә ул вакыттагы авылның менә дигән егетләре аһ орып йөри иде. Җитмәсә, әле аңа безнең авылдан гына түгел, бар тирә-якта дан тоткан иң оста, иң тәмле телле, иң тәҗрибәле яучылар килеп, аның кылын тарткалап караганнарын да беләм мин. Әмма ничек килсәләр, шулай китеп тә баралар иде алар. Чөнки мин, мин бар идем монда. Мин!..
Аһ, нинди иде ул! Клубта, танцылар барган чакта аның чибәрлегенә, нәзакәтлелегенә тиң килерлек бер генә кыз да юк иде. Менә шуңадыр инде, күрәсең, көнчелекнең ахыр чигенә җиткән егетләр Чапайның чак кына күзен төртеп чыгармый калдылар.
"Кем ул Чапай?" дисезме? Безнең колхоз бригадиры инде. Мин аның исемен дә, җисемин ди белмим. Әмма мыекларын җилле генә итеп өска борып, бөтереп җибәргәне өчен безнең авылда аны гел "Чапай" дип йөртәләр. Аның чем-кара аты да безнең тирә-юньдәге иң шәп, иң елгыр атларның берсе, ди торганнар иде. Әмма менә кыз-кыркын нигәдер аның аты өчен түгел, үзе өчен үлеп баралар иде. Анысы дөрес, ул аргамагын биетә-биетә авыл урамнарыннан узып барганда күпме кызлар, уфтанып, авыр сулап, сагышлы күзләре белән аны ничек озатып калганнарын аллаһы тәгалә үзе генә белә торгандыр инде.
Әлеге дә баягы, теге егетләрнең Нисимәне Чапайдан көнләшеп йөрүләренә аптырыйм мин. Билләһи менә. Ә мин соң? Монда мин бар бит әле. Кая инде аңа минем белән тиңләшү! Ә атым? Тулпарым минем? Аның теге чем кара айгырыннан күпкә өстен бит ул! Мин әллә ниткән сугышларда күпме кыйналып, яраланып беткән мәлләремдә ул мине бер хәвеф хәтәрсез сугыш-бәрелешләрнең иң дә кызган җиреннән исән-аман килеш алып чыга торган иде. Ә нинди акыллы иде ул үзе! Ул минем нәрсә әйтәсемне бер сүздән генә түгел, әйтергә дип авыз ачуымнан гына да түгел, әйтергә уйлавымнан ук белеп ала иде. Әй, нәрсә анда, ул хәтта минем нәрсә уйлавымны да алдан ук белеп, шуңа әзер торыр иде.
Аһ, ничек этли идем мин аны, ничек җафалый идем! Моны инде ходай үзе генә белә. Таң тишегеннән торып, аның өстенә менеп атланам да төн карасына кадәр өстеннән төшми идем. Аһ, ничек түзгәндер инде ул? Әмма ару-талу дигән нәрсәне белмәде аткаем.
Юк инде, юк, Чапайның чем кара аты минем чабышкы белән тиңләшә аламы соң инде?! Дөресен әйтим, үзе сиздермәскә тырышса да атымнан көнләшә иде ул. Минем белән очрашкан саен ул ат өстендә утырган килеш, бер кулы белән бөеренә таянып алыр иде дә, икенче кулы белән мыекларын бөтергәләргә тотыныр иде. Әй, мыегы да инде аның мыекмыни, борын астына ябыштырып куелган кара чучка койрыгы инде! Ә шулай да шапырына үзе, миңа бер төртмә сүз әйтми калмый. "Әй, имеш, нигә әле синең бу йолкышың коерыгы белән артта тузан туздырып йөри?!" Ә мин нәрсә инде, чит-читләре сынган тешләрем арасыннан чертләтеп бер төкереп куям да, тузан басып киткән яланаякларым белән чабышкымны шпорлагандай итеп, бөеренә төртеп алам һәм, Чапайга ж.авап та биреп торма-стан, тегене тәмам аптырашта калдырып китеп тә барам. Хет ж.ир упсын менә, дөньяң асты-өскә килсен, ә барыбер минем чабышкы аныкыннан шәбрәк. Ә Нәсимәгә килгәндә, монысы инде бөтен авылга билгеле: Нәсимә минем кәләшем, аныкы түгел. Ярәшмәгәнмен әле ярәшүен, ярәшермен әле, өлгерермен. Нәсимә миннән качмас.
Инде бу кадәресенә килсәк, Нәсимәнең минеке икәнен хәтта аның әнисе дә белә. Дөрес, усаллыкка усал ул, хәтта аны гаугачыл да, диләр, әмма эш андамыни, кияве булып алгач, үзе үк төзәтер әле ул холкын, яхшы якка юнәлтә башлар. Әмма шунысы хак, бер көнне ул үзнеең күршесенә: "Әнә, ат өстендә кем килгәнен күрәсеңме? Минем булачак киявем ул! Менә, ичмасам, егет! Чибәрләрнең чибәре!" дип киткәнен үз колагым белән ишеттем. Шунда ук көлешеп тә алдылар. Сөеклемнең әнисе авызыннан шундый мактау сүзларен ишет әле. Ә шулай да күңелемдә шик тә юк түгел. Соңыннан көлеп җибәрүләре сагайтты мине. Шунда ук үземнең чебиләнеп ярылган яланаякларыма, сыдырылгалаган кулларыма, әллә ничә кат ямалган күлмәк-ыштаныма күз ташлавым да булачак кайнанамның бу җәһәттән ихласмы-түтелме икәнлеген уйлатмый калмады, әлбәттә. Әмма шунда ук тагын бер нәрсә искә килеп төште. Мин еш кына күрше-күләннән аның турында: "Телгә ачы булса да, үзе гадел ул, туры сүзле кеше", - дигәннәрен ишеткәләгәнем бар. Димәк, бу сүзләрдә дә хаклык булгандыр.
Ә шулай да минем чынлап та чибәр булуымның дөреслеген тагын берәр кешедән раслатасы иде. Әһә, дәү әни бар бит әле. Менә ул нәрсә әйтер икән? Шунда аның янына йөгердем.
Дәү әнием, әйт әле, мин матурмы? - дип кычкырып җибәрдем мин, килеп керү белән үк.
Ул миңа бик тә җитди кыяфәт белән күз ташлады да, баштанаяк мине тикшереп чыгып:
- Ә нигә? Кыек-чалыш түгелсең, - дип куйды. Аннары тагын бит алмаларымнан яратып: - Шадраларың да юк. Аннары аның карашы минем аякларыма таба төште: - Аксак та түгелсең, бөкрең дә юк, - диде, иңбашларыма карап алгач. Ниһаять, тәмам нәтиҗә дә ясап куйды: - Чибәрсең, бабкәем, бик чибәрсең!
"Бәбкәем"ен әйтмәсә дә булыр иде дә бит, ни дисәң дә инде бит инде мин, каз бәбкәсе түгел. Әмма анысына инде артык бәйләнеп тормадым, бу очракта миңа үземнең маврлыгымны гына раслатырга кирәк иде.
Шунда ук йөгереп, көзге алдына барып бастым.
"Бәй, чибәрлмен шул, чибәр булмый ни!" - дидем мин күңелемнән генә, кача-поса янә үземне көзге аша күздән кичереп. Әй, я ходай, шунда ук үземнең җитди бер кимчелегемне күреп алдым: миндә, Чапайдагы кебек, ике очы өскә тырпаен торган кара мыек юк. Их, шул да булса соң! Мин ул Чапайның, кем әйтмешли, чибәрлектәге соңгы тиенен дә тартып алган булыр идем. Билләһи менә!
