Бүген Әдипләр: Нур Сәед
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нур Сәед


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед" Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Нур Сәед
Хәмбәл Фәрхиев (Нур Сәед) 1944 елда Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Авыр тормышта үсә. IX сыйныфны тәмамлагач, тракторга укый, кичке мәктәптә белем өсти. Институтка (мехматка) керергә хыяллана. Тик юкка. Аның университеты колхоз кырлары булып чыга. Әтисенең иртә вафаты, авыру энесен карау мәшәкатьләре нужа арбасының төбенә җигә.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, үзе дә сәламәтлеккә туймый, табиблар трактордан төшергә киңәш итәләр. Кан басымы белән шаярмаска кушалар. Кулга балта-чүкеч алырга туры килә. Күпме инде шулай беләк көче белән көн күрә.
Гомере буе җирдән, авылдан аерылмый яшәгәнгәдер, характеры да эш атыныкы кебек: тыйнак, юаш, сабыр. Язмыш биргән тормыш йөген салмак кына тарта да тарта ул. Ник бер тәртәгә типсен дә дулап куйсын. Тик шигырьләрендә генә түгел. Анда Хәмбәл давыл, гыйсъянчы.
Шагыйрьләрне укыта торган мәктәп юк. Аның мәктәбе — тормыш. Вазыйфасы — дөньяны гүзәллек, гаделлек юлына кертү. Яхшы шигырь авыр туа. Хәмбәл дә таң йокыларын калдырып, газапланып яза. Чөнки белә: йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә, җан азыгы булып сарыла.
Еллар чигәләрне көмешләтсә дә, күңеле яшь, энергиясе ташып тора әле Хәмбәлнең, язмый торалмый.
Болар — Сарманның "зәңгәр таулары" кебек серле, болын-тугайлары кебек киң күңелле, якты карашлы Хәмбәл Фәхриевның (Нур Сәеднең) иҗат портретына кайбер штрихлар. Калганнары — шигырьләрендә.

Нур Сәед шигърият дөньясына берәүне дә кабатламыйча, үз тавышы белән килеп керде. Фәлсәфи фикерләү киңлеге һәм тирәнлеге, образлы сөйләм, логик эзлеклелек, чишмә суы кебек сафлыгы белән күңелне яулады аның әсәрләре.
Алардан моң, җылылык бөркелә. Кайбер шигырь юллары көйчегә ноталарны үзләре үк язып, җырлап бирә кебек.
Хәмбәл шигырь теле белән җаннарга шәфкатьлелек, иман нуры сибә. Ул — һәр рәнҗетелгәннең, кимсетелгәннең яклаучысы. Ялагайлыкны, шамакайлыкны җене сөйми, сәяси сукырлыкны, гаделсезлекне күрә алмый, нәфрәтләнә. Чарасызлыктан бәргәләнә.
Кешене өмет яшәтә. Хәмбәл дә дәүләтчелегебезнең чын асылына кайтачагына ышанычын югалтмый, шул юлда гаярьләрчә көрәшергә, милләтне уянырга чакыра.

Әбелхәят суы бөркесәк,
Илебезме әле терелмәс, — ди.

КИЕК КАЗЛАР

Һаваларда киек каз тавышы,
Язлар җитә, тагын яз килә.
Сыерчыклар кунган
тупыллардан
Бөре исе аңкый, бөркелә.

Безнең язлар ерактарак калды, 
Кайтмас алар, кайтмас әйләнеп. 
Колмакка чорналган куаклардай 
Сырхауларга беттек бәйләнеп.

Яз яз инде, үзенекен итә, 
Җылы күлмәгәмне ташладым. 
Миңа шушы бөре исе җитә, 
Даруларны капмый башладым.

Киек казлар каңгылдашкан чакта 
Зәңгәр күккә текәп күземне, 
Онытылып китеп хыялланып, 
Кеше итеп тоям үземне.

Бу озакка бармый, 
Мин тиз айныйм, 
Канатларым җиргә кадала. 
...Колагымда киек каз тавышы, 
Тулпарым кешнәве — далада.

