Бүген Әдипләр: Ләйсән Кәшфиева. Әхлак - гуманлылык ачкычы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ә" хәрефенә язмалар

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. ӘЙДАМАН (Тәүфикъ Әйди турында)
Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ (Тәүфикъ Әйди турында)
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче (Тәүфикъ Әйди турында)
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"(Дәмниха Әлмөхөммөтова)
И.Нуруллин. Фатих Әмирхан. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.
Мансур Вәли-Барҗылы. ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ (Марат Әмирханов турында)
Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев шигырьләре
Наис Гамбәр. Каеннар яктысында (Нур Әхмәдиев)
Ләйсән Кәшфиева. Әхлак - гуманлылык ачкычы (Нур Әхмәдиев)
Фоат Галимуллин. ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ (Азат Әхмәдуллин)
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ (Азат Әхмәдуллин)
Айдар Хәлим. Шагыйрьнең гомер олаулары (Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Факил Сафин. Шигъри балкыш (Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар)
Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын (Харрас Әюпов)
Фоат Садриев. Табигать телен белә (Харрас Әюпов)
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт (Харрас Әюпов)
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере (Харрас Әюпов) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Ләйсән Кәшфиева

Әхлак - гуманлылык ачкычы

Нур Әхмәдиев
Әхлак әдәбиятның мәңгелек терминнарының берсе санала. Кешенең әхлакый йөзе турында әдипләр бик борынгыдан ук уйланып һәм кайгыртып килүләре һәм һәр тарихи этапта бу мәсьәлә үзенчәрәк чагылуы мәгълүм. Әхлак белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәт изгелек белән матурлык арасындагы гармониягә тәңгәл дип карала.

«Билгеле булганча, әхлак — ул кешеләрнең дөньяны үзләштерү процессында аларның үзара мөнәсәбәтләрен билгели торган карашлар һәм таләпләр системасы»,— ди Н.Юзиев. (Хәзерге татар әдәбиятында әхлакый эзләнүләр. 25 нче б.) Әдәп сүзенә нигезләнгән әдәбият үзенең чишмә башында ук гуманлылык идеяләрен югары әхлаклылыкка нигезли. Кол Гали иҗатында яралган кеше идеалы XIV йөз каләм ияләре иҗатында үстерелә һәм гасырлар буе камилләшеп, бүгенге көндә психологик яктан тере гәүдәләнеш алган эстетик идеалны тәшкил итә. К.Гали, Кот-би, Мөхәмәдъяр, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Г.Кандалый, Г.Тукай, Г.Камал, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов традицияләренә нигезләнеп үскән хәзерге әдәбият шәхес концепциясе үсешен заман күзлегеннән бәяләргә мөмкинлек бирә.

Дания Заһидуллина татар әдәбиятында соңгы чорда яңадан күтәрелеш кичерә торган романтизм юнәлеше кеше рухының бөеклегенә сокланырлык каһарманнары белән истә калырлык әсәрләр бүләк итүен билгеләп үткән иде.

Шулар арасында Нур Әхмәдиевның «Гречанка», «Амбирак, яки кара каен кыйссасы» кебек повестьлары һәм дистәләгән хикәяләре аерым игътибарга лаек. һәр әсәрне комплекслы анализлау нәтиҗәсендә язучының бүгенге әдәбиятка алып килгән шәхес концепциясен, психологик анализ нәтиҗәсендә туган эстетик идеалын, аның иҗатының гуманизмын аерым-ачык күрергә була.

«Гречанка» повесте мәхәббәт темасын ике әхлакый полюс: сөю һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт, сафлык һәм бозыклык кебек капма-каршы категорияләрдә ачып салган әсәр. Кешене бәхетсезлеккә ни этәрә? Бу сорау әсәрнең үзәк проблемасы буларак яңгырый. Бәхетенә балта чапкан нәрсә — алдану, адашу, хаталану повестьта үзенең эчтәлеген, сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешен ача. Хәйләкәр, намуссыз, бозык хатын кармагына капкан егетнең саф мәхәббәтенә хыянәт итүе, алай гына да түгел, оятсызлык корбаны булуы көчле драматизм, тирән психоло-гизм аша гәүдәләндерелә.

Язучы төп игътибарын шәхес язмышындагы тышкы үзгәрешләр динамикасы белән бергә аның характерының әхлакый халәтенә бирә. Төп геройның тормыш позициясе һәм дөньяга, кешеләргә карашы, әкренләп бу карашларның үзгәреше һәм шәхесне үз язмышын, үз позициясен үзгәртергә омтылышы, хаталарын тануы — әсәр героеның рухи үсеш диалектикасын хасил итә.