Шуннан инде мин, әниемнән яшеренеп бер почмакка поскан килеш, әтиемнең үткер пәкесе белән үземнең борын гөбемне кызарганчы диярлек кыра башладым. Артык тырышуымнанмы, кабалануымнанмы, бармагымны кисеп алдым. Әмма ярый әле, мыек буласы урын һич җәрәхәтләнмәде. Ә мыек юк га юк. Үсми генә бит... каһәрең. Шулай итеп, бу яктан алганда өстенлек тәки Чапай ягында калды. Әй, бер генә өстенлек, әллә нәрсә түгел бит әле ул!..
Бәй-бәй, шушы мыектан тыш Чапайның тагын бер зур өстенлеге булган икән, ә мин анысы турында уйлап та карамаганмын. Ул үзенең эше буенча да Нәсимәгә якынрак булган икән ләбаса. Нәсимә иптәш кызлары белән көн дә эштә, Чапай да, бригадир булгач, шунда, алар янында бит инде. Мин монысы турында уйлап га бирмәгәнмен. Юкса, мин дә шунда басуда, Нәсимә янында булыр идем. Тик соң шул инде, соң...
Әмма монысына минем бик тә уңайлы, бик тә зур сәбәбем бар иде. Бу сәбәп, әйтергә кирәк, Чапайныкына караганда да җаваплырак иде. Мин, иртә таңнан торып, үземнең дусларым һәм көрәштәшләрем белән бергә якындагы кара урман буена китәм. Шунда төнлә тик торып арып, безне сагынып беткән чабышкыларыбызны иярлибез дә авылыбызның изге чик буйларын сакларга дип сугышчан походка чыгабыз. Бу поход үзе серле дә, куркыныч та. Безнең алда әллә нинди серләр саклаган төмсә ерынтылар да бар, анда дошман засадалары яшеренгән булуы, безне эләктерүләре бар. Урмандагы һәр агач артында да безне көтеп посып утыручы шпионнар, лазутчиклар булуы мөмкин. Безгә бик сак булырга кирәк...
Менә шуннан башланып китә инде. Баштанаяк коралланган, санга безнекенә караганда ун кат артык булган дошман яулары, хыянәтчел рәвештә безнең чикләрне бозып, җиребезгә басып керәләр. Без батырларча аларга каршы ташланабыз. Менә китә ызгыш, менә китә бәрелеш, менә башлана канлы сугыш. Безнең инде озак сугышудан үтмәсләнә башлаган кылыч кыяларыннан башлары чабып өзелгән сусыл шайтан таякларының яшел каны ага-тама бара...
Ә кичен инде без тәмам арып беткән атларыбызны тезгеннәреннән тотып, кайтып барабыз. Дошманнарны җиңеп кайтабыз, ә шулай да башкайларыбызда борчулы уйлар да юк түгел. Инде көтә-көтә гаҗиз булып беткән әнкәйләр нәрсә әйтерләр безгә? Кайберләребезгә, бәлки, йодрык эләгеп куюы да бар. Барысын да аңлап бетерә алмаган әнкәйләребез безнең изге юлда йөрүләребезне беләләрмени? Менә шунда инде безнең иң олы җиңүләребезнең дә даны-шаны сүрелеп китә.
Менә шунда инде мин Нәсимәнең иптәш кызлары белән бергә эштән кайтуын күреп калам да, җйңү рәхәтенең мәхәббәт уты белән аралашып китүе белән кинәнеп, дәртләнеп, канатланып китәм...
Ә инде Нәсимәдән алдарак кайткан вакытларымда барысын да белеп, барысын да күреп торган дәү әниедл шунда ук:
- Әнә, безнең булачак киленебез дә басудан кайтып килә, дип хәбәр сала да: - Бар, улым, йөгер, чәйгә чакыр үзен, дип мине тагын дәртләндереп җибәрә.
Мин инде, билгеле, чабышкымны утын сараена бәйләп куям да, бөтен арыганнарымны онытып, Нәсимәгә каршың чабам.
Аның ахирәт дуслары мине күреп алулары була, кинәт йөзләре ачылып, китеп:
- Нәсимә, кара әле, кияү егетең килә бит, кияү егетең! -дип каңгылдаша башлыйлар.
Мин ни, йөгереп киләм дә, аны кулыннан эләктереп алып, үзем белән алып китәм.
- Э эх, - дип кычкырып калалар кызлар, - безгә дә булсын иде шундый кияү! Эләкми бит, эләкми...
Шунда Нәсимә, шул көнчел кызларга төрттереп җавап биргәндәй, иелеп, мине кочаклап ала да бик га тәмле итеп суырып, бер үбеп куя. Шундый рәхәт булып китә шушы үбүдән соң, шундый рәхәт, бөтен тән буйлап әллә нәрсә йөгереп үткән кебек тоела. Таң алдындагы йокы да, шунда күргән кыз-кыркынлы төш тә, ул кадәр үк тәмле булмый иде кебек. Ә үзем һаман көтәм, их, минэйтәм, тагын бер үпсәңче! Юк, башка эләкми. Озын, калын кара чәч толымнарыннан әле яңа гына үләне чабып алынган болынның хуш исе борынны кытыклап үтә. Кулга-кул тотышып, без аның белән урам буйлап кайтабыз һәм әллә кайчан ук, әллә ни гомердә башланып киткәндәге әңгәмәбезне дәвам итәбез.
- Син мине яратасыңмы, җаныкаем?
- Яратам, әйе-әйе, яратам.
- Нык, ны-ык итеп яратасыңмы?
- Үлеп-үлеп яратам...
Калганы аның көз көне булды. Усал, суык җил, кемгә дер ачу тоткандай, агач ботакларының алтын яфракларын өзгәләп,җилтерәтә-җилфердәтә, аларны әллә кайларга алып китә. Менә шушы рәхимсез җил китерде дә, инде шушы аяусыз, котсыз хәбәрне - имештер, Нәсимә кияүгә чыга. Кемгә диген әле син аны?! Чапайга! Менә сиңа мә! Ышанмасаң, ышан.
Әлбәттә, минем моңа ышанасым килмәде, шунда ук Нәсимәне эзләргә чыгып киттем. Ничек тә бу шик-шөбһәне таратып җибәрергә кирәк иде.
Эзләдем, эзләдем - табалмадым.
Беразданрак Нәсимә үзе безгә килеп керде. Нәрсәгә килгән диген әле син аны?! Минем әти-әниемне үзенең туена чакырырга килгән. Үзе шунда ук миңа бүләк тә биреп маташкан була, җитмәсә, бөке белән ата торган һава мылтыгы. Ул бүләкне кем җибәргән, дисезме? Чапай. Әйе-әйе, әлеге дә баягы шул Чапай! Җизнәкәй, имеш!
Уф! Ачуымнан үземне куяр урын табалмадым. Утын сараена кердем дә, үпкә-ачуларны бергә кушып, ярсый ярсый, шул һава мылтыгы дигәннәрен балта белән чапкалап ташладым. Аннан очы-кырые бетмәс сугышларда ямь-яшел канга баткан кылычымны кисәкләргә телгәләдем. Ә үземнең җан дустым булган аргамагымны - исәпсез-хисапсыз сугышларда чыныккан җирән кашкамны кычыткан чытырманына олактырдым - ник чукынып китмәгәе шунда! Нәсимәм булмагач, ул толпарның ни кирәге бар миңа?!
Кичен кияү кешенең дуслары, иләмле-иләмсез җырлар яңгыратып, киленнең ата-аналары, туган-тумачалары, дус-ахирәтләр өйләренә керә-чыга, Нәсимәне эзләп йөрделәр. Миндә өмет чаткысы кабынып китте - бәлки, таба алмаслар, бәлки, Нәсимә миңа калыр?..
Кая инде ул, тәки таптылар. Иманнары юктыр инде, иманнары булса, табалмаслар иде.
