Бүген Әдипләр: Анна Попова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Анна Попова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө <= П => Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илүзә Пазюкова
Әлминур Патршина
Суфиян Поварисов
Анна Попова
Гөнүл Пултар

Эстрадада иң популяр җырлар аның сүзләренә язылган дисәк, ялгыш булмас, мөгаен. Гүзәл Уразова башкаруындагы “Кума мине”, Ирек Галиевнең “Аңлат хисеңне”, Лилия Хәйруллина яратып җырлаган “Бәхет сулышын тыңла” – аларның кайберләре генә. Аның сүзләренә музыканы Зөфәр Хәйретдинов, Оскар Усманов, Альфред Якшимбетов, Владимир Федоров һәм башка талантлы композиторлар яза. Юрист белгечлеген үзләштергән яшь шагыйрә эстрададагы проблемалар хакында да үз фикерен белдерде.


– Кайбер иҗатчылар, халыкка якынаю өчен җиңел җырлар язабыз, диләр. Сез­неңчә, бу дөресме, татарга җиңел җырлар кирәкме?


– Күпләр, бигрәк тә өлкәнрәк кешеләр, хәзерге җырлар элеккеге кебек түгел, мәгънәсез, дип зарланалар. Әмма шул ук кешеләр нигәдер такмак-җырларны да үз итәләр. Мәсәлән, Фирдүс Тямаевның җырлары такмакка тартым. Әмма халык ул башкарган җиңел җырларны тыңламый дип әйтә алмыйбыз бит. Шуңа күрә репертуарларына тематик, саллы җырлар белән беррәттән әнә шундый җиңел­рәкләрен дә керткән җырчы­ларның хәлен аңлыйм. Алар бит җырны тамашачысына карап сайлый. Шулай да җыр авторлары гади генә сүзләргә дә мәгънә салырга омтылырга тиеш. Сәхнә, чыннан да, мәгънәсез такмаклар урынына әйләнергә тиеш түгел.


– Радио-телевидениедә дә, төрле концерт, фестиваль­ләрдә дә еш кына җыр авторлары “онытыла”. Бу күренеш белән ничек көрәшергә икән?


– Бу проблема бик күпләрне борчый. Шәхсән үзем Шәмсия Җиһангированың шушы проблема уңаеннан ясаган чыгышын тыңладым. Җыр тексты күңел халәтенә бәйле рәвештә туа. Ә чын күңелдән язылган шигырь беркайчан да коммерция файдасына эшли алмый. Аны еш кына җырчыга бүләк итеп бирәбез. Безгә бары тик концертта җырның авторларын атау кирәк. Бу  бик мәгънәле гамәл булыр иде. Бүген иҗат әһелләре, җырчылар социаль челтәрләрдә бик актив эшли. Ләкин монда да еш кына җырчылар җырның авторларын атауны кирәк дип тапмыйлар. Ә бит текст алырга килгәндә исем-фамилиябезне беләләр. Иҗат кешесенең күңеле юктан да була. Бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп иҗат итсәк иде.


– Бу – авторларның абруе югалу, дигән сүз бит инде. Абруйны ничек кайтарырга соң?


– Соңгы вакытта авторлык хокукларын яклау оешмасы бик актив эшли. Җырчылар да башкарыласы әсәрнең ике канаты – шигырен һәм көен иҗат итүче­ләре барлыгын аңлый башладылар кебек. Тыңлаучылар да шуны онытмасыннар иде. Бу җырны кем иҗат итте икән дип кызыксыннар иде. Тыңлаучы таләп итсә, радио-телевидение алып баручыларының да авторларны искә алуы гадәти хәлгә әйләнер иде. Соңгы вакытта “Болгар” радиосы авторларны популярлаштыра башлады. “Милли премия” тапшыру тантанасында авторлар арасында да бәйге игълан ителгән иде. Башка андый очрак булганы юк әле. Эстрада вакыйгаларын яктыртуга багышланган ТМТВ каналында, мәсәлән, титр­га җыр исемен һәм башкаручыны язалар, авторлар онытыла. ТНВ каналында авторларны да язалар.


