Бүген Әдипләр: Алсу Нургатина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Алсу Нургатина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Резидә Нәбиуллина- Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Мәкмүнә Нәҗипова Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Халидә Нәфыйкова Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Алсу Нургатина ФИО: Нургатина Алсу Әхәт кызы
уку/эш: Аксубай районының Иске Ибрай урта мәктәбе, 11 А сыйныфында белем ала.
Ниләр яза? Язылганнары күпме? Шигырьләр, хикәяләр яза, кроссвордлар төзергә ярата. 50 ләп хикәя, 1 повесть, бик күп шигырьләре бар (төгәл санын белмим, ди)
Яраткан китап/авторың? "Хуш, Тамчыгөл" Алмаз Гыймадиев.
Ничә яшьтә иҗат итә башладың? 11 яшьтә.
Иҗатка этәргеч нәрсә/кем булды? Дуслык сәбәпче булды. Иң беренче шигырем дә шуның турында
Сине борчыган иң зур проблема? Ятим балалар .
Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең? Чит ил көйләренә җырлар язгалыйм, кинофильмнар карарга, бай эчтәлекле китаплар укырга, рәсемнәр ясарга, чигәргә, чишмәгә йөрергә яратам.
Алсу: “Шигырь язуыма әнием зур этәргеч булды.Ул вак-төяк язылган шигырьләрне дә зур итеп мактап укый иде. Шул мине канатландырды да. Барлык дусларым, туганнарым да минем шигырьләрне яратып укыйлар, тиешенчә бәя бирәләр. Үз мәктәбемдә булган һәр чараны район газетасында яктыртып барам...журналистика белэн кызыксынам. Мин дөньядагы бар балаларның да әти-әниле булуларын телим”.

КИЛЕН

 

Кунак булып килде кичә,

Мәйдабәр әби безгә.

И шатлана, и сөенә

Шатлыгы чыккан йөзгә.

 

“Кичә барып алып кайттык

Өебезгә килен”, – ди.

“Күрше механик Мулланур

Көйләп китте көен “, – ди.

 

И куандык, җанкисәгем,

Бар эшне эшләп тора.

Керләремне дә юа ул

Бары бер минут кына.

 

Бар нәрсәне юып бирде,

Ялт-йолт килә өебез.

Картлык көнемдә юаныч –

Бар икән киленебез.

 

Шаклар катып тоңлап тордым,

Ул нинди килен тагы?

Аның бары ике кызы

Ә малае булмады...

 

Мәйдабәр әби аңлатты,

Төшендем инде ансы...

“Килен” дигәннәре булган –

Ке юу машинасы.

 

ФИЗИКАГА БЕР ШИГЫРЬ

 

Ялкауланып физикадан

Өйрәнмәдем теманы.

Үзе җиңел дә кебек ул,

Мәктәптә укыйм аны.

 

Дәрес алдыннан укырмын,

Бәлки сорамас әле.

Бәлки физика дәресе

Бөтенләй булмас әле.

 

Эх, дәрестә әйтә абый,

Дәфтәрләрне ачтык – ди,

Хәзер үткән теманы сез,

Бирегезче язып ди.

 

Китапларны җыеп алып

Өстәлгә куйды өеп.

Сезгә көлке, ә менә мин,

Языйм соң нәрсә диеп?

 

Эх, берни дә искә төшми,

Бар иде шунда нидер.

Эх, булмаса языйм әйдә,

Физикага бер шигырь.

 

Дәрестән соң абый әйтә,

Бишлелек, ди шигырең.

Ә үткән темаң хакында,

Ник ялгыш булсын сүзең?

 

Икеле, ди абый миңа,

Мин моңсуланып торам.

Калтыранган кулым белән,

Көндәлегемне сузам.

 

Бишле куйды абый миңа,

Аңламый торам аны.

Ул күз кыса, моннан соң ди,

Өйрәнеп йөр теманы.

 

ОНЫТТЫМ ДИП ҮЗ-ҮЗЕМНЕ АЛДАП ЙӨРИМ...

 

Оныттым дип үз-үземне алдап йөрим...

Тик сагынам, көтәм, юксынам...

Синнән башка ятим минем җаным,

Синнән башка тормыш юк сыман...

 

Ялгыш кына күңелемә кердең,

Аннан инде калдың мәңгегә...

Тик калмадың үзең, төсең калды,

Сине сагынып йөрәк әрни лә...

 

Оныттым дип үз-үземне алдап йөрим...

Ләкин күңелем сине сагына.

Сурәтеңне кулга алган саен,

Ник йөрәктә очкын кабына?!