Әллә нинди иләмсез гармун тавышлары ачы ж.ил сызгыруы белән кушылып, бөтенләй колакка ятмаган әллә нинди дыңгырдауга әйләнеп китте. Үзем ихатабыздагы сиртмәле кое янында утырып, көтелмәгәндә башыма килеп төшкән кайгы-хәсрәттән ачынып-ачынып елыйм. Башыма күк гөмбәзе ишелеп төшә кебек. Безгә әллә шырпы, әллә иләк сорап йомышка кергән күрше кызы, шүрли шүрли генә янымнан үтеп китте дә, инде тәмам ераклашкач, куып җитә алмаслыгыма ышангач:
- Фу!.. Елак-мылак!.. Утыра читтә елап!.. - дип үчекли-үчекли кычкырып чыгып та китте.
Мин кыймылдамадым да! И-и, юләр кыз да инде. Ни белә ул мәхәббәт турында?.. Шунда дәү әнием яныма килде дә чәче шәп-шәрә кырылып алынган башымнан сыйпап:
- Җитте инде, бәбкәм, елама! Син зур үскәнсең бит инде. Үскәнсең, егет булып җиткәнсең! - дип аркамнан сөеп куйды. - Тагын бер елдан мәктәпкә йөри башлыйсың бит инде...
Шулай диде дә, аркамнан кага-кага, җитәкләп мине өйгә алып кереп китте. Ә тышта мәрхәмәтсез җил генә торып калды. Ул усал итеп улый-улый, агач ботакларын битәрли, үз тавышына үзе тыгылып, тончыга башлаган гармун тавышын әллә кая, төн караңгысына алып китә дә, каядыр олага, юк була...

Русчадан Равия Абдуллина тәрҗемәсе.
"Аргамак" журналы № 1, 1992.

КӘПӘЧ ҺӘМ СӘЯСӘТ

Әхмәт Дусайлы тәрҗемәсендә

Баштан ук укучым алдында гафу үтенеп куям. Кәпәчнең - теге, без кия торган, кәләпүштән көзерүкле булуы белән генә аерылган кипкенең - биредә бер катнашы да юк.
Әһә, эш сәясәткә килеп терәлгән икән! - диярсез сез. Һәм тагын ялгышырсыз. Сәясәт һәм сукбайлык - болар янәшә куйгысыз әйберләр. Чөнки сәясәт, мәңгелек белән чагыштырганда, бөтенләй пүчтәк, асфальттан плащ итәгенә чәчрәгән яңгыр табы гына ул. Әйдәгез, пүчтәк әйберләр турында авыз суы корытмыйк әле, лутчы мәңгелек турында сөйләшик.
И Мәңгелек! Вакытның ни икәнен белмәгән кешеләр генә аңлыйдыр сине. Ә инде вакытның ни икәнен белми икән, ул үзе дә мәңгелек кеше.
Менә сез сукбайлар арасында референдум... гафу итегез, юри генә, тәҗрибә өчен генә, безнең ише суыгаяклардан вакытны сорап карагыз. Үзегез дә шаккатырсыз: аларның ким дигәндә яртысы кайсы ай икәнен, җитмеш проценты көнне, ә йөз сукбайның туксан тугызы сәгатьне әйтә алмас. Шундый нәтиҗәгә киләбез ки, сукбайлык - үзенең сәясәттән ерак торуы аркасында - мәңгелек. Әгәр Мәңгелекнең ни икәнен беләсегез килсә, соңгы кәчтүмегезне сатып эчегез һәм исерек баштан паспортыгызны югалтыгыз. Ә инде бүгенге хакимият бу бөек эшегезне башлап җибәрергә үзе ярдәм итәр.
Шулай итеп, сез инде моны үзегез дә күрдегез, мин үзем сәясәтнең бар икәнен дә белмим. Ләкин бервакыт, билгеле инде, мин аның кайсы елның кайсы аенда икәнен хәтерләмим, ә кайсы көннең кайсы сәгатендә булганын - бигрәк тә, мин берьюлы ике сәяси платформаны, шунысын да әйтергә кирәк, бер-берсенә бөтенләй капма-каршы булган ике платформаны яклап пычакка-пычак килдем. Әлбәттә, миңа аларны алмаш-тилмәш якларга туры килде. Әйтик, бер як һөҗүм иткәндә, мин икенче якта торып сугышам. Ә инде икенче як яуга күтәрелгәндә, аның агулы укларына каршы күкрәгемне куеп, мин беренче як өчен җан тырмашам. Ярты сәгать кенә элгәләшмәгәнбездер.
Бу хәл... Хәер, мин аның кайсы шәһәрдә булганын хәтерләмим. Бер генә нәрсә истә калган - коеп яңгыр ява иде. Су үткәрми торган яшел плащтан, зонтиксыз (әйе, кулчатырым юк - мин монысын тәгаен хәтерлим) шәһәр урамы буйлап бара идем. Авырлыгы бер потка җиткән кәпәчнең (безнең телдә “аэродром“ исеме йөртә торган Кавказ фуражкасының) көзерүк читеннән көмеш җепләр челтери. Тәртип сакчыларының башын әнә шул кәпәч бутады да инде. Шуның аркасында эләктем мин ул мәрәкәгә. Анысы әле аның соңыннан, ә хәзергә, ул кәпәч, бер чиләк су сеңдергән галәмәт зур мамык гөнҗәләседәй башны басып, муенны арытып бетергән иде. Ни өчен дисәгез, әйткәнемчә, коеп яңгыр ява, ә минем кулчатырым юк иде.
Сүз дә юк, кулчатыр булмау, бигрәк тә яңгыр койганда, бик кыен хәл, ләкин кайгы түгел. Ниткән кайгы ди ул, минем өстә бит су үткәрми торган яшел плащ. Бәлки ул яшел дә булмагандыр. Йә зәңгәр, хәттә шәмәхә булуы да бик ихтимал. Чөнки, яңгырга чылангач (тышы! Эче түгел), аның төсен бик аерып та булмый иде. Ә инде берәр ышык җирдә кипшенә башласа, Марс манзарасы төшерелгән төсле фотопленка диярсең - кипкән бер җире яңа төскә керә башлый.
Теге, кая барсаң да арттан калмый торган кара сакал, без сукбайларны бигрәк тә ярата. Чарасызлыкның иң көчле чагылышы булган әлеге яңгыр әллә тагын туфан калкытырга уйлый. Бу яңгырны, җилемләнгән плащны һәм андагы төрле төстәге тапларны каргый-каргый шактый каңгырып йөрдем мин. Фәкать тәмәке тарту һәм “аэродром“ны селкеп бераз җиңеләйтү өчен генә берничәшәр минут ял итеп алгаладым. Берәр фойеда яки подъезда озаграк тоткарлансам, минем плащ, әкияттәгедән дә тизрәк вакыт эчендә, омон солдатлары киеменә охшап кибә башлый. Һәм миңа, кеше күргәнче, тагын яңгыр астына чыгып чумарга туры килә иде.
Минем нәкъ менә бүген кулчатырсыз йөрүем, мөгаен, үзе үк теләсә кемне шикләндерерлек эштер. Соң, үзегез уйлап карагыз, яңгыр астында кулчатырсыз йөрү - ахмаклыкның югары ноктасы, шулай булгач, җәмәгать тәртибен бозу түгелмени? Гайре, табигый бу хәл әле яңа гына эшли башлаган, үз гомерендә бер генә җинаятьче күрмәгән “яшел“ җантимер өчен дә гореф-гадәтләрне, тормыш агышы тәртибен санга сукмау, әдәпсезлек булып күренәчәк. - Ә нишләп сезнең кулчатырыгыз юк? - дип сораячак ул гаҗәпләнеп.
Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, диярсез инде сез, ышанмассыз андый хәлнең булачагына. Ышанмыйсызмы? Ышанмасагыз, карап торыгыз.
“Комсомолец“ кинотеатры фойесенә килеп керүем булды, шул ук мизгелдә каршымда ике мент пәйда булды. Шундый якын килеп бастылар, көзерүгеннән су чапырдап торган кәпәчемне чүт бәреп төшермәделәр.
