Бүген Әдипләр: Нурия Сәлманова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Нурия Сәлманова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Нәфисә Сабирҗанова- Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Гөлчәчәк Садретдинова Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Фикия Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин Ләйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйль Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Галия Сәетшина Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Илмира Сәлахова Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Нурия Сәлманова Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рoза Cолтанова- Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов Булат Сөләйманов Зөһрә Сөләйманова Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй

Нурия Зөфәр кызы Сәлманова 1957 елның 4 августында Лениногорск районы Яңа Шөгер авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия училищесына укырга керә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шактый еллар мәктәптә «Иҗат» түгәрәген җитәкли, балаларга халык иҗатын, туган як тарихын өйрәтә, милли тәрбия бирә. Соңрак мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.
Нурия Сәлманова шигырьләр, балалар өчен хикәяләр яза. 1997 елдан бирле «Чишмә» әдәби берләшмәсенә йөри, әсәрләре район газетасында басыла. 2004-2009 елларда ул Әлмәт шәһәрендәге Р.Фәх-реддин исемендәге мәдрәсәдә укый, мөгаллимә дипломы ала. Дин кануннарыннан башка тәрбияне дөрес алып бару мөмкин түгел дип саный, иҗатында әдәп-әхлак темаларына өстенлек бирә. Гаиләсе белән Яңа Иштирәк авылында яши.

Сабыйларга

И сабыйлар, үсәсез дә, 
Тик үрнәкләр юк сезгә... 
Юллар алда, кайсы туры -
Сайларга үзегезгә... 

Зурларның эшләре каты, 
Бары акча эзлиләр... 
Әз генә авырлык килсә, 
Анысына да түзмиләр... 

Әнкәйләр белмиләр хәзер 
Нәрсә киеп-салырга... 
Әткәйләрнең уйлары бер: 
Тик машина алырга. 

Әби-бабай намаз белми, 
Акча санау - эшләре... 
Йокларга яткач та шуны 
Күрсәтәдер төшләре... 

И сабыйлар, үсегез сез, 
Туры юлны эзләгез... 
Уегыздан, телегездән 
Аллаһ сүзен өзмәгез...

Гел киресе

Әкрен барсам, өлгерәм мин, 
Ашыксам, соңга калам.
Бик агартырга тырышсам, 
Гел башка төскә манам. 

Очтым дигәндә, егылам, 
Килермен дисәң -качам.
Күзләреңне йом, дисәләр, 
Киресенчә, мин ачам.

«Этлек» эшләмәкче идем 
Мине кыскан гомергә... 
Аны яндырыйм дидем дә, 
Үзем калдым күмергә.

Тукайга

Дан, шөһрәт син көтмәгәнсең, 
Бәлеш өмет итмәгәнсең, 
Язгансың бары...

Милләтем диеп янгансың,
Йортсыз-җирсез дә калгансың,
Язгансың бары... 

Ятимлек тә сындырмаган, 
Сырхау җаның тындырмаган, 
Язгансың бары...

Тәүфыйксыздан син качкансың,
Иманлыга йөз ачкансың,
Язгансың бары.. 

Мәхәббәтең илгә чиксез, 
Рухи дәрьяларың төпсез, 
Язгансың бары...

Баш иябез шәхесеңә,
Сокланабыз һәр эшеңә
Ихлас күңелдән. 

Җаның булсын оҗмахларда, 
Бүген җырың дөньяларда 
Гөлгә күмелгән.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013