Бүген Әдипләр: Прозаиклар
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Прозаиклар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кави Латыйп
Флүс Латыйфи
Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.
1969—1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986— 1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.
Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Л. Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган. Ләбиб Лерон — Татарст
ан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул — 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Яңгырның ял көне: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 20 б.— 25 000.
Транзистор үч ала: Шаян хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 64 б.— 27000.
Күрше тавыгы: Эпиграммалар, пародияләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.— 120 б.— 15000.
Тәгәрмәчле чана: Әкиятләр, мәзәкләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 95 б.— 50 000.
Сине генә сөям: Лирик һәм публицистик шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 176 б.— 3000.
Таһир маҗаралары: Комикслар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 20 б.
Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, пьесалар.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004.— 303 б.— 3000.

Библиография

Гәрәй Рәхим. Яшь әдип —яшь Ләбиб турында//Казан утлары.— 1988.— № 7.— 171 б. ӘгъләмовМ. Шагыйрьнең Яңа ел күчтәнәче // Яшь ленинчы. __ 1989.— 18 гыйнв. Хөснияр 3. Яңгыр кайчан ял итә? // Ялкын.— 1989.— № 5. Мингалим Р. Энем әйтсә—әйтә ул!//Казан утлары.— 1989.— № 9.— 178 б. Кыямов И. «Акылга утыртучы» китап // Яшь ленинчы.— 1989.— 18 окт. Кәрим К. Кем тавыгы?//Татарстан яшьләре.— 1990.— 27 нояб. Мингалим Р. Ник туган? («Сине генә сөям» китабына кереш сүз.) — 1997. Гыйззәтуллин Р. Күңелләрнең биш тәлгәше//Мәдәни җомга.— 1999.— 28 май. И.Солтан. Тәмләп хыялланыгыз... // Сабантуй.—2000.— 4 авг.

Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турыңда фикерләр

Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы, үз өлкәсе бар. Ул — юмор-сатира. Яшь язучының бу өлкәдәге эзләнүләре һәм шиксез уңышлары аны профессиональ сыйфаттагы әдәбиятка сукмак салучы яшь әдип дип атарга мөмкинлек бирә.
Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыга-ручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү. Икенче төрле әйткәндә, аның юморы тупас хахылдау булмыйча, зыялыларча, тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора.
Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Ул шигырьдә әтәчләнми, чәчрәп кычкырмый, бер стакан суда тайфун уйнатмый.
Л. Леронның юморны аерыбрак яратуы аның юмористик әсәрләрне проза белән сынап каравыннан да күренә. Аның оста сюжетлы, нечкә кинаяле, культуралы телле кечкенә проза әсәрләре игътибарны үзенә җәлеп итә.

Гәрәй Рәхим, шагыйрь. 1988

Соңгы елларда төрле жанрларда шактый яңа исемнәр танылуы аеруча сөендерә. Ләбиб Лерон да — профессиональ дәрәҗәсе өлгереп җиткән сәләтле язучы, шигырьдә, прозада бердәй иркен йөзә. Әсәрләренә терелек, табигый лек, камиллек биреп торган хасият — юмор, сатира. Әсәрнең җаны, бала күңеленә ачкыч ул. Монда табыш — кыскалык гарантиясе, калганы укучы күңелендә дәвам итә, аның тормышка мөнәсәбәтен билгеләшә.
Ләбиб иҗатындагы төрлелек сәләтенең колачын күрсәтеп тора. Актив эшли ул, шигырьләр, хикәяләр белән бергә, замана әкиятләре тудырды, пародияләре белән дә танылып өлгерде. Курчак театрына да, миниатюралар театрына да җитешә, язучы үз стихиясендә әнә шулай иркен ачылырга тиеш.

Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1989

Ләбиб татар балалар әдәбиятына да, балалар күңеленә дә өстәмә байлык булып урнашырлык шигырьләр таба ала. Табышын балаларча җитез хәрәкәтләр, тиз үзгәрешләр аша уздырып, укучы күңелен үзенә ияртә. Аның вакыйгаларына биреләсең дә шомалык һәм ритм турында онытасың, бары укыйсы гына килә. Хикмәт үзгәрештә, вакыйгаларда һәм хәрәкәттә генә дә түгел — Ләбиб сәнгатьчә тәэсир итүнең күптөрле алымнарын сиземләп яза, шуның белән безне үзенең тагын да зуррак мөмкинлекләре барына ышандыра. Ләбиб Лерон балаларны уйлата, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла.

