Бүген Әдипләр: Прорзаиклар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Прорзаиклар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Газиз Иделле
Рахман Ильяс
Габдрахман Ильяси
Җәүдәт Ильясов
Вахит Имамов
Нәкый Исәнбәт
Вәдим Исламетдин
Хисаметдин Исмәгыйлев
Ләбибә Ихсанова
Риза Ишморат
Рәйсә Ишморатова
Рәисә Ишморатова

(1917-1997)

Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмәткәр, тегермәнче гаиләсендә туган. Җидееллык мәктәп Һәм Чистай шәһәрендәге рабфакны тәмамлагач, бераз вакыт Арча (хәзерге Биектау) районы Коркачык авылы тегермәнендә әтисе янында эшли, аннары Мәскәү Азык-төлек институты каршындагы бер еллык курсларга укырга җибәрелә. 1937 елда курсларны тәмамлап кайткач, Казан тегермәннәр трестында лаборант булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Рәисә Ишморатова Арчага әти-әниләре янына кайта һәм Арчада ачылган эвакгоспитальгә сестра-хозяйка булып урнаша. 1942 елда аны Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) системасына эшкә алып, 1943 елда фронт якларына җибәрәләр. Ул 1945 елга кадәр Украина ССРның Винница шәһәрендә Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында оператив эшләрдә эшли. Казанга кайткач та, 1946 елның сентябреннән 1949 елга хәтле, шушы системадагы эшен дәвам иттерә. 1952 елдан бирле Р. Ишморатова әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә. Ул— 1945 елдан КПСС члены.
Р. Ишморатова үзенең беренче пьесасын 1952 елда яза. «Бай кияү» исемле кечкенә формадагы бу беренче тәҗрибә драматургларда һәм сәхнә әһелләрендә кызыксыну уята: шул еллардагы һәвәскәр коллективлар гына түгел, Әлмәттәге профессиональ театр да аны үз сәхнәсенә менгерә.
Беренче уңыштан канатланып китеп, яшь драматург тагын да берничә кечкенә күләмле пьеса яза: «Омтылыш», «Директор хатыны», «Фирая», «Куркыныч авыру», «Өйрәнелгән гадәт буенча», «Туганнар» һ. б. Бу пьесалар да Татарстан һәм Башкортстан һәвәскәр драма түгәрәкләрендә яратып уйналалар, аларны тамашачы да җылы каршы ала.
1955 елда студент яшьләр тормышыннан алып язылган дүрт пәрдәле «Тормыш юлында» драмасы авторның иҗаттагы потенциаль мөмкинлекләрен тагы да ачыграк күрсәтә. Драма Татарстан республика күчмә театры сәхнәсендә уңыш белән бара, аннары Башкортстан дәүләт академия театры, Аур-газы, Салават Күчмә театрлары, Чуваш, Мари театрлары репертуарларына кертелә, ә 1956 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.
Рәисә Ишморатованың барлык әсәрләрендә диярлек, төп тема буларак, яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр һәм аларның тормышка карашлары чагылдырыла.
1965 елны Минзәлә колхоз-совхоз театрында «Әйтер идем йөрәк серемне» исемле комедиясе куелып, берничә сезон уңышлы уйналып килә. 1969 елны Республика күчмә театры, комсомолның 50 еллыгына багышлап, мәктәп, укучы-укытучылар тормышын чагылдырган «Яшьлек канат җәйгәндә» исемле пьесасын сәхнәләштерә.
Р. Ишморатова үзенең тамашачылары белән еш очраша, тормышның төрле катламнарын өйрәнә. Шуларның нәтиҗәсе буларак, ул җитмешенче елларда яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсенә багышланган «Милиция лейтенанты» (1972) һәм «Язмышлар» (1978) исемле ике кисәктән торган повесть язды. Автор бүгенге тормышыбызның төрле якларын яктырткан хикәя һәм очерклары белән дә билгеле.
Р. Ишморатова—1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013