Бүген Әдипләр: Нурзидә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурзидә


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гамир Насрый
Мәгъсүм Насыйбуллин
Газиз Нәбиуллин
Таһир Нәбиуллин
Илүсә Нәбиуллина
Резидә Нәбиуллина
Кави Нәҗми
Нуретдин Нәҗмиев
Илсур Нәфыйков
Рушания Низамова
Нурзидә Нотфуллина
Нурфат Нуретдинов
Фәнис Нуретдинов
Энҗе НУРИСЛАМОВА
Нурзидә Нурзидә Камил кызы Нотфуллина (әдәби тәхәллүсе—Нурзидә) 1970 елның 8 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында туа. Беренче әкият-шигырьләре башлангыч классларда укыганда ук «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла.
Туган авылы мәктәбендә сигез классны тәмамлагач, Нурзидә Арча педагогия училищесында белем ала. Аннан соң үзе белем алган мәктәпкә кайтып башлангыч классларны укыта, өлкән сыйныфларда татар теле мөгаллимәсе була. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1 сентябрь иртәсендә мәктәп сукмагыннан түгел, Казандагы мәшһүр Матбугат йортына илтүче урамнан атлап китүенә дә инде дистә ел үткән. Хәер, ул бу урамга ялгышып кына чыккан зат түгел. Мәгариф эшендә башлаган сукмагын-юлын дәвам итә Нурзидә—«Мәгариф» нәшриятында мәктәп-вуз дәреслекләре һәм балалар китабы редакторы булып эшли. Нурзилә—әдәбият сөючеләр өчен яхшы ук таныш исем. Аның хикәяләре «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Мәйдан», «Идел» кебек абруйлы газета-журналларда дөнья күрде. Ул инде «Мәгариф» нәшриятында «Кашлы балдак» исемле хикәяләр тупламасы да чыгарган автор.
«...Белгәнебезчә, хикәя—әдәби жанрларның иң авыры,—дип яза Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин яшь авторның беренче китабына язган кереш сүзендә. —Ул каләм иясеннән сюжет кора белүне, нык тупланганлык, фикер тыгызлыгын, кечкенә генә мәйданда зур көрәш сурәтләүне сорый. Шулар өстенә тормышны яхшы белү, башкаларны кабатламыйча, әсәрең өчен сайлап алган вакыйганы үз стилең, үз әдәби дөньяң аша ачу да зарури. Бу нисбәттән караганда Нурзилә—шактый кыю. Ул үз әсәрләрен ниндидер «изм»нар кысасына чикләмичә, иркен яза. Аның хикәяләрендә кырыс реализм белән мистика да табигый үрелеп китә...» Яшь автор турында байтак олпат язучыларыбыз да шушы фикердә.
2006 елның 28 февралендә, Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар: Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Мөдәррис Вәлиев), Язучылар берлеге идарәсе Нотфуллина Нурзидә Камил кызын (Нурзиләне) бертавыштан Язучылар берлегенә әгъза итеп алды.
"Казан утлары", 2006, июнь.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013