Бүген Әдипләр: Нурулла Гариф
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурулла Гариф


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тимерхатмулла Габдуллин
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Таһир Гыйлаҗев
Нурулла Гариф Язучы, техника белгече Нурулла Гариф (Нурулла Гыйматдин улы Гарипов) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында элекке байлар нәселеннән килгән крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне — туган авылы, урта белемне күрше Шомбыт авылы рус мәктәбендә ала. Мәктәптән соң бер ел төзелеш-һөнәр мәктәбендә укый. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978-1980 елларда Германиядә Совет Армиясе сафларында танк командиры булып хезмәт итә. 1980-1982 елларда Казан радиотехника мәктәбендә һәм 1982-1988 елларда Казан дәүләт университетында гыйлем эстәп, инженер-радиотехник һәм радиоастроном-инженер белгечлегенә ия була. 1988 елдан башлап Биектау районы Дача (Учхоз) бистәсендәге урта мәктәптә балаларга информатика, физика һәм математка фәннәрен укыта.
Н.Гарифны аеруча кызыксындырган тагын бер өлкә — татарның борынгы тарихы һәм археологиясе. Ул соңгы ун-унбиш еллар дәвамында Биләр, Җүкәтау, Чаллы, Өтернәс, Иске Казан, Кирмән, Алтын Урда шәһәрләреннән Бәлҗәмән, Сарай Бәркә, Сарай Бату шәһәрлекләренә оештырылган археологик казу эшләрендә даими катнаша. Туган төбәге авылларыннан борынгы чорга караган бик күп кулъязмалар җыеп, Республиканың Милли китапханәсенә һәм Кол Шәриф мәчете китапханәсенә тапшыра.
2006 ел башында Н.Гариф Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршындагы Гыйльми советта «Казан ханлыгында Чаллы олысы» дигән темага татарча диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Нурулла Гарифның әдәби иҗаты да өлешчә татар тарихы белән бәйле. Аның көндәлек матбугат битләрендә басылган «Без бу чорны яхшы беләбезме?» («Мирас», 1954, № 4), «Җуелмас хәтер...» («Мирас», 1995, № 10), «Борынгы Чаллы» («Казан утлары», 1996, № 3), «Урыс елъязмалары» («Мирас», 1996, №10), «Тамгада — тарих эзләре» («Мирас», 2000, № 1), «Үткәннәргә сәяхәт» («Казан утлары», 2003, № 4) кебек фәнни-публицистик мәкалә-язмалары, татар халкының 1552-1557 еллардагы азатлык сугышлары турында «Мәмеш Бирде» исемле күләмле тарихи кыйссасы («Казан утлары», 1999, № 8) татар тарихындагы төрле катлаулы чорларны һәм мәсьәләләрне яктыртуы белән кызыклы. Болардан тыш ул тормыштагы хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үтә табигый рәвештә һәм психологик нечкә тоем, нәзбереклек белән сәнгатьчә тәэсирле итеп тасвирлаган парчалар, кыска хикәяләр, яшәү мәгънәсе, авыл, аның язмышы турында үзенчәлекле фикерләргә, фәлсәфи уйлануларга бай эссе жанрындагы язмалар авторы буларак та укучыларга билгеле.
Н.Гариф — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯТЛӘР

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин сезнең арада яшәдем. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 176 б. — 2000 д.
Казан ханлыгы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 175 б. — 3000 д.
Освободительная война Татарского народа. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. — 71с. — 5000 экз.
Города Казанского ханства / соавт. Ф.Хузин. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. — 71 с. — 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хуҗин М. Төгәллек һәм кыскалык // Казан утлары. — 2002. — № 1. — 136 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018