Бүген Ибраһим Нуруллин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ибраһим Нуруллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илбарис Надиров
Каюм Насыйри
Хәбирә Насыйрия
Тәлгать Нәҗмиев
Гөлчәчәк Нәҗипова
Галимҗан Нигъмәти
Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Җәмил Нигъмәтов
Әхәт Нигъмәтуллин
Энгель Нигъмәтуллин
Йолдыз Нигъмәтуллина
Илдар Низамов
Дәмелла Фәхретдин Норлати
Ләйсән Нургалиева
Гаптрәүф Нуриев
Ибраһим Нуруллин
Ибраһим Нуруллин
(1923-1995)
Язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Парау авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Малыклы районында җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс (хәзерге Димитровград) урта мәктәбенең сигез классын тәмамлаганнан соң, 1938 елда Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый. 1941 елның октябрендә унсигез яшьлек студент, техникумындагы укуын өзеп, үзтеләге белән армиягә китә. Башта ул Мәскәүдә парашютчы-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары 1942 елның җәендә Сталинград фронтына җибәрелә. Шунда, сугышның алгы сызыгында, аны КПССка член итеп алалар. Ләкин И. Нуруллинга фронтта озак булырга туры килми: шул ук 1942 елның ноябрендә, Әстерхан шәһәрен саклау өчен барган сугышларның берсендә, ул каты яралана һәм елга якын госпитальдә дәваланып ятканнан соң, хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителеп, туган авылына кайта. Берникадәр вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, И. Нуруллин 1945 елда яңадан Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач (1950), аны аспирантурада калдыралар. 1953 елның декабрендә ул Г. Тукайның идея-эстетик карашларын ачуга багышланган хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясен яклый. Шул вакыттан алып И. Нуруллин Казан университетының татар филологиясе кафедрасында башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы һәм доцент булып эшли. 1967 елда «Татар әдәбиятында критик реализмның тууы һәм үсүе» дигән темага докторлык диссертациясе яклаганнан соң, ул 1969 елдан башлап шул кафедраның профессоры вазифасын башкара. 1978 елдан бирле И. Нуруллин — университетның рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында профессор-консультант хезмәтендә.
И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. 1944—1945 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында аның «Ана тойгылары» («Ана күңеле»), «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» («Район үзәгендә») исемле беренче иҗат тәҗрибәләре басылып чыга. Аннан ул, хикәя жанрын вакытлыча читкәрәк куеп, әдәби тәнкыйть һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән мавыгып китә. Аны бигрәк тә егерменче йөз башы татар әдәбияты, аерым алганда Г. Тукай иҗаты кызыксындыра. «Тукайның әдәби пародияләре» (1948), «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре» (1953), «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты» (1955) кебек мәкаләләре, шулай ук Ф. Әмирхан, Ш. Камал иҗатларына, әдәбият тарихының һәм агымдагы әдәби процессның аерым проблемаларына багышланган хезмәтләре белән И. Нуруллин илленче елларда ук үзен сәләтле, оригиналь фикерле һәм принципиаль карашлы әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта. Соңыннан аның бу мәкаләләре, бергә тупланып, «Тукай эстетикасы турында мәкаләләр», «Шәриф Камал иҗаты», «Образлар дөньясында» кебек җыентыкларында урын ала.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда галим татар әдәбиятында иҗат методлары һәм әдәби юнәлешләр, критик реализмның туу һәм үсү мәсьәләләре турында теоретик гомумиләштерүләргә бай булган монографияләрен яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма китабын бастырып чыгара («XX йөз башы татар әдәбияты», «Реализм турында мәкаләләр», «Путь к зрелости», «Әдәбият теориясе» һ. б.). Бер үк вакытта ул җанлы әдәби процессны да күз уңыннан төшерми, республика матбугатында һәм үзәк газета-журнал-ларында язучылык осталыгына бәйле актуаль проблемаларны күтәргән күп санлы әдәби тәнкыйть мәкаләләре, яңа китапларга багышланган рецензияләре белән катнаша. 1983 елда Татарстан китап нәшрияты И. Нуруллин-ның әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган «Тормыш һәм сәнгать чынлыгы» исемле яңа җыентыгын бастырып чыгарды.
Әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендә актив эшләү белән бергә, илленче еллардан башлап И. Нуруллин яңадан художестволы әсәрләр язуга игътибарын көчәйтә. Ул балалар өчен бер төркем хикәяләр иҗат итә, юмор-сатира һәм драматургия жанрында көчен сынап карый («Аның йолдызы» пьесасы, 1956). Соңыннан бу әсәрләр әдипнең «Аның йолдызы» исемле китабында урын ала. Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле документларны тирәнтен өйрәнү исә илленче еллар ахырында язучы-галимне бөек шагыйрь турында тарихи-биографик характердагы хикәяләр циклы һәм «Тукай Петербургта» исемле пьеса язарга илһамландыра. Ниһаять, 1975 елда И. Нуруллин шагыйрьнең җанлы образын бербөтен итеп күз алдына китереп бастырган фәнни-художестволы әсәрен — «Габдулла Тукай» исемле китабын язып тәмамлый. Мәскәүдә (1977) һәм Казанда (1979) «Атаклы кешеләр тормышы» (ЖЗЛ) сериясендә басылып чыккан бу әсәре өчен И. Нуруллинга 1982 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
И. Нуруллин—1957 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018