- Ә нишләп сезнең кулчатырыгыз юк? - дип гаҗәпләнеп сорады уң якта басып торганы (анысы старшина иде) һәм оперуполномоченныйныкы кебек усал күзләре белән минем юеш плащка карады.
- Бәй...
Мин кулларымны җәеп җибәрдем. Бәй, кеше белән ни булмас. Бәлки мин өйдә онытып калдырганмындыр. Ә, бәлки, кинога барырга чыккач, юлда югалтканмындыр. Ни булмас кеше белән.
- Грузин ул, - диде икенчесе (анысы сержант иде) һәм көзерүге борынга төшеп торган юеш кәпәчемә төртеп күрсәтте.
Хакимият әһелләре белән бәхәскә керергә-ни, минем башка тай типмәгән.
- Әйе, - дидем мин гаебемне танып, - грузин.
- Ә нишләп кулчатырсыз? - диде старшина минем төп гаебемне күрсәтеп һәм уң кулымны эләктереп алды.
- Ә нигә кирәк аңа кулчатыр? - диде сержант мыскыллы елмаеп. - Аның бит, әнә... аэродром. - Һәм икенче кулымны каптырды.
Участокта яран гөл һәм кыздырылган... һм... Кыздырылган ризык исе килсә, эш харап. Буржуйлар Лениннан курыккандай куркам мин кыздырылган ризык исеннән. Кыздырылган ризыкның өч-дүрт кенә молекуласы борынга килеп эләксә дә, мин ул тирәдән табанны ялтыратырга ашыгам. Ә монда, җитмәсә, яран гөл исе дә килеп кушылган. Юкка түгел бу. Каты килеп каптым бугай мин.
- Тәк-тәк-тәк, - диде старшина минем каршыма, өстәл артына утырып. Һәм кәгазь кыштырдата башлады. - Фуражка, мыек, яңгыр, яшел плащ... Бөтенесе дә туры килә... Бурдыгин, ничек уйлыйсың, бөтенесе дә туры киләме, юкмы?
- Ясно дело! - диде сержант. (Ул минем артта басып тора иде). - Тик... плащы аның яшел түгел.
- Ничек яшел түгел? - дип кычкырып җибәрде старшина. - Һм. Чынлап та, яшел түгел, ә...
- Шәмәхә, - дияргә ашыкты Бурдыгин.
- Шәмәхә дә түгел, - дип уйчан гына аңа каршы килде старшина. - Сирин. Сирин төсе бу, Бурдыгин. Ләкин син кара: кулчатыры юк. Кулчатыры юк, Бурдыгин! Менә нәрсәдә хикмәт.
- Ясно дело. Тик, хикмәт... Моның плащы саргаеп чыкты...
- Ничек саргаеп чыкты? Туктале, тукта. Ә син дальтоник түгелме, Бурдыгин? Юк? Бар әле, лутчы буфетка барып кил. Дөгеле тәкә юк микән. Ә без монда сөйләшә торабыз.
Старшина үзенең ярдәмчесен карашы белән ишеккә кадәр озатты да, миңа борылып күз кысып куйды.
- Йә, әйдә, - диде ул. - Кәгазьләреңне бир. Паспортың бармы? Ничек юк? Ничек инде ул алай, хөрмәтле иптәш, җәмәгать урынында паспортсыз йөрисез? Ә фамилияң бармы? Ничек фамилияң?
- Җугашвили, - дидем мин авыз читем белән елмаеп. Ләкин старшина минем шаяртканны сизмәде.
- Җугашвили! - диде ул күңелле генә. - Җу-га-шви... Бер “л“мы, әллә икеме? Бер? Бик яхшы...швили. Җугашвили. Ә исемегез? Иосиф? Шәп! И-осиф дип язып куярбыз. Ә әтиегез буенча... Моисеич түгелдер бит? Юк? Ә-ә, Виссарионовичмыни? Искиткеч!
Старшинаның мыш-мыш килеп ихлас күңелдән язып утырганын күргәч, шаркылдап көлеп җибәрүдән мин үземне чак тыеп калдым. Ярар соң. Хәзер инде бу легенданың ни белән бетәсен көтәргә генә кала.
- Яшәү урыныгыз?
- Тифлис, - дидем мин эре генә, грузин акцентына басым ясап. Мин моны чын кавказлыларча итеп, шундый ышаныч белән әйттем ки, старшинаның кулы тартышып куйды, ул Грузия башкаласының борынгы исемен аздан гына язмыйча калды. “Көтәм“, дигән кебек миңа күтәрелеп карады.
Әйе, мин сезне аңлыйм, ди иде аның бу карашы, Тбилиси Тбилиси инде ул. Чын грузин өчен ул - әлбәттә, Тифлис. Ләкин, янәсе, мин аны аңларга тиеш. Ул бит вазыйфада. Экскурсиядә булса инде бер хәл. Авторучкалы кулын беркетмә өстендә тоткан килеш, язуын дәвам итәргә әзер кыяфәттә, зур түземлелек белән ул минем күзләремә карады. Аның мине аңлавын һәм минем ватандарлыгыма булган хөрмәтен күреп, мин бераз йомшарырга кирәк таптым һәм, сизелер-сизелмәс кенә иреннәремне кыймылдатып, аның белән килешүемне белдердем. Киребеткән кавказлының йомшавына чиксез шатланып, Грузия башкаласының хәзергесе көндә кулланышта йөри торган исемен беркетмәгә теркәп куйды.
- Район, урам? - дип дәвам итте ул дапрусны, миңа хөрмәт белән карап.
Мондый сорауның классик, бердәнбер хатасыз җавабы бар. Ленин урамында яшим, дисәгез, сүзләрегезнең хаклыгына хәтта кэгэбэ дә шикләнмәячәк. Иң бетешкән калхузның иң караңгы авылында да андый исемдәге урам булмый калмый. Андый-мондый гынамы, үзәк урам.
Менә сез, минем киңәшемне тотып, һавалы гына әйтеп салдыгыз ди: “Мин Ленин урамында яшим!“ Сез моны кычкырып һәм ышандырырлык итеп әйтәсез. Шул ук вакытта күз карашыгыз белән мине күзәтәсез. Ышандымы, юкмы, янәсе. Нишлисең, баштарак, сукбайлык итә башлаган вакытларда, шулай ялгышасың инде ул. Сез, хөрмәтлем, дилетант. Ягъни, укымаган килеш, танышлык буенча гына диссертация яклаган аспирант. Мыегыгызга чорнап, колагыгызга киртләп куегыз: чын суыгаяк беркетмәгә эләгәчәк шәһәрнең кайда, нинди республикада урнашканлыгын һәм башка бик күп нечкәлекләрен бервакытта да исеннән чыгармый. Әйтик, сез, Алма-Атада яшим, дип ычкындырдыгыз ди. Бу очракта иң кулай урам - Җамбул урамы. Республиканың милли үзенчәлекләрен искә алып: “Мин халык акыны Җамбул урамында яшим!“ - дисез сез горур тавыш белән. Күрдегезме, ничек ышанычлы яңгырый сезнең адрес? Закун сакчылары, кулыгызны кысып, атлаган саен гафу үтенә-үтенә, урамга чаклы озата чыгачаклар үзегезне.
Тбилисидә Ленин урамы, әлбәттә, бардыр ул, бардыр. Ә менә Тифлистә - ай-һай. Старшина, язарга әзерләнеп, инде өченче мәртәбәсенә шариклы ручкасын әйләндерә.
...швили, ...лая, ...адзе... “Юлбарыс тиресе ябынган җайдак“ авторының фамилиясен эзләп, миемнең сырлары чыжын баганасы урынына гөжли. Чигәдә сәгать текелди диярсең. Вакыт кыса, ә мин һаман искә төшерә алмыйм. Шахматчылар теле белән әйтсәк, цейтнот. Вакыт бетте!