 

Нигә сине оныта алмыйм икән,

Оныттым дип йөрим-йөрим дә.

Сиңа булган хисләр ташкын булып,

Бер моң булып килә күңелемә.

 

Ни бар икән синең күзләреңдә,

Үз-үзенә тартып торырлык...

Без мәңгегә кавыша алмабыз,

Нигә яши җирдә горурлык?!

 

Сиңа булган керсез хисләремне,

Өзеп ташлар идем кинәттән.

Ләкин йөрәк елый, беркайчан да,

Сызып булмас сине йөрәктән...

 

Очрашулар көтмим, нигә алар?!

Бары яраларны яңарту.

Ник утларга сала икән мине,

Сиңа булган керсез ярату?!

 

Оныттым дип үз-үземне алдап йөрим...

Ала алмыйм сине йөрәктән.

Газаплардан котылыр идем, әгәр,

Туктап калса ул да кинәттән...

 

ГАЗАП

 

Син елама, йөрәк, аны сагынып,

Ул барыбер булмас минеке.

Ул күптәннән сине әсир итте,

Үзе әле һаман ирекле...

 

Син яратма, йөрәк, оныт аны,

Мин бит инде күптән оныттым.

Тик син генә һаман сөю көтеп,

Аны яратуны ныгыттың.

 

Ул яратмый мине, бары көлә,

Нигә аны чынлап сөясең?

Түзә алмам башка бу газапка,

Нигә йөрәк миннән көләсең?

 

Газаплама мине зинһар, йөрәк,

Сызып ташла аны, үтенәм...

Мин башканы шулай сөя алмам,

Әгәр сөйсәм, үзем кичермәм...

 

Оныт аны, йөрәк, газапланма,

Ул бары тик булсын бәхетле.

Җир читенә мине озатса да,

Мин теләрмен аңа бәхетне...

 

РӘНҖЕШ..

 

Тормышымның гүзәл сукмагында,

Миңа китереп яла яктылар.

Уйдырмалар белән чуарлатып,

“Аеручы” диеп тактылар...

 

Аяз көндә яшен суккан төсле,

Ышанмаска башта теләдем...

Алар көлде генә “Аергансың,

Чынга ашты,-диләр,- теләгең”

 

Сүзсез калдым. Күзләремә килгән

Яшьләремне эчкә йоттым да –

Горур гына, башны чөеп күккә

Атладым мин нәфрәт утында.

 

Акланмадым, хәтта аклансам да,

Аклык булмас һич бу ялага.

Күңел әрни, күңел рәнҗи кабат,

Икейөзле дуслар булганга...

 

Төннәремдә елыйм, газапланам,

Яшьләремне алар күрмәсен!

Читтән карап, мыскыл белән көлеп,

Сынган бу, сыгылган димәсен.

 

Күзләремнән тамган кайнар яшьләр,

Тәннәремне шундый пешерә.

Шуның хәтле авыр рәнҗетүдән,

Бар ышаныч бетте кешегә.

 

Юк, каргамыйм, бары гамьсез яла,

Өтеп ала йөрәк пәрасын.

Сезгә булган нәфрәт-рәнҗешемне,

Хак Тәгалә бары юлласын...

 

Арабызда булган зур тауларны,

Шулай беркөн Алла тигезләр.

Нәкъ бумеранг кебек кире кайтыр,

Бер яладан чыккан сигезләр...

 

Йөзем буйлап аккан яшьләремне,

Ак кулъяулык белән сөртәмен.

Сызылып көннәр үткәч, еллар аша,

Бәлки сезне гафу итәрмен...

 

Курыкмадым, бары йөрәгемә,

Шомлы хисләр йөри кергәләп.

Зур ышаныч биргән якын дуслар,

Якын дуслар итте хыянәт...

 

МӘҢГЕЛЕК СЕР...

 

Бер бүлмәдә ялгыз бер кыз елый,

Кулын куеп алсу йөзенә...

Яше тама... Кызыл иреннәрнең,

Көчле дерелдәве сизелә.

 

Караватның почмагына сыенып,

Сүзсез генә үкси кыз бала...

Яшен сөртә ак кулъяулык белән,

Иркен сулап, ешь-ешь тын ала...

 

Күзләренә сөрткән кара тушы,

Яшьтәй агын йөзен каралткан…

Яшлегенең гүзәл мизгелендә,

Гашыйк булган, ул да яраткан...

 

Йолдыз янган төндә, чибәр кызны,

Җылыткандыр егет кочагы.

Гашыйк йөрәк һәрчак кайнар була,

Кабынгандыр сөю учагы...

 

Яшлегендә чиксез гашыйк булып,

Мәхәббәт дип бу кыз алданган...

