Бүген Әдипләр: Прорзаиклар
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Прорзаиклар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский
4 июльдә Акмәчетнең Хошкельди кырымтатар бистәсе зиратында язучы Рустем Муединның кабер ташын ачу чарасы узды. Чарада кырымтатар язучылары, мәрхүмнең якыннары катнашты.
Әгәр исән булса, Рустем Муедин 6 июльдә 95 еллыгын котлар иде. Ул 93 яшендә 2012 елда вафат итте. Кабер ташын аның якыннары шул 95 еллыгына туры китереп, язучылар белән бергә ачтылар.
Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл без бүген язучыбыз Рустем Муединны монда жыелып искә алабыз диде.
"Рустем Муедин халкыбызның шанлы улларыннан берсе. Намуслы, тугрылыкны яраткан, ватанпәрвар, язган әсәрләре дә, үзе дә халыкны, ватанны кайгырткан бер язучы иде. Ул "Агъыр такъдирлер" (Авыр язмышлар) романын да язып өлгерде, аны театрыбыз сәхнәләштергән иде. Ул туган телебезгә, мәдәниятәбезгә багышлап язган бик күп макаләләрнең да авторы булды. Аның бу мәкаләләре дә аерым китап булып чыгарылган иде", диде.
Язучының кызы Фәүзия апа "әтием бөтен гомере буе милләтебезне уйлап яшәде. Без Үзбәкстанда яшәгәндә дә, әтием без Ватаныбызга кайтачакбыз дигән өмет белән яши иде. Кырымда инде ул гомеренең соңгы минутына кадәр халкыма хәзмәт итәм дип йөгереп йөри иде, ләкин көтелмәгәндә авырып китеп өч айда бу дөньяны куйды, диде.
Рустем Муедин 1919 елда Акмәчеттә туа. Танылган кырымтатар шәхесләре – язучы, 2011 елда Лондонда вафат иткән Дженгиз Дагджы, профессорлар Якуп Бекиров, Джавид Кудусов белән бер мәктәптә укый.
1930 елларда аңа тел һәм әдәбият укытучысы Умер Дерменджи, шагыйрь Ибраим Бахшыш алып барган әдәбият түгәрәгендә әдәбиятта беренче адымнарын ясарга ярдәм итәләр. 1937 елда Кырымда чыккан "Яшь ленинчылар" газетында аның "Рустемнең җинаятьчелеге" исемле хикәясе, соңрак шигырьләре басылып чыга, әсәрләре радиода яңгырый.
1957 елда Ташкентта кырымтатар телендә чыга башлаган "Ленин байрагъы" газетында аның язмалары күренә башлый. Аның "Сүнгән йолдызлар" пьесалар җыентыгы 1992, 1994 елларда Нью-Йоркта Кырым фонды тарафыннан нәшер ителә. 1995 елда Акмәчеттә аның "Ана кайгысы" китабы чыга. 1993 елда ул Украина язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. Рустем Муедин милли рухлы кырымтатар гаиләсендә туып үсә. Аның абыйсы Мемет Севдияр (Муедин) сугыш елларында алманнарга каршы сугышып гомерен АКШта дәвам итә, кырымтатарларны ватаннарына кайтару хәрәкәтендә АКШта эшчәнлек алып бара, шигырьләр, мәкаләләр яза. Ул "Этюды об этногенезе крымских татар" исемле зүр күләмле китапның да авторы була. Бу китапны ул АКШта рус телендә чыгара. Рустем һәм Мемет Муедин бер гаиләдә туып-үсеп гөмер буе туган халкына хезмәт иттеләр. Мемет Севдиярнең АКШта яшәве, кырымтатарларның хокукларын торгызу өчен көрәшүе СССРда яшәгән энесе Рустем Муединга төрле органнар тарафыннан басым өчен сәбәп булды. Бу сәбәптән Рустем Муедин алдында Үзбәкстанда төрле ишекләр ябылган иде. Тик Кырымга кайткач ул "Кырым" исемле кырымтатар газетында берара эшкә урнаша, иҗатын дәвам итә.
Язучы 2012 елның 25 гыйнварында авырудан вафат булды.

Дилявер Oсман,
www.Azatliq.org 05.07.2014

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018