- Нонна Гаприндашвили урамы, - дип әйтеп салдым мин үзем дә сизмәстән.
Үз җавабыма үзем дә шаккатып, аздан гына югалып калмадым. Ләкин эш узган иде инде. Сорау алучының шикле карашы минем Эльбрус кыясыдай горур кыяфәтемә килеп төртелде. Һе. Без менә шундый халык инде. Үзебезнең шахмат чемпионнарыбызны онытмыйбыз, аларның исемнәрен, әнә, урамнарга хәтле кушабыз. Ул ураммы? Һе! Шәһәрнең иң үзәгендә диярлек. Анда әле бөек шахматчыга ал мәрмәр һәйкәл дә куелган. Ничек?! Андый һәйкәл турында ишеткәнегез юкмыни? И-и, хөрмәтлем. Нонна Гаприндашвилиның горур сыны ике метр биеклектәге постаментта тора. Күзләре аның югарыга, йолдызларга текәлгән, ә кулларында... Сез ничек уйлыйсыз, генацвале, нәрсә аның кулларында? Кә-әнишне! Аның кулларында шахмат тактасы. Шу-ундый зур такта. Ул тактага, беләсезме, бер мичкә цинандали куярга була. Бервакытны без дуслар белән бәхәсләштек... Ә? Ярый, алайса. Бу турыда икенче мәртәбә. Йорт номерымы? Җиде.
Буфетка киткән сержант әйләнеп керде.
- Бурдыгин! - диде аңа старшина. - Синең Тбилисида булганың бармы?
- Ясно дело, - диде теге. - Шунда тудым бит мин.
Үзем дә сизмәстән, кочагымны җәеп, мин Бурдыгинга тартылып куйдым. Ничек?! Якташ! Ләкин шунда ук минем күзләремнән усал чаткы атылды. Юк! Мондый якташлар белән алыш-бирешем юк минем. Беләсезме, алар шундый кешеләр! Сатлыкҗаннар! Түрәләре алдында койрык болгарга гына беләләр алар. Алар кан-якташын гына түгел, газиз аталарын да утыртып куярга күп сорамыйлар. Юк, юк, юк, мондый якташларны минем күрәсем дә килми.
- Тәк-тәк-тәк, - диде старшина шатланып һәм, ни өчендер, тагын миңа күз кысты. - Әйт әле, Бурдыгин, - диде ул хәйләкәр тавыш белән, - Нонна Гаприндашвили урамы бармы анда?
Бурдыгин колакларын торгызды. Ул шикле карашын әле миңа, әле старшинага күчерде. Күпмедер вакытка ул авыр исәпкә чумды һәм, иңсәсен сикерткәләп, җавап бирде:
- Ясно дело.
- Әһә, - диде старшина тагы да куанычлырак тавыш белән һәм миңа бөтенләй дусларча карап. - Тәк-тәк-тәк, Бурдыгин. Бик яхшы. Димәк, Нонна Гаприндашвили урамы бар дисең инде? Әһә. Ә менә... әйт әле, Бурдыгин, һәйкәл дә бармы? Соң инде шул, Нонна Гаприндашвили һәйкәле, диюем. Бармы, юкмы, Бурдыгин?
Бурдыгинның чырае каралып чыкты.
- Ясно дело, - диде ул һәм чырае тагы да ныграк каралды.
Старшина, куанычыннан, кулларын чәбәкләр төсле тоелды миңа. Ул, хәтта, урыныннан сикереп торды - гүя минем кулны кысарга теләде.
- Искиткеч! - дип кычкырып җибәрде ул. - Һәйкәл! Ал мәрмәр. Ал мәрмәрме, Бурдыгин? Һәйкәл, мәйтәм, ал мәрмәрдән эшләнгәнме? Ә? Бурдыгин?
Сержант газап тулы карашын минем тарафка күчерде. Аңа минем тарафтан ярдәм кирәк иде. Мин моны аңладым һәм башны идем.
- Ясно дело, - диде шунда ук Бурдыгин. - Ал мәрмәрдән.
Ул рәхмәт хисе белән тамак кырды һәм, дулкынланып, борынын сеңгерде. Мин шуны аңладым - бу минуттан без теләктәшләр идек. Ләкин шунысы гаҗәп, старшина бу юлы шатлык галәмәте күрсәтмәде. Ул уйчан гына мине тоткарлау турындагы беркетмә өстендә бармакларын биетә иде.
- Тәк-тәк-тәк, - диде ул күңеленнән бу хәлләргә йомгак ясап. - Әйт әле, Бурдыгин...
Бурдыгин дертләп китте һәм ялварулы карашы белән мине бораулады. “Тагын нәрсә сорар инде?!“ - ди иде аның бу карашы. Мин иңсә селкетеп куйдым.
- Кулына нәрсә тоткан ул? - диде старшина күзләрен хәйләкәр кысып. Һәм мин аңлап алдым: бу соравы белән ул безне таптап-изеп китәргә мөмкин иде.
Минем теләктәшем, вакытны сузарга теләп, артчүмечен кашый башлады. Ул тәгаен миннән ярдәм көтә иде. Ләкин ничек ярдәм итә алам мин аңа?
Шулвакыт минем башка гаҗәеп фикер килде. Телепатия! Мин Бурдыгинга биоток тулы карашымны юнәлттем: “Шахмат. Шахмат, диген. Ферзь, ат. Шах“.
Бурдыгинның яңак сөякләре шыгырдап кыймылдады:
- Фа...
“Аңгыра! - дип кычкырдым мин уем белән. - “Фа“ түгел, ә “ша“! Ша! Ат, ферзь, гамбит. Йә инде, Бурдыгин!“
Бурдыгинның күзләре шатлык белән елтырап киттеләр. Ул учы белән маңгаена чәпелдәтеп алды да, кулын күтәрде.
- Урак һәм чү...
“Юк!!! - дип үкердем мин эчтән генә, куәтле уй дулкынын аңа юнәлтеп.
Бурдыгин сискәнеп китте һәм куркып миңа карады.
- Юк, - диде ул кулын төшереп.
Әһә, контакт бар! Шахмат, Бурдыгин, шахмат! Цейтнот бит инде, мат.
- Шахмат, - диде Бурдыгин. Күзләре аның шакмаклы булып ачылган иде. - Шундый зур үзе, бер мичкә цинандали куярга була.
Мин, җиңел сулап, маңгаемны сөрттем. Бурдыгинның күз алмалары әкренләп түгәрәк рәвешенә керә башлады.
Старшина, өстәлгә карап, уйчанланып калды. Булды. Без җиңдек.
- Юк әле, җиңмәдегез, - диде кинәт старшина һәм миңа таба борылды. Мин артка чигеп куйдым. Аның күзләре вак кына шакмаклардан җыелган мозаиканы хәтерләтә иде. - Әйт әле, Бурдыгин, Нонна Гаприндашвили урамында җиденче йорт бармы?
Бурдыгин старшинага карап үрә катты.
- Юк, - диде ул ныклы ышаныч белән.
Ну фикердәш! Ну союзник! Каһәр суксын сине, сатлыкҗан!
- Ничек юк?! - дип кычкырып җибәрдем мин. Мине сатуына әле һаман ышанып җитмәгән идем.
- Менә шулай, иптәшкәем, юк, - ди бу күзен дә йоммый.
- Карале, Бурдыгин, чынлап та, - диде старшина кулларын уыштырып. - Ничек ул алай - юк? Алтынчы йорт бит, мөгаен, бардыр?
- Ясно дело, - дип баш какты Бурдыгин.
- Ә сигезенче?
- Ясно дело.
- Ә җиде?
- Ә җиде - юк.
- Кая киткән соң ул? - диде старшина гаҗәпләнеп.
- Юк инде.