Шулар микән алар иң саф хисләр,

Нигә алар тора ялганнан?!

 

Яшлек үтә...үткән яшлегеңнән,

Мәңгелек сер, шомлы сүз кала...

Ак мендәргә чумып үкси-үкси,

Газапланып елый кыз бала.

 

Таң беленә чиктә, матур булып,

Якты, нурлы кояш кызара...

Зәңгәр каеш...Башын аска иеп,

Асылынып тора кыз бала...

 

ҮЗГӘРДЕМ

 

Мин элекке түгел инде хәзер,

Мин үзгәрдем...

Чынлап үзгәрдем!

Өмет итмим булмас могъҗизалар,

Җилгә чәчмим күңел серләрен...

 

Элеккечә көтмим очрашулар,

Уйламыйм да сине сагынып...

Үз дөньяма кайттым,

Үз дөньяма!

Тиле уйларыма сарылып...

 

Мин элекке түгел,

Мин үзгәрдем!

Таммый инде күздән яшьләр дә,

Син өйрәттең мине

Баш имичә,

Горур булып җирдә яшәргә...

 

КҮҢЕЛЕМНЕҢ КӨЗЛЕ ЧАГЫ...

 

Күңелемнең көзле чагы,

Йөрәгемдә кара кайгы.

Төссез күзләр белән янып,

Ул саргайта яфракларны.

 

Әниемнең йөрәгенә,

Төелгәндер күз яшьләре.

Көзге җилләр дулкын булып,

Җиргә ия миләшләрне...

 

Күңелемнең көзле чагы,

Йөрәгемдә кара кайгы.

Сүнде шәмнәр, тик арадан,

Бары берсе һаман янды...

 

Әниемнең күзләрендә

Тагын сагыш, тагын яшьләр,

Салкын көзләргә бирелеп,

Иелгән җиргә миләшләр...

 

Тели җилләр ярсып – ярсып

Сүндерергә өмет шәмен.

Тик ул яна бирешмичә,

Яна акрын, белеп тәмен...

 

Әрнеткән җил миләшләрне,

Чәчкән җилгә тәлгәшләрен.

Бүген күрдем, тагын күрдем,

Әниемнең күз яшьләрен!!!

 

Күңелемнең көзле чагы,

Йөрәгемдә кара кайгы.

Сүнде өмет, тик арадан –

Берсе һаман янды, янды!!!

 

Мин яшемне тыялмадым,

Кулга алдым тәлгәшләрне...

Кулларымда тәлгәшләрем –

Әниемнең күз яшьләре...

 

* * *

 

Күңелемнең көзле чагы,

Күзләремнән тама кайгы.

Дәү әнинең яшәү көче -

Сүзләрендә генә калды...

 

Сүнде өмет, тик арадан,

Берсе һаман янып калды...

 

АБЫЙ ЕЛЫЙ...

 

Көчле беләгенә башын куеп,

Һәр сулышы саен дерелдәп,

Абый елый өйдә, мин йөримен

Юатырга аны бик теләп.

 

Бер сүз дәшмим, куркам тын алырга

Тынып кына чыга сүзләрем.

“Йә елама абый, исеңдәме –

Көчле булыйк, сеңелем,” – дигәнең...

 

Авырлыкка баш имибез диеп,

Ничә тапкыр миңа сөйләдең?

Кайгы сине җиргә егып салды

Яшьле инде синең күзләрең...

 

Яшәп булмый икән җир тетрәтеп,

Үз кулыңа алып барсын да.

Дөнья сине үз көенчә йөртә,

Җиргә чаклы иелә башың да...

 

...Көчле кулы белән сөртте абый,

Күзләреннән тамган яшьләрен.

Йомарлады йодрык белән бергә

Үч, нәфрәтен, бөтен хсләрен...

 

Абыйга да авыр була икән,

Абый да бит миндәй моңая...

Көчлеләрне бик тиз көчсез итә,

Әллә нәрсә булган дөньяга...

 

ИҢ ЗУР БҮЛӘК

 

 Нәргизә 513 нче балалар йортында эшли.Вакытлыча гына эшкә урнаштырсалар да, ул инде монда үз кеше булып китте һәм бөтенләйгә калды... Нигә икәнен белми, ләкин ашкынып килә эшенә Нәргизә. Беркатлы нарасыйларның уенчыклар белән мәш килүләренә карап соклана. Эх, ничек йөрәкләре җитә икән шушы балаларны ташлап китәргә.Балаларның әрнеп елаганда тамган күз яшьләре куркыныч төш булып үзәкләренә үтмиме икән?! Балалар шат, алар берни дә аңламыйлар. Тик аларга ана назы җитми...

