Бүген Әдипләр: Прозаиклар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Прозаиклар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айсу Эринч
Салават Юзеев
Миргазиян Юныс
Рәшит Юнысов
Дамир Юрашлы
Рәйсә ЮСУПОВА
Гөлнур Якупова
<Фәнис Яруллин
Марс Яһүдин
Эсфир Яһудин
Закир Һади
Закир Һади

(1863—1933)

1

Закир Һади Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкорт станның Шаран районы) Ярәмкәй исемле татар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Атасы игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнә, балалар укыта. Улына башлангыч белем бирә. Унике-унөч яшьләрендә Закирны Тымытык мәдрәсәсенә җибәрәләр. Анда булачак язучы ун ел укый. Шәкертләрнең авыр тормышы аның күңелендә тирән ризасызлык уята. 3. Һади үз исәрләрендә бу темага зур урын бирә. Бу елларда аның күңелендә якты истәлек булып калган кешеләрнең берсе — Хөснелгата Муратаев. Ул заманына күрә киң белемле һәм ачык фикерле хәлфә була. Шәкерткә аның белем алуны һәр җирдә һәм һәрвакыт дәвам итәргә кирәк дигән киңәшләре аеруча нык тәэсир итә.
Тымытык мәдрәсәсен тәмамлагач, 3. Һади бәхет эзләп Нижний Новгород) шәһәренә килә, бер байның тире-күн эшкәртү остаханәсенә урнаша. Әмма Касыйм (Касимово) шәһәрендә яңа ысуллы мәдрәсә ачылуын ишетеп, шунда юнәлә. Анда беркадәр укыгач, ул, Касыйм шәһәреннән ерак түгел Татар Бай авылында яңа ысуллы мөгаллимнәр хәзерли торган курсларны уңышлы тәмамлап, янәшәдәге Мулта авылына мөгаллим булып урнаша.

2

Язучының иҗат эшчәнлеге яңа гасырның беренче елларына туры килә. 1903 елда 3. Һади «Бәхетле кыз» исемле беренче хикәясен яза. Аның «Бәхетсез кыз», «Официант», «Хәер дога», «Мәгъсүм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителә. Башка мәгърифәтче язучылар кебек, Закир Һади да иҗатының башлангыч чорында тезмә һәм чәчмә әсәрләр яза. «Закир әл-һади, әл-Гафури кебек берничә шагыйрьләремезнең күзгә күренми вә хәтта барлыгы беленми торуга сәбәб — гәзитәләремезнең юклыгы иде»,— диелә «Вакыт» газетасында. Шагыйрьнең байтак тезмә әсәрләре («Каләм хакында» шигыре һ. б.) «Вакыт», «Казан мөхбире», «Йолдыз» газеталарында басыла.
1905 елгы Россиядәге халык революциясен язучы Одесса шәһәрендә каршылый. Монда ул мәгърифәт эшчәнлеге белән шөгыльләнә, рус интеллигенциясе вәкилләре белән аралаша. Җиңелүле тәмамланган рус-япон сугышы, броненосец «Потемкин»дагы революцион матрослар күтәрелеше, шәһәрдә рус карагруһчылары оештырган еврей погромнары 3. Һадиның иҗтимагый-политик карашларын үстереп, әсәрләрендә тәнкыйди юнәлешне көчәйтеп җибәрә. Истәлекләргә караганда, Одессада УЛ рус-япон сугышы вакыйгалары турында зур поэма һәм еврей погромнары хакында повесть язган.
1906 елда 3. Һади үзе укыткан Мулта авылына кайта, 1907—1911 елларда туган якларында булып килгәли. Әсәрләрен бастыру нияте белән 1908 елда Казанда берничә ай яши. Монда ул Ф. Әмирхан, Г. Тукай кебек демократ язучылар белән якыннан таныша. Шул елларда язылган «Яңа әсхабе кәһәф» һәм «Җиһанша хәзрәт» повестьларын бастырып чыгара, Г. Тукай язучының Одессада язган, революциянең кайнар сулышы бәреп торган әсәрләрен чыгарырга булышып карый, әмма, бу тырышлык тиешле нәтиҗә бирми. Одессада язылган әсәрләр, кулдан кулга йөреп, юкка чыга. Аларның әле хәзер дә табылганнары юк.
3. Һадиның «Мәгъсүм» повестеннан алынган өзекне Г. Тукай үзе төзегән уку китабына кертә. Ф. Әмирхан да 3. Һадиның «Җиһанша хәзрәт» повестен югары бәяли 2. Г. Ибраһимов-әдип исемен М. Гафури, Г. Тукай, М. Укмаси, Ф. Кәримп, 3. Ярмәкнләр белән янәшә атый, аның әсәрләрен үзе төзепж «Яңа әдәбият» хрестоматиясенә кертә.
1908 елдан соң Закир Һадиның иҗат активлыгы сүрелә, ул әдәби эшчәнлектән читләшә бара.
1914—1918 елларда 3. Һади Харьков шәһәрендә балалар укыта. 1918 елда туган, ягына кайта, 1919—1920 елларда Бурсык авылында укытучы булып эшли. 1921 —1922 елларда, яшьлек эзләре буйлап, Касыйм ягына килә, шәһәрдән биш чакрымдагы Бнмсала авылында төпләнеп кала, калган гомерен мәгърифәт эшенә багышлый. Әдип 1933 елда вафат була, Бнмсала авылы зиратына җирләнә.
3. Һади әсәрләре XX йөз башында ук аерым китап булып: басыла, шәкертләр өчен әзерләнгән дәреслек-хрестоматияләргә кертелә. Совет чорында әдипнең әсәрләре берничә китап рәвешендә чыга5. Язучының тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә Г. Сәгъди, М, Гайнуллпн кебек әдәбият галимнәре зур өлеш керттеләр. А. Сайганов, И. Нуруллин монографияләрендә, Г. Халит, Ф. Мусин, С. Хафизов һ. б. мәкаләләрендә дә 3. Һади әсәрләренә тиешле бәя бирелә, кызыклы күзәтүләр ясала.

