Бүген Әдипләр: Нурания Юсупова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурания Юсупова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова

Нурания Галиулла кызы Юсупова (Зарипова) 1964 елның 5 апрелендә Яңа Чишмә районы Акбүре авылында дөньяга килә. Урта мәктәптән соң Чаллы шәһәренең 64 нче һөнәри-техник училищесын тәмамлый. 1982 елдан 1989 елга кадәр Чаллы заводында («ЗТЭО») эшли. Хәзерге вакытта Яңа Чишмәдә яши. Район газетасында шигырьләре әледән-әле басылып килә.
Хыянәт

Хыянәтсез сөю бармы, дуслар, 
Кем әйтер соң аның җавабын? 
Татыганнар гына белә аны, 
Ачы сагыш, аның газабын.

Нәрсә соң ул хыянәт, дуслар, 
Чит-ятларны өзелеп сөюме? 
Иптәшеңә шуны белгертмәс өчен, 
Куркып яшәү, янып-көюме?

Хыянәтне кичереп буламыни, 
Авыр моны, авыр аңлату. 
Биш минутлык ләззәт аркасында 
Бәхетеңне мәңге югалту.

Нәрсә соң ул хыянәт, дуслар, 
Татыганнар кабат уйлансын. 
Читләр куенына сыенганда, 
Ахырларын аның уйласын.

Яна Чишмә
(Җыр)

Яңа Чишмә - торган җирем, 
Бик зур авыл, елга буенда. 
Ярларында аның таллар үсә, 
Сандугачлар сайрый куенында.

Кушымта:
Яңа Чишмәм, Яңа Чишмәм, 
Яшим синдә шатланып. 
Синең аккан суларыңнан 
Дәрт алып, канатланып.

Авылымның кырларында 
Күкрәп үсә игеннәр. 
Авылымны сөендереп, 
Төшеп тора киленнәр.

Кушымта:
Яңа Чишмәм, ай Чишмәм, 
Яшим синдә шатланып. 
Синең аккан суларыңнан 
Дәрт алып, канатланып.

Язын синең бакчаларың 
Гөлчәчәккә күмелә, 
Тырыш халкың җырлар белән 
Биеклеккә үрелә.

Кушымта:
Яңа Чишмәм, ай Чишмәм, 
Яшим синдә шатланып. 
Синең аккан суларыңнан 
Дәрт алып, канатланып.
"ИлҺам Чишмәләре". Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018