Повестьның үзәк герое Җәмилгә бәхетле булыр өчен бөтен шартлар да бар кебек. Ул әти-әниле, эшчән, матур гаиләдә үсә, авиация институтында белем ала, аның күңел дөньясы бай, яраткан кызы Рамилә — дөньяда бер гүзәл, мөлаем зат. Нур Әхмәдиев типик геройларны типик ситуацияләрдә сынарга, ләкин беркемне дә кабатламыйча, аларның рухи халәтләрен, вакыйгаларның эчке агышын үзенә генә хас әдәби алымнар белән ачып бирегә ярата. Бу юлы автор героен тышкы ялтыравык, очсыз ләззәт белән кызыктырып карый. Тәҗрибәсез егет кармакка кабармы, әллә эчке интуициясе аны адашудан коткарып калырмы? Җәмил ике героиняга мөнәсәбәттә сынала. Беренчесе — Рамилә — чибәр, зифа буйлы, шигъри җанлы, саф күңелле студентка. Ләкин ул хәзер Казанда. Икенчесе аның янәшәсендә яши, әниләренең квартиранткасы— уңган, булган укытучы кыз Мөслимә. Автор Мөслимәнең ярыйсы гына тәҗрибәле, хәйләкәр икәнлеген гадәти картиналарда (кызның беренче тапкыр чәй ясавы, кич кояш баеганда егетне «биергә өйрәтүе», «әни» булып кылануы) ачып сала. Җәмилнең бикле йөрәгенә үтеп керү һәм аның башын әйләндерү өчен Мөслимәгә уңай шартлар туып кына тора. Әлбәттә, саф егетләрнең ничек бозык хатын-кыз кармагына кабу эпизоды яңалык түгел. Ләкин шушы ситуацияне бөтен барлыгы белән укучыга ирештерү, тормыш детальләрен, персонажларның мимикасын, хәрәкәтләрен, кыланмышларын бер мантыйкка буйсындырып, эзлекле һәм табигый итеп сурәтләүдә — һәр автор үз сукмагыннан атлый. Соңгы чорда татар әдәбиятында шәхеснең әхлакый кимәлен аның интим хисләре аркылы сурәтләү нормага керде. Кайсыбер авторлар моның белән мавыгып китеп, җирәнгеч, порнографик сурәтләргә кадәр барып җиттеләр. Нур Әхмәдиев үз әсәрләрендә иң интим картиналарны да, бөек рәссамнар кебек, әхлакый югарылыкта, эстетик идеалның дәрәҗәсен төшермичә сурәтләү осталыгына иреште.

Җәмил белән Мөслимә мөнәсәбәтендә автор ачыктан-ачык ике геройның берсен дә бозыклыкта гаепләми кебек. Җәмил, ир-егет буларак, үзенә елышып барган хатын-кызга тупаслык күрсәтә алмый. Ә Мөслимә үзенең бәхетен яулап алу өчен хатын-кызга хас булган барлык чараларны файдаланып калырга хаклы. Ләкин Мөслимәнең эчке монологы һәм Җәмилнең үз-үзен анализлау сыйфаты аша автор сурәтләрне эчке яктан, сәхнә артыннан шәрехләп бара.

«Хәер, бозау булуы, бәлки, әйбәтрәктер дә әле. Ир-ат мал ул. Ә кулга ияләшми калган мал юк»... Мөслимә шулайрак уйлады»... Бу җөмлә инде беренче карашка мөлаем гына күренгән Мөслимәнең эчке дөньясына кара тамга салып куя.

Ләкин Җәмил мал ук түгел икән шул әле. Ул — йомшак, ләкин үз гамәлләрен аек фикер белән анализларга сәләтле шәхес. Җәмилнең үз хаталарын шунда ук тануы, газаплануы геройның ачы тормыш тәҗрибәсе нигезендә рухи яктан үсә баруын күрсәтә.

«Сөю — кулмәк ту гел. Бер тапланса, юып та булмый, идән тактасы да тугел, кыру да файдасыз. Сөю намус белән бер, аны яшьтән, гашыйк булуыцныц беренче көненнән сакларга кирәк. Әгәр дә керләндерә калсац, гаеплеләрне читтән эзләмә. Гаепчесе син, бары тик син узец генә. Иблискә эчецә керергә һәм әшәкелек кылырга башка берәу дә тугел, узец генә рөхсәт итә аласың. Бәлки иблискә эчецә кереп торуныц кирәге дә инде калмагандыр да, бәлки ул синец эчецдә туганнан бирле яшидер һәм, уцайлы форсат чыгуга, башын калкыткандыр. Югыйсә, аныц вәсвәсәсенә болан тиз бирешмәс идец». Үзенең хаталарын таный белгән, шушындый фәлсәфәгә ия шәхес, әлбәттә, үсәргә, камилләшергә, яхшыдан яманны төгәл аера башларга тиеш икәнлеген кисәтә автор.