 

 Күптән түгел балалар йортына бер сары башлы кызчыкны күчерделәр. Алты яшь икән үзенә. Әти-әнисе авариягә очраган, ә туганнарына “артык кашык” кирәкми икән. Беренче көннән үк яратты, үз итте аны Нәргизә. Тик кызчык үзенә бикләнгән иде. Артыгын сөйләшми, килгән көннән бирле көлгәне дә юк. Сорау бирсәң дәшми, ә шелтәли калсаң яшьле күзләрен мөлдерәтеп туп-туры карап тора. Башка балалар белән уйнамый да, бүлмәнең җылылык батареясенә баса да, тәрәзә төбенә менеп утыра. Урамдагы машиналар хәрәкәтен, кешеләрне күзәтә. Хәтта беркатлылыгы белән аларга кул да болгап кала. Ә беркөнне хәтта тәрәзә төбендә йоклап ук киткән иде. Нәргизә аны үз урынына илтеп салмакчы иде, кыз шомырт кебек кара кечкенә күзләрен ачты да, елмаеп куйды. Ул авылда, җитешсез гаиләдә үскән, шуңа да гәүдәсе җиңел, күзләре дә эчкә батып тора. Аның пыяла кебек төссез күзләреннән салкынлык сирпелә. Ләкин шушы салкынлыкта аның самимилеге, беркатлылыгы урын алган. Нәргизә дә аңа елмаеп куйды. “Йокы вакыты хәзер, йокларга кирәк,” – диде дә аны караватына яткырды. Ләкин кыз йокларга ашыкмады. Тынлыкны бозып, кечкенә аяклары белән дөбер-дөбер йөгерә-йөгерә Нәргизә янына килде. “Нигә йокламыйсың, сандугач”,- дип дәште Нәргизә пышылдап. “Минем йоклыйсым килми”, – диде кызчык, елмаеп кына. Нәргизә аның шулай ачылып китүенә аптырау катыш шатлык белән аңа дәште.

 

– Ә нишлибез соң?

 

– Әкият сөйләче, апа, – диде дә кызчык Нәргизәнең итәгенә сыена төште.

 

– Ярый,- Нәргизә кызчыкның башыннан сыйпады да, сөйләргә кереште, – Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер кызчык. Аның бик яраткан сеңлесе булган ди...

 

– Апа, аның әнисе булганмы соң, – диде кызчык Нәргизәне бүлеп.

 

Нәргизә сабыйның авырткан җиренә кагылганын аңлады. Шулай да дәвам итте.

 

– Булган. Ә син әниеңне хәтерлисеңме?

 

Кызчык туп-туры күзләрен мөлдерәтеп карап куйды. Ул менә-менә елап җибәрер төсле иде. Тик ул еламады. Үзенең нәни куллары белән Нәргизәнең кулларына кагылды. Аннан аның кулын үзенең сары чәчле башына куйды.

 

– Ул шулай минем чәчләремнән сыйпый иде...

 

Нәргизәнең күзләреннән бер-бер артлы яшьләр тәгәрәде. Шундый кечкенә, ә үзе шундый күпне белә, аңлый диген. Аның беркатлы сабый күңеле артында олы йөрәге бар икән. Нәргизә яшьләрен күрсәтмәс өчен читкә борылды. Ә кызчык аның итәгендә мыш-мыш килеп йоклый иде инде...

 

 Икенче көнне эшкә очар коштай килде Нәргизә. Сары башлы, олы йөрәкле кызчык та аны көтеп ала торган булды. Алар бер-берләре өчен якын кешеләргә әверелделәр. Алар арасындагы якынлыкны хезмәттәшләре дә сизделәр. “Бигрәк үз иттең шушы кызчыкны, әллә магниты бармы соң,” – диде арадан берсе. Тик ул бу сүзләргә аерым игътибар бирмәде. Аңа бу кызчык үз баласыдай якын, кадерле иде. Нәргизәнең йөрәгендә ана хисләре уятты бу кыз. Хәтта “кысыр” булуын белгәч ире ташлап китсә дә, күңелендә ниндидер якты уй, изге хисләр уятты.

 

 Кышның салкын буранлы көннәре белән Яңа ел бәйрәме дә якынлашты. Бәйрәм алдыннан бар балалар да Кыш бабайга хат яздылар. “Язсыннар әйдә, аннан бүләкләр исемлеген төзербез дә, заказ буенча килгән Кыш бабайдан өләштерербез. Елга бер генә килгән бәйрәм сабыйлар күңелендә мәңгегә калсын иде,” – диде Нәргизәнең хезмәттәше Алисә. Бу хатларны уку һәм бүләкләрнең исемлеген төзү Нәргизәгә йөкләнде.

