Бүген Әдипләр: Риф Габасов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Прорзаиклар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
(1920-2005)
Ибраһим Абдуллинның иҗаты бай һәм күпкырлы: яши торгач, дүрт роман, унлап повесть, бик күп көлкеле һәм "җитди" хикәяләр, лирик новелла-нәсерләр, очерклар, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, утыздан артык җыр текстлары язып ташлаган. Әмма аның иң җигелеп эшләгән жанры - драматургия. Ибраһим ага каләменнән өч дистә чамасы күп актлы һәм илледән артык кече формадагы пьесалар шыткан.

"Аргамак" журналы, 1995, 10-11.

АБДУЛЛИН Ибраһим Әхмәт улы (20.9.1920 ел, Уфа губернасы Бәләбәй өязе Зирекле авылы, хәзерге Башкортстан Респ-касы Шаран р-ны), язучы, БАССРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1978). Башкорт телендә яза, А. кайбер әсәрләре татар телендә басыла. 1957 елда Мәскәүдә М.Горький ис. әдәбият ин-тын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-52 елларда "Совет Башкортостаны" газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1938 елда аның беренче "Көймәдә", "Вагонда" хикәяләре, "Ал яулык" пьесасы, "Гөлмәрфуга" (1953), "Розалар" (1957), "Йөрәк менән шаярмайзар" (1961) драмаларында тормыштагы кискен хәлләр күрсәтелә. "Баҗалар" (1952), "Ялкынһыз яна йөрәк" (1960), Тиле йәшлек" (1970) комедияләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләләренең актуаль сорауларына кагыла. Аның күп әсәрләре —"Йыр булып кайтырмын" (1970), "Карпатта таң ата" (1985) драмалары реаль фактларга нигезләнгән. А. пьесалары Татар акад. театрында да куелалар. "Хуш, Рим!" (1969) — совет һәм италия партизаннарының фашистларга каршы көрәше, "Кош юлыннан барам" (1983) — Киевта партизаннарның яшерен эшчәнлеге турында, "Чардакка ташланган хаттар" (1965), "Меңәр йыл йәшәй кедр" (1973) исемле хикәяләре Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында. 1996 елда Башкортстан Респ-сының Салават Юлаев ис. Дәүләт бүләге, 1 нче дәрәҗәле Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Татар энциклопедиясе



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013