Бүген Әдипләр: Нурфия Гафиятуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурфия Гафиятуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Нурфия Гафиятуллина
Нурфия Марс кызы Гафиятуллина 1976 елның 24 октяберендә Балтач районы Чутай авылында туа. Нөнәгәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Аны тәмамлап, аспирантура үтә, кандидатлык диссертациясе яклый. Үзе белем алган факультетта татар әдәбиятын укыта, Республиканың Тукай җәмгыяте фәнни сәркатибе.

Сюрреализмда шәхес фаҗигасе: Ф.Яруллин

XX гасырның соңгы унъеллыгында башланган әдәби-эстетик һәм иҗтимагый фикердәге яңарыш моңа кадәр күләгәдә калып, күз уңыннан читтә яткан әдәби катламнарны ачты, тыелган әдипләрнең иҗатын укучыга кайтарды, реализм яки романтизм эстетикасы кысаларында гына теләгән фикернең яңгырамавын тоеп, милли сүз сәнгатен яңа агымнарга караган әсәрләр белән баетты.

Соңгы елларда «яңа дулкын»га ияреп язылган әсәрләрнең бер төркемен сюрреалистик элементлар берләштерә. Яңа юнәлештә иҗат ителгән әдәбиятта Ф.Яруллинның «Портрет» повесте да үз урынын алды. Бу әсәрдә автор кулланган иҗат алымы да, аның сәнгати алымнар бөтенлегендә чагылышы да үзгә, үзенчәлекле. Чынбарлыктан символга, романтик элементлар белән баетылган реализмнан сюрреализмга күчеш әсәрнең нигезен тәшкил итүче мөһим бер үзенчәлек булып тора. Әсәр турында сүзне башлаганчы, аның асылын аңлауга ачкыч булган төп нәзари, эстетик үзенчәлек-хасиятләрне барлыйк. Сюрреализм әдәби-фәлсәфи фикердә ике яссылыкта — киң һәм тар мәгънәләрдә кулланышта йөри. Беренчедән, ул җәмгыятьтә формалашкан дөньяга караш, Яшәешне танып-белү системасы, традиционлыкка каршы чыгучы, үз сукмагын, юлын булдырырга омтылучы иҗтимагый хәрәкәт (Л.А.Фостер), икенчедән, тар мәгънәдә — әдәби агым буларак формалаша.

Дөнья таркау чынбарлыкны хәтерләткән очраклы күренешләрдән тора, аны акыл ярдәмендә танып-белү мөмкин түгел. Интуиция, төшләр, саташулар дип раслаучы сюрреализмның бер үзенчәлеге — акылга буйсынмыйча яшәүче һәм авырлыклар алдында көчсез калучы кеше образы. Кеше белән дөнья арасындагы реаль мөнәсәбәтләр югала, үзгәрә, аңлашылып бетмәгән бер серлелеккә әверелә, вакыт — урын берлегенең билгесезлеге, төгәлсезлеге аны тагын да көчәйтә.

Сюрреализмда кеше концепциясенең бирелеше «шәхес үзе белән дөнья арасындагы чикләрне таба, шәхси «мин»нең «башлану» һәм «бетү» ноктасын ачыклый алмый, шәхесне һәм дөньяны танып бетереп булмый» кебек формула кысаларында хәл ителә. Вакыйгалар чылбыры, сюжет үстерелеше, барыннан да бигрәк, кеше җанындагы түбәнлекне ачуга буйсындырыла.

...............................*

Илсөярнең дустыннан көнләшүе, портрет белән саташуы аны акылдан шаштыра: ул йокысын, тынычлыгын югалта, һәр мизгел саен күңелен караңгы уйлар белән битәрли, янәшәдә генә булган бәхетен — ирен, аның мәхәббәтен, хәтта тиз арада ана булу шатлыгын тоймый, күрми. Ире Фатыйх белән мөнәсәбәтләре дә аның холкын тирәнрәк ачуга китерә. Ул — чиста, хәтта берникадәр самими образ — кешеләргә тынычлык өләшүче, кәефләндереп җибәрүче булып күз алдына килеп баса. Фатыйхның мәхәббәте керсез: хатынының көйсез холкына, сәбәпсез тавыш чыгаруларына, сәер гамәлләр кылуына да игътибар итмичә, ул аны үз алдында тулысынча аклап, тынычланырга, рухи рәхәтлек табарга булыша, «тормышка фәлсәфи карарга» киңәш итә. Автор әсәрнең фәлсәфәсен дә шул герой белән бәйләнештә үткәрә. Бу урында сюрреалистик әдәбиятка хас үзенчәлекләрнең тагын берсе чагылыш таба: Ф.Яруллин риваять-ле-гендалар һәм әкият сюжетларын әсәр тукымасына китереп кертә. Фатыйх, хатынының холкын яхшы белеп, Илсөярнең кимчелекләрен төрле әкиятләр сөйләү, читләтеп әйтү аша киметергә, «дөньяда һәркемнең үзенчә яшәргә, үзенчә бәхетле булырга тиеш»леген аңлатырга омтыла. Үзен бик бәхетле санаучы сукыр карт турындагы әкият сюжеты да шул фәлсәфәне үткәрә. «Маңгай күзе дөньяның өстә яткан матурлыкларын гына күрә, күңел күзе күкнең җиде катына менә, җирнең җитмеш катламын тишеп үтә ала. Күңел күзе йөзләгән, меңләгән җепләре кешене күк вә җир белән тоташтырып, шулар аша дөньяның матурлыгын хәбәр итеп тора» сүзләре белән карт үзенең бәхетен дәлилли һәм укучыны күңел матурлыгы, җан тынычлыгы гына чын бәхеткә алып килә, дигән идеягә китерә. Ул ханга күзен йомып, саз моңын тыңларга куша: галиҗәнап хан үзен сихерле гүзәл якларга барып кайткан сыман хис итә, күңеле моңа кадәр кичермәгән шатлык хисенә

