Бүген Әдипләр: Прозаиклар
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Прозаиклар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Миргазиз Укмаси
Шамил Усманов
Шамил Усманов

(1898-1937)

Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы герое Шамил Хәйрулла улы Усманов 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлгә (Пенделки) авылында мөгаллим гаиләсендә туа. 1906 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең рөшди (урта) сыйныфын, аннары 1914 елда һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль революциясенә кадәр Акчуриннарның Сем-бер губернасындагы Гурьевка туку фабрикасында слесарь булып эшли. Революцион рухлы эшчеләр арасында кайнау яшь егетнең дөньяга карашына хәлиткеч йогынты ясый. 1917 елның мартында ул партия сафына баса һәм озакламый, партия оешмасының карары буенча, Сызрань тимер юл депосына эшкә күчеп, РСДРП (б) ның Сызрань комитетына член итеп сайлана. Шул елның җәендә Ш. Усманов гаскәри хезмәткә алына һәм Октябрь революциясен кулына корал тотып, революцион солдатларның алгы сафында басып каршылый, Октябрьнең беренче көннәреннән үк Идел буенда совет власте урнаштыру эшенә якыннан катнаша.
1917 елның ноябрендә Казан хәрби округы Ш. Усмановка фронтовик солдатлардан һәм Сызрань төбәге эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Сызрань партизаннарының беренче пулеметчылар отряды дип аталган һәм Ш. Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть 1918 елның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта Оренбургтагы татар-башкорт кызыл гвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм 1919 елның 22 январенда Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик поход вакытында Ш. Усманов, Интернационал легионның комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби начальник итеп таныта.
1919 елның мартында республика Хәрби-революцион советы Ш. Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шук ук елның октябрендә ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политик бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.
1920—1925 еллар арасында Ш. Усманов Төркстан фронты Хәрби-революцион советы члены, Татарстан республика Революцион комитеты секретаре, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.
1925 елның көзеннән 1926 елның августына кадәр Ш. Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, Ташкентка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальни гы булып хезмәт итә.
1927 елда Ш. Усманов хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм, өч елга якын Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе председателе һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.
Ш. Усманов — әдәбият мәйданына турыдан-туры гражданнар сугышы эченнән, совет власте өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән кызыл гаскәр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары сугышның иң кызган чорында—1919 елда языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.
1920 еллардан башлап Ш. Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Драма әсәрләре кебек, әдипнең хикәя һәм повестьлары да нигездә революция, гражданнар сугышы, совет власте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. «Ил кызы» (1923), «Краском мәхәббәте» (1923), «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Ай чыкканчы», «Зур түрә» (дүртесе дә 1927 елда язылган), «Идел буйлап» (1929), «Көчле мандат» (1929) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Әдипнең бер төркем хикәяләрендә («Эшче кызы Нина», 1922; «Фабрика анасы», 1926; «Таң», 1927; «Тиң түгелләр», 1927 һ. б.) революциягә кадәрге эшчеләр тормышы сурәтләнә, гади хезмәт кешеләренең гаделлеккә, бердәмлеккә омтылулары, төрле милләт эшчеләре арасында интернациональ дуслык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый баруы хакында сөйләнә.
Ш. Усманов 1923—1935 еллар арасында үзенең зур әсәре — «Легион юлы» («Тургай далаларында») исемле дилогиясе өстендә эшли. Реаль тарихи фактларга нигезләнгән бу повестенда автор төрле милләт вәкилләреннән оешкан интернациональ кызыл гаскәр легионының гражданнар сугышы чорында ак казакларга каршы алып барган героик көрәш юлын сурәтли һәм шул киеренке, драматик шартларда революцион массаның корыч ихтыяры, бердәмлеге формалашуын җанлы картиналар һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша күрсәтә.
Ш. Усмановның маҗара жанрында язылган һәм укучылар арасында популярлык казанып, заманында үзбәк һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән «Памирдан радио» (1925) исемле хыялый повесте да бар. Әсәрдә бер татар кызыл командирының Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшүе һәм, хыянәтче яласы аркасында Советлар иленнән китәргә мәҗбүр булып, Марокко җирләрендә колонизаторларга каршы баш күтәргән гарәп кабиләләренә юлбашчылык итүе һәм ахырда, туган иленә кайтып, хыянәтчеләрне фаш кылуы сурәтләнә.