Тормыш чынбарлыгы үзәк геройны тагын да кискенрәк ситуацияләрдә сыный. Хәзер аның янәшәсендә бозык күңелле хәйләкәр кыз гына түгел, ә зәһәр хатын пәйда була. Автор үз гамәлләре каршында җаваплылык тойгысы, аталык Вазыйфалары йөкләгән, миһербанлык хисенә ия героен соң чиккәчә сыный. Тормышта газап чиккән Җәмилнең бердәнбер юанычы — конструкторлар бюросында зур фидакарьлек белән башкарган хезмәте. «Ул уҗәтләнеп эшләде. Әнә шундый минутларда кешенец яшеренеп яткан энергиясе хәрәкәткә килә, курәсец», — дип, яңа бер хакыйкатькә инандыра автор. Конфликт, ызгыш, өй кысаларын җимереп, эш урынына барып җиткәнчегә кадәр, Җәмил күңеле белән эшендә сыеныр урын таба. Тормыш ситуацияләре катлаулана, кырыслана барган саен, Җәмил образы кешелеклелек сыйфатларына байый, тулы канлы була бара. Характерларны калку итеп күрсәтү нияте белән автор еш кына антитеза алымын уңышлы файдалана. Башта ул Җәмилнең ипле, әдәпле егет икәнен авылдагы «Донжуан Тимерхан» янәшәсендә расласа, икенче очракта Җәмилгә «үпкән-кочкан җилгә очкан» фәлсәфәсе белән яшәүче, үз гамәлләре өчен бер җаваплылык та тоеп карамаган бүлмәдәше Данияр каршы куела, һәм ахырда үзәк герой Мөслимәнең элекке ире исерек Кәрам белән кара-каршы сурәтләнә. Җәмилнең ачы, ямьсез чынбарлыкка күзләрен ачтырган әлеге бәрелешү әсәрнең кульминация ноктасын хасил итә, образ буларак Җәмилгә дә, Мөслимәгә дә соңгы төсмерләр өстәлә. Җәмилнең үз-үзенә куйган бәясе болай яңгырый: «Уҗым бозавы, сарык, ацгыра син, ахмак. Бохара диванасы! Акны карадан, кияудән кайткан хатынны кызлардан аера белмәгән мәхлук... Ашаган алмацныц корт төшкән икәнен дә сизмәгәнсец». Җәмил — Мөслимә катнашындагы соңгы кадрларда уңай һәм тискәре геройларның рухи ераклыгы максималь дәрәҗәгә җиткерелә. Җәмилнең кара нәфрәтенә лаеклы итеп сурәтләнгән Мөслимәнең гәүдәләнеше җирәнгеч кыяфәт ала.

Язучының шәхес концепциясен тискәре героиняның антиподы булган Рамилә образыннан башка күз алдына китереп булмый. Повестьтагы бу ике образ, әйтерсең лә, бер-берсенең сыйфатларын ничек тә калкурак итеп күрсәтү өчен сурәтләнгән. Дөрес, беренче карашка алар бер-берсеннән әллә ни аерылмыйлар да шикелле. Мөслимәнең әрсезлеген, хәйләкәрлеген исәпкә алмаганда, икесе дә сөйкемле, буйга-сынга зифа, хуш күңелле кызлар кебек. Характерлар ачыла бару процессында алар арасындагы әхлакый упкын җир белән күк арасы икәне аңлашыла.

Автор Мөслимәне дә, Рамиләне дә бертөрле үк ситуацияләрдә сыный. Мәсәлән, хәмергә булган мөнәсәбәттә бу аерым-ачык күренә. Мөслимә, аракы эчертеп, Җәмилне кулга төшерү өчен ни генә кыланмый. Автор аның һәр хәрәкәтен, кыланмышын, мимикасын детальләп тасвирлый. Ә Рамилә—тормышта айнык акылга, айнык мөнәсәбәтләргә кыйбла алган кыз. Ул, Мөслимәдән аермалы буларак, кеше бәхетенә кул сузуны күз алдына да китерми. «Балалар күз яшенә манчылган бәхет бәхет булмый ул», — ди Рамилә, Җәмилне кире кагып. Яшьлек мәхәббәтеннән ул бары бала табып, әни булу бәхетенә генә ирешергә тели. Рамилә образы — һичшикесез, уңай образ. Ул авторның эстетик идеал концепциясенең иң матур сыйфатларын үзенә сеңдергән. Хәтта аны язучының эстетик идеалы дип карау урынлы.

50—60 нчы еллар әдәбиятында «кимчелексез герой», «идеаль» герой белән мавыгу бар иде (М.Әмир, Г.Әпсәләмов). Бу күренеш тәнкыйтьчеләр тарафыннан төрлечә бәяләнде. Г.Әпсәләмовның уңай геройны яклап әйткән мондый фикере мәгълүм:« Без «гомумән кеше» тарафдарлары түгел, без аңлы рәвештә уңай геройны яклыйбыз, аны романтик планда калку күрсәтәбез икән, пьедесталга да бастырабыз». (Социалистик Татарстан, 19 ноябрь, 1965 ел.) Чыннан да, әдәбиятның төп функциясе җәмгыятьне тәрбияләү дип караганда, нәкъ менә уңай геройлар, кимчелексез геройлар укучыга үрнәк алырлык матур мисал булып торалар.

Нур Әхмәдиев үз геройларын сурәтләгәндә, аларга уңай яки тискәре сыйфатларны иңдергәндә, геройның гаиләдә алган тәрбиясенә, тирәлегенә нигезләнә. Мәсәлән, Җәмил үскән гаиләнең, аның әти-әнисенең ипле, эш сөючән, әдәпле кеше икәнлекләре авылда барган вакыйгалар фонында сурәтләнә. Улында үзендәге барлык уңай сыйфатларны тәрбияләгән әти кеше — Гали абый эштән башканы белмәгән, бисмилласын ташламаган, ләкин мулла булудан баш тарткан, аз сүзле, гражданнар, фин, Ватан сугышларында катнашкан, ничә үлемнән калган кеше буларак сурәтләнә. Хезмәт сөю, гадилек, кешегә ышанып карау, әдәплелек Җәмилгә дә ана сөте, ата тәрбиясе белән кергән. Ләкин тормышта Мөслимә кебек хәйләкәр, азгын, намуссыз затлар бар бит әле. Автор, Мөслимәнең шәҗәрәсенә төшеп тормаса да, аракыдан кыйбла алган туганнарының кыланмышын бер-ике штрихта күрсәтеп, кызның нинди даирәдән икәнлеген искәртеп куя. Мөслимә үзенең ачыклыгы, уңганлыгы белән өлкәннәр күзенә төтен җибәрә, аның ясалмалыгыннан исергән әти-әни хәтта уйнашчы кызның үз киленнәре булуы турында хыялланып йөриләр. Җәмилнең әти-әнисендә дә, үзендә дә түбән әхлаклы затларга каршы иммунитет юк. Шуңа күрә дә алар яна, алар бәхетсезлеккә дучар була. Бу — авторның инандыргыч мисалларда раслаган төп теоремасы һәм укучы колагына киртлисе килгән фикере.

