Бүген Әдипләр: Нургали Булатов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нургали Булатов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Батталов
Хамис Батыров
Гатаулла Баязитов
Илдар Баязитов
Әхсән Баян
Флүр Баһаутдинов
Ирек Бәдретдинов
Хәмзә Бәдретдинов
Айгөл Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова
Гөлназ Бәдретдинова
Фирая Бәдертдинова
Кәбир Бәкер
Зәйнәп Бәширова
Ислам Беляев
Рәшит Биглов
Айрат Бик-Булатов
Римма Бикмөхәммәтова
Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ
Рамил Билал
Ринат Билалов
Әхтәм Билялов
Мәхмүт Бөдәйли
Нургали Булатов
Нургали Булатов Танылган каләм иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нургали ага Булатовны татар журналистикасында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Республикабызның “Ватаным Татарстан” газетасында аның татар генераллары турында язылган материаллары даими чыгып килде. Соңрак әлеге очерклар «Йолдызлы йолдызлар» дигән китап рәвешендә дә дөнья күрде. Татар генералларын халкыбызга таныту – бу хезмәтнең бер яхшы ягы булса, йолдызлы йолдызларның үзләрен милли асылыбызга кайтару омтылышы каләм иясенең икенче игелеге. “Ил каһарманнарының берсе – СССР Хәрби Һава көчләре баш командующий урынбасары, авиация генерал лейтенанты Рәшит Алим улы Булгаков: “Их, татар журналистлары мине элегрәк эзләп тапкан булса икән!..” дип, минем соңгы хатымны кочаклап җан биргән», дип сөйли Нургали Булатов.
-Нургали абый, Сез татар генералларын җентекләп өйрәнгән журналист. Бу өлкәгә ничегрәк килдегез? Белүемчә, хәрби темаларны яктыртучы татар журналистлары бармак белән генә санарлык бит.
-Монда, әлбәттә, иң зур сәбәпче, хатынымның бертуган абыйсы булды. Ул Казанда туып үскән, генерал-майор, инженер, техник фәннәр докторы, профессор Рафаэль Мидхәт улы Йосыпов. Ул бөтен гомерен хәрби эшкә багышлаган шәхес. Санкт-Петербургтагы хәрби-космик академияне тәмамлый, Россия Фәннәр Академиясенең информатика һәм автоматлаштыру институты директоры булып эшли, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып тора. Казанга бер кайтуында: “Мин сине татарның бик тә күренекле кешесе Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев белән таныштырам әле”, - дип, Мәскәүгә алып киткән иде. Менә шунда генераллар темасы мине бөтереп алды да инде. М.Гәрәев элек СССР кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары, армия генералы булган. Тарих һәм хәрби фәннәр докторы. Бүгенге көндә Россия һәм Татарстан Фәннәр Академиясе академигы. Ул да Казанга еш кайтып йөри. Бик күп китаплар авторы. Жуков, Фрунзе исемендәге Халыкара премияләр лауреаты, Россия хәрби фәннәр академиясе президенты. Аның белән Мәскәүдә сөйләшкәч, ул менә шушы темага язарга тәкъдим итте. Бу 1987 ел иде.
-Ялгышмасам, “Ватаным Татарстан” газетасында татар генераллары турында язмалар 1990 елллардан соң күренә башлаган иде.
-1993 елда Мәскәүдә татар генералларын җыйган очрашу узган иде. Менә шул очрашуда мин аларның адреслары белән кызыксынган идем. Шулай үзеннән-үзе килеп чыкты. Тегесен яки бусын яз дип күрсәтмә бирүче булмады. Бу эшнең халкыбыз өчен кирәген йөрәгем белән аңлаган идем инде. Алар халкыбызның йолдызлары дип карар кылган идем. Шуннан газета битләрендә алар турында язмалар чыга торды.
-Китап та чыгардыгыз...
-2000 елда кечкенә генә китап та чыгарырга насыйп булды. Минем әле газета битләрендә урын алган шундый язмаларым бик күп. Менә аларын да халыкка китап рәвешендә күрсәтәсе килә. Акча эзләп караган идем, әлегә иганәче тапмадым. Ялынып, йөз суын түгеп һаман йөреп тә булмый, сәламәтлек тә мөмкинлек бирми. Беркемгә дә кирәк булмагач, күңел сүрелде әле...
-Нургали абый, Сезнең исәптә ничә татар генералы бар инде?
