Бүген Әдипләр: Суфиян Поварисов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Суфиян Поварисов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө <= П => Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илүзә Пазюкова
Әлминур Патршина
Суфиян Поварисов
Анна Попова
Гөнүл Пултар
Суфиян Поварисов
(1924-2016)
Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924 елның 29 августында Башкортстанның хәзерге Илеш районы Түпәй авылында туган.

Нәфис сүз снайперы

Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов. Бу исем узган гасырның икенче яртысыннан алып күпләргә таныш. Әгәр дә 1942 елда Иглин районында төзелеп, тарихта “Курск дугасы” дип теркәлгән дәһшәтле тәмугъны үткән Башкорт миномет полкы яугирләренең хатирәләрен уятырга туры килсә, белеп торыгыз, алар мотлак аны: “Полкыбызда гына түгел, тоташ фронтта фашистларны күп кырган, кырылырга өлгермәгәненең котын алган снайпер-минометчы! Авырлыгы өч центнер ярымнан артык булган полк минометы белән дә җиңел эш итте. Расчетта командир исәпләнсә дә, күп вакыт үзе атып, башкаларга мәргәнлек серен өйрәтә, аларга гамәли сабак бирә иде”, — дип телгә алачаклар. Шуңа ярсып аккан Днепрны кичкәндә Суфиян Поварисовның тоташ армия командованиесен сокландырырлык осталык белән эш итеп, батырлык күрсәтүенә дә, шуның өчен Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә тәкъдим ителүенә дә гаҗәпләнәсе түгел. Кызганычка каршы, югары исемнең билгесе булган Ленин ордены белән “Алтын Йолдыз” медален күкрәгенә тагарга насыйп булмый аңа. Чөнки безнең бюрократия армиядә дә үз табигатенә тугры була. Кыскасы, командованиенең миномет расчеты командиры Суфиян Поварисовны Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә тәкъдим итү турындагы рапорт-юлламасы СССР Югары Советы Президиумы рәисе Михаил Калининга барып җитә алмыйча, кайдадыр югалып кала.

Поварисов хакында Урта Азиядә сүз чыга калса, аны: “Бигрәк тә игелекле мөгаллим-әкә иде”, — дип, үзбәге дә, кыргызы да, башкасы да җылы хатирәләргә биреләчәк.

Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты елъязмасына аның исеме 1951-1955 елларның алдынгы студенты буларак теркәлгән. 1955-1958 елларда Татарстанның Актаныш районындагы Бурсык урта мәктәбендә аны Тукай теленә мәхәббәт тәрбияләүче тынгысыз укытучы, хәстәрлекле директор дип искә алалар.

Суфиян Поварисов — журналистлар арасында да, әдипләр, галим-голәмә даирәсендә дә үз кеше. Шулай булмый соң, 1958-1960 елларда “Кызыл таң” гәзитендә эшләп алганы өчен генә түгел, гомере буе публицистикадан аерылмаган, бер үк вакытта поэмалар, пьесалар, хикәя-повестьлар, романнар иҗат иткән, 1960 елдан алып Башкортстан дәүләт университетындагы татар филологиясе кафедрасында эшләгән дәверендә гади укытучыдан филология фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән галимне башкача кем дип белсеннәр ди. Әйткәндәй, БДУга ул төркияттә үзен мәшһүр галим буларак таныткан профессор Җәлил Киекбаевның фатыйхасы белән күчә.

Тормышының сугыштан соңгы шушы өлеше хакында сүз чыккач, Суфиян Шәмсетдин улы бер чак шулай дигән иде:
— Язмыш дигән нәрсә кызык кына бит ул. Мине ул бөтенләй икенче сукмактан да алып китә ала иде.
Аның авызыннан шуны ишеткәч, үзем дә сизмәстән:
— Ничек инде? — дип сорап куйдым, һәм менә нинди җавап алдым:
— Яудан кайтуыбыз булды — ике сержантны, кордашым Фәрухша Җиһаншин (хәзер җәнлекләр турында әсәрләре белән танылган язучыбыз Камил Җиһаншинның әтисе) белән мине районыбызның хәрби комиссариатына чакыртып алдылар.
— Сез, әлбәттә, авыр сугыш юлын үткәнсез. Шулай да сезне яңадан армиягә чакырырга булдык, — ди военком.
— Ничек инде?
— Армиядә офицерлар, сезнең кебек тәҗрибәле боевой командирлар җитми.
— Соң?
— Әлбәттә, сез баш тарта аласыз. Бу эш мәҗбүри түгел.
Сугыш беткәндә егерме генә яшьтә булсам да, җил иссә дә җилкенеп торыр җилкенчәк чагым вакытыннан алда узган иде инде.
— Шушы сугыштан имин кайтсам, яшь буынны тыныч тормышның кадерен белергә, иминлегебезгә һөҗүм итә калсалар, узган сугыштагы хаталарыбызны кабатламас өчен Ватан сагына басарга һәрьяклап та әзер торырга өйрәтермен, дип ниятләгән идем...
— Укытучы булырга телисең инде значит?
— Так точно!
— Җиде класс белемең беләнме?
— Так точно! Арытаба укыячакмын...
— Синең белән ясно, өлкән сержант Поварисов! Уңышлар телим! Ә син, өлкән сержант Җиһаншин?
— Мин риза, — диде Фәрухша. — Армиядә Фәрухша да укыган, белем алган, погонына уртача өч йолдыз тагып, ягъни полковник дәрәҗәсендә кайтып төште. Мин исә аны профессор дәрәҗәсендә каршы алдым.
Шулай дип тәмамлаган иде Суфиян абый язмыш хакында башлаган сүзен.