– Бәлки мондый битарафлыкка каршы җаваплылыкка тарту юлы белән көрә­шер­гәдер? Күптән түгел танылган композитор авторлык хокук­ларын яклап судка мөрә­җәгать итте.


– Яшь авторларның иҗат юлын конфликттан башлыйсы килми. Әмма нәкъ менә яшь авторларның хокуклары ешрак бозыла да инде. Шуңа күрә юрист белгечлегемне эшкә җигеп, яшь шагыйрь, композиторлар белән очрашу уздырырга, авторлык хокукларын яклау буенча ниндидер чаралар кылырга дип уйлап торам. Бу хакта композитор Оскар Усманов белән дә сөй­ләшкәнебез бар. Ул – бик күп популяр җырларга көй язган кеше. Әмма аны да бик белеп бетер­миләр. Бу шулай ук иҗат кеше­сенең хокукларын бозу бит инде.


– Анна, сез һөнәрегез буенча юрист. Ә шигырь язу сезнең өчен нәрсә – кәсепме, хоббимы?


– Мин эшемне иҗат кешеләре белән иңгә-иң башладым. “ТАТМЕДИА” агентлыгында юрист булып эшләгән идем. Ме­нә шушы оешмада кечкенәдән килгән сәләт ничектер ачыла башлады. Беренче шигыремне биш яшем­дә язганмын. Әмма күңелгә кил­гәнен генә түгел, кәгазьгә төш­кәнен дә җыеп бармаганмын. Ә соңгы ике ел эчендә иҗат үзен­нән-үзе дөрләп китте. Шигырь­ләр­не композиторлар күреп алып, көйләр яза башлады. Шигъ­ри дөньяны ачуыма әбием белән бабама бурычлы мин. Әти-әнием студентлар булгач, балачагым авылда үткән. Кечкенә чагымда бабам әкиятләре, әбием җырлары аша сүз тәмен тоеп, белеп үстем. Шуңа күрә яшьләрнең туган телләрен онытуына, мил­лилеккә көлемсерәп карауларына борчылам. Борчылып кына дөньяны үзгәртеп булмый. Эшне үзеңнән, гаиләңнән башларга кирәк. Мин әти-әниемне татарча концерт, спектакльләргә йөртәм, яңа җырлар тыңлатам. Син бул­масаң, телне онытып бетер­гән булыр идек, ди алар. Үзем дә тел җәһәтеннән камил­ләшергә тырышам, күп укыйм, татарча аралашам. Телне бик үк белеп бетермәгән татарлар өчен гади генә сүзләр белән йөрәкләренә үтеп керергә тырышам. Шигырь язмау Ходай биргән мөм­кин­лекләрне файдаланмау булыр иде ул.


– Юриспруденция белән шигърият бер-берсенә капма-каршы дөнья бит.


– Минем медицина юлыннан китәсе килде. Табиб дусларыбыз мине еш кына хастаханәгә чакыралар иде. Бу аларның үз дөнья­ларының нечкәлекләре, авыр­лык­лары белән алдан ук таныштырулары булды. Әти белән әни бу эшне бик хуплап бетермәде. Әни беркөнне, син бит гаделлек өчен көрәшергә яратасың, бәлки сиңа юридик белем алырга кирәктер, дип куйды. Бөтен гаилә әгъзалары бергә җыелып сөйләшкәндә дә шул фикер яң­гырады. Менә шулай мин юрист һөнәрен үз­лә­ш­терергә булдым. Минем һө­нәрем коры телле, җитди. Ме­нә шушы коры дөнь­ядан арыныр өчен миңа шигърият ки­рәк­тер дә. Шигъри дөньяда ял итәм, проблемаларны онытам. Авыр чакта да шигырь язам, шатлыгым булса да... Шигърият миңа коткару боҗрасы кебек ул.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 118, 15.08.2014/)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013