Бүген Әдипләр: Нурфат Нуретдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурфат Нуретдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гамир Насрый
Мәгъсүм Насыйбуллин
Газиз Нәбиуллин
Таһир Нәбиуллин
Илүсә Нәбиуллина
Резидә Нәбиуллина
Кави Нәҗми
Нуретдин Нәҗмиев
Илсур Нәфыйков
Рушания Низамова
Нурзидә Нотфуллина
Нурфат Нуретдинов
Фәнис Нуретдинов
Энҗе НУРИСЛАМОВА
Таһир Нурмөхәммәтов
Вакыйф Нуруллин

Нурфат Зөлфәт улы Нуретдинов, 13 яшь, 2003 елда туган.

Бәхет алмагачы

Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.
Быел да безнең күңелләребезгә дәрт, шатлык өстәп, алмагачыбыз кабат чәчәк атты. Бакчадан керәсе дә килми. Үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Бал кортларының чәчкәдән чәчкәгә кунып, күңелле безелдәүләрен ишетү ни тора!
Яныма Зур әниемнең килеп басуын сизми дә калганмын. Күзләрендә яшь тамчылары, ә йөзендә шатлыклы елмаю. Мөгаен, алмагачның быел да шау чәчәккә күмелеп утыруына куана торгандыр.
«Бу алмагачны Зур әтиең вафатына бер ел кала утырткан иде, улым», – дип башлап китте сүзен Зур әнием. «Алмалары бик тәмле була, дип саттылар, әйдә, үссә, оныкларыбызга бер куаныч булыр, әнисе», – диде. Ул елны кыш бик салкын килде, туңгандыр инде, бичаракай, дип уйладык. Яз җиткәч, ни хикмәт, янындагы карт алмагач туңса да, яше яфрак ярды, үсте, ныгыды. Алмаларыннан гына авыз итә алмады шул Зур әтиең. Янәшәбездә икәнлеген белгертеп, һәр елны безне сөендерә».
Менә нинди серле көчкә ия икән алмагачыбыз! Зур әтием истәлеге…
Һәр кешенең үзеннән соң җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Минем Зур әтием изге күңелле, тәмле телле булгандыр, чөнки алмагачның алмалары тәмле, хуш исеннән башлар әйләнә.
Тирләп-пешеп су коенып кайтып керүем булды, юл уртасында торган бер кәрзин алмага чак кына абынып егылмадым. Елмаеп әнием каршы чыкты.

– Кайттыңмы, балам! Әйдә, без синең белән бер җиргә барып килик әле. Тәмле алмаларны да алырбыз.
Ризалашмый булмады. Әниләрнең җылы карашлары әллә нинди бозларны да эретергә сәләтле бит ул!
Безнең авыл бик зур. Хәтта аның бөтен урамнарын йөреп тә чыга алганым юк.
Вакыт бар үзе. Үсә-үсә һәр тыкрыкны, һәр очны өйрәнеп бетерермен әле.
Югары очта яшел капкалы зур өйгә кердек. Этләре дә бар икән. Тик ул безгә өрмәде, койрыгын болгый-болгый, читтән генә күзәтеп тора. Хуҗалары усал түгел, димәк. Зур әниемнән ишеткәнем бар: «Малы хуҗасына охшамаса, харам була».
Ишегалдында миңа таныш түгел апа чәчәкләргә су сибеп йөри иде.
– И, Сәлимә килгән икән, күрми дә торам, нигә ят кешеләр кебек басып торасыз, өйгә керик, – диде.
Өй эчендә тынлык хөкем сөрә. Бар җирдә дә тәртип. Яңа пешкән тәмле калач исе бөтен өйгә таралган.
Бер бүлмәгә кердек. Караватта минем яшьләрдә бер малай ята. Зур зәңгәр күзләре белән тутырып каравы булды, мине ниндидер курку биләп алды.
– Исәнмесез, Сәлимә апа! Бүген сез үзегез генә түгел. Бу улыгыз Илһамдыр инде?
Кем ул? Нигә ул мине белә, ә мин аны юк?!
– Менә Илһамның да синең белән танышасы килде. Ул – синең яшьтәшең, Рөстәм.
Сиңа күчтәнәчкә алмалар да алып килдек, – диде әни.
Мин, үзем дә сизмәстән, кәрзиндәге бер алманы алып, Рөстәмгә суздым.
Рөстәм, зур бүләк алган кебек, алмага бик озаклап карап торды, аннан соң аның бер кырыеннан тешләп тә алды. Тәмле итеп әкрен генә ашады ул алманы.
– Рәхмәт, Илһам! Минем әле беркайчан да мондый тәмле, мондый хуш исле алма ашаганым булмады.
И, юри генә әйтте инде ул. Алма алма инде. Җәй көне ниндиләрен генә ашамыйбыз без аның: яшелен, сарысын, кызылын.
Тагын килергә вәгъдә биреп, без әни белән кайтып киттек. Юлда кайтканда, әни миңа Рөстәм турында сөйләде. Рөстәм гаиләдә бердәнбер бала икән. Әти-әнисе аны бик яраталар. Тик менә ничек ярдәм итәргә генә белмиләр: уллары кечкенәдән үк йөри алмый.
Мин яткач та йокыга китә алмадым. Кара әле, әгәр Рөстәм йөри алса, минем белән бер сыйныфта укыр иде, бергә балыкка, су коенырга йөрер идек. Бәлки, җан дуслар да булыр идек. Миңа Рөстәм кызганыч булып китте. Алай гына да түгел, күземә яшь килде. Зур дөньяның матурлыгын, табигать хикмәтләрен ул күрми, белми үсә бит инде!
Иртә белән әниемнең, табада тәмле исләр чыгарып, коймак пешергән тавышына уянып киттем. Нинди бәхет! Әти-әниең яныңда, ә син шул гаиләнең кечкенә кояшы.
– Әни! Мин бүген Рөстәм янына үзем генә барсам буламы?
– Күңелең ни кушса, шуны эшлә, улым! Барып кайт, балам, бар.
Дүрт аяклы шаян дустым мине тагын капка төбендә каршы алды. Өйдә кеше күренми. Таныш ишекне ачканда, Рөстәм өстәл артында кәгазьгә нәрсәдер язып утыра иде.
– Дустым килгән икән, нигә ишек төбендә торасың, уз, әйдә.
Мин аның янәшәсендәге урындыкка килеп утырдым.
– Дустым, әле генә сине уйлап утыра идем. Менә сиңа багышлап бер шигырь дә яздым. Тыңла әле.
Ул укыды, ә мин, тын да алмыйча, тыңладым да тыңладым.
– Син чын шагыйрь бит! Ә мин шагыйрьләрне шәһәрдә генә яши дип белә идем. Ә алар авылда да була икән!
Рөстәмне укырга-язарга әнисе өйрәткән. Ул укытучы икән. Алар башта шәһәрдә яшәгәннәр. Әти-әнисе эштә булганда, әбисе караган. Былтыр әбиләре үлеп киткән. Авыл һавасы файдалы дип, бирегә күчеп килгәннәр.