...Әдәбият сөючеләр дә, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият гыйлеме өлкәсендә теше төшкән галимнәр дә Суфиян Шәмсетдин улын милли роман жанрын үстерүгә ифрат зур өлеш керткән әдип, дип таный. Шушы жанрда ул, элеккечә әйткәнчә, производстводан аерылмый гына да, тугыз китап язды. Шуңа аеруча басым ясыйсы килә: нинди генә әсәр язарга җыенмасын, материалны ул тәүдә җебенә тиклем өйрәнә. Роман жанрын үзләштерүне ул күпләрне көнләштерерлек аеруча бер тырышлык белән бөек якташыбыз, Татарстанның хезмәт герое Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлын, иҗатын җентекләп өйрәнүдән башлады. Тырышлыгы аңа, халыкча әйткәндә, бер атуда ике куянны егарга форсат бирде. бердән, ниятләнгән бер роман урынына шул талант иясе хакында тоташ трилогия хасыйл булды; икенчедән, аның әсәрләренең теле хакында докторлык диссертациясе туды. Трилогия күрше һәм тугандаш ике республикабызда да җылы каршыланды.

Яшереп торасы түгел, замана язучыларының кайберләре, я дары исен аз искәвенә карамастан, я хәрби темага язылган хезмәтләрне укып кына, я документаль фильмнарны өйрәнеп кенә, я бары фантазиясе нигезендә генә сугыш хакында язып маташа. Шулай булса да, әрсезләнеп югары бәяләр алуга ирешә. Суфиян Поварисов андыйлар исәбенә керми. Сугыш турында яза икән, булмастайны булды дип язмас. Үзе күргән, үзе катнашкан, үз йөрәге аша үткәргән хәл-вакыйгалар да әллә ничәмә романга җитәрлек. Шулай булмыйча соң! Аяусыз язмыш аны Бөек Ватан сугышының “Курск дугасы” дигән тәмугъка тиң утлы упкынында яугирлыкка имтихан тотарга мәҗбүр итә. Әҗәл белән минут саен йөзгә-йөз очрашырга, һәр яугирның үлемен йөрәге аша үткәрергә туры килә әле унсигезе тулыр-тулмас, хәзерге үлчәмнәр күзлегеннән караганда, малайлыктан чыгып та өлгермәгән минометчыга. Хәрби статистлар исәпләве буенча, ул дәһшәтле утлы упкында мылтыктан, автоматтан, пулеметтан атылган ядролар, мина, снаряд һәм бомба ярчыклары күмелмәгән һәм адәм каны белән сугарылмаган бармак басымындай да җир юк, ди. Шул тәмугъ эченә керүгә дучар ителгәннәрнең биш кенә проценты исән калган бит. Әгәр шул ук статистика, 1924-1925 елларда туганнарының Бөек Ватан сугышында катнашканнарының өч кенә проценты тере калган, ди икән, димәк аларның күбесе шул ут упкынында мәңгелеккә ятып калган. Шул хәлләр барысы да Суфиянның бары лирик шигырьләр язуга гына көйләнгән күңелен тетрәндереп, анда карар күзгә тоелмас, гомер буе уелмас һәм уңалмас яра сала, психологиясен яңадан коя. Шуларны кичерү, сөеп тә, сөелеп тә өлгерә алмыйча күз алдында канга батып ауган коралдашлары рухы алдында үзен бурычлы итеп тоюы сугыш темасына тотынырга мәҗбүр итә Поварисовны. Шуңа да, аның әсәрен укыганда, укучы үзен ул тасвирлаган вакыйгаларны читтән күзәтүче итеп түгел, үзен шул канлы алышта катнашучы итеп тоярга мәҗбүр була. Бу исә, язучының хакыйкатькә хыянәт итми генә, сугыш дигән фаҗигале һәм мәгънәсез социаль бәрелешне бөтен асылында ачып бирү маһирлыгына ия булуы хакында сөйли. Болай дип әйткәндә, мин аның Курск дугасындагы алыш картиналарын чагылдыручы “Язмыш корбаннары” романын гына түгел, исәпсез корбаннар бирә-бирә, Днепрны аша чыгу вакыйгалары тетрәндергеч итеп тасвирланган “Ут эчендәге мәхәббәт” романын да күз уңында тотам. Аларда сугышның фаҗигале асылы бөтен аяусыз дөреслегендә ачыла. Шулай да автор пессимистик нәтиҗә ясаудан ерак тора. Киресенчә, әсәрләре белән ул яшәүнең, тормышның мәңгелеген раслый. Шушы җәһәттән, минем карашка, “Ут эчендәге мәхәббәт” романы бигрәк тә нык аерыла. Шул югары идеал һәм идеяне раслау өчен, автор монда бик тә уңышлы алым-мотив сайлаган. Бу очракта мин минометчы Сәлим белән телефончы кыз Алтынай арасында утлы алыш мәлендә туган саф мәхәббәтне күз алдында тотам. Әҗәл белән йөзгә-йөз очрашу аркасында, солдатның кырысланган күңелендә шул илаһи хискә урын табылуы, ирексездән, халкыбызның, сержант Суфиян кебек үк, утлы яу юлын үткән сөекле шагыйре Мостай Кәримнең
“Сиңа булган  мәхәббәтем  минем—
Ташта үскән гөлләр бәйләме”, —
дигән шигырь юллары (“Таш өстендәге гөлләр”) хәтергә килә. Романда мәхәббәт мотивы яшәве, тормыш мәңгелеген раслау чарасы буларак ачыла да инде.