төрелә. Җан тынычлыгыннан башка бәхет мөмкин түгел, ди һәм, күңел газапларыннан интекмәс өчен, сукыр карт «вөҗданга ешрак күз салырга» тәкъдим итә. Әкияттәге карт сүзләре аша Фатыйх үз фикерләрен чагылдыра: «Ач, ялангач кеше бәхетле була аламы? Ходай Тәгалә җиргә адәм баласын киемсез итеп яраткан. Киемне кеше үзе уйлап тапкан. Башта ул аны салкында өшемәс өчен генә киенгән. Тора-бара кием кешеләргә бер-берләреннән аерылып тору, өстенлекләрен күрсәтү өчен кирәк була башлаган. Киемне алтын-көмешләр белән бизәү, байлык туплау киткән. Ә байлык ул — күңелдәге иблис». Байлык зурайган саен, нәфес зурая, нәфесе зурайган саен, кешенең бәхете кими. Әкият белән бәйле рәвештә әсәргә килеп кергән саз моңы образы да әлеге фикерне көчәйтә. Әсәр тукымасында ул күңел авазы булып аңлашыла. Күзне йомып саз моңын тыңлау — күңелгә мөрәҗәгать итү, вөҗдан белән сөйләшү. Шуның аша автор идеяне тагын да төгәлләштереп куя: бары күңел тыныч булганда, йөрәк кушканча эшләгәндә, олы хыялы булганда гына кеше үзен бәхетле тоя ала икән: «Хыялга ирештеңме, ул хыял булудан туктый. Хыяллар белән яшәргә кирәк». Илсөярнең бу мәсьәләгә карата үз фикере бар. Ир белән хатын арасында каршылык нәкъ менә шул мәсьәләдә туа һәм ул байлыкка омтылыш, күңел бөтенлегенә игътибарсызлык проблемасын калкытып куя. Байлык төшенчәсен алар төрлечә аңлыйлар. Илсөяргә байлык дәрәҗә, матди бөтенлек кебек тоелса, Фатыйх өчен ул рухи матурлык, җан тынычлыгы, яшьлек булып төгәлләшә. Соңрак бәян ителгән риваять бәхетле булуның тагын бер шартын калкытып, саф мәхәббәтнең зур бәхет, акчага сатып алып булмый торган байлык булуы турындагы фикерне тирәнәйтә. Шуны сөйләп, Фатыйх чиге булмаган чиста сөю белән тулган йөрәген хатынының учына сала һәм шуның аркылы Илсөяр күңеленә җылылык, матурлык үткәрергә тели. Мәхәббәтнең җылылыгын, бөеклеген җиткерүдә кояш символы ярдәмгә килә. Хисләргә аңа хас сыйфатлар «күчерелә». Шул рәвешле Илсөярнең Җәүһәргә карашы аның холкындагы көнчелекне, байлыкка омтылышны, тар күңеллелекне шәрехләсә, ире белән мөнәсәбәтләре мәхәббәтнең, ихлас яратуның кадерен белмәвен, тормышка берьяклы мөнәсәбәтен ассы-зыклый. Җәүһәр, Фатыйх, Дамир образлары, әкият сюжетлары ярдәмендә автор үз фәлсәфәсен җиткерә: бу җирдә байлыкта яшәгәннән дә бигрәк, эчке дөньясы белән матур булганнар, чын мәхәббәткә ия булган, ихлас ярата белгәннәр генә үзен бәхетле тоя. һәм аларны усаллык белән тулган безнең тормышка үрнәк итеп тә куя кебек.