Шулай итеп, без Рөстәм белән дуслаштык. Мин көн дә аның янына хәл белергә йөри башладым. Ә бер көнне үзебезнең очтагы дусларыма да Рөстәм турында сөйләдем. Уйлаштык та, әниләребездән рөхсәт алып, Рөстәм янына бергә барырга булдык.
Безнең авыл башында алма бакчасы бар. Элек аны каравылчы саклаган, ләкин хәзер ташлаганнар. Алмаларыннан бөтен кеше авыз итә ала. Менә шул бакча тирәсендә телеңне йотарлык җиләкләр үсә. Без, үзебез генә белгән урыннан иң эреләрен җыеп, рәхәтләнеп сыйланабыз.
Гадәттәгечә, безне Актырнак каршы алды. Нигә сез күбәү дигән кебек, койрыгын болгый-болгый, янымда бөтерелде.
– Менә, Рөстәм, сине очыбыздагы дусларым белән таныштырасым килә.
Без, көлешә-көлешә, вакытның үткәнен сизми дә калдык. Көтү керер вакыт җиткән ләбаса!
Мәктәптә укулар башланды. Рөстәм белән дуслыгыбыз турында сыйныф җитәкчебез Миләүшә апага сөйләдек. Миләүшә апа Рөстәм белән инде танышып та өлгергән булып чыкты.
Сөмбелә бәйрәме якынлашып килә иде. Без җырлар, биюләр өйрәнәбез, залны бизибез. Бәйрәмебезгә Рөстәмне дә чакырасыбызны Миләүшә апага әйткәч, ул да безнең фикерне хуплады.
Бәйрәм күңелле үтте. Әти-әнисенә һәм Рөстәмгә дә бик ошады. Алар безгә бер хәбәр җиткерде: тиздән Рөстәм дәваланырга китә. Без моңа бик шатландык. Киткәндә, дустым миңа алмагач рәсеме төшерелгән дәфтәр биреп калдырды. Анда аның үзе язган шигырьләре тупланган иде…
…Алмагачлар чәчәк аткан вакыт. Бакча тирәләрен җыештырып йөрим. Капкадан берәү кереп, бакчага чыкты. Рөстәм кайткан! Үз аягында йөреп, безгә килгән!
– Менә, дустым, безне дуслаштырган алмагачны үз күзем белән күрәсем килде. Сине дә бик сагындым.
Көлешә-көлешә, дусларыбыз янына ашыктык. Ә көз көне Рөстәм безнең белән укырга килде.

Нурфат НУРЕТДИНОВ.
Алексеевск районы, Кыр Шонталысы


"Казан утлары", Ак җилкән. №8 (август), 2017.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013