Бүген Әдипләр: Прозаиклар
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Прозаиклар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гурий Тавлин
Афзал Таһиров
Таһир Таһиров
Җәвад Тәрҗеманов
ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
Кояш Тимбикова
Адлер Тимергалин
<Кәрим Тинчурин
Фәрид Төхбәтуллин
Рафаил Төхфәтуллин
Фазыл Туйкин
Идрис Туктаров
Равил Тумашев
Рафаил Төхфәтуллин

(1924-1994)

Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 январенда Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Кенәр мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлагач, Донбасска китеп, Горловка шәһәрендә ФЗӨ мәктәбендә укый, аннары берникадәр вакыт шахтада забойщик булып эшли. 1941 елның октябрендә эвакуация белән туган якларына кайта һәм унынчы класста укуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта, кыска сроклы курсларга йөреп, тракторчы профессиясен үзләштерә. 1942 елның августында Р. Төхфәтуллин армиягә алына һәм, алты ай чамасы хәрби училищеда хәзерлек курсы үткәннән соң фронтка җибәрелә. Башта — пулеметчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениесе командиры сыйфатында, ул Брянск, Орша һәм Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. 1945 елның январенда армия хезмәтеннән азат ителеп, Р. Төхфәтуллин туган авылына кайта. Шул вакыттан алып 1957 елның көзенә кадәр ул Яңа Кенәрдә чыга торган «Кызыл юл» район газетасында җаваплы секретарь булып эшли. 1957—1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1959 елның июненнән ул — профессиональ язучылык хезмәтендә.
Р. Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. 1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасында «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Шул вакыттан бирле узган өч дистә ел эчендә әдип берничә пьеса, җиде повесть, йөздән артык хикәя һәм очерк иҗат итә, рус һәм татар телләрендә егерме җиде китап бастырып чыгара.
Язучының күпчелек әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Аларда шул кырыс чорга хас реаль чынбарлык һәм кеше язмышлары тасвирлана, хезмәткә, җиргә, яшәү шартларына мөнәсәбәттә совет авылы кешеләренең тормышчан, тулы канлы образлары, кызыклы, үзенчәлекле характерлары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Әдипнең авыл темасын яктырткан күп кенә хикәяләре («Җәйге челләдә», 1954; «Елга аръягындагы йорт», 1956; «Күләгә», 1955 һ. б.) һәм бигрәк тә «Авылдашым Нәби» (1957), «Йолдызым» (1962) «Тамчылар ни сөйли» (1964) кебек повестьлары илленче-алтмышынчы еллар татар совет прозасының алга таба үсүен, камилләшүен күрсәткән, тормыш материалын сәнгатьчә анализлауда татар прозасына яңа төсмерләр, сыйфат үзгәрешләре алып килгән әсәрләр буларак бәяләнә.
1959 елда Р. Төхфәтуллин нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күчеп килә. Нефтьчеләр, төзүчеләр арасында яшәү, алар белән даими аралашу язучының иҗади офыкларын тагы да киңәйтеп җибәрә: авылны, авыл кешеләрен сурәтләү белән бергә, аның әсәрләренә эшчеләр тормышы темасы, төрле профессия, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган әхлак темалары килеп керә. «Тегермән буасы» (1966), «Давыл чәчәге» (1968), «Бәр барабанны!» (1970), «Бөтнек үләне исе» (1972), «Үзгөлем» (1973), «Кар күзе» (1976) кебек хикәяләр, нефтьчеләр тормышы һәм хезмәте турындагы «Агымсу» (1967), истәлекләр характерында язылган «Җиләкле аланнар» (1969), «Китә казлар» (1976), «Акбүз ат» (1979) исемле Повестьлар — шуның ачык мисаллары.
Рус теленнән тыш, Р. Төхфәтуллинның аерым әсәрләре күмәк җыентыкларда казакъ, үзбәк, каракалпак, чуваш, башкорт, телләрендә, ә «Җиләкле яланнар» исемле повесте чит илләр өчен чыгарыла торган «Советская литература» («Совет әдәбияты») журналының 1974 елгы санында инглиз, француз, немец, испан, поляк һәм чех телләрендә басыла.
1982—1983 елларда Татарстан китап нәшриятында әдипнең ике томлык «Сайланма әсәрләр» җыелмасы дөнья күрде.
Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р. Төхфәтуллин 1974 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде, ә 1984 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Р. Төхфәтуллин—1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. Ике томда.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—1983. Т. 1. Хикәяләр, повестьлар. 1982. 400 б., портр. 15 000. Т. 2. Повестьлар. 1983. 392 б. 15000.