Драматург буларак, Ш. Усманов 1932 елда үзенең җитлеккән сәхнә әсәрләреннән «Кичеккән фәрман» исемле пьесасын яза. Гражданнар сугышы чорында буржуаз милләтчеләрнең контрреволюцион эшләрен фаш итүгә багышланган бу пьеса, иң яхшы драма әсәрләренә уздырылган Бөтенсоюз конкурсында махсус билгеләнеп, рус телендә чыгарырга һәм театрларда куярга тәкъдим ителә. 1934—1935 елларда ул Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.
Ш. Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел — эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә егерменче-утызынчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота.
Ш. Усманов 1937 елның 3 декабрендә Казанда вафат була. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Повестьлар, хикәяләр, пьесалар. [А. Гумеров кереш сүзе] .— Казан: Таткитнәшр., 1958.—662 б., портр. рәсемле. 8000.
Сайланма әсәрләр: Повестьлар, хикәяләр, пьеса.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 504 б., портр., 9000.
Канлы көннәрдә: 3 пәрдәлек инкыйлабый пьеса.— Казан: Мәркәз мөселман хәрби һәйәт нәшере, 1919.—32 б.
Беренче адым: Пьеса 3 пәрдәдә. Татар фабрикасындагы эшчеләр тормышыннан февраль инкыйлабы алдында булган вакыйгалардан язылды.— Казан: Мәркәз мөселман һәйәте хозурындагы сәяси шөгъбәнең нәшере, 1920.—80 б.
Бай кызы: Пьеса 4 пәрдәдә.—Казан: Татпечать, 1923.—63 б. 2000. Шул ук.—Казан: Яңалиф, 1930.—42 б. 3000.
Ил кызы: Хикәя.— Казан: Яшь коммунистлар союзының Татарстан өлкә комитеты, 1923.—56 б.— (Яшьләр к-ханәсеннән 2-китап). 2000.
Кызыл байрак астында: Хикәя.—Казан: Татарстан матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1924.—79 б. 3000.
Шул ук: Хикәяләр.—М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.—128 б. 3000.
Шәмсетдин байның башыннан үткән гаҗәеп вакыйгаләрен тасвир иткән гыйбрәтле бер хикәядер: Көлке хикәя.—Казан: Татарстан матбугат һәм нәшр., комбинаты, 1924.—43 б. 5000.
Памирдан радио: Хыялдагы хикәя —М.: Нәшрият, 1926.—88 б. 7000.
Шул ук: Фантазия.—Казан: Яңалиф, 1928.— 115 б. 2000.
Шул ук: Фантастик хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 84 б., ил. 10000.
Бирегез тупны кире: [Хикәяләр җыентыгы].— М.: Нәшрият, 1927.— 36 б. 3000.
Гает корбаны: Гражданнар сугышы вакытында һәм Әптери агай хикәясе. Эшчеләр тормышыннан —Казан: Гажур, 1927.—19 б. 3000.
Югалган иман: [Хикәяләр төркеме].—Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1927.—47 б. 3000.
«Тигез түгелләр» һәм «Фабрик анасы»: (Балалар өчен хикәяләр).— Казан: Татарстан дәүл. нәшр. басмасы, 1927.— 15 б. (Балалар әдәбияты. Әдәбият бүлеге. № 11). 4000.
Таң: [Хикәя].—Казан: Яңалиф, 1928.—30 б. 5000.
Краском мәхәббәте һәм башка хикәяләр.—Казан: Яңалиф, 1928.—47 б. 5000.
Идел буйлап: (Хикәяләр җыентыгы).—Казан: Яңа китап, 1929.—32 б. 3000.
Шамил Госманов әсәрләре.— Казан: Татгосиздат, 1935.— 413 б. 5000.
Легион юлы: Тургай далаларында: (Повесть).—Казан: Татгосиздат, 1936.—2000 б. 10000.