Язучының шәхес концепциясе кешенең рухи яктан җитлегү эволюциясен, аның чынбарлыкка күзләре ачылуын, психологик яктан өлгерүен үз эченә ала.

Үз-үзен анализлау һәм гамәлен үзенең җаны аша уздыру — Җәмилгә хас асыл сыйфат. Мөслимә ятьмәсенә эләгеп, сазга тәгәрәүнең һәр этабында ул үз-үзен битәрли, Рамилә алдында зур гаебен тоя. Ләкин туасы бала алдында җаваплылык тойгысы Рамиләгә карата булган саф хисләрне арткы планга этәрергә мәҗбүр итә. Автор героена булган сынауларны һаман катгыйлаштыра, психологик киеренкелек арта. Ике бала каршындагы аталык бурычлары, миһербанлылык Җәмилне иң авыр шартларга күнәргә мәҗбүр итә. Кыл һаман тартыла, психологик киеренкелек иң биек ноктасына җитә. Тәмам асылы ачылган, хәшәрәтлеге исбат ителгән Мөслимә янында Җәмилне хәзер бернинди көч тә тотып тора алмый. Җәмилнең кайгысыннан эчкәч кичергән физик һәм рухи халәтен автор болай сурәтли: «Уйлар, өермә булып, аны бөтереп алды, сытты, изде. Җәмил узен яман шеш авыруы белән интегуче хәлендә сизде. Ләкин бераздан өстеннән моңа кадәр басып торган йөк төшкәндәй тоелды. Ул, язмышына буйсынган авырудай, ничектер җщеләеп калды».

Әйе, тормышта да, традицион әдәби сюжетларда да гаилә конфликтларыннан алҗыган шәхес гадәттә башта эшенә фидакарьләрчә бирелеп карый, конфликт тирәнәеп, алай да котылып булмагач, йә эчүгә сабыша, яки өеннән чыгып китә. Соңгысын сайлаган Җәмилнең дә әлегә язмышы билгесез. Әсәр автор нокта куйган урында тәмамланмый, ди әдәбият белгечләре. Ләкин Җәмилне сигез ел буе көткән Рамиләсе бар бит. Әлегә «балалар күз яшенә манчылган бәхет»тән баш тартса да, бәлкем... Автор укучы интуициясенә таяна, героеның язмышын укучы хозурына тапшыра.

«Гречанка» повестеның әдәби үзенчәлеге, сәнгати кыйммәте иң беренче чиратта аның әдәби бөтенлегенә, вакыйгаларның хәрәкәтчәнлегенә һәм бер-берсе белән оста үрелешенә барып тоташа. Композицион оригинальлек ягыннан Нур Әхмәдиевның стиль үзенчәлеген билгели торган әсәр бу. Башка хикәя-повесть-ларындагы кебек, «Гречанка» повестенда да авторның хронотоп белән мастерларча эш итүе динамиканы югары дәрәҗәдә тота. Сигез ел эчендә булган хәл-вакыйгалар хронологик тәртиптә бирелмичә, үзгә бер хронотоп мозаикасын тәшкил итеп, сәнгати югарылыктагы бөтенлекне китереп чыгаралар.

Җәмил белән Рамиләнең хушлашканнан соң нәкъ сигез ел үткәч очраклы рәвештә трамвайда күрешү моментыннан башланган әсәрдә автор табигый сыгылмалык белән хронотопны моннан сигез ел элек булган хушлашу мизгеленә күчереп куя. «Рамиләнең кабатлап соравы» Җәмилне уйларыннан арындырып, вакыйгаларны тагын реаль агышына алып кайта. Шулай итеп, автор бер бүлек эчендә хронотоп белән әллә ничә тапкыр «уйнап ала» һәм тиз вакыт эчендә укучыны ситуациягә алып керә, килеп чыккан сорауларга җавап биреп өлгерә.

Икенче һәм өченче бүлектә хронологик агым үзгәрми. Җәмил белән Рамиләнең танышу вакыйгасы, алар арасында кабынган мәхәббәт, Җәмилнең институт тәмамлап, авылга кайтып китүе һәм Мөслимә тозагына төшү — болар барысы да эзлекле рәвештә сурәтләнә. Дүртенче бүлек — янә сигез ел узып, Җәмилнең Рамилә яшәгән фатир кыңгыравына басуыннан башлана. Аларның очрашу, аңлашу сурәтләреннән соң, хронотоп яңадан лирик чигенеш рәвешендә Мөслимә белән булган хәлләргә кайтара. Шушы рәвешле әсәрдә картиналар алышынуга нигезләнгән мәгълүмати һәм психологик ритм барлыкка килә.