3

3. Һади иҗаты XIX йөз прозасын яңа гасыр әдәбияты беләв бәйләп торучы күперчек сыман. Әсәрләрендә татар әдәбиятының критик реализм этабына хас мөһим үзенчәлекләр күренгәләсә дә, аның иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик позициясе,, аерым алганда әдәбиятның төп бурычын аңлавы, К. Насыйри, M. Акъегет, Г. Илъяси, 3. Бигиев, Р. Фәхретдшюв карашларыннан әллә ни аерылмый. Шуңа күрә, әсәрләре башлыча 1903— ]908 елларда язылуга карамастан, 3. Һади иҗаты, татар мәгърифәтчелек прозасының җитлеккән бер үрнәге буларак, XIX йөз әдәбияты ирешкән казанышларның берсе дип саналырга хаклы.
3. Һадиның күпчелек әсәрләре шул чор авыл тормышын, төрле катлау кешеләренең гомер сөрешен, хатын-кызларның аяныч хәлен, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен, шәкерт, мөгаллим, мулла-мөәзии тормышын сурәтләүгә багышлана. Бу яктан караганда, әдип моңа чаклы шактый тәфсилле чагылдырылган тематиканы дәвам итә. Шуның белән бергә, автор тормыш күренешләрен тулырак тасвирлый, үз чорының типик геройларын истә калырлык итеп сурәтли.
Язучының әдәби-эстетик позициясе «Бәхетле кыз» һәм «Бәхетсез кыз» әсәрләрендә үк ачык билгеләнә. Беренче хикәясе нинди максат белән язылуын автор болай аңлата: «Ошбу сала тереклегеннән алынган әхваләт, хикәят, мәкаләттән гыйбарәт улан китабымнан да бәгъзе адәмнәр, бәлки, файда алырлар дия зан идәрәк тәэлиф идеп мәйданә куйдым». Әдипнең мәгърифәтчелек эстетикасы йогынтысында булуы әсәрнең беренче бүлегендә үк күзгә ташлана. Ул «Уфа губернасы, «Б» өязендәге кечкенә бер авыл», андагы гореф-гадәт, тәртипләрне, кешеләрнең холык-фигыльләрен бу авылны чолгап алган гүзәл һәм юмарт табигатькә капма-каршы куеп сурәтли.
Авыл «өсләренә авып торырлык» урман белән уратып алынган, анда «өйгә ярарлык усак бүрәнәләр, абзар вә ихатага ярарлык имән баганалыклар вә коймалыклар» тулып ята, ә авылдагы күпчелек йортлар читәннән үрелеп, балчык сылап эшләнгән, салам, кабык түбәле. Җире дә — уңдырышлы кара туфрак, сулары да — «таш арасыннан шылтырап ага торган чишмәләр». Әмма «авыл халкының тереклеге... бик авырлыкта», хәтта иген игүчеләре дә берничә генә, кырларындагы игеннәрнең дә күбесе— күрше авылдан килеп, «иҗарәгә» алып чәчкән кешеләрнеке. Халыкның күпчелеге башка авыл игенчеләрендә кара хезмәттә гомер үткәрә. Укый-яза белүче дә бер-ике генә, ә «эшсез, бүрәнәләр өстендә утырып, файдасыз сүзләр сөйләп, вакытларыны бушка үткәрүчеләр көннән-көнгә артмактадыр». Кыскасы, «Дәртле адәмнәрнең күңелләрене кузгатып» җибәрердәй бай табигать кочагында яшәүләренә карамастан, бу авыл кешеләре арасында «ошбу нигъмәтнең кадерене белеп, урынына сарыф иткән адәмнәр күренмәй иде», ди автор.
Язучы фикеренчә, халыкның надан, томана, ялкау булуына иң элек авылның «мөхтәрәм» кешеләре—руханилар гаепле. Чыннан да, бу авылда аның күрке булып торырдай мәчет-гыйбадәтханә дә бик иске һәм каралып беткән бинада урнашкан, указлы мулласы да юк, мәет күмү, никях уку кебек йомышларны күрше авылдан Нурый мулла башкара, ә «биш вакытта имамәт вә балалар укытмак кеби әмерләрене Ибәт абызагай күндерә».
Ибәт абызагайның көнкүрешен автор болай тасвирлый: «Ихатасы читән, өе, шәригатьчә, йортның уртасында, түбәсе салам берлә ябылган... Тәрәзәләре кечкенә, урам тарафындагы тәрәзәләренә, хатын-кыз күренмәсен диюб, карындык корган иде. Чөнки Ибәт абызагай: «Өйнең тәрәзәләре кечек булсын, зур тәрәзә тәкәбберлек галәмәте, шәригать шулай куша»,— диюб мужикларга әйтә иде». Үзе дә яртылаш надан булганлыктан, аның шәкертләре дә, озак еллар укып, «Тәҗвид» дәгел, «Һәфтияк»не дә аз гына таныйлар». Халыкка: «Искечә торыңыз, йорт вә обзарларны бик мәхкәм эшләмәңез, аннан-моннан сөяштереп куйсаң да ярар, бу дөнья мәңгелек түгел»,— диюб үгет кылып кына калмыйча, Ибәт абызагай «бәгъзе вакытларда әмрел-мәгъруф вә нәһи мөнкяр кылам диюб юашрак мужикларны таяклап» та җибәргәли, «халыкның мәгыйшәт әмерләрендә дә үгет вә нәсыйхәт кылып, үзенчә тәртипкә куя».