Повестьлар һәм хикәяләр. [А. Яхин сүз башы б-н].— Казан: Таткитнәшр., 1978.—368 б., портр. 15000.
Рассказы/Пер. с татар. Г. Шариповой. [Вступит. статья. И. Бороздина].— М.—Л.: Госиздат, 1930.—144 с. (Творчество народов СССР). 4000.
Страна родная. (Рупор): Пьеса в 6 карт. Пер. с татар, автора. Пьеса рекомендована к постановке жюри первого Всесоюзного конкурса на лучшие пьесы.—М.: Центр. бюро по распростр. драм. продукции, 1935.— 47 с. 1150.
Запоздалый приказ: («Страна родная»): Пьеса в 7эпизодах.— М.: Худож. лит., 1936.—115 с. 3000.
Путь легиона: Повесть. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1970.— 288 с., портр. 15000.
То же: Повести и рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.— 387 с. 150000. Рец.: Сибгатуллин И. Путем легенды.— Комсомолец Татарии, 1970, 16 окт.; Чистовский О. Слово комнссара.— Сов. Татария, 1970, 25 авг.
Радио с Памира: Рассказы/Пер. Г. Гуляма — Баку: Узнашр., 1931.—74 с.— На азерб. яз.
Радио с Памира: [Рассказы/Пер. с татар. А. Уразаева. Ил. А. Назирова].— Ташкент: «Еш гвардия», 1960.—128 с. ил. 30 000.—На узбек. яз.
В тургайских степях: [Повести и рассказы/Пер. Е. Мырзахметова].— Алма-Ата: Жазушы, 1972.—320 с. 28000.—На казах. яз.

Аның турында

Усманов Ш. Беренче адым.—Казан утлары, 1978, № 12, 132—137 б. Сагайдак А. Шамил Усманов.—Татарстан коммунисты, 1966, № 11, 54—57 б. У см а н ов а-С а г а й д ак А. Минем әтием.— Азат хатын, 1973, Дро 12, 16 б. Яхин А. Шамил Усманов драматургиясе. Казан, 1959. 30 б. 300. (Татарстан дәүләт музее). Яхин А. Шамил Усманов. 1898—1938: Ш. Усмановның тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында докум. очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—40 б. 5000. Яхин А Горькийның Ш. Усмановка хаты.— Сов. әдәбияты, 1964, № 10„ 149—150 б. Гыйззәтуллин И. Шамил Усманов -— комиссар.— Казан утлары, 1968> № 12, 106—112 б. Яхин А. Революция солдаты.— Казан утлары, 1968, № 12, 104—105 б. К а ш ш а ф Г. Революция солдаты.— Казан утлары, 1973, № 9, 130—133 б. Маннурова М. Шамил Усманов әсәрләрендә интернационализм идеяләренең чагылышы.— Казан утлары, 1978, № 12, 129—132 б. Шамил Усмановның тууына 80 ел.— Ялкын, 1978, № 12, 24—25 б. Яхин А. «Пуля тизлегенә ияләшкән каләм».— Казан утлары, 1978, №12» 125—128 б. Әдһәмова Г. Ш. Усмановның «Гает корбаны» хикәясен өйрәнүгә карата кайбер киңәшләр.— Сов. мәктәбе, 1981, № 2, 32—34 б. Сагайдак А. Глазами памяти: Докум. повесть/Лит. обработка С. Б. Радзиевской.—Казан: Таткнигоиздат, 1982.—120 с., ил. 15000. Сагайдак А. Усманов Шамиль Хайруллович.— Коммунист Татарии» 1966, № 11, с. 54—57. Воздвиженский В. Героика века: К 70-летию татар. писателя Ш. Усманова.— Сов. Татария, 1968, 22 дек. Боец и летописец революции: К 80-летию Ш. Усманова. Статьи.— Сов. Татария, 1978, 24 дек. Маннурова М. Комиссар красного легиона.— Комсомолец Татарии» 1978, 24 дек. Мусин Ф. Революцией призванный.— Коммунист Татарии, 1978, № 12, с. 42—47.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018