Рөстәм Мингалим, шагыйрь. 1989

Ләбиб Лерон инде җитди язучы һәм аның язмышы әдәбият белән, халык язмышы белән гомергә бәйләнгән.
Беренчедән, ул — үткен күзле яшь каләм. Әдәбият язмышы белән ул ныклап кызыксына, укый, һәм мәкаләләре, һәм шигырьләре, һәм пародияләре белән бүгенге мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерә, ягъни ул актив, оператив язучы. Икенчедән, Ләбиб — балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Ул балалар өчен туктаусыз иҗат итә. Чөнки ул — тумыштан ук балалар язучысы. Өченчедән, Ләбиб ул — миһербан иясе, кече күңелле кеше, әдәбиятны, кайберәүләр кебек, мин-минлек күрсәтү мәйданы итеп түгел, җигелеп, авыр йөк тартыр өчен сайлаган егет. Боларның барысы да — Ләбибнең өлгергән язучы икәненә дәлил.

Рабит Батулла, язучы. 1989

Ләбиб һәр жанрда да үзен иркен хис итә. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла...

Зөлфәт, шагыйрь. 1989
Ләбиб Лерон

Космонавт булам дигәндә генә...

...Әнинең карынында чакта ук «космонавт» сүзен еш ишеткәнмендер, күрәсең... Шулай булмаса, тәпи атлап китүемә һәм телем ачылуга күп тә үтмәстән: «Мин үскәч космонавт булачакмын!» — дип, шәрран ярып кычкырмас идем... Дөрес, кычкыруын алай ук кычкырмадым шикелле... Мәгәр, «Хыял» дигән «шигырь» язуым һәм аны «Яшь ленинчы» гәзитенә юллавым хак:
Минем уемда бары тик
Космонавт булу теләге.
Космоска очу өчен дә бит Укырга кирәк әле...

Сигезьюллык бу «шигыремә» үз битендә урын биреп, «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе дә сизмәстән, төзәтеп булмаслык зур бер хата ясады, минемчә: шаулап чәчәк аткан Совет иле Лемон Леронов дигән мәшһүр космонавтын югалтты. Ә бит югыйсә мин бөтен яктан да килгән идем: чана-чаңгыда шуа беләм, ике метр биеклектәге ярдан курыкмыйча суга чума алам. Чапайча йөзә алам, түмгәккә эләкмичә дә вилсәпидтән мәтәлә алам... Җитмәсә исем-фамилиямдә татарлыкның эзе дә юк: Лемон Леронов! Иван Миронов кебегрәк яңгырый, шулай бит?! Билләһи дип әйтәм, минем исем-фамилиямне ишетсә, Хрущев бабай үзе этеп менгезә иде мине галәмгә. Әле бер-ике ай күктән төшермичә дә торыр иде... Булмады... Кызганыч. «Яшь ленинчы» комачаулады... Мине космонавт булу хыялыннан биздереп, язу-сызу дөньясына тартып-тортеп кертте. Үпкәм юк тагы үзенә. Хәер, оялмыйча ничек үпкә саклыйсың ди инде аңа!..
Синең көл яки нарат күркәсе җыю, фермадагы бозауларга шефлык итү, үтил җыючы агайга сөяк-санак, кәгазь-чүпрәк тапшырып кабарткыч алу, кош оясы ясау, куян үстерү, борчак басуына кергән казларны куу турында көн саен язып-җибәреп торган озын-озын хәбәрләреңне, ике җөмләгә генә калдырып, гәзит битенә чәпәп торсыннар, ә син үпкәләп тор, имеш:! Әле бит шуның өстәвенә бер-ике сүзе генә үзеңнеке булган шигырьләрең дә ара-тирә басылгалый.
Дус-ишләр (кызларны әйтмим дә инде!) каршында дәрәҗә ничек үскәнен шигырь язып караган, аны гәзит битендә күрү бәхетенә ирешкән егет генә беләдер... Бөтен мәктәпкә «шагыйрь!» дигән даның таралган чакта, синең космонавт булам дип коры хыялланып йөрүең — чүп кенә!
Шулай итеп, галәмгә очу теләге сүнде. Аның каравы күңелдә икенче хыял кабынды. Һәм бу хыял мине Казан университетына — журналистика бүлегенә алып килде...
2000
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018