 

 Бар балаларның да хатлары гадәти, сабыйларча иде. Кем курчак, кем уенчык аю сораган. Матур күлмәк белән алтын төсле туфлиләр дә читтә калмаган. Туп, машина сораучылары да бар. Нәргизә сәгатькә карады, ә анда инде 12 тулып килә иде. Менә ул чираттагы хатны алды. Чү, теге кызчыкның хаты ич бу! Нәргизә аның бар теләген дә тормышка ашырырга әзер иде. Ул зур кызыксыну белән вак-вак булып төзелгән сүзләрне укый башлады.

 

 “Кадерле Кыш бабай! Синең бу арада эшләрең бик күп. Син башкаларга бүләкләр өләшәсең. Минем дә сиңа бер теләгем бар. Минем дә башка балалар кебек әниле буласым килә. Яңа елда бу теләгемне тормышка ашыра күр. Мин тәртипле булырмын. Аның әйткән бар сүзен дә тыңлармын. Зинһар, кайтара күр аны...”

 

 Нәргизә шул урында хатны өстәлгә куйды да елап җибәрде. “Кайтарып булмый шул әниеңне,” – дип көрсенде. Аңа ябык гәүдәле нәни бу кызчык бик кызганыч тоелды. Шул нәни кызчыкны кочасы, бер тупырдатып сөясе килде... Нәргизә бу төнне дә йокысыз үткәрде.

 

Иртәгәсен дә эшкә ашкынып килде Нәргизә. Аның башында мең төрле уйлар бөтерелде. Бүлмәгә үткәч, аны нәни кызчык кочаклап алды.

 

“Кызганыч шул, – диде Алисә балаларны йоклаткач, – алып китәләр синең кызчыгыңны, Нәргизә...”

 

Нәргизәгә шулчак эсселе-суыклы булып китте. Гүя йөрәгенең бер читен кисеп ташладылар.Ул түзмичә елап җибәрде. “Йә инде, Нәргизә, син нәрсә,” – диде Алисә аны юатырга тырышып. Тик ул елады да елады...

 

Икенче көнне ул Ятимнәр оешмасына, кызлыкка яисә уллыкка алу бүлегенә юнәлде.

 

– Сез бераз соңга калдыгыз шул, – диде оешма рәисе,-кызның туганнары табылды бит.

 

– Беләм. Ләкин ул миңа тәмам ияләнде инде. Үземнеке булып китте. Аңлыйсызмы...

 

– Аңлыйм, туташ. Тик кыз да туганнарына ияләнгән булган. Аларда еш кунакта булган. Туганнары исән вакытта без аны чит кешегә бирергә хакыбыз юк бит.

 

– Ә баланың үз фикере дә бар бит әле. Ул исәпкә алыначакмы?

 

– Һичшиксез.

 

– Утырыш иртәгә сәгать икедә булачак.

 

– Мин килә аламмы?

 

– Кирәк дип санасагыз, килерсез.

 

 Киләсе көнне зур бер курку белән көтте Нәргизә. Кызның туганнары бик сөйкемле булсалар да, аңа алар шыксыз булып тоелдылар. Бик озак сөйләшкәннән соң кызны керттеләр. Ул керүгә апаларын барып кочаклады. Аннан аңа сорау бирделәр:

 

– Кем янында сиңа яхшырак булачак? Нәргизә апаң янындамы әллә Айсылу апаң белән Рөстәм абыең янындамы?

 

 Кыз әле Айсылу, әле Нәргизә апасына карап торды. Нәргизә түзмичә бүлмәдән чыгып йөгерде. Аның күзләре яшьле, йөрәге дулкынланган иде. Ул урамга чыккач, аңарга салкын кар бөртекләре бәрелде. Тышта буран тагы да көчәйгән, карлар тагы да күбрәк ява төсле тоелды. Ул кар яуган көйгә урамнан атлап китеп тә барды. Ләкин арттыннан еш-еш атлап килүче берәүне сизеп алды. Бу сары башлы кызчык иде. Кыз бар көченә аңа каршы йөгерде. Аннан яңа яуган кар өстенә егылды. Нәргизә аны күтәреп алды. Кыз аңа дәште:

 

– Ташлама мине, әнием...

 

Алар Яңа елны бергә каршы алдылар. Кыш бабайдан бик күп бүләкләр алса да, артык исе китмәде кызның. Ул үзенә тиешле иң зур бүләкне алган иде инде...


Матбугат ру, 2010


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013