Бүген Әдипләр: Розалина Нуруллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Розалина Нуруллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зиннур Насыйбуллин
Миләүшә Насыйбуллина
Рәзинә Насыйбуллина
Гөлфиназ Нәбиуллина
Заһидә Нәбиуллина
Фәридә Нигъмәтҗанова
Гөлүсә Низаметдинова
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Азат Низамиев
Рашат Низамиев
Флүрә Низамова
Әлфинур НОГМАНОВА
Энҗе НОГМАНОВА
Вакыйф Нуриев
Лилия Нурмөхәммәтовa
Розалина Нуруллина
Розалина Нуруллина
(1929-2012)
Розалина Нуруллина 1929 елның 11 сентяберендә туган.

Бөтен барлыгын татар журналистикасын үсте­рүгә, кадрлар әзерләүгә багышлаган Розалина Мәр­дән кызы Нуруллинаның гомере 84 нче яшендә капылт кына өзелде. Педагог буларак, безне гел мөстә­кыйль булырга өйрәтә иде ул. Үзе дә шушы сыйфатына хәтта соңгы сәгатендә дә хилафлык китермәгән: йокыга киткән җирдән генә бакыйлыкка күчкән. 

 Без – инде ничә буын татар журналистлары өчен филология фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәл­лүр каләм” конкурсы лауреаты Розалина Нуруллина кем иде соң әле? Авылдан килгән балаларга әни кебек иде ди­сәк тә, мөгаен, ялгышмабыз. Тик җайга гына тора торганы түгел, кирәк чакта кырыс була белгәне, тәртипкә, ягъни нәкъ менә каршылыкларны җиңеп яшәргә өйрәтә торганы. Шә­һәр тормышына күнегә алмый азапланган кыз-кыркын өчен хатын-кыз өлгесе иде Розалина Мәрдәновна. Бик тә зәвыклы кеше иде ул. Аның һәр адымыннан, һәр сөйләгән сүзеннән затлылык бөркелеп торыр иде. Һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шулай булды.

Без тагын Розалина Ну­руллинаның татар журналис­тикасы белеменә нигез салу­чыларның берсе икәнен бе­ләбез. Аспирантураны тәмам­лау белән ул журналистика кафедрасында эшли башлый. Яшь белгечкә “Татар журна­листикасы тарихы” курсын алып баруны йөклиләр. Йөк­ләвен  йөклиләр, әмма ауди­тория­дәге студентлар алдында сөй­ләрлек бер генә әзер материал да юк. Тиз генә булачак та түгел. Чөнки 1930 елга кадәр татар телендәге га­зета-жур­наллар гарәп язуы белән, 1940 елга кадәр латин хәреф­ләре белән басыла. Менә шунда яшь укытучы китапханәләр­дә­ге, архивлардагы тузан эчендә тәүлекләр буе утырырга мәҗ­бүр була да инде. Аңа кадәр татар журналистикасы тарихы турында бернинди дәреслек­ләр, мо­нографияләр юк кына түгел, хәтта бу теманы яктыртырга алынган кеше дә булмый. Гази Кашшаф белән алар лек­цияләр курсы төзиләр һәм студентларга чын тарихны җиткерәләр. Әйтергә кирәк, Розалина Мәрдәновна татар журналистикасы тарихын өй­рәнүдән беркайчан да туктамады. Иң саллы материаллары “Вакыт авазы. Татар телен­дәге газеталар, журналлар, календарьлар (1905–1995 еллар)” җыентыгында басылып чыкты.

Әлбәттә инде, газета-жур­налларның милләтне, телне саклап калуда нинди роль уйнавын гомере буе шулар эчендә казынган кешедән дә яхшырак аңлаучы булмагандыр. Шуңа да татарча басмалар ябылса яки кыса башласалар, Розалина Мәрдәновна ихластан борчылды. Ә авылларда китапханәләр, мәктәп­ләр юкка чыгу аның өчен чын фаҗига булды. Нәкъ менә шушы теманы яктырткан, фикер­ләрен белдергән материалларын да газета-журналларга даими тәкъдим итеп торды ул. Әйтергә кирәк, Розалина Мәрдәновна педагоглык эше белән беррәттән журналистлык эшен тигез алып барды. Әле аспирантурага кергәнче үк “Яшь сталинчы” (бүгенге “Татарстан яшьләре”) газетасында 10 еллап эшли. Аннан аны “Ялкын” журналына бү­лек мөдире итеп күчерәләр. “Ватаным Татарстан” турында сүз чыкканда да: “Газетаның саллы тарихын язып калдырасы иде”, – дип хыяллана иде. 