Бурдыгинның аңгыралыгыннан кычкырып көлеп җибәрәсем килде, ләкин ул, үтергеч хәбәрдарлык белән, эшнең нидә икәнлеген аңлатты:
- Ул бит болай: ул йорт торасы урынга какрас әлеге һәйкәлне салып куйганнар. Теге, кем әле... соң инде, ал мәрмәрдән...
Старшина канәгать елмайды.
- Аңлашыла, - диде ул. - Бөтенесе дә туры килә. Йә, моңа каршы ни әйтә аласыз, гражданин Җугашвили? Һәйкәл төбендә яшәмисездер бит анда?
- Юк, - дип килештем мин аның белән, үзем көйдереп үтерердәй итеп Бурдыгинга карадым. (Вәт хәсис! Сатлыкҗан дисәң дә сатлыкҗан).
- Тәк-тәк-тәк, - дип кулындагы авторучкасын бөтерә башлады старшина.
- Тбилисидә, - дидем мин Бурдыгинны тәмам мәсхәрәгә калдыру өчен, - андый һәйкәлнең булганы да юк.
Һо! Теге җирбитнең чыраен күрсәгез иде сез.
- Ялган! - дип кычкырып җибәрде ул. - Мин ул урамда...
- Андый урам да юк! - дип кырт кистем мин.
- Ничек, - диде старшина күзләрен түгәрәкләндереп. - Бәлки андый шәһәр дә юктыр?
- Андый шәһәр бар, - дип тынычландырдым мин аны. - Ә андый урам юк. Булганы да юк. Ә ул, - мин Бурдыгинга бармагым белән төртеп күрсәттем һәм шаркылдап көлеп куйдым, - алдый ул. Аның бервакытта да Тбилисидә булганы юк.
- Дөрес түгел, - диде сержант юаш кына.
- “Дөрес түгел“, - дип үчекләдем мин аны һәм старшинага карап дәвам иттем:
- Аның Тбилисидә тууы - минем Җугашвилилыгым...
- Тәк-тәк-тәк, - дип урыныннан кузгалды старшина һәм ишекле-түрле йөренә башлады. - Җугашвили булмагач, кем соң, алайса, син?
Мин бүтән бер фамилияне атадым. Нинди икәнен хәтерләмим, ләкин грузин фамилиясе түгел инде - монысыннан да туйган. Иң яхшысы - урыс Сидоров булып йөрү. Һәй бу чиновникларның идиотлыгы! Сидоров - үз фамилиям диярлек, ләкин алар миңа ышанмадылар.
- Юк инде, Җугашвили, - диде Бурдыгин, плащ якасыннан эләктереп. - Боргаланма.
Телепатлык контакты әле һаман дәвам итә иде булса кирәк. Тик бу юлы инде мин аның уйларын укый идем. Безнең күзләребез очрашты һәм мин аның туганнарының теге еллар репрессиясенә эләккәнлеген аңладым.
Әһә, әле син шулай халык дошманы токымымыни? Әллә кай арада минем күңелемдә халык дошманнарына нәфрәт уянды. Бурдыгин саллы йодрыгы белән минем күкрәк астындагы йомшак урынга китереп кундырганда, бөгелеп төшкәнче, мин үземне инде иң әшәке сталинчы итеп тойдым. Старшина миңа егылырга ирек бирмәде, җилкәдән тотып турайтып бастырды. Аның күзләрендә мин ачыну да, гаҗәпләнү дә, “әйсәнә“ дигән шикеллерәк кул селтәү дә күрдем. Ләкин мин шушы яңгырлы көнгә генә исемен алып торган бәндәнең, халыклар атасының онытылмас бөек эшенә тугрылыклылык чатнап ята иде бу күзләрдә.
- И-их, син... - диде ул һәм, профессиональ кизәнеп, яңак төбенә утыртты.
Аңардан очып китешли, мин инде үземне репрессияләнгән коммунист итеп хис иттем. Һәм кабат Бурдыгин кочагына килеп сыландым.
- Җугашвили, дисеңме? - дип сорады ул теш арасыннан. - Иосиф, дисең инде?
“Ух, Сталин заманы булса! Мин сине...“ - дип дәртләнеп уйладым мин һәм баштанаяк чәнечкеле тимерчыбыкка уралган Бурдыгинны күз алдыма китердем. Кыска гына вакытка Бурдыгинның йодрыгын күреп калдым - сул күздән гөлт итеп бер көлтә очкын чәчрәде. “Яшәсен Сталин!“ - дип уйлап өлгердем. Ә инде уң күзгә якынлашучы йодрыкны Гулаг урманнарында бишенче срогын тутыручы хәлдән тайган сәяси тоткын битарафлыгы белән каршыладым.

ГЕНСЕК ҺӘМ ПЫЯЛА МАМЫГЫ

Әхмәт Дусайлы тәрҗемәсендә

яки

Өченче бөтендөнья сугышының башланмый калуы

Яшәүнең фәлсәфи тирәнлеген аңларга кирәк, егетләр! Нәрсә инде ул: кайтың, ашадың да, ятып йокладың. Шул да булдымы тормыш...
Әйтик, синең унике кәчтүмең бар ди. Ел тәүлегендәге айлар санынча. Йәки, һичьюгы, дүрт. Калган байлыгыңны санап та тормыйк. Алары синдә болай да җитәрлек. Менә шундый хәлдә син бәхет мизгелеңне тотып карале, әй! Мәңге булмаячак. Сандугачлы гөлбакчалар, аккошлы күлләр белән бизәлгән станцы яныннан гежт итеп узып киткән поезд шикелле, күрми-тоймый да калачаксың син бәхет мизгелеңне...
Безне Чимкентта җыеп алганнар иде. Йөз илле кешелек йолкышлар төркеме, каралып торган мал вагуны авызына керергә теләмичә, галәмәт зур кыргый амеба диярсең, фиргавеннәр, гафу итегез, милиционерлар белән тарткалаша.
Аларның һәр кизәнүен без, әлбәттә, көтеп алабыз һәм, андый очракта кулланыла торган сүзләрнең берсен дә төшереп калдырмаска тырышып, сүгенәбез. Сүгенүгә килгәндә, анысы, осталык юк түгел. Кайберәүләр, мәсәлән, ике катлы итеп сүгенә. Бу инде, мәгълүм ки, борынгыдан килгән жанрга карата рухый фәкыйрьлек күрсәтү. Өчәр-дүртәр катлы сүгенүчеләргә азмы-күпме ихтыйрам уянырга мөмкин мөмкинен. Әгәр дә сез унике катлы итеп сүгенә белүчене очратсагыз, белегез: бу - тәмам камиллеккә ирешкән иҗат кешесе. Ә инде бу дәрәҗәдән аз гына югарырак күтәрелү фәкать даһыйларга гына хас. Андыйларны берәм-берәм үстерергә-тәрбияләргә маташа күрмәгез берүк. Мөмкин эш түгел ул. Аларны фәкать төркем, аның да гаять бердәме генә тәрбияли ала. Әнә шундый төркемнең Эйфель каланчасын да көнләштерерлек катлы-катлы сүгенүе астында вагунның тышкы калайлары сүтелер дәрәҗәгә җитте бугай.
Безне бирегә бер дистә кара машыйнага төяп китерделәр. Аңарчы әле безне шәһәр паркларыннан, тар тыкрыклардан һәм подваллардан атна буе җыеп йөрделәр. Эшне җиңеләйтү өчен төтен шашкылары кулландылар. Шулай да, аз көч куймадылар бичара милиционерлар һәм дружиначылар.
Ә менә җылы торбалар арасында яшәүчеләр җайлы котылды. Аларны төтәсләп маташмадылар, томаладылар да куйдылар. Тереләй! Тегеләре дә югалып калмады. Бөтен союзга мәгълүм вакыйгага үч итеп, краннарны борып бетерделәр - шәһәрне сусыз калдырдылар. Сантехниклар люкларны ачарга ташланды. Һәм җир асты тишекләрендә сукбай шәүләләре күренде.