Әлеге реаль тормышка хас вакыйгалар белән янәшәдә ярымфантастик, ярым-могҗизалы күренешләр тудырыла. Берен-чесеннән соң башланган һәм алданрак төгәлләнгән Илсөяр — портрет сюжет сызыгы нәкъ менә шул катламны барлыкка китерә. Икенче сюжет сызыгы беренчесен көчәйтеп, үстереп килә. Реалистик сюжет сызыгында яшәгән хисләр, бирелгән бәя икенчесендә көчәя, катлаулана төшә. Илсөяр холкын тирәнрәк ачу максатыннан әдип тагын бер алымнан оста файдалана: аны портрет белән «күрештерә, сөйләштерә», Илсөяр җанындагы әшәкелекне, түбәнлекне, усаллыкны вакыйгалар канвасында ачу белән генә чикләнмичә, портретка мөнәсәбәте аша кабатлый-кабатлый көчәйтә. Үзенең түбәнлегенә, явызлыкларына, ачуына булышып, яшь хатын торган саен «ялган кабыкка төренә башлый», чын йөзен югалта, ахыр чиктә кешелектән чыга, шуның белән бергә тормышының да яме китә. Дамирның: «...без бит кырыс дөньяда яшибез. Ясалмалыланып, буяу өстенә буяу сылап, туктаусыз ремонтлап торган стена төсенә керә башлыйбыз», — дигән сүзләре нәкъ менә аның турында кебек. Максатка бару юлында әхлак принципларыннан читләшү проблемасы Илсөярнең портретка булган мөнәсәбәтен сурәтләү аркылы реалистик сюжет сызыгында тагын бер кат калкытып куела.

Илсөяр язмышы аша Ф.Яруллин, кеше тумыштан бәхетсез түгел, бәхетсезлекне ул үзе уйлап таба, дигән фикерне үткәрә һәм Җәүһәр сүзләре ярдәмендә төгәлләштереп куя: «...җәзаны бит мин түгел, үзеңә-үзең уйлап таптың. Бәлки, миңа карата эшләгән начарлыкларың бардыр. Күңелеңдә вөҗданың белән шуның арасында көрәш барадыр». Үзенең героен «сынау» барышында Ф.Яруллин хатынны тагын бер сайланыш алдына куя. Ул ике юлның берсеннән китәргә тиеш: яки портретны пычрак суга ташларга, яки өйләренә алып керергә. Әгәр беренче юлны сайласа, ул Кеше буларак югалуның соңгы чигенә җитәчәк. Ләкин язучы героен кире уйлата һәм шуның белән саклап калырга омтыла.

Сюрреализмга хас булганча, чишелеш төгәл бирелми, геройларның киләчәк язмышлары билгесезлектә өзелә, дустына көнчелек белән җавап кайтарган геройның киләчәге укучының үзенә уйлап бетерергә калдырыла. Әмма Илсөярнең портретка карата начарлык эшләмәве уңай чишелешкә өмет уята: кеше үз-үзенә карашын үзгәрткән очракта башкаларча бәхетле яши алачак.

Символ дәрәҗәсенә җиткерелгән портретның әсәрдә үз Вазыйфасы бар. Билгеле булганча, Илсөярнең хыялы — матур, бай тормышта яшәү. «Элек-электән патшабикәләрнең, ханбикәләрнең генә сурәтен ясаганнар» уе белән ул портретны бары тик бай кешеләр генә эшләтә ала, дип инана. Портрет — хатынның хыялы, аның теләкләрен гәүдәләндерүче символ. Ул төп персонажның күз алдына матур тормыш, тынычлык, бәхет билгесе булып килә. Сурәтнең Илсөяр үзен бәхетсез тойган мизгелләрдә килеп керүе дә аны дәлилли. Портретны судан алып куюы, саклап калуы бер фикерне төгәлләштерә: Илсөяр үз хыялына, бәхетенә таба адым атлады. Әмма суда пычранган портрет кебек үк, аның да бәхете үткәннәре күләгәсендә тапланган.

Шул рәвешле, язучы безнең җәмгыятьтә күптән барлыкка килгән һәм чәчәк ата торган проблеманы — кешелекнең рухи, эстетик, әхлакый кануннардан читләшүен, рухи камиллеккә омтылучы шәхес буларак юкка чыгуга дучар булуын ачык тоя, аның иң югары ноктага килеп җитүен сизеп чаң суга. Бу фикергә укучыны әсәрдәге образлар, билгеле әкият сюжетлары ярдәмендә китерә, күңеленә шик, пошыну салырга омтыла, һәм символик югарылыкта әле сакланып калырга мөмкинлек барлыгын да искәртә. "Мәйдан" № 11, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013