СУКМЛГЫМ

Инкубатор
Чебешләре төсле,
Татар шагыйрьләре —
Галәмәт.
Әгәр, энем,
Казаннарга барсаң,
Зөлфәтләргә бездән сәлам әйт.

Безнең буйлар кыска —
Күренмәбез
Олпат Мөдәррисләр янында. 
Без авылда калдык, 
Мужикларча 
Сөйдек хатыннарны, 
	ярын да.

Тик барыбер, 
Чәнчелепләр китсен, 
Үз кыйблам —
	мәңге бутамам. 
Минем сукмак 
Буразналар аша 
Кешелеккә барып туктаган.

САЗ
.
И милләтем,
Инде синең
Яшәрең калмагандыр.
Туганлык, тигезлек дигән
Көннәрең алдагандыр.

Алдаган мулласы, побы, 
Алдаган түрәләре. 
Муенында өчәр камыт — 
Батырга күрә мәле.

Хәмер күлләре төбеннән 
Ни эзлисең, мескенем. 
Мин бер сазың, 
Үксесәм дә 
Таңын эзләп үксермен.

ӨМЕТ

Күпер төпләрендә 
Гармун тынган. 
Юлчы казлар
	күлдә төн кичә. 
Соңгы яфрак... 
Яфрак белән бергә 
Бәгырьләрне телеп
	җил исә.

Яшьлек узган
Юлы  — соры тузан,
Артта рәтле һични күренми,
Яфрак җәфалаган
Төнге учак —
Пыскып кына өмет җемелди.

И СӨЙГӘН ЯР,
И ИЛЕМ...

Йөрәгемнең бер кисәген 
Алып киттең син минем. 
Моңнарымның агышларын 
Тирәнәйттең син минем.

Моңга, хискә, сагышларга 
Мин болай да бай идем. 
И минем югалган халкым, 
И сөйгән яр, и  илем.

ВАТАН

Бөркетләрем 
Биек очалмады. 
Күккә каракошлар 
Тулганнан. 
Дусларымны 
Кысып кочалмадым. 
Өтәләнеп 
Өлкән туганнан.

Хәтәр ил бу, 
Сәеррәк халык. 
Өстәвенә салкын, 
Озын  кыш. 
Канатларын, Тырнакларын җәеп, 
Бөтерелә өстә 
Каракош.

БЕЗ

Шигырь язып 
Тормыш итеп булмый. 
Шигырьнең базары 
Төшкән чор.

Корсак бугазыңа
Үрелгәндә
Әдәп белән, җаным,
Кем борчыр.

Талый алган
Һәркем талый бүген, 
Үтерә алган һәркем 
Үтерә.

Музалар тын, 
Муза өнсез калган, 
Пушкалар котырып 
Үкерә.

Без элек тә 
Бик тулыдан түгел, 
Хәзер бөтенләй үк 
Тилердек. 
Беткә ачу итеп 
Тунны яктык: 
Торган куышны да 
Җимердек.

Имеш, көнбатышча
Көн итәбез.
Имеш, безне
Ленин алдаган.
Алдамаган,
Сукыр тәкәләрбез без:
Аермыйбыз
Чынны ялганнан.

Күк эт өрә диеп
Күп эт өрә.
Тавыш кына чыксын  —
Канәгать.
Бит Такташка
Күсәк күтәрәбез,
Кая барабыз без,
Җәмәгать!

Шәхес түгел, 
Фәкать даладагы 
Көзге кылган әле 
Икән без.

Җилләр искән саен 
Сөрлегешеп, 
Безме максатларга 
Җитәрбез?

Адәм рәтле 
Максат булса икән, 
Анысы да юк, 
Ул да томанда.

Нинди гарип,
Фәкыйрь җаннар соң без, 
Йә, Мөхәммәт рәсүл, 
	йә, Алла.
"Мәйдан" № 5, 2002. Равил ГЫЙМАДИЕВ.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018