Шәхес концепциясенең үсеше, рухи диалектика нәкъ менә шушы ритмга нигезләнә. Сурәтләнгән вакыйгалар агышында характерларның үсеше, геройларның психологик яктан өлгерүе һәм үз асылларын ачуы әсәрнең идея-эстетик юнәлешен билгели бара. Вакыт барысын да хәл итә: фәрештә рәвешендәге Мөслимә аждаһа булып чыга, аның яшьтән үк бозык, гыйффәтсез икәнлеге ачыклана; хәйлә һәм ялганнан сукырайган беркатлы Җәмилнең чынбарлыкка күзләре ачыла, ул рухи яктан җитлеккән, Газраил кулыннан ычкынырга көч таба алган шәхескә әйләнә.

Әсәрдәге вакыт эзлеклелеге аның сюжет-композиция үзенчәлеген тәшкил итә. Ретроспекция (чигенешләргә нигезләнү) алымын файдаланып, автор композициянең ирекле төрен сайлый. Вакыйгаларга кабат-кабат әйләнеп кайту, аларны мәгънәви яктан көчәйтү, капма-каршы кую һәм монтажлау кебек композиция алымнары әсәрдә максатчан файдаланыла. Образларның куелышы һәм вакыйгаларның алышынып торуы белән ниндидер мәгънә чыгару — ул композициянең бер мөһим функциясе булып тора. «Гречанка» повестенда, әлбәттә, әсәрнең төп максаты һәм төп мәгънәсе — шәхес формалашуны, аның рухи җитлегүен күрсәтү.

мозаикасы төзү сәләтенә ия. Әлеге повесть тарихи-географик җирлекне, персонажларны, образларны реаль чынбарлыктан ала. Повесть өчен сайланган материалны, үзе алынган теманы энәсеннән-җебенә кадәр белгән язучы, әлбәттә, вакыйгалар агышын, әсәрнең эчтәлеген үз фәлсәфәсенә буйсындыра, фантазиясен эшкә җигәргә дә булдыра ала. Себер халкының психологиясе, халык авыз иҗаты, әсәрдә мөһим функция йөкләгән йөзьяшәр Атбакат әби һәм башка образлар повестька «тере килеш» кереп китә. Ә менә геройларның язмышын хәл итә торган Кара каен символик образы реаль тормыштан алынса да, аңа салынган мәгънә һәм кара каен турындагы легенда — язучы табышы, автор уйдырмасы. Шуңа күрә дә язучы әсәрендә үзләренең реаль мәхәббәт тарихыннан читкә тайпылып, гыйбрәтле, аянычлы сюжет сызыгын сайлап ала. Нәкъ менә Себер татар авылында үсеп утырган кара каен һәм ул каенга тотынырга ярамый, бәхетсез буласың имеш, дигән ырым язучыга иҗат ызанын бирә. Каен нишләп каралырга тиеш соң әле? Мөгаен, кайгыдандыр. Нәтиҗәдә бәхетсез мәхәббәткә дучар булган Әбүш белән Калбеш, ягъни Әбелгәрәй белән Кал-биҗамал фаҗигасе туа. Язучы үзе уйлап чыгарган легенда геройларына мондый Себер татарларына гына хас исемнәр бирүе очраклы түгел. Әбелгәрәй — авторның хатыны Венераның картәтисенең, Калбиҗамал —картәнисенең исеме.

Сюжет сызыгына үрелгән кайбер вакыйгалар да тормыштан «тере килеш» алынган. Мәсәлән, төп герой — Рәшитнең самолет белән Бөгелмәгә кайткандагы киеренке хәлләре, авылга кайтканда буранда калып, үлем чигенә җитүе, әтисен үгез сөзү вакыйгалары әсәрдә максатчан файдаланыла. Язучы тормышта булган хәлләрнең буяуларын куертып ала да, аларны бер фокуска җыеп, әсәргә салган идеяне куәтләү юлына баса.

Ә әсәрнең төп идеясен шәхес концепциясе күзлегеннән бәяләгәндә, язучы коралланган художество алымнары, образлар бирелеше, психологизм, тел-стиль үзенчәлекләре — болар барысы да бер максатны, бер бөтенлекне күздә тотканы күренә.

Повестьның төп үзенчәлеге — шарт-лы-символик сюжетның реаль тормыш вакыйгаларына үрелеп, Рәшит—Айчибәр мәхәббәтенә үзенең кайтавазын бирүе. Заман әдәбиятында символлар зур роль уйнавын, алар аша гомумиләштерүләрнең дәрәҗәсе үсүен, моның белән борынгылыктан килгән милли кодлар системасы яңаруны әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов хуплап телгә ала. «Символ, балладик фикерләү алымы прозага да, поэзиягә дә, драматургиягә дә бердәй үтеп керде», — дип яза ул. (Галимҗан Гыйльманов. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары, 1999, №10.) Шул рәвешле Нур Әхмәдиев үз әсәренә Себер татарларының милли колоритын, аларның ышану-ырымнарын, табигать күренешләрен алып керә. Бу очракта ул үзенең остазы Галимҗан Ибраһимов тәҗрибәсеннән дә урынлы файдалана. Г.Ибраһимовны Мансур Хәсәнов пейзаж остасы, табигать сурәтләрен мул, төгәл, пластик итеп, әсәрнең эчке агышы, аһәңе белән бәйләп бирү остасы, татар, башкорт авылының бай этнографик картиналарын тудыручы, дип бәяләгән иде. (Татар әдәбияты тарихы. 6 томда, 3 иче том. — Татар, кит. нәшр., 1986.) Ә Нур Әхмәдиев шушы юл белән Себер татарларының көнкүрешен һәм рухи хәзинәсен күз алдына бастыра. Әсәрнең үзәгендә торган Кара каен образы һәм аңа бәйле легенда үзе үк Г.Ибраһимов иҗатында урын алган метафора-символ бит инде. Г.Ибраһимовта тамырлары актарылган имән сыйнфый көрәшкә ишарә ясаса, «Амбирак»та Кара каен кавыша алмаган ике мәхәббәтнең трагедиясен гәүдәләндерә.