Ибәт абызагайның карашлары хатын-кызларга булган мөнәсәбәтендә аеруча ачык күренә. Аныңча, «хатыннар кәнизәк кеби ихтыярсыз (ирексез) затлар: ирләр айларны никадәр җәберләсәләр дә, аны җәбердән санамый иде. Бәгъзе вакытларда хатыннар, ирләре бик җәбер кылгач, ирләрене нәсыйхәт кылмас микән диюб, Ибәт абызагайга баралар иде. Ибәт абызагай ирләрене чакырып: «Хатыннарыңызның тезгеиене каты тотыңыз! Бик сикермәсеннәр»,— диюб, хатыннарны орышып йибәрә иде... Үзенең хатыны Хәдичә абыстайны да бик җәбер кыла иде». Әлбәттә авылның укымышлы катлавына хәтле хатын-кызга шулай карагач, авыл халкы да «хатыннарны ат, ишәк кеби хезмәт өчен яратылмыш бер хайван дип беләләр иде»,— ди язучы.
Шулай итеп, Ибәт абызагайның «асыл сыйфатларын» саный-саный, автор әсәренең төп проблемаларыннан берсе — хатын-кыз иреге мәсьәләсенә якын килә, хатын-кызларның да ирләр белән бертигез бәхетле булырга хаклы икәнлеген раслый. Г. Кандалый, М. Акъегет, Г. Ильяси, Ф. Ха ли ди әсәрләрендә бу мәсьәлә башлыча гаиләдәге тигезлек, кызларның тормыш иптәшен үз иреге белән сайлый алу аспектында гына куелган буяса, 3. Һади хикәясендә «бәхетле булу, гаиләдәге тигезлеккә Ирешү белән беррәттән, җәмгыятькә файдалы кеше булып җитешә алуда икәнлеген күрсәтә».
Әсәргә исем биргән «бәхетле кыз» Гайшә ахыр чиктә ирексез һәм мәҗбүр ителгән никяхтан котылып, хатын-кызга ихлас күңелдән кеше һәм дус-иптәш дип карый белгән Габбас меллага кияүгә чыга, аның ярдәмендә мөгаллимә булып китә. Язучы шәхес формалашу процессында гаилә ролен, аеруча хатын-кыз, ана ролен бик югары бәяли. Аныңча, яшь кешенең киләчәге, иң элек ананың белеме һәм әхлак дәрәҗәсенә бәйле. Ибәт абызагайның хатыны Хәдичә абыстай (Гайшәнең әнисе) шундый уңган хатын итеп тасвирлана: «Хәдичә үзе гаять тә гүзәл вә нәфисә, күркәм холыклы, ачык йөзле, бик ягымлы», ул «гыйлем әһлене бик сөя торган» атасы тарафыннан үз йортына чакыртылган остабикәдән тәрбия һәм гыйлем алган, «үзенә кирәк кадәр төркидән, гарәби вә фарсый китаплардан укып, аз гына язуга да өйрәнгән» була. Әмма атасы кызын «ялганчы яучыларның мактавына ышанып», Ибәт абызагайга кияүгә бирә.
Мавыктыргыч сюжет, мәхәббәт конфликты тудыру җәһәтеннән һәм үзеннән өлкәнрәк язучылар традициясенә ияреп, хикәяне героиня исеме белән «Бәхетле кыз» дип атаса да, авторның төп игътибары, тулы симпатиясе «бәхетле, егет» — мәгърифәтле Габбас меллага юнәлдерелгән.
«Ибәт абызагай авылында... кечкенә салам түбәле ялгыз өй»дә яшәгән Биктимер агай белән Хөсни абыстай гаиләсендә дөньяга килгән Габбас кечкенәдән үк тәртипле, зирәк бала булып үсә. Автор фикеренчә, «Габбасның әдәбле вә тәрбияле булуына сәбәб — анасы Хөсни абыстай иде. Ул, ата-анасыннан ятим калып, авылларында бер абыстайда хезмәт идәрәк үсте. Абыстайдан төрки китабларны аңлап укырлык кадәр сабак та укыган иде. Хөсни абыстай остабикәлеккә ярарлык улса да, ятимлеге сәбәбле Биктимер агайга насыйб улып, Габбасның вөҗүденә вә тәрбияле улуына сәбәб улган иде».
Җиде яшендә Хөсни абыстай Габбасны Хәдичә абыстайга (Гайшәнең әнисенә) сабак укырга йөртә башлый. «Бик зәки һәм бик фикерле» Габбас бер кышта «һәфтияк сүрәсе вә бәгъзе төрки китабларны укып» бетерә, ә көз җиткәч, Карамалы мәдрәсәсендә «вөҗданлы вә инсаниятле» Кәрим хәлфәдән белем ала.
Кәрим хәлфә — 3. Һади иҗат иткән беренче идеаль образ. Карт хәзрәт тирәсендәге куштаннар Кәрим хәлфәне яратмый, Чөнки ул «тугры сүзне сөйләгәндә һичкемнән курыкмай», «Ншь олуг кемсәнең сүзе булса да, дәлилсез ышанмай», «безем мәдрәсәләремездә дә рус мәктәбләрендәге кеби имтиханнар улып, һәркемнең дәрәҗәсе мәгълүм улса, бәлки күбрәк шәкердләремезнең иҗтиһадларына сәбәб улыр иде, диюб һәрвакытта сөйли...».