Сәлим белән Алтынайның үзара мөнәсәбәте Таһир белән Зөһрә, Ромео белән Джульетта мәхәббәте кебек керсез. Шуңа да бөтен барлык мәгълүмат чаралары мәхәббәт төшенчәсен азгынлык, секс-мекс, парнография белән алмаштырган заманда саф мәхәббәтнең ни икәнен аңлаучы укучылар Суфиян Поварисовның ярата һәм яратыла белүче геройларын нык ошатты. Хәтта роман “Агыйдел” журналында басыла башлагач, авторның үзенә: “Суфиян абый, шул геройларың үлеп кенә куймасын инде!” — дип әйтүчеләр дә була. Шул турыда сүз чыккач, Суфиян Шәмсетдин улы, авыр сулап.

— Ни хәл итмәк кирәк, туган. Сугышның үз логикасы да, үз кануны. Мин чынбарлыктан читләшә алмадым. Үзең күз алдына китереп кара, туган. Америкалылар тарафыннан бомбага тотылудан һич аклап булмаслык дәрәҗәдә нык җимерелгән Дрезден. 9 май. Җиңү көне... Солдатларның да, офицерларның да шатлыгы чиксез. Әмма шулчак полк командиры тревога игълан итте. Без исә, шаярта майор, дип, тәүдә, ыжламадык та. Ул арада команда яңгырады.
— Полк, строиться!
Тиз генә стройга бастык.
— Полк, приготовиться в поход по маршруту Дрезден-Прага!
Гитлерга үтә тугры, нык коралландырылган бер дивизия, безнең гаскәрләрнең Берлинны алуына карамастан, артта калып, сугышып маташа имеш. Власовчылар да алар белән булган. Аларның нияте, фронтны өзеп, америкалылар ягына чыгып котылу булган.
Тагын яу булырын белгән кебек, минометларыбызны машиналарның кузовыннан төшермәгән идек. Ул 360 килограммлы чуен коралны бер бушатып, бер төяве, үзең аңлыйсыңдыр, җиңел эш түгел. Тиз арада җыендык та юлга чыктык. Дрезден-Прага юлы көзге кебек тип-тигез. Җилдерәбез генә.
Алыш бик каты булды. Атыштык-атыштык та, кул сугышына күчтек. Бер таза гәүдәле немец мине егып салып штыгы белән чәнчәм дигәндә, үзе авып төште, безнең көрмәкләшкәнне күреп калган Алтынай автоматының төзәсе белән аның башына тондырган икән. Тик шул арада икенче фашист кызыкайның башына сугып өлгерде... Ул явыз үзе дә шунда әҗәлен тапты. Ә Алтынай, минем өчен алтыннан да кадерле Алтынай, кулымда җан бирде. Елый-елый мәңгелеккә җир куенына үзем салдым аны...