Повестьны укыганда, «Ни өчен автор үз геройларын кавыштырмый икән?» — дигән сорау туа. Игътибарлы укучы шунда ук бер мөһим детальне вакыйгалар барышына сәбәпче итеп алачак: Рәшит бит кара каенга кагылды, хәтта тузларын чәйнәп карады. Димәк, ул бәхетсез мәхәббәткә дучар булырга тиеш. Тик, шулай да, әсәрнең ахырына кадәр сюжет мозаикасы төзү сәләтенә ия. Әлеге повесть тарихи-географик җирлекне, персонажларны, образларны реаль чынбарлыктан ала. Повесть өчен сайланган материалны, үзе алынган теманы энәсеннән-җебенә кадәр белгән язучы, әлбәттә, вакыйгалар агышын, әсәрнең эчтәлеген үз фәлсәфәсенә буйсындыра, фантазиясен эшкә җигәргә дә булдыра ала. Себер халкының психологиясе, халык авыз иҗаты, әсәрдә мөһим функция йөкләгән йөзьяшәр Атбакат әби һәм башка образлар повестька «тере килеш» кереп китә. Ә менә геройларның язмышын хәл итә торган Кара каен символик образы реаль тормыштан алынса да, аңа салынган мәгънә һәм кара каен турындагы легенда — язучы табышы, автор уйдырмасы. Шуңа күрә дә язучы әсәрендә үзләренең реаль мәхәббәт тарихыннан читкә тайпылып, гыйбрәтле, аянычлы сюжет сызыгын сайлап ала. Нәкъ менә Себер татар авылында үсеп утырган кара каен һәм ул каенга тотынырга ярамый, бәхетсез буласың имеш, дигән ырым язучыга иҗат ызанын бирә. Каен нишләп каралырга тиеш соң әле? Мөгаен, кайгыдандыр. Нәтиҗәдә бәхетсез мәхәббәткә дучар булган Әбүш белән Калбеш, ягъни Әбелгәрәй белән Кал-биҗамал фаҗигасе туа. Язучы үзе уйлап чыгарган легенда геройларына мондый Себер татарларына гына хас исемнәр бирүе очраклы түгел. Әбелгәрәй — авторның хатыны Венераның картәтисенең, Калбиҗамал —картәнисенең исеме.

Сюжет сызыгына үрелгән кайбер вакыйгалар да тормыштан «тере килеш» алынган. Мәсәлән, төп герой — Рәшитнең самолет белән Бөгелмәгә кайткандагы киеренке хәлләре, авылга кайтканда буранда калып, үлем чигенә җитүе, әтисен үгез сөзү вакыйгалары әсәрдә максатчан файдаланыла. Язучы тормышта булган хәлләрнең буяуларын куертып ала да, аларны бер фокуска җыеп, әсәргә салган идеяне куәтләү юлына баса. Ә әсәрнең төп идеясен шәхес концепциясе күзлегеннән бәяләгәндә, язучы коралланган художество алымнары, образлар бирелеше, психологизм, тел-стиль үзенчәлекләре — болар барысы да бер максатны, бер бөтенлекне күздә тотканы күренә.

Повестьның төп үзенчәлеге — шартлы-символик сюжетның реаль тормыш вакыйгаларына үрелеп, Рәшит—Айчибәр мәхәббәтенә үзенең кайтавазын бирүе. Заман әдәбиятында символлар зур роль уйнавын, алар аша гомумиләштерүләрнең дәрәҗәсе үсүен, моның белән борынгылыктан килгән милли кодлар системасы яңаруны әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов хуплап телгә ала. «Символ, балладик фикерләү алымы прозага да, поэзиягә дә, драматургиягә дә бердәй үтеп керде», — дип яза ул. (Галимҗан Гыйльманов. Туксанынчы еллар әдәбияты // Казан утлары, 1999, №10.) Шул рәвешле Нур Әхмәдиев үз әсәренә Себер татарларының милли колоритын, аларның ышану-ырымнарын, табигать күренешләрен алып керә. Бу очракта ул үзенең остазы Галимҗан Ибраһимов тәҗрибәсеннән дә урынлы файдалана. Г.Ибраһимовны Мансур Хәсәнов пейзаж остасы, табигать сурәтләрен мул, төгәл, пластик итеп, әсәрнең эчке агышы, аһәңе белән бәйләп бирү остасы, татар, башкорт авылының бай этнографик картиналарын тудыручы, дип бәяләгән иде. (Татар әдәбияты тарихы. 6 томда, 3 иче том. — Татар, кит. нәшр., 1986.) Ә Нур Әхмәдиев шушы юл белән Себер татарларының көнкүрешен һәм рухи хәзинәсен күз алдына бастыра. Әсәрнең үзәгендә торган Кара каен образы һәм аңа бәйле легенда үзе үк Г.Ибраһимов иҗатында урын алган метафора-символ бит инде. Г.Ибраһимовта тамырлары актарылган имән сыйнфый көрәшкә ишарә ясаса, «Амбирак»та Кара каен кавыша алмаган ике мәхәббәтнең трагедиясен гәүдәләндерә.