Кәрим хәлфә киткәч, Габбас та, «чит шәһәрләргә китеп, укырга ниятли». Июль ахырында атасыннан «Мәкәрҗәгә кәсебкә барырга дип рөхсәт вә паспорт сорап», «бер юлдаш берлә» Казанга китә, «бер мәшһүр мәдрәсәгә кереп, дәрес башлап, унбиш көн дәрес укыганнан соң, хәлфәсене вәсилә идәрәк, бер бай берлә Мәкәрҗәгә» бара, анда бер байга хезмәт итеп, өс-башын киендереп, акча туплап, янә Казанга кайтып... «бик иҗтиһад берлә укырга» керешә. Ул, мәдрәсәдәге белемнәр белән генә чикләнмичә, астрономия, геометрия, география, арифметика кебек фәннәрне дә үзләштерә. Буш чакларында сәүдә белән шөгыльләнеп, русча сөйләргә, укырга һәм язарга өйрәнә — кыскасы, «кайда куйсаң да ярарлык галиҗәнаб бер зат» булып өлгерә һәм туган авылына юл тота. Боларны Закир Һади ышандырырлык итеп, реалистик планда сөйләп чыга. Әмма алга таба Габбас мулланың үз авылындагы эшчәнлеген тасвирлаганда 3. Һади мәгърифәтчеләргә хас иллюзияләргә бирелә. Мулла итеп билгеләнгәч, ул авыл хуҗалыгы һәм сәүдә эшләре белән шөгыльләнә башлый. Берничә елдан аның мәчеттә ясаган үгет-нәсыйхәтләре һәм шәхси үрнәге могҗиза ясый: наданлыкка, ялкаулыкка бирелгән мужиклар, әхлакый тәрбия алып, тырыш хезмәткә өйрәнеп, бәхетле, мул тормышта яши башлыйлар. Автор идеаль герое ирешкән бу утопик уңышны болай аңлата: «Берничә еллар мөкатдәм Ибәт абызагай илә Сәлим мулла халыкны таяклар берлә кыйнап никадәр гайрәтләр күрсәтеп юлга саламыз диюб дәгъва кылсалар да, бу вакытдагы күркәм холыкларның берсе дәгел, рәихәсе дә юк иде. Габбас иң әүвәл начар холыкларның сәбәбени бетерергә иҗтиһад идеб, сәбәбе кимегәч, начар холыклар да кимеде».
Шулай итеп, мәгърифәтче язучы беренче әсәрендә әле үзе күрергә теләгән идеаль образларны типик булмаган хәлләргә куеп сурәтли. Әмма шунысын истә тотарга кирәк—мәгърифәтче язучы бөтен яктан да камиллеккә ия Габбас белән Гайшә образын Сәлим мулла, Ибәт абызагай кебек тискәре типларга каршы куя. Уңай геройларның идеаллаштырылган типиклыгы шундый ук идеаль хәлләр тасвирлануы белән дә ныгытыла. Эш шунда ки, 3. Һади антагонистик сыйныфларга бүленгән буржуаз җәмгыятьтә шәхеснең соңгы чиккә җиткән читләштерелүен, аерым индивид, хосуси затның сыйнфый җәмгыять белән дошманлык мөнәсәбәтендә торганлыгын күреп җиткерә алмый әле. Шуның белән бергә 3. Һадиның бу әсәрендә аны күзәтүчән художник итеп таныткан урыннар да күп. Язучы сәнгатьчә детальгә, тормыш ваклыкларына, пейзаж һәм портретка җитди игътибар бирә. Әсәрдә җанлы тасвир, сөйләп-аңлатып бирүгә караганда, әһәмиятлерәк урын ала башлый. Алай гына да түгел, автор тасвирлаган кайбер күренешләр еш кына аның мәгърифәтчелек иллюзияләреннән туган конструкцияләргә каршы килә башлыйлар. Мәсәлән, хикәядә мондый бер эпизод бар: ялкаулыкка бирелгән агай-эне бүрәнә өстендә гәп сатып утырганда, авыл очыннан кыңгырау тавышы ишетелә. «Тимербулат бүрәнәләр өстенә аяк үзрә басып, күз өстенә кулыны куеп: «һай шул яңа үрәтниктер, тройкада килә, ул булмаса да бер нәчәльниктер»,— дигәч, һәркайсы пожарный сарайга йөгерештеләр. Берсб тиз генә пожарный сарайны себерергә кереште. Тимербулат, тиз генә бер хезмәткә ярамаган атыны китереп, пожарный сарай алдына бәйләде. Муллагали ике чиләк белән су китереп мичкәләргә салса да, салган берсе агып бетә барды». Габбас бәхетле итәргә теләгән авыл халкы һаман да байлар, урядниклар каршында кан калтырап, куркып яши, һәм аерым бер шәхеснең тырышлыгы гына авыл халкын бу золымнан коткара алмый.
«Бәхетле кыз» хикәясе аң-мәгърифәт, кәсеп-һөнәрчелекнең тантанасы белән тәмамлана. Язучының уңай геройлары Габбас һәм Гайшә кавышып, бәхетле гаилә коралар, уллары Хәсән белән Хөсәенне «бик кадерләп вә тәрбияләп» үстерәләр. Гайшә «киләчәк заманга тәрбияле аналар хәзерләмәктә», ә Габбас «кулыннан килгән кадәр милләтенә вә ватандашларына хезмәт итә».
3. Һадиның бу хикәясен, күпмедер дәрәҗәдә, биографик әсәр дип бәяләп була. Төп геройның туган җире (Башкортстан төбәге), иске типтагы Җөмагыл хәзрәт мәдрәсәсе, андагы Кәрим хәлфә, Габбасның кәсеп итәргә, белем алырга дип Казанга, Мәкәрҗә ягына китүе — болар барысы яшь язучы башыннан үтеп, хикәя кылынган реаль вакыйгалар. Хикәя, язучының башка әсәрләреннән аермалы буларак, якты өмет, оптимистик рух белән сугарылган. Әдип мәгърифәтнең бөек көченә, җәмгыятьне үзгәртеп кора алу мөмкинлегенә ышана.
Әмма реаль чынбарлык язучы иллюзияләрең җимерә, бәхетле мул тормыш күренешләренә караганда трагик коллизияләрне күбрәк тудырып тора. Сизгер каләм остасы буларак, 3. Һади аларны күрми кала алмый, шуңа күрә хикәядән хикәягә аның әсәрләрендә тәнкыйди башлангыч көчәя бара. Икенче хикәясен, беренчесенә капма-каршы рәвештә, «Бәхетсез кыз» дип исемләве дә язучы иҗатындагы эволюция кая таба баруын күзалларга мөмкинлек бирә.

