Бүген Әдипләр: Павел Иванов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Павел Иванов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова
Павел Иванов "Авыл утлары" газетасында уникаль шәхесләр эшләде. Немец Виктор һәм Константин Бустеряковлар, мари Асия Вәлиева, урыс Павел Иванов... Павел Федорович Ивановка урысча сүз катырга да тартына идек без. Лаеклы ялда булуына карамастан, Мөслим төбәге тарихына кагылышлы язмаларын әледән-әле кертеп тора иде. Һәр язмасы ике нөсхәдә - татарча һәм урысча булыр иде. Аның бу фотосын мин 2001 елда төшереп алган идем. Арткы фондагы шкаф пыяласында минем шәүләне шәйләргә мөмкин.
Әхмәт Дусайлы.

Питруш култыгы

Һәр авылның тарихи һәм табигый истәлекле урыннары бар. Алар турында легендалар буыннан-буынга күчә. Мөслимлеләр дә Питруш култыгын яхшы хәтерлидер. Тик исеменең генә каян, нилектән килеп чыкканын белүче юк. Әле 30-40 ел элек кенә ул Мөслимнең иң матур урыннарыннан берсе иде.
Питруш Ыкның тирән генә култыгы булган. Анда су иртә яздан ук җылына торган иде. Кайчандыр Питруш буенда колхозның зур яшелчә бакчасы бар иде. Анда кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, суган, шалкан утырттылар. Түтәлләргә Питруш суын сибәләр иде. Суны исә мичкәләрдә атлар белән алып кайта торганнар иде.
Хәтерлим әле: ярдан ерак түгел каравылчы өе булып, анда Баһау карт хатыны белән яши иде. Без, бала-чага, бакчага яшел суган, кишергә бурлыкка керә идек.
Шулай бервакыт, Питрушка су коенырга баргач, бакчага кереп күлмәк эченә өлгергән кыярлар тутырдык. Хуҗалар өйдә юк, ләкин зур этләре безне куа башлады. Читән янында куып та тотты, ыштанымнан эләктереп, йомшак җиремне умырып та алды. Мин, читәнне уктай очып кына чыктым да, суга сикердем. Иптәшләрем Гыйльфанов һәм Р. Гыйльфанов кан күп агудан куркып ярамны ләм белән сылап куйдылар. Шул рәвешле ертык ыштаннан, кыяр төяп өйгә йөгердек. Бүтән андый хәл кабатланмады.
Колхоз бакчасы хәзерге Октябрь урамыннан башланып Набережная урамында урнашкан картлар йортына кадәр сузылган иде. Хәзер бакча юк инде, Питруш та корыган.
Ыкның сул як яры юыла башлагач өйләрне, коймаларны агызып китмәсен дип, шул тирәдә яшәүче Нариман Нәҗмиев, Мирзанур Хаковлар киңәше белән элеккеге иске елга юлы буйлап канал казыды. Бу хәл Ык аша күпер салынган вакытка туры килеп, каналдан чыккан туфракны күпер дамбасына ташыдылар. Ул чорда берәү дә шуның нәтиҗәсендә Питруш култыгы юкка чыгар, дип уйламагандыр.

