Бүген Әдипләр: Рәфыйк Әхмәдиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфыйк Әхмәдиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Рәфыйк Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә. "Туган як" газетасы каршында эшләп килүче әдәби берләшмәдә шөгыльләнә.

Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда иҗат  әһелләре: Сөлчәбаш авылында туып үскән, бүгенге көндә Түбән Кама районының Сухрау (Сухорево) авылында  гомер итүче Рәфыйк Әхмәдиев, аның дусты Фәрит; Түбән Камада яшәп, эшләп  гомер иткән һәм бүгенге көндә әтисе Вәлиев Тәфкил абый вафатыннан соң Зирекледә яшәүче Гөлшат Вәлиева (Солтангулова), күп сандагы бәетләр авторы Мидхәт  Газыймовлар очрашты.

 
 
Билгеле, төп әңгәмә иҗатыбыз турында булды. Рәфыйк Әхмәдиев яңа гына табадан төшкән үзенең “Җыр -  күңелнең бизәге“ китабын алып  килгән һәм Зирекле музеена, китапханәсенә, лицеена, “Кама таңнары“ әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөлшат Вәлиевага бүләк итте.
Рәфыйк Гомәр улының бу бишенче китабы инде. Анда элеккеге китапларында чыккан, үзе көйгә салган җырлары (ноталары белән) һәм көйгә ятышлы 57 шигыре кергән. Китапның беренче битендә үк авторның Түбән Кама гимны, Татарстан һәм Сөлчәбаш авылы җыры урын алган. Бу җырларын дискка да урнаштырган. Аларны Илшат Хәбибуллин башкара.
Гөлшат Солтангулова үзенең “Уйлар агышы “ китабын, Мидхәт Газыймов  “Зирекле тамырлары“ның 2 нче кисәген авторга бүләк иттеләр.
Якташларыбызның 2017  нче елда гына чыккан унга якын китабы район мәдәни тормышында күренекле  вакыйга булды.
Иҗади  уңышлар сезгә, каләмдәшләр.
 
Мидхәт Газыймов, 
Зирекле авылы

ӘТКӘЙ КҮЛМӘГЕ

Илебезгә фашист бәреп кергәч 
Кырык бернең җәйге көнендә, 
Әткәй белән ничек хушлашканын 
Искә ала әнкәй бүген дә.

Мин туасын белгәч, сөенгән дә, 
Табалмагач бүтән бүләген, 
Истәлеккә әти салып биргән 
Өстендәге киндер күлмәген.

Батырларча һәлак булды, диеп, 
Өч айдан соң хәбәр дә килгән. 
Гомере буе шушы кара кәгазь 
Әнкәемнең йөрәген телгән.

Әтиседәй батыр булсын диеп, 
Терәк булыр диеп иленә, 
Мин тугач та әби биләп куйган 
Әткәй күлмәгенең җиңенә.

Әнкәй сиңа мәңге туры калды, 
Үстерсә дә мине гел ятим. 
Җылы булды, әткәй, синең күлмәк; 
Үзем инде бүген дәү әти.

Унсигез яшь әле тулмаганда 
Ятып калдың окоп төбендә. 
Үлгәнеңә әни һич ышанмый, 
Көтә әле сине бүген дә...

Мәйдан" № 6, 2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013