-Мин төрле оешмаларда эшләүче генералларны барладым. Алар күп инде. Шунысы куанычлы: татар генераллары Россиянең төрле хәрби оешмаларында да хезмәт куя. Аларның төгәл саны ике йөздән артып китә. Руслардан кала сан ягыннан татар генераллары икенче урында тора. Безнең күренекле галимебез, хәрби эшлеклебез, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев болай ди: “Татар егетләренә адмирал яки генерал дәрәҗәсе алу өчен башка милләтләргә караганда өч-дүрт башка өстенрәк булу кирәк”. Менә алар күбесе аның тырышлыгы, ярдәме белән адмирал, генерал булганнары да күп. Ул татар генералларының бөтенесен дә белә.
-Нургали ага, Сез барлаган генераллар арасында Бөек Ватан сугышында катнашканнары да бардыр бит ?
-Мин аларны китабыма кертмәгән идем. Бөек Ватан сугышы чорында корпус, армия, дивизия белән җитәкчелек иткән Советлар Союзы герое Гани Сафиуллинны яхшы белә идем. Якуб Чанышев белән очрашканым бар иде. Алексей Яковлев - генерал-лейтенант, Балык Бистәсе районыннан керәшен егете һ.б. шәхсән белә идем. Аларның мемуарлары да дөнья күргән иде.
-Бөек Ватан сугышы темасы турында сүз чыккач, шуны да сорыйм әле: сугышта татарларны кызганмаганнар, алгы сызыкка татарларны җибәргәннәр дигән фикер дөресме? Чыннан да шулай булганмы?
-Иң элек татар егетләре үлсен әле дип, сугыш кыры буйлап татарларны чүпләп йөрмәгәннәрдер инде анысы. Болай уйлау бөтенләй дөрес түгел. Сугышка чуаш та, таҗик та, кыргыз да, казах та бөтенесе бергә барганнар. Бу хакта шул ук армия генералы Мәхмүт Гәрәев белән дә сөйләшкәнем бар иде. Бөек Ватан сугышы темасына кайбер журналистларның язмалары чыккалады. «Әгәр Гитлер Германиясе җиңгән булса, без капитализмга күптән күчкән булыр идек, без бик әйбәт яшәр идек. Германия безгә әллә кайчан Идел-Урал штатын төзеп биргән булыр иде дә ирекле илдә яшәгән булыр идек”, дигән фикерләр дә матбугатта күренде. Чынлыкта, гитлерчылар җиңгән булса, әнә шул җөмләне язган журналист берәр немец алпавытының cыерын савып, дуңгызларын карап яткан булыр иде!
-Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Бу җиңүгә кемнең өлеше күбрәк кергән дип уйлыйсыз?
-Урал, Себер яклары күк Татарстан да җиңүне якынайтучы төп терәкләренең берсе булган дип саныйм мин. Татарстан Советлар Союзының, кораллы көчләребезнең бик ышанычлы терәге була. Үзегез беләсез, безгә бик күп завод-фабрикалар эвакуацияләнә. СССР Фәннәр академиясе президиумы Казанга күченеп килә. Күренекле галимнәр бездә яши. Авиация берләшмәсе үзе генә дә ни тора! 1941 елның 13 августында Гитлер Германиясенең башкаласы Берлинны бомбага тоткан самолетларның күбесе бездә эшләнгән була. Татарстаннан җиде йөз мең кеше фронтка китә, аның 350 меңе генә кире әйләнеп кайта.
-Нургали абый, соңгы вакытта татар журналистлары хәрби темадан читләшә төсле.
-Чөнки, патриотизм төшенчәсен бетерделәр. Үз илеңнең тарихы пычрак итеп күрсәтелә башлады, аның батыр улларын санга сукмый башладылар. Мин генераллар турында яза башлагач, ике милләтчебез мин эшләгән редакциягә килеп керәләр иде дә: “Син бу темага язуыңны туктатасыңмы, юкмы? Син бит Россия империясенә хезмәт иткән кешеләрне мактыйсың. Безнең татар егетләрен Россия армиясендә хезмәт итәргә өндисең!”, дип тавыш чыгарып, теңкәмә тиеп бетәләр иде. “Татарстанның үзәк газетасында бу темага язуны туктатырга кирәк!” дип, Язучылар берлеге җыелышларында чыгыш ясый иде. Элек һәрбер урта мәктәптә “Сугышчан дан”музейлары, почмаклары бар иде. Анда сугышта катнашучыларның фотолары, батырлыклары турында язмалар, хатлар саклана торган иде. Хәзер алары да юкка чыгарылды. Быел җиңүнең 65 еллыгы, әлеге “Сугышчан дан” музейлары торгызылсын иде. Балаларыбызга тарихны күзалларга мөмкинлек тудырырга кирәк. Алар үзләре туып-үскән ил белән горурланырга өйрәнсеннәр.

Мөршидә Кыямова



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013