Багшай күле

1947 елның 3 апрелендә Багшай күленең калын, үткен кырлы бозы, ватылмыйча күтәрелеп, Ыкның элеккеге агач күперен җимереп, свайларын кисеп, күпернең үзен "сыртына салып", Бишнарат тегермәне ягындагы әрәмәгә төртелеп калды. Ул күпер 1936 елны салынган булган. Ул бик матур, пөхтә иде. Район халкына, хуҗалыкларга, хәтта күрше Актаныш, Минзәлә районнарына Ык елгасы аркылы чыгуда хезмәт иткән иде. Озак еллар язгы ташу чорында кешеләрне, авыл хуҗалыгы продукциясен көймәләр, соңрак вакытлыча агач күпер аша ташу белән җәфа чигәргә туры килде. Көймәләр белән кешеләрне, фляга-фляга белән сөтне, капчык-капчык чәчү орлыгын ярдан-ярга ташыдылар. Әле көймәләргә ишкәкчеләр табуы да бик зур мәшәкатьләр тудыра иде. 5-6 кеше утыртып, 5-6 бидон салып көймә теге яктан бу якка бер сәгатькә якын чыга. Ел саен көймә койрыгына Харис Галиәхмәтов утыра иде. 40 еллар ахырына 50 еллар башында райисполкомның юл бүлеге мөдире Зиятдин Ганиев Казаннан пароход белән Чаллыга кайткач (ул үзе Вәрәшбаш авылыннан) пристаньдә олы көймәләргә урнашкан паромны күрә. Ул паромның Каманың теге ягындагы Тарловка санаториясенеке икәнлеген ачыклый һәм Чаллы юл бүлеге аркылы ике көймә ясатырга махсус остахәнәгә заказ биреп куя. Элеккеге ВКП (б) ның район комитеты секретаре Салих Искәндәровкә, район башкарма комитеты рәисе Мәгъсүм Хөсәеновка бүлек мөдире З. Ганиевнең бу башлангычы ошый. Үзләре дә Казанга пароход белән барганда бу остахәнәгә кереп эшнең барышы белән кызыксынып чыгалар иде. Көймәләр ике катлы тактадан ясалган иде, такталар арасындагы ярыклар дегет белән, сүс белән тыгызлап тутырылган була. Озынлыклары 8-9 метр. Ыкның яр буенда ясалган паромга бер «ГАЗ-51» яки «ЗИС-5» машинасы сыя, унлап кеше баса ала иде. Су аркылы сүс бау сузылган, шуңа куллар белән тартылып паромны «худка» җибәрәләр. Койрыкта руль белән Хәмәй абый (Иске Вәрәштән) идарә итте. Ул кассир да иде. Язга таба көймәләрне кабат сүсләп, гудрон белән сылап эшкә хәзерләделәр. Бу паром 15 елдан артык хезмәт итте.
1967 елны районга республиканың мәгариф министры Мирза Исмагыйлович Мәхмүтов килде. Ул мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү комиссиясе җитәкчесе иде... Районның күпчелек мәктәпләрен тикшереп, ул Актаныш районына китте. Аны мин, райбашкарма комитеты рәисе урынбасары һәм мәгариф бүлеге мөдире Васил Гайфуллин озата бардык.
Паром турында сүз чыкты. Сүз иярә сүз дигәндәй, Әҗәкүлдән ерак түгел Дербышка пристанендә йөк күтәрү краннарын һәм пантоннарын алыштырганнар. Хәзер искеләрен, төзек булсалар да кисеп металлоломга тапшырырга җыеналар икән. Пристань начальнигы М. Хөсәенов белән бик дуслар булып чыкты. Озак та сөйләшмичә, безгә бушаган сигез пантонны бирергә булды, алар өчен безнең район 4 тонна металл ватыклары тапшырырга тиеш. Килешүне үтәп, документлар белән «Сельхозтезникадагы» (З. Исламов) ике прицеплы машина белән Дербышкадан пантоннарны төяп алып кайтып, юл участогына бушаттык. Элеккеге юл участогы начальнигы Фатих абый Гәрәев пантоннарын кисеп-ягып паром көймәләрен ясауны оештырды. Шулай итеп яңа паром ясадык. Чистайның елга судноларының ремонтлау заводыннан пропеллер алдык, паромга комбайн моторын урныштырдык, һәм Ык аркылы үзйөрешле паром җибәрдек. Дизельчысы юл участогы бульдозерчысы Ильяс Гыйзетдинов, койрыкта һаман да Хәмәй абый булды.