Повестьны укыганда, «Ни өчен автор үз геройларын кавыштырмый икән?» — дигән сорау туа. Игътибарлы укучы шунда ук бер мөһим детальне вакыйгалар барышына сәбәпче итеп алачак: Рәшит бит кара каенга кагылды, хәтта тузларын чәйнәп карады. Димәк, ул бәхетсез мәхәббәткә дучар булырга тиеш. Тик, шулай да, әсәрнең ахырына кадәр сюжет сызыгы психологик киеренкелектә, көтелмәгән борылышлар белән үстерелә.

Бер-берсен өзелеп сөйгән Рәшит белән Айчибәрне кавыштыру өчен автор ничек теләктәшлек итсә дә, әсәр «Кара каен кыйссасы» ызаныннан китә һәм үзәк геройларны үтеп чыгалмаслык киртәләргә юлыктыра.

Нәкъ менә геройларның мәхәббәт өчен көрәшүләрендә, аларның рухи ныклыгында, шәхес буларак камиллегендә чагыла да инде әсәрнең идея-әхлакый проблематикасы. Себер гүзәле Айчибәр үзенең зифа, нәфис гәүдәсе, озын толымнары, бай рухи дөньясы, сафлыгы-гыйффәте, бөтен дөньясын онытып сөяргә сәләте, бераз гына кырагайлыгы, беркатлылыгы белән күңелгә уелып кала. Рәшит исә төпле акыллы, сабыр холыклы, эш сөючән, сүзендә торучан егет буларак күз алдына килеп баса. Йур Әхмәдиев геройларын күздән кичергәч, аларның нәкъ менә Ә.Фәйзи күрсәткән таләпләргә тап килүен күрәсең: «Кеше матурлыгын скульпторлар аңлаганча аңлый белергә, зур иҗат ияләренең иң яхшы әсәрләрендә гәүдәләнгән килешлелек һәм гармония серләренә төшенә белергә, кешенең кичерешләре дөньясын композиторлар кебек тирән чагылдыра белергә кирәк». (Юзиев Н. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык.)

Мәхәббәт Нур Әхмәдиев прозасында шәхеснең әйләнә-тирәгә һәм кешеләргә мөнәсәбәтен, аның иң нечкә үзенчәлекләрен, иң матур сыйфатларын, физик һәм рухи мөмкинлекләрен, көрәшергә сәләтен иң киеренке мизгелләрдә ача торган ачкыч хезмәтен үти. Геройларның күңел байлыгы, хисләр палитрасы, теләк-омтылышлары шушы илаһи хис аша ачыла, мәхәббәткә булган мөнәсәбәттә Кеше иң югары пьедесталга күтәрелә.

Авторның иҗат җимеше «Кара каен кыйссасы»на игътибар итик. Әбүш белән Калбеш — сөю хакына җаннарын фида кылган затлар. Күл аръягындагы каен төбенә кырмыска оясы өстенә бәйләп куелган Әбелгәрәйнең берничә көннән сөякләре генә торып кала. Аны шул каен төбенә күмәләр. Ә Калбеш кайгыны күтәрә алмый, шул каенга асылынып вафат була. Бу хәлгә түзмичә, каенның кәүсәләре карая. Бүгенге көнгәчә әдәби ядкарьләр булып яшәп килгән Йосыф-Зөләйха, Фәрһад-Ширин, Таһир-Зөһрә, Ромео-Джульетталар сафына автор Себер татарларының Әбүш белән Калбешен өстәп куя.

Себер татарларын автор зур симпатия белән, яратып, сокланып сурәтли. Аларның киң күңеллелеге, юмартлыгы, самими холкы, рухи байлыгы тормышчан вакыйгаларда гәүдәләнеш ала. Авторның эстетик идеалын гәүдәләндерүче йөзьяшәр Бибикамал әбине генә алыйк. Ул — авылның йөзек кашы. Гомере буе бөтен авыл халкын чирдән терелткән, үләннәр белән дәвалаган, сөлек салган халык академигы. Үзенең акыллылыгы, гаделлеге, кешелеклелеге белән «Атбакат» кушаматы алган бу әби Себер татарларының күңел дөньясын символлаштыручы образ да булып тора. Ул — Себер халкы авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе.

Язучының шәхес концепциясен гәүдәләндерүче бу образ Себер татарларының рухи кыйбласын билгеләүче зат, КЕШЕ дигән исемне югары тотучы образ буларак күз алдына баса. Карчыкны җирләү вакыйгасы турында Рәшитнең әйткән сүзләре дә гыйбрәтле: «Бу җирләү гади татар карчыгы Бибикамал әбинең үзе кебек үк гади. Әмма шушы гадилек аша да кешенең зурлыгы күренә икән».

Кешенең зурлыгы төшенчәсе әсәрдә төрле вакыйгаларда, төрле ракурслардан күрсәтелә. Мәсәлән, Тагылдан фольклор экспедициясеннән кайткач, Рәшиткә авылдагы төзелеш бригадасында эшләргә туры килә. «Эшне әйбәт кешеләр белән эшләгәндә генә җанга рәхәт була, Рәшит дус. Синец белән безгә рәхәт булды. Менә шуның өчен рәхмәт. Кулың эш белә, кәчецне жәлләмисец. Исән-сау укып бетер, зур кеше бул!» Бу — гап-гади авыл кешеләре Әмир ага һәм Бака Наиле сүзе.