Таныш гөрелте: [Хикәяләр].— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—71 б. 50001 Рец.: Хөсни Ф. Тормыштагыча булсын! (Язучы Рафаил Төхфәтул- линга ачык хат).— Кит.: Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? Казан 1974, 202—207 б.
Авылым хикәяләре.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—220 б. 7000.
Алтын куллар: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—30 б. 12000. Рец.: Шакир С — Сов. мәктәбе, 1960, № 9, 61—62 б.
Алмагачлы юл: [Хикәяләр, нәсерләр].— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 80 б. 8000.
Йолдызым: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—264 б. 15000. Рец.: Миңнеголов X.—Сов. әдәбияты, 1962, № 7, 143—146 б.; Рябков Г. Замандашларыбыз турында.— Соц. Татарстан, 1966, 21 апр.
Тамчылар ни сөйли: Повесть-поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1965.—240 б, 11 000. Рец.: Рябков Г. Көмеш тамчылар.— Соц. Татарстан, 1965, 11 дек.
Еллар авазы: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—254 б., портр. 13000. Рец.: Гыйззәтуллин Н.— Соц. Татарстан, 1966, 5 июль.
Алтын канатлы кош: Хикәя—Казан: Таткитнәшр., 1967.—18 б., ил. 2500.
Агымсу: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—203 б. 14000.
Кыңгырау чәчәк: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—136 б. 12000.
Давыл чәчәге: [Новелла].— Казан: Таткитнәшр., 1970.—19 б., ил. 50000,
Ничек дәү үсәргә? — Казан: Таткитнәшр., 1970.—14 б., ил. 27000.
Җиләкле аланнар: Истәлек-хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—64 5. 8000.
Хикәяләр һәм повестьлар. [Ф. Миңнуллин кереш сүзе б-н].— Казан: Тат. китнәшр., 1973.—398 б., портр. 11 000. Рец.: Хатипов Ф. Рафаил Төхфәтуллин повестьлары.— Казан утлары, 1974, № 11, 175—180 б.
Акбүз ат: Хикәяләр. Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—184 б. 13000. Рец.: Кашапов Г. Акбүз ат һәм бөтнек исләре.— Соц. Татарстан» 1977, 27 авг.
Ике повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—224 б. 14000. В летний зной: Рассказы /Пер. с татар. В. Лукашевича.— М.: Мол. гвардия, 1957.—48 с. 15000.
Рассказы моей деревни.—М.: Сов. писатель, 1960.—222 с. 15000. Рец.: Мустафин Р. Приметы времени.— Дружба народов, 1960, № 2, с. 248— 250.
Сочинение/Авториз. пер. X. Хусаиновой.— М.: Госполитиздат, 1961.— 20 с., ил. 50 000.
Звезда моя: Повесть /Авториз. пер. с татар. И. Гиззатуллина.— М.: Со-ветский писатель, 1963.—170 с., портр. 30000. Рец.: Ахунов Г. Ее звезда.—Дружба народов, 1961, № 8, с. 252— 253; Винокуров И. Правда жизни.—Сов. Татария, 1965, 10 окп Мустафин Р. 0 точке, поставленной вовремя.— Сов. Татария, 1962, 25 июля.
Синие колокольчики: Рассказы. Пер. с татар.—М.: Сов. Россия, 1971.— 59 с., ил. 50 000.
Чудесная птица: Рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1971.—48 с., ял. 200 000.
Ягодные поляны: Повести и рассказы.— М.: Современник, 1973.—149 с. 60000.
Звезда моя: Повести.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.—288 с. 100000.
Как вырасти большим /Пер. Г. Каримовой. [Рис. М. Петрова].— М.: Малыш, 1974.—22 с. 200 000.

Аның турында

Сверигин Р. Хәзерге татар совет прозасының кайбер әдәби-стиль үзенчәлекләре турында.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. Казан пед. ин-ты гыйльми язмалары, 1974, чыг. 133, 51—78 б.
Миңнуллин Ф. Туган җир җылысы: Эскизлар.— Кит.: Миңнуллин Ф. Якты юллар. Казан, 1975, 40—64 б.; шул ук мәкалә — Казан утлары, 1969, № 8, 166—177 б.
Бикчурин Ш. Әдәбият бакчасы: Р. Төхфәтуллинга 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1974, 3 янв.
Миңнуллин Ф. Үзенчәлекле талант.— Сов. мәктәбе, 1974, № 12, 14 б.
Ахунов Г. Фидакарьлек.— Соц. Татарстан, 1983, 31 дек.
Мустафин Р. Лирическая струя.— В кн.: Мустафин Р. Образ времени. Казань, 1981, с. 94—101. Миннуллин Ф. Своей дорогой: К 50-летию Р. Тухватуллина.—Сов. Татария, 1974, 13 янв.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018