Розалина Мәрдәновна безгә тагын бер яктан үрнәк булды: ул татар телен дә, рус телен дә камил белә иде. Дөрес, бу аңа җиңел генә бирелмәгән. 1962 елда бары тик рус журналистикасы кафедрасы гына оеша. Һәм аңа, татар мәктәбен тәмамлап, татарча фикер йөртергә күнек­кән педагогка, лекцияләрне русчага тәрҗемә итеп укырга туры килә. Ул студентлар алдында авыр хәлгә калмас өчен көне-төне рус классик­лары китапларын укый. Ә җитмешенче еллар ахырында татар журналистикасы кафедрасы ачылгач, лекцияләр­не ике телдә дә укый башлый. Хәтерлим әле: без укыган елларда да Розалина Мәрдәнов­на мең дә бер төрле эш башкара иде. Семинар дәресләр үткәрә, курс, диплом эшләрен җитәкли, ул ара да булмый, күчтәнәчен күтәреп, безнең янга тулай торакка килеп чыга, хәлебезне белешеп китә. Югыйсә аны өендә үз гаиләсе дә көтә бит инде, өстәвенә фәнни эшләре дә җитәрлек иде. Мәсәлән, ул татар язучысы һәм журналисты Гадел Ку­туйның иҗатын өйрәнеп, бер­ничә китап бастырды. Шулай ук Фатыйх Әмирхан, Галим­җан Ибраһимов, Гаяз Исхакый һәм башка иҗат әһеллә­ренең иҗатын өйрәнүгә дә күп көч куйды. Өйрәнеп кенә калмады, ә студентларны алар үрнәгендә язарга, укырга, фикерләргә өйрәтте. Ә журналистика факультеты­ның 80 еллыгы уңаеннан “Тарих яза каләмем” дигән китап бастырып чыгарды. 

Язу-сызуга талант – күрә­сең, аларның нәсел байлыгыдыр. Розалина Мәрдәновна­ның нәсел җебе татар мәгъ­рифәтчесе Максудиларга барып тоташа. Садри Максуди Парижда Сарбонна университетын тәмамлый, Россия империясе Дәүләт Думасы депутаты, 1918 елда оешкан “Идел-Урал штаты” республи­касы­ның беренче президенты була. Аның абыйсы Һади да галим, тел белгече буларак шөһ­рәт казана, татар-рус-француз сүзлеге төзи. Алар икесе дә – Розалина Нурулли­наның әни­се Рокия апаның туганнан туган абыйлары. Өл­кән абыйсы Рәис Сабиров та – күренекле журналист. “Правда” газетасы­ның үз хәбәрчесе, аннан “Социалистик Татар­стан”ның баш мөхәррире булып эшли. 

Һәм, әлбәттә инде, бу исемлектә иң абруйлы урында Розалина ханымның хәләл җефете, күренекле язучы, галим Ибраһим Нуруллин тора. Аларның кызлары – “Выбор” газетасы мөхәррире Гүзәл ха­нымның һәм шул ук редак­циядә бүлек мөдире Миләүшә ханымның әти-әнисе турында ихластан сөйләгәнен күп тапкырлар тыңлаганым бар. “Әнием әтиемнең ярдәмчесе генә түгел, хезмәттәше дә, тәнкыйтьчесе дә иде. Аш бүл­мәсендә кичләр буе татар фә­не, мәдәнияте, әдәбияты өл­кәсендә килеп туган проблемалар турында сөйләшеп утырырлар иде. Алар, миңа калса, бер фикердә генә булмыйча, бер тында сулыш алалар кебек иде...”

Розалина Мәрдәновна шө­кер итеп яши белә һәм үзен бәхетле кеше итеп тоя иде. Моңа нигез дә бар. Соңгы көннәренә кадәр кулыннан яраткан эшен төшермәде. Римма Ратникова, Ислам Әх­мәтҗанов, Васил Гарифуллин кебек дәвамчылары, күпсан­лы студентлары белән элем­тә­се өзелмәде. Янәшәсендә балалары, оныклары, онык­чык­лары бөтерелеп кенә йөр­де. Ул алар өчен һәрвакыт кадерле әни, сөйкемле дәү әни булды. Инде бакыйлыкка күч­кәч тә, урыныгыз җәннәттә булсын, Розалина Мәрдә­новна! 


18-12-2012 №249-250 (26968-26969)

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА ("Ватаным Татапрстан")

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013