4

Язучы әсәрнең («Бәхетсез кыз») героинясы Хәнифә башыннан узган хәлләрне сөйләргә керешкәнче авыл, аның кешеләре, «героиняны чолгап алган тирәлекне сурәтли. Хәнифә яшәгән Юкәле дигән типтәр авылына ул Кирелмар исемле чуваш авылын капма-каршы куеп тасвирлый. Юкәледә, исеменнән үк күренгәнчә, халык юкәдән чабата үрү белән шөгыльләнә, тик кайбер баерак кешеләр генә иген игеп,хайван асрап тереклек итә. Киресенчә, чуваш авылында халык «эшчән, тырыш, үз хезмәтләрене үзләре идәрләр, үзләренә булышчыга бер хезмәтче тотырлар, хайван асрап, иген игәрләр, йорт-йирләре, простой улса да, пөхтәдер». Кыскасы, бу авыл «бөтен Сөн буендагы авылларга гыйбрәт улдыгы хәлдә» сурәтләнә. Юкәле кешеләре, киресенчә, «мәктәб нә идекне белмәзләр һәм белмәк эстәмәзләр»,«Юкәледә балалар урамда вәхши хайваннар кеби йөрерләр». Кирелмарның күрке — агач мәктәп, яшь балалар русча укый-яза белә, көз көне мәктәп ачылып, укулар башлана, ә юкәлеләр «русча укырга, яки язу язарга хаҗәт төшсә, Кирелмарга барып, бер чуваш баласына» ялынырга тиеш.» Шундый аяныч картинаны күз алдына бастырганнан соң, автор, мәгърифәтчеләргә хас публицистик чигенеш ясый: «Уйлап караңыз!.. Россиядәге инсаннар арасында түбән дәрәҗәдә калсак, хәлемезне дөшенмәенчә вакытымызны уздырсак, киләчәк бер заманда адәмнәр арасындан чыкып, хайваннар илә бәрабәр хисаб иделмәкемез шойлә торсын, агач, таш кеби җансыз нәрсәләр илә бәрабәр хисаб иделмәкемезгә шөбһә юкдыр», ди.
Бу хикәядә иң элек без Хәнифәнең әти-әнисе — Әхтәри агай һәм аның хатыны Шәрифә белән танышабыз. Автор Әхтәрине сурәтләгәндә аның икейөзлелегенә басым ясый. Карап торырга «таза гына тормышлы», «түгәрәк сакаллы, киң җилкәле» бу карт «галим-голәмага бик ихласлы», «суфилыкны дәгъва кылучан» булып күренә. Яшьлек гөнаһларын ташлап, ул хәзер «бер ишанга мөрид булып» йөри. Әмма Әхтәринең суфилыгы — тышкы бизәк кенә. Чынлыкта аңа бөтенләй башка «гадәте хәсәнәләр» хас: ул «яшь вакытында балны бик яратып эчкән», хәзер исә «кешеләр алдында эчүне ташлаган», бик саран: сукалаганда гел кеше җиренә керә, хезмәтчесенең бер-ике тиен булса да, тиешле хакын кысып калырга тырыша; мулла яки шәкерткә «бер тиен ярдәм әйләмәк ихтималы юктыр», үзен юмарт кеше итеп күрсәтергә теләп, кунак җыяр һәм аларны «сырхау-ланып үлә башлагач суелган хайван ите» белән сыйлар.
«Чиләгенә күрә капкачы» дигәндәй, Әхтәри агайның Шәрифәсе дә «изге зат» түгел — ул, «яшь вакытында шаярган бер хатын» булуга карамастан, «Әхтәри агайны агызына караткае, үзенә иман китерткән». Алга таба хикәядән күренгәнчә, алар-ның кызы Хәнифәнең, намусын саклап кала алмыйча, башыннан күп михнәт-хәсрәт кичерүендә һәм ахырда үз-үзен үтерүендә иң элек кызның әнисе Шәрифә гаепле. «Яшьлегендә сөю-сөешү мәсьәләләрендә шактый талымсыз булган бу хатын, кызын ялгыш адымнан саклыйсы урынына, үзе үк егет белән кызга яшерен рәвештә очрашыр өчен шартлар тудыра».
Шулай итеп, бу әсәрендә дә язучы шәхес формалашу процессында гаилә ролен, аеруча хатын-кыз, ана кеше ролен беренче планга куя. Аныңча, яшь кешенең киләчәге иң элек ата-анасының белеме һәм әхлак дәрәҗәсенә бәйле, ә «гаилә — тәрбия институты һәм мохит берәмлеге». Менә ни өчен ул «Хәнифәне бер ялгызын гына алып сурәтләми, бәлки аны чолгап алган шартларны да һәм аның бозылуына сәбәп булган хәлләрне дә күрсәтергә омтыла». Беренче сәбәпне язучы гаилә шартларында күрсә, икенче төп сәбәпне ул авылда хөкем сөргән тәртипләрдә, уку-укыту эшләренең торышында, иң элек тискәре холыклы, надан, иске карашлы Вәлит хәзрәтнең паразитлыгында күрә. Аның фикереңчә, бозыклыкларның «Юкәле авылында гына калмавы, бөтен Үсән илә Сөн арасындагы авылларга чума зәхмәте кеби» таралуында иң элек Вәлит мулла кебек «могтәбәр адәмнәр» гаепле.