Карт солдатның бу моңсу хикәятен тыңлау авыр булды. Суфиян абыйга исә аны сөйләү иске яраны яңадан ачу белән бер булгандыр, мөгаен. Сиксәннән узып, туксаны ягына якынлашкан карт солдат юкса тамагын кыра-кыра күзен сөрткәләп алмас иде... Моннан исә романдагы Сәлимнең кем булуын да, Бөек Җиңүнең җырда әйтелгәнчә, яшь аралаш яуланган шатлык икәнен дә аңлавы кыен түгел иде, әлбәттә. Бу да авторның әсәрләрендә сурәтләнгән баталь күренешләрнең генә түгел, хәтта яу эчендә кайнашкан персонажлар күңелендә туган хис-кичерешләрнең дә, шуларның мәхәббәт тойгысы дигән иң-иң мөкатдәсе дә документаль булуына, тормыш хакыйкатен раслауга корылуына бер мисал.

Яшерен-батырын түгел: без “толерантлык” дигән сүзне “интернационализм”ның синонимы икән, дип кабул иттек. Шул алдануыбызга үзебез күнегеп, аның “сабырлык”, “түземлек”, икенче төрле әйткәндә, “уң чикәңә чәпәсәләр, сулын куй” дигәнне аңлатуын уйлап та бирмичә, интернационализм төшенчәсен оныта башладык. Кемнәрдер “Патриотизм — последнее прибежище”, дигәнгә дә исебез китмәде. Әле телгә алынган ике романы белән Суфиян Поварисов патриотизм һәм интернационализм төшенчәләрен совет яугирләре йөзендә халкыбыз аңлаган дәрәҗәдә безнең хәтеребезгә төшерә. Юк, хәтергә төшерү белән генә чикләнеп калмый. Ике әсәр дә шул булмышындагы ватанчылык, милләтләр интернационализмы идеясе белән сугарылган. Язучының төрле милләттән булган яугир-персонажларын Туган иле, Ватан берлеге идеясе, язмышлар уртаклыгы тойгысы берләштерә. Аның романнары асылны, нәкъ шушы бердәмлек Олы Җиңүебезгә ирешелгән төп фактор булуын раслый.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын Суфиян Поварисов тагын бер иҗади җиңү белән каршылады. Үзенең укучыларын ул “Канлы бәхет” дигән яңа романы белән куандырды. Анысы да, “Язмыш корбаннары”, “Ут эчендәге мәхәббәт” романнары кебек үк, җылы кабул ителде. “Канлы бәхет”нең “2010 елның иң яхшы романы” дип танылуы да күп нәрсә хакында сөйли.

Телгә алынган романнары белән Суфиян Поварисов үзен башкорт әдәбиятының чын мәгънәсендәге баталисты буларак танытты.

Сугышның иң кызу нокталарында гел алгы сызыкта булуы аркасында, аның табигатен бөтен кабәхәтлегендә белгән, ул никадәр аяусыз булмасын, якты хисләре сүндерә алмавына үз язмышында яхшы төшенгән һәм шуңа инанган яугир язучы тәҗрибәсе аңа турыдан-туры үзе катнашмаган шартларда барган яу күренешләрен дә уңышлы сурәтләргә форсат бирә. Моңа үзе бәләкәй генә, үзенең фюзеляжы фанерадан гына торган “У-2” самолетында 782 тапкыр төнге очышта катнашып, дошманга күп каза салган, шул батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә лаек булган Мәгүбә Сыртланова турындагы “Төнге фәрештәләр”, Гражданнар сугышына багышланган “Биш партизан” дигән романнары да дәлил була ала.

Суфиян Поварисов тыныч тормышта яугирләргә хас батырлык кылучыларны да онытмый. Илешнең хезмәт батырлары һәм башка хезмәт ияләре хакындагы очерклары, авыл укытучылары тормышына багышланган “Иман” дигән яңа романы әнә шундыйлардан.

Суфиян Шәмсетдин улы белән күрше буларак мин күптән инде шуңа күнеккәнмен — төнлә кайчан гына кайтсаң да аның тәрәзәсендә һәрчак ут була. Ул миңа тәүдә юл күрсәтүче маяк кебек тоела. Якынлаша килә, караңгы ихатада абынмас өчен махсус рәвештә тәрәзәдән агылган яктылыкка әверелгәндәй була. Димәк, өй хуҗасы һаман да язу өстәле артында утыра. Башкалар бу дөньяда күңел маягына ия булсыннар өчен, тормыш юлларында абынмасыннар өчен шулай итә әдип. Аның әйтер сүзе укучы күңеленә барып җитә. Димәк, снайпер-минометчы һаман да снайпер, нәфис сүз снайперы булып сафта кала.

Шуңа да Суфиян Шәмсетдин улы Поварисовның Башкортстан язучылар союзы идарәсе тарафыннан Республикабызның халык язучысы дигән мактаулы исемгә тәкъдим ителүен хуплыйм. Яугир язучы аңа, һичсүзсез, лаек.

Әхмәт Сөләйманов,
филология фәннәре докторы,
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры.

"Кызыл таң", 4.08.2011.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013