Күршем белән горурланам

Әле кайчан гына яшь, чибәр кыз минем күршем, Бөек Ватан сугышы ветераны Хатыйп Хафизовка кияүгә чыгып, безнең урамга килен булып төшкән иде ул. Инде ул вакыйгага ярты гасыр үтеп тә киткән. Оркыяның чибәрлегенә күрше егетләре белән сокланып йөргәнебез дә хәтердә әле. Ул фермага савымчы булып урнашты һәм үзенең тырыш, намуслы хезмәте белән озакламый бөтен районга билгеле шәхескә әверелде. Бер сыердан савылган сөт 1800-2000 кг булган 50-60 нчы елларда, ул һәр сыердан 2500-2800 кг сөт алуга иреште. Шул чор өчен рекорд иде бу. Хезмәт уңышларына ирешкән комсомолканы ВЛКСМның өлкә коференциясенә делегат итеп сайлыйлар. ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Ильяс Хәмидуллин җитәкчелегендә биш кешедән торган делегация барган иде ул елны Казанга. Бу вакыйга аның күңеленә гомергә кереп калырлык истәлек була. Чөнки ул үз гомерендә беренче мәртәбә зур шәһәрдә булып, зур залларда концертлар карый.
Еллар узу белән Оркыя остара, терлекләрне заман таләп иткән методлар белән карап, тагын да зуррак уңышларга ирешә: һәр сыердан 3000-3500 кг сөт сава башлый. Ул берничә мәртәбә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнә. Хезмәттәге уңышлары өчен аңа “Татарстанның атказанган колхозчысы” дигән мактаулы исем бирелә. Мактаулы хезмәт юлы үткән Оркыя Хафизова хәзер лаеклы ялда, Мөслимдә балалары, оныклары белән аралашып, булганына риза булып матур гомер кичерә.

Истә, һаман истә

Күптән түгел республика вакытлы матбугатында Арча районы турында күләмле язма басылып чыккан иде. Анда район тормышы, аның икътисади үсеше тасвирлана, автор хуҗалыктагы милек формаларына, авыл хуҗалыгы тармакларында эш барышына туктала. Районның социаль-мәдәни тормышы турында да мәгълүмат бирелә. Язмада Арча педагогия училищесының үткәне һәм бүгенгесе дә сүрәтләнә. Мине бу училищены тәмамлаучылар арасында социалистик хезмәт герое Лотфулла Ногман улы Мусинның да булуы гаҗәпләндерде.
Мөслимлеләрнең күбесе Л.Мусинның төп, белгечлеге буенча укытучы булуын белми дә торгандыр. Ул 20 елга якын Киров исемендәге колхозны җитәкләде. Аңа кадәр укытучы, район мәгариф бүлеге начальнигы булып эшләде, район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Район үзәгендә бүгенге көндә “Мизгел” яшьләр үзәге урнашкан, элеккеге мәдәният йорты төзелешен оештыручы һәм башлап йөрүче дә Лотфулла Ногманович булды.
Л.Мусин һәм аның тормыш иптәше Нурдидә Галиевна белән без яшьтән үк таныш. Нурдидә Галиевна Мөслим урта мәктәбендә тарих укытты.
Күренекле педагог, РСФСР ның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Укучылары аны бүген дә югары белемле, искиткеч акыллы, сабыр мөгаллимә буларак хәтерли.
Л.Н.Мусин район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән җиреннән торганда колхоз рәисе итеп сайлана. Мин ул чорда район комсомол комитеты секретаре идем. Лотфулла, мәдәният йортын төзеп бетерергә мөмкинлек бирмичә, колхозга җибәрүләре өчен бик борчылды. Бервакыт Л.Мусин мине алтын йолдызын “юарга” чакырды. Моңа кадәр минем Алтын йолдызны һәм Ленин орденын кулыма да тотып караганым юк иде. Ерактан гына бүләкләнүчеләр күкрәгендә күргәнем булды. Герой йолдызы, чыннан да, алтыннан эшләнгән һәм авырлыгы да зуррак. Мин Лотфулла Ногмановичның бүләкләрен костюмына кадавын сорадым. Кызганычка каршы, Л.Мусинның бөтен орден-медальләрен тагып төшкән фотосын мин күрмәдем. Ә Лотфулла Ногмановичның орден-медальләре күп иде.
Колхозчыларның III Бөтенсоюз съездына делегат мандатын да күрергә туры килде. Анда ул колхозчыларның республика съездына бездән делегат итеп сайланды. Лотфулла Мусин колхозны алга җибәрү, район икътисадын үстерү өчен дә күп эш башкарды. Ул җитәкчелек иткән чорда газлаштырылган дуңгызчылык комплексы, 7 мең башка исәпләнгән сарыкчылык комплексы, Катмыш бригадасында– сөтчелек комплексы һәм бик күп социаль-мәдәни һәм көнкүреш объектлары төзелде.
Лотфулла Мусин 75 яшендә вафат булды. Үзе үлсә дә, күренекле җитәкче, зур шәхес турында истәлекләр озак сакланыр, тарихта калыр.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013