Автор укучыны Вәлит мулла белән икенче бүлектә кәмит ситуациядә таныштыра. Аның «үз фикере илә тәҗрибә итеп тапкан нәрсәләре»н автор тулысынча сатирик планда ачып сала: ул, мәсәлән, «чәйне шикәр илә эчмидер, чөнки шикәр үләксә сөягеннән ясала дип, бәгъзе адәмнәрдән ишеткән, үзе дә шикәрне утка яндырып, шикәрдә кан барлыгыны күреп, нәҗеслеге илә хөкем иткән». Вәлид мулланың «беренче нотыклары», «чын ихлас илә сөйли торган» сүзләре дә аны фаш итәргә ярдәм итә: «Мужикны әлифтән үткәрмә, бага йиткермә, күп укытсаң, күп белә, мулланың хәйләсенә төшенә; хатын-кызны укыту бозыклыкка сәбәб була; егетләр илә кызлар хат язышып хәлләрене белешә; мужик кешегә уку бик килешеп бетми, уку мулла балаларына гына килешә; пәйгамбәремез дә: энҗене эт агызына ташламаңыз, дип әйтә». Уку-укыту эшенә шундый «программа» белән килгән Вәлид хәзрәт Юкәледә үзенә хәтле начар гына булган мәктәпне дә «акрынлык берлә бетереп», балаларны үз өенә йөртеп укытырга керешә, «намаз догаларыннан ике сүз сабак биреп, бер-ике сәгать тәкрар кылдырганнан соң өйләренә кайтарып җибәрә».
Хәнифәнең тормыш фаҗигасен дә язучы «халыкның каралыш, хатын-кызның егетләр илә уйнамаклары, хат яза белмәгән егет илә хат яза белмәгән кызның белешмәкләре»ннән күрә, һәм алдына куйган максатын түбәндәгечә билгели: «Яман эшләрнең яманлыгы күз алдында күрелгән кеби күренер, укучы егетләр вә кызлар гыйбрәт алып, начар эшләрдән сакланып, яхшылыкка мәхәббәтләре артыр, холыклары төзәлер, дип өмид. иделер».
Хикәя «бәхетсез кыз» Хәнифәнең «дөньяга өмиде киселеп», асылынып үлүе белән тәмамлана. Автор соңгы сүзендә бу фа-җиганың сәбәбен нәкъ мәгърифәтчеләрчә аңлата: «Тәннең куәте ашамак, эчмәк илә, рухның куәте гыйлем вә мәгърифәт иләдер, Гыйлем вә мәгърифәт исә укымак вә язмак илә улыр». 3. Һади фикеренчә, егет-кызларның «рухларында куәт улса, фикерләре тугры улыр, яхшы илә яманны аерырлар, яман эшләрдән сакланырлар, тугры юлдан адашмаслар, мәктүбләр язышмаслар; укысыннар, язсыннар курыкмагыз!».

5

3. Һади иҗатында, гаилә темасы белән беррәттән, мәктәп, укыту темасы да зур урын алып тора. Әдипнең «Официант», «Мәгъсүм», «Яңа әсхабе кәһәф», «Җиһанша хәзрәт» кебек: әсәрләрендә бу проблема үзәктә тора.
«Мәгъсүм» хикәясендә үк 3. Һади иске типтагы мәдрәсәнең шәхесне рухи һәм физик зәгыйфьләвен ышандырырлык итеп сурәтли. Әсәрнең баш герое Мәгъсүмнең ата-анасы — акыллы, инсафлы кешеләр. Атасы Фәхри хәзрәт «екет табигатьле, баһадир кыяфәтле, ачык йөзле, татлы сүзле, һәр нәрсәдән хәбәрле, вәгазь-нәсихәте бик әсәрле, һәр эшендә тәдбирле бер зат», анасы Хәят абыстай да изге җан итеп тасвирлана. Ул, ире вафат булгач, «Мәгъсүмне тәрбия идеп, зурайганча укытып, атасы урынына имам идеп» калдырырга хыяллана, шул ният белән бердәнбер улын атасы укыган Шәриф мулла мәдрәсәсенә укырга бирә. Берничә ел эчендә мәдрәсә үз эшен эшли: тәүфыйклы, әдәпле яшүсмер акрынлап бозыла. Соңрак мәхәббәт маҗаралары вакытында кыйналгач, мәдрәсәне ташлап авылына кайтып егыла, беркадәр авырып ята һәм үлеп китә.
Иске мәдрәсә һәм анда хөкем сөргән тәртипләр 3. Һадиның 1908 елда язылган «Яңа әсхабе кәһәф» хикәясендә аеруча калку гәүдәләнеш тапты. Закир Һади ишаннар карамагындагы мәдрәсәләрне караңгы тау тишегенә тиңли, укып белем алабыз дип килеп, шунда гомерләрен бушка уздыручыларны «яңа тау тишеге кешеләре» дип атый.
3. Һадиның бу хикәясе татар прозасы тарихында дини китаплардагы легендаларга ачы пародияләрнең берсе булуы белән дә игътибарга лаек. Ул әкият стилендә язылган.
Хикәя нәкъ әкияттәгечә: «Башкорт авылларының берендә бере Миңлешаһ вә икенчесе Сәфәргали исемле яңа җитеп килә торган ике егет бер-берләре илә бик дус булып гомер кичерәләр иде»,— дип башланып китә. Әкият геройлары кебек, aлар да көннәрнең берендә, бәхет эзләп, юлга чыгалар. Әмма егетләрнең фикер сөреше әкият геройларыныкыннан шактый аерыла — икесе дә авылдагы авыр тормыштан зарлана, бу фәкыйрьлектән, караңгылыктан ничек котылу, яхшы, мул тор-мышны ничек һәм кайдан табу турында уйлана. Аларның фикерләвенчә, котылу юлы, әкияттәге кебек, өч якка китә: кая да булса читкә китәргә, я бер мәдрәсәгә кереп укырга, яисә байга кереп хезмәт итәргә дә, баерга.