- Киттеме әле генсек?
- Китте, китте, - диештеләр сантехниклар куанышып. - Чимкентка кереп тә тормады ул...
Ә без бу вакытта вагун идәненә тәгәрәшкән идек. Тәгәрмәчләр, берсен дә төшереп калдырмыйча, рельсларны саный, борынны күгәргән арыш исе кытыклый. Күгәргән ашлык исе начар түгел әле ул. Һәрхәлдә цемент вагуныннан яхшырак. Их, егетләр! Цемент вагунын да оҗмахка тиңләргә була. Әгәр пыяла мамыгы төялгән фургонда утырып йөргәннәрне искә төшерсәң...
Бәхет бит ул, бер чыгымчылый башласа, киребеткән ишәктән дә тискәрерәк.
Бервакытны, нәкъ шушы рәвешчә, шәһәрне сукбайлардан чистарттылар да, безне атаклы Бетпәк Дала дип аталган җиргә илтеп түктеләр. Безнең сүгенү һәм каһәрләү авазлары астында машыйналар борылып китеп бардылар. Ә без, кыргыйлашкан эт өерләренә һәм дөя көтүләренә дәһшәт салып, дала буйлап кузгалдык. Таң атып килгәндә, таш юлга килеп чыктык. Безнең кыргый төркемне күреп, шоферларның чырае кача һәм алар тизрәк газга басу ягын карыйлар иде.
Шактый машыйна үткәргәч, без түзмәдек, тере дивар булып юлга аркылы тезелдек. Галәмәт зур әрҗәле автофургон килә иде.
- Әй! Сез кемнәр? - дип кычкырды куркып калган шофер ян тәрәзәдән башын тыгып.
- Партизаннар без, партизаннар! - дип җавап бирде безнекеләрдән берәү. - Хәрби өйрәнүдән кайтып киләбез.
- Сугыш әллә кайчан бетте бит инде, - дип шаяртасы итте теге.
- Шулаймыни?! - дип дәррәү кычкырып җибәрдек без. - Ур-раа!..
Һәм фургонны камап алдык.
Безнең әрҗәгә төялергә ниятләвебезне аңлагач, шоферның коты очты.
- Сез нәрсә, егетләр! Анда бит егерме түк пыяла мамыгы!
Без аның бер генә түгенә дә кагылмаска ант бирдек һәм, сабан туена җыенган калхузчылар шикелле шау-гөр килеп, әрҗәгә сикерешеп мендек.
Ух! Әх!!!
Генсекнең үзен салып аунатырга иде бу пыяла мамыгында!
Юк инде, егетләр. Күгәргән арыштан бушаган вагун һич тә начар түгел. Киресенчә. Җәннәткә тиң ул.

Хәкимият әһелләре без сукбайлардан чын-чынлап котылырга җыенамы әллә?! Вагун буйлап коточкыч хәбәр таралды: имеш, безне Тын океан буена илтәләр. Хөкүмәтнең яшерен указы чыккан, ди, шалун-шалун сукбайларны бер урынга җыялар, ди.
Ә нигә? Тишек баржага төярләр дә - вәссәләм!
Шулай ул, Энекәш! Әдәм төсле яшисең килмәгәч, тончык инде менә диңгез суында.
Ә бит, юкса, берни уйламыйча, җанашыңның җылы куенына борыныңны төртеп, ап-ак җәймәдә йоклап тик ятыр итең бит. Иртә белән матур-матур чәчкәләр төшерелгән шәшкедән чәй эчәр идең, башка тәүфыйклы кешеләр белән бергә якты киләчәкне төзер идең...
Әй, кешеләр! Иртәгә кая барып борын төртәчәген белмәгән бәндәне бер чакрымнан урап узыгыз берүк. Миннән сез икеләтә куркыгыз. Чөнки минем иртәгесе көнем бөтенләй юк. Фәкать чиксез тоташ бүгенем генә бар.
Ә бит иртән ничек шәп иде. Мин вокзал янындагы эскәмиядә тыныч кына гәзит укып утыра идем. Гәзитнең хәбәр итүенә караганда, кояшлы һәм җылы көн көтелә иде, калхузларда язгы чәчү бара иде. Кәефемне бозардай бернәрсә дә юк кебек иде. Уйларым, гөнаһсыз сабый кебек, Ташкент тирәсендә бөтерелә иде. Чиксез озын кыш һәм меңләгән чакрым юллар инде артта калган, менә хәзер, бәлки, хәттә, бүген үк, совет сукбайларының мәккәсе булган Ташкентның изге туфрагы минем арыган аякларымны иркәләргә тиеш иде. Кинәт гәзит юллары бер-берсе белән кушылып эри башладылар. Дөресрәге - минем күз аларны ташлап, карашымны каядыр үз эчемә, эчемдәге яшерен бер тоемлау әгъзама юнәлтте. Мин үземнең артчүмечемдә бозлы сулыш, аркамда, калак сөягемнән алып утыргычка хәтле, кырмыскалар йөгерешкәнен тойдым. Һәр күзәнәгем белән сизеп торам: ерткычның йомшак адымы арттан миңа таба якынайганнан якыная.
Җәмәгать, дөнья хәлен белеп булмый, сезнең Африкага барып чыгуыгыз мөмкин. Йәки, Алла сакласын, Уссурый тайгасына. Уссурый юлбарысы ни, Африканыкы ни - алар кинода гына матур. Ерткычлар алар икесе дә. Ерту сүзеннән алынган. Ләкин, әгәр минем киңәшне тотсагыз, һичшиксез, ертылмый калачаксыз. Чынлап әйтәм. Галимнәр тарафыннан күптән расланган инде ул. Юлбарыс күрәсезме, аюмы, йәки Чимкент вокзалы янында фиргавенме - аның күзенә карамаска тырышыгыз. Күзенә каравыгыз белән сез аларның ерткычлык инстинктын уятасыз. Яңа гына шартлаганчы ашап, кикерә-кикерә килсә дә, сезнең котыгыз алынганын күзегездән уку белән, ул экскаватор чүмече хәтле тәпие белән сыртыгызга китереп басачак. Ә болай, як-ягына каранырга да “онытып“, җиләк җыеп йөрүче йәки гәзит укып утыручы яныннан алар сезнең барлыгыгызны да искәрмичә үтеп китәчәкләр. Абзагыз тәҗрибәсенә ышаныгыз.
Мин бөтен барлыгым белән гәзиттәге хәрефләр арасына чумдым. Тын да алмыйча, теге аяк тавышларын тыңлыйм.
Менә ерткыч бераз сулга китте һәм, мине узгач, туктап калды. Күз читем белән аның соры шәүләсен, хәттә сержант погоннарын да шәйләп өлгерәм. Сержант янындагы эскәмиядә мин түгел, әле яңарак кына буфетта тамак ялгап чыккан юлчы, аның да бик тәртиплесе һәм эшлеклесе, бик кәефле кыяфәт белән гәзит укып утыра иде. Колагыгызга гына әйтәм: кәефсез кешеләр теләсә нинди юләр фиргавенне дә шиккә төшерә, андый кешенең документларын тикшерергә аларның куллары кычыта башлый.
Табигатьнең һәр мәхлүге үзенчә акыллы итеп яратылган. Әнә, хәттә милиция сержанты да нидер уйлый, фикер йөртә.
Менә ул кыймылдап куйды.
Кузгалып китте.
Туп-туры миңа якыная.
Гәзит. Хәзер инде мине коткарса шушы гәзит кенә коткара ала.