Юлда аларга «таракан ашаган читек киеп, читек өстеннән чабата киенгән» ак сакаллы карт очрап, «уку бик яхшы эшу укыган кеше һичбер вакытта ач вә ялангач булмый, дөнья вә ахирәттә бәхетле була» дигән киңәш бирә. Хозырга охшаш бу «изге» картның үгет-нәсыйхәте аша язучы шул чор тормыш тәртипләре барлыкка китергән «бәхет» идеалын фаш итә. Картның, татлы тормыш идеалы «икешәр остабикә берлә дөньясыны теттереп торучы, өшкереп-төкереп тә тамагын туйдыручы» мулла тормышына кызыгудан узмый. Шундый ук ниятләр белән яну« чы егетләргә ул хәлфә, яки мулла булып, «типтереп яшәүче»ләрне санап китә: Сукыр Шәрәфи, Чулак Рәхмәтулла, Аксак Хөснетдин, Бөкере Әхмәди, Саңгырау Гыйззәт... Язучының ирониясе монда бик ачык гәүдәләнә: карт сөйләвенчә, «Ширьяздан хәлфә, хәзрәткә кучер булып, фатыйхасын алды да, хәзер, үзе ишан булып, мөритләр җыя...», ә «Сабир мәхдүм, хәзрәтнең сукасыны сукалап, фатыйхасын алып, мулла булды... ике остабикә берлә дөньясын җимерттереп тора». Чынлыкта, карт биредә әлеге сау-таза егетләрнең аяныч киләчәген күрсәтә, әмма мулла булу нияте белән башлары әйләнгән егетләр күрә-ишетә торып, ишан хәзрәт тозагына төшәләр.
Карт өйрәтеп җибәргән Ташлы Елга авылының «өсте кап-кара урман берлә капланмыш», «каршысындагы тауның өй зурлыгында ташлары авыл өстенә җимерелергә тора». Ирек-сездән, егетләрнең күңеленә курку төшә, чөнки авыл күренеше «Сәфәргалинең караклар вә җеннәр хикәясендәге күренешләргә бик тугры килә». Шунда ук автор, публицистик чигенеш ясап, әсәрнең төп идеясен ачып сала: әлеге «тозакка адәмнәр Үз ихтыярлары берлә килеп эләгәләр дә, тозак коручыларның әсире вә колы улып, үзләренең һәлакәтләрене сизмәенчә, йөрәкләре оеган кеби йокыга бирелеп үләләр иде. Безнең бәхет эзләүчеләремез дә үзләренең үләчәк җирләренә үз аяклары илә баралар, шуны үзләре дә... аз гына сизәләр иде».
З. Һади егетләр укыячак мәдрәсәне зур гомумиләштерү, типиклаштыру белән сурәтли: «Мәдрәсә авылның уртасында ти-Рән чыкырның эчендә, бик уңайлы... урында иде. Мәдрәсә йортының кояш чыгышы тарафы биек ярлар илә, кояш батыш тарафы таудан җимерелеп төшкән зур ташларның араларына балчык өеп, төшлек тарафы тау ташыннан өелгән таш койма ихата ителеп, урталыгында йөрер өчен капкасы да бар иде, йортның эчендә кояш чыгышыннан кояш батышына озайтып, бик озын вә киң итеп, тау ташыннан салынган ике «атлы улып, бер каты бөтенләй җир астында диярлек, фәкать якты төшәр өчен ясалган җиргә терәлеп торган кечкенә тәрәзә. ләре күренеп тора иде». Кыскасы, мәдрәсә бинасы дөньядан, тормыштан аерылган иске татар схоластик уку йортын реалистик конкретлык һәм зур гомумиләштерү белән күз алдына «баса.
Мәгъсүм кебек, рухи саф, физик таза Сәфәргали һәм аның юлдашлары да бу мәдрәсәдән акыллары томаланып, холыклары бозылып, надан фанатикка әверелеп чыгалар. Моны язучы дөрес һәм оста сурәтли. Алга таба геройларның берсе — Сәфәргали, мулла булу нияте белән, туган авылына кайта. Утыз ел эчендә авыл танымаслык хәлгә килгән: аның халкы мул тор, мышта яши, культура үсеше дә күзгә ташлана — гыйльми җәмгыять эшли, китапханә ачылган, яшьләр европача киенеп йөри, хәтта мулла дигәне дә күбрәк лекция укып йөрүче галимне хәтерләтә... Күренә ки, 3. Һади бу очракта әлеге идеаль картинаны татарларда уку-укыту эшенең тормыштан аерылганлыгын, яшь буынны дөньялык өчен әзерләүдән бик ерак торганлыгын тагын да конкретрак күрсәтү өчен китерә. Әмма артта калган Сәфәргалине яна идеаль тормыш шартларына куюы белән язучы үзенең мәгърифәтчелек карашларына тугры булып калуын да раслый. Ничек кенә булмасын, «Яңа әсхабе кәһәф» хикәясе белән 3. Һади критик реализмга таба тагын бер хәлиткеч адым ясый. Бу хикәядә тирән тормышчанлык та, язучының әдәби осталыгы да ярылып ята, шуңа күрә ул үз чорында ук югары бәя ала, иске типтагы мәдрәсәне иң ачы гаепләү, фаш итү документы булып тора.

6

Закир Һадиның «Җиһанша хәзрәт» повесте — күләме белән сгенә түгел, әһәмияте ягыннан да иң зур һәм җитди әсәр. Темасы белән ул да иске мәктәпнең шәхесне гарипләп, бозып чыгаруын фаш итә. Шул ук вакытта автор бу әсәрендә шәхес һәм тирәлек мәсьәләсен реалистик планда тулырак чишә. Әсәр вакыйгаларның катлаулылыгы, образларның эшләнгән булуы белән дә күзгә ташлана. Шул якларын искә алып, Ф. Әмирхан «Әл-ислах» газетасында басылган рецензиясендә»: «Чын татар тормышыннан алынып язылган әсәр... Ишанлык мәсьәләсе татар матбугатында бик күптәннән бирле язылып килсә дә, ул тугрыда мөкәммәл әсәр барлыкка килгәне юк иде әле», — ди. Повестьның кыйммәтен тәнкыйтьче типик характер һәм хәлләр тормышның үз логикасы буенча тасвирлануда күрә.