Ни дисәң дә итальяннар шәп нәрсә уйлап тапканнар. Мин үзем, мәсәлән, гәзитсез яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Аяк чолгавыннан алып аш сала торган савытка хәтле булган тормыш кирәк-яракларының вазыйфаларын үти ул минем өчен. Әгәр гәзитне файдалану буенча мең киңәш дигән китап язсам, валлаһи дип әйтәм - мин иң популяр язучыга әйләнер идем. Ләкин мин әле ул популярлык дигән нәмәстәгә мохтаҗ түгел. Хәттә киресенчә. Күзгә күренмәс кешегә әверелсәм дә, каршы килмәс идем.
Сержант миңа карап тора.
Минем кулдагы гәзит җиңелчә генә дулкынлана башлады.
Болай ярамый. Аутотрениң. Мин тыныч. Сулышым тигез. Хәзер минем поездым килеп җитә. Һәм мин аңа утырып өйгә кайтып китәм. Мин калхузымны, хатынымны, балаларымны сагындым. Минем хатыным - илдә бер. Балаларым тәүфыйклы. Мин үзем эчмим-тартмыйм, алдынгы калхузчы.
Әгәр сержант минем билетым белән кызыксынса?!
Мин ике бармак белән генә түш кесәне ачып күз салдым.
Ышту сез! Әлбәттә минем билетым бар. Ходайга шөкер, урынында икән.
“Билетыгыз бармы?“ имеш. Мондый сорауны иң аңгыра сержант та бирмәс.
Билетым барлыгы маңгаема язылып куелган ич минем.
Билет бар, ярар. Ә кая барам соң әле мин?
Сержантның һәр соравына җавап әзер булырга тиеш.
Ай Аллакаем! Бу тирәдә нинди станцылар бар иде соң әле?.. Уф! Бетте баш!
Берсе генә дә искә төшми бит...
Һа! Ә гәзит ни өчен? Менә бит, бер мәкалә астына язылган: Фәлән Фәләнеф, Сөләкәй авылы. Сезгә ни кирәк тагын?!
Ләкин, сержант сорагач, мин җавап бирергә ашыкмаячакмын. Мин кабаланмыйча гына, вәкарь белән гәзиттән башны күтәрәчәкмен, авыл кешесенә хас итәгатьлелек белән елмаеп сәләмләячәкмен. Кая бараммы? Бармыйм, беркая да бармыйм мин, энекәш, кайтам. Єзебезнең Сөләкәйгә кайтам. И Алла, нишләп кенә яталардыр инде анда миннән башка. Чәчү өсте бит, чәчү өсте!
Сержант тыныч кына узып китте. Миңа күз дә салмады. Менә сиңа кирәк булса!
Тәртип саклаучы, имеш. Кеше монда бер генә минутка әдәмрәтле бәндәгә әверелде, ә аңа инде борылып та карамыйлар. Кәнишне! Әгәр мин монда исерек килеш аунап ятсам, хәзер теге кара машыйналарына салып апкитәрләр иде. Ә болай, айнык булгач, әллә бар син аларга, әллә юк...
Мин ачудан гәзитне йомарлап ыргыттым һәм чүттән генә сержантка ишетелерлек итеп сүгенеп җибәрми калдым. Чүттән генә! Ләкин аларның да борын сизгер шул. Сержант кинәт миңа таба борылды һәм безнең күзләр очрашты.
Ул әле һаман тегеләйгә таба атлый иде, ә чырае, гаҗәпләнүдән, сузылып китте. Миндәге үзгәреш аны бөтенләй аптырашта калдырган иде бугай. Ул, әлбәттә, үзенең аздан гына алданмый калуын аңлады. Мин дә, соңгы чүпрәк кисәген җил очыртып алып киткән шәрә кеше кебек, бөрешеп төштем.
Сержант туктады, тантаналы адымнар белән миңа якынайды. Их, хет муенда галстук та юк бит! Яхшы галстук ул, егетләр, ярты паспорт дигән сүз...
- Сез кая да булса барасызмы? - диде сержант, елмаеп честь биргәч.
- Сөлл... - дип әйтеп өлгердем мин. Калганын сержант дәвам итте:
- Килеп җиттек!..

Йоклап киткәнмен, ахры. Ниндидер станцыда туктап торабыз. Кемдер тышкы яктан безнең вагун ишеген ачарга маташа.
- Ә-әй, этешегез әле! - дип кычкырдылар тыштан.
Әчтән-тыштан этә торгач, ишек шыгырдап кузгалды. Безнең каршыда мыеклы старшина басып тора иде.
- Нәрсә, - диде ул үзеннән үзе бик канәгать, ләкин, шул ук вакытта, безне бераз кызганганрак кыяфәт белән, - ялыктыгызмы?
Без, әлбәттә, колакларны шомырайтып карап тик тордык.
Старшина калтыранып куйды һәм мазутка буялган учларын кулъяулык белән сөртә башлады. Шушы, безнең вагунда ук, ләкин эчтә түгел, ә турмыз мәйданчыгында килгән иде ахры ул, бичара. Төкрекләп-төкрекләп ышкыса да, учын чистартып бетерә алмады, кулъяулыгын чалбар кесәсенә тыкты һәм, фуражкасын батырып киеп, безгә эндәште:
- Игътибар белән минем команданы тыңлагыз. Хәзер мин өчкә кадәр саныйм һәм менә болайга йөгереп китәм (ул кулы белән поездның койрыгына таба күрсәтте), ә сез - тегеләйгә. Аңлашылдымы? Аңлашылса... Бер!.. Ике!.. өч!..
Ул бер кулы белән фуражкасын, икенчесе белән корсагын тотып, состав буйлап чаптырып китеп тә барды. Без авызыбызны ачып карап калдык. Мондый хәлнең кинода да булганы юк иде әле. Бераз йөгергәч, старшина борылып карады һәм, “нәрсә карап торасыз!“ дигән шикелле, кулын болгады.
Ниһаять, без аңыбызга килдек һәм борчак урынына җиргә сибелдек. Старшина күрсәткән якка табан өермә кузгалды. Нәрсәдер эшләп маташкан вагунчы-ремонтчылар, безне күреп, тавыклар шикелле читкә ташлана, вагун асларына, тамбурларга кереп поса иде. Сары жилет кигән берничә кеше, фонарьларын ташлап, артларына карый-карый, безнең алдан чапты.
Юлларның күплеге һәм аларның киселешеп беткән булуы, аяк астының гаять майлылыгы безнең зур станцыга килеп төшкәнлегебезне сөйли иде. Без состав башына килеп чыктык. Күзләребезне вокзал утлары чагылдырды. Йә Хода! Бу - Ташкент иде.
Без еш-еш сулап туктап калдык.
Аннары кинәт вокзалга ташландык. Җылы һәм җайлырак урыннарны эләктереп калырга кирәк иде...

Чимкент милициясенә рәхмәт инде. Пыяла мамыгыннан кашына-кашына, чатнап кипкән иреннәребезне ялый-ялый без Бетпәк Даладан сиңа борылып кайткан идек, Чимкент. Бу юлы - юк инде. Бездән башка гына яшәп кара әле менә.
Әлбәттә, бездән башка сиңа бик күңелсез булачак. Бер-ике йөз сукбае да булмаган шәһәр - шәһәрмени ул! Бу бит, минсиңайтим, теге, иң кирәкле нәмәстәсе кисеп ташланган кияү егете кебек була. Тфү!
Чимкент белән Ташкент арасы - утыз гына чакырым. Ләкин безнең өчен, ягъни мәсәлән, сукбайларга һәм фиргавеннәргә, бу утыз километр ара бик күп мәртәбә комедияләр һәм драмалар сәхнәсе булып хезмәт итте. Әле дә ярый, ул вакытта Єзбәкстан да, Казагыстан да союздаш республикалар гына иде. Әгәр алар бүгенге кебек бәйсез дәүләтләр булсалар? Әй-йәй-йәй! Без сукбайлар аркасында өченче бөтендөнья сугышы кабынып китәргә дә күп кирәкмәс иде бит!

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013