Язучы бөтен игътибарын Җиһанша образының иҗтимагый киезен фаш итүгә юнәлдерә. Әсәрнең буеннан-буена аның ничек итеп сорыкорт, икейөзле, мәкерле, залим бер зат булып «өлгерүе» сурәтләнә. Җиһанша, Сәфәргали белән Миңлешаһ кебек бала чагыннан ук мулла булырга хыяллана, чөнки авылда йн рәхәт, яшәүче, сый-хөрмәт күрүче кеше — мулла. «Әгәр дә Җиһанша гүзәл киемнәр киенгән, җилкәсендә укалар куелган, янында кылыч салындырган, ничә мең адәмне үзенә баш идер-гән командирларны, гаскәр башларын күрсә иде, шунда ук гаскәр башы булуны теләр, юлын сорашыр, юлга салучы булса җаныны аямыйча тырышыр иде». Менә шул «изге хыял» белән янган кеше, иске мәдрәсәнең сират күпере аша узып, үзен мулла гына түгел, мөдәррис итеп тә тоя башлый, тора-бара тирә-якта хөкем сөргән тәртипләр аны ишан булу фикеренә этәрә. Җиһанша хәзрәт — шул тирәлек җимеше. Менә ни өчен язучы, башка әсәрләрендәге кебек, монда да геройны чолгап алган тирәлекне бик тәфсилләп тасвирлый.
Геройның туган җирен, авылын, йортын тасвирлаганнан соң, ул монда яшәүчеләрнең белем дәрәҗәсенә туктала: «Муллалары күп, мөдәррисләре, ишан-хәзрәтләре, зур мәдрәсәләре булса да, халкы бик надандыр: бер-ике яза белүче, өч-дүрт исемне язып куючы, болардан башкалары: каз эзе, куян, эзе төшерүчеләр, бармак берлә хисаб итүчеләр, таяк киертләүчеләрдер».
Җиһаншаның атасы Дәүләтша, хезмәт белән көн күргән таза тормышлы мужик булса да, улының һичшиксез мулла булуын тели: «Минем улым мулла булыр, яшел чапан, ак чалма киеп йөрер, ул ишектән килеп кергәндә, халык аягүрә торып каршы алыр, кунак итәр», — дип хыяллана. Беренче остазы Фатыйма абыстай да шул ук чишмәгә су коя. Мәдрәсәдә Җиһанша тагын да үзсүзле, үзен генә яратучы, масаючан бер затка әверелә, «кычкырышырга осталыгы илә бәрабәр инсафсызлыгьг аркасында хәлфәсеннән дә өстен» булып чыга. Беренче «җиңүләренә» куанып, һавалы шәкерт тирә-юньдәге муллалардан Да арттырып җибәрә — Бохарага барып, «олы гыйлем» туплапг башкаларны үзенә каратып, буйсындырып, күбрәк байлык туплап яшәү турында хыяллана башлый һәм ул, ниһаять, теләгенә ирешә — «атаклы» ишан була, алдау-юлдау ярдәмендә зур байлык туплый, үз тирәсендә күп санлы мөритләр тота.
Рационалист язучы буларак, 3. Һади, әлбәттә, бу әсәрендә дә үзе хыялланган идеаль образ тудыруга ирешә, чөнки халыкны алга җибәрүнең бердәнбер юлын иң элек мәгърифәттә һәм аңа тугры хезмәт итүче Габбаслар, Исламнар, Хәсәннәрдә күрә. Бу әсәрендә автор шулай ук хатын-кыз азатлыгы темасын да дәвам иттерә. Җиһанша хәзрәт өченче хатынлыкка алырга хыялланган Фәхрелбәнат аның тәкъдимен кире каккан, берникадәр белем үзләштергән, акыллы һәм кыю кыз итеп тасвирлама. Укый-яза белгән, әдәбият белән таныш булган бу кыз Хәсән мулланың фикердәше, күпмедер дәрәҗәдә, искелеккә каршы көрәштәше итеп бирелә.
Язучының төп максаты (һәм, һичшиксез, иҗади уңышы) — Җиһанша ишанны бөтен шыксызлыгы белән тасвирлау, фаш итү булганлыктан, повестьтагы башка образлар эпизодик характерда бирелгәннәр, алар ишанның тискәре якларын тагың да тулырак күрсәтүгә хезмәт итәләр.
Шулай итеп, беренче әсәрләрендә күтәрелгән төп тема һәм проблемаларга тугрылык саклап, 3. Һади татар прозасында билгеле эз калдырган әсәр язуга ирешә, ул тудырган Җиһанша ишан образы — Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Ш. Камал, К. Тинчурин һ. б. әсәрләрендә рәхимсез фаш ителәчәк руханилар сафының алгы сызыгында торган типик образ буларак —әдәбият тарихына керә.
3. Һади татар әдәбияты тарихына реалист язучы сыйфатында керде. Аның әсәрләрендә шул чордагы чынбарлык, аеруча авыл тормышы, тулы һәм тормышчан гәүдәләнде. Ул бөтен гомерен һәм иҗатын феодализм чорының караңгы якларын фаш «түгә, халыкны яктылык, мәгърифәт юлына чыгаруга багышлады.
3. Һади иҗаты, гомумән, шәхес тәрбиясе проблемасыннан .аерылгысыз, чөнки бу мәгърифәтчеләрне иң дулкынландырган :һәм борчыган проблема иде. Язучы «кеше табигате белән мәрхәмәтле, яхшы, ә аның явызлыгы һәм начарлыгы ул үскән тормыш шартларыннан килә дигән уртак карашны раслады, кеше «бәхетенә киртә куйган тормыш тәртипләрен яхшыртырга чакырды».
Р.Әхмәтов.

©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013