«Мондый сузләрне ишету уңайсыз булса да, рәхәт иде. Әллә кайларда абруй казанып та, туган авылыңда сиңа чүп итеп карасалар, ни үкенеч. Битләрен җил кисеп, кояш өтеп бетергән тыгыз тәнле, яшьләренә курә шактый таза куренгән, эчләре белән кәррә кинәсез, намуслары балта йөзе кебек туры булган абзыйларның бер төрле уйлап, икенче төрле сөйли торган кеше тугеллегенә иманым камил иде. Тик болай зурлаулары... башка сыйдырырлык тугел. Ярар иде осталыгыңны курсәтердәй ниндидер катлаулырак эш башкарсаң. Бәбкә ясап утыртып, аңа кырыклы тактадан аслык тезу өчен осталык кирәкмени. Күрәсең, аларныц кешене бәяләүдә уз үлчәмнәре бар».

Әсәрне шәхес концепциясе күзлегеннән тикшергәндә, автор фикерләрен алга сөргән төп геройның шушы фикере үзәккә чыга. Әсәрнең буеннан-буена кызыл сызык булып узган кеше кыйммәте, кешелеклелек, яшәү мәгънәсе кебек төшенчәләр повестьның төп идеясен формалаштыралар.

Язучы әдәби текстка лирик чигенешләрне оста үрә белгән кебек, тормыш фәлсәфәсен дә әсәр күзәнәгенә һәрдаим сеңдереп бара, кеше гомере, вакыт агышы, кешегә хас тойгы-мөнәсәбәтләр язучы тарафыннан шагыйранә зирәклек белән шәрехләнә. «Тормыш синең кәефеңә, тамак туклыгыңа карап тормый: нарасый минутларны сабый сәгатьләр, сәгатьләрне нечкә билле көннәр, аларны юан еллар алыштыра, — ди ул. — Кеше картаюы турында уйласа-уйламаса да, Җир узенең Кояш тирәсендә әйләнуеннән туктамый. Мәхәббәт дәвам итә, кешеләр туа, яши һәм үлә. Меңләгән, миллионлаган адәм балалары арасында бәйләнеш яши».

Менә шулай итеп, автор киң карашлы, хисчән лирик герое аркылы һәрбер вакыйгага үзенең эстетик бәясен биреп бара. Ә вакыйгалар әсәрдә бихисап. Көчле динамикага корылган повестьта авторның тормыштан алынган хикмәтле хәлләре бер-берсенә ялганып кына тора. Айчибәр белән Рәшитнең мәхәббәт тарихына хат ташучы Зәңгәрәй образы да, озын буйлы, чибәр егет Азамат мөнәсәбәте дә килеп керә. Көнчелек уты чорнаган Рәшит кышкы каникул вакытында Себергә сөйгәне янына очыйм дисә, аның юлын әтисен үгез сөзү фаҗигасе бүлә. Әйтерсең лә, ике яшь кешенең арасына Кара каен шәүләсе төшеп кенә тора. Бөгелмә самолетына утыра алмый иза чиккән мизгелдә автор лирик чигенеш кысаларында кайчандыр паркта милицияләр һәм дружинник кызлар белән булган күңелсез вакыйганы искә төшерә. Тәртип сакчыларының үз властьларыннан файдаланып, гади кешегә кылган кешелексезлеге, вәхшилеге җанлы мисалда раслана. Шушы рәвешле автор, дөнья яхшы кешеләрдән генә тормый, җәмгыятебез үз кешеләрендә әшәкелек асрарга һәм аны үрчетергә шартлар тудыра, дигән фикерне алга сөрә.

Повестьның динамикасын тәэмин итә торган тагын бер сыйфат — сюжет сызыгындагы көтелмәгән борылышлар. Самолетка утырудан өмете өзелгән Рәшиткә кинәт бәхет елмая. «Ходай Тәгалә үзенең яраткан колына кешеләрнең мохтаҗлыгын төшерә», — дигән хәдис бар. Рәшиткә дә самолет йөртүченең ихтыяҗы төшә, аның исерек абыйсын самолетка сөйрәп кертергә булыша егет һәм үзе дә шушы самолетка эләгә. «Өмет бөтенләй киселеп, кешеләр куңелендәге кугәргән туңлыктан гайрәтем тәмам чигеп беткәндә, менә бит нинди миһербанлы бәндәләр ярдәм кулын суза», — ди лирик герой.

Дөньяны шушылай ике полюска, ике башлангычка аерып күрсәтә автор. Аның вакыйгалар үстерелеше дә, лирик чигенешләре дә төп максатка — шәхесне күпьяклы һәм бербөтен итеп күрсәтүгә нигезләнгән.

Рәшитнең җитди сынаулары самолетка утыру белән тәмамланмый, автор аны ачы буранга юлыктырып, үлем белән күзгә-күз очраштыра. Геройның рухи халәтен тасвирлаганда, язучы аның күз алдына килеп баскан Кара каен образын, шомлы төшләрен, галлюцинацияләрен куе буяулар белән сурәтләп күрсәтә. Үлем тырнагыннан чак-чак котылып, Уразай фермасына кереп егылган егет, гүя үзен яклаучы фәрештәләр, киң күңелле, олы йөрәкле савучы хатыннар хозурына эләгә. Бу мизгелдә лирик герой үзенең психологик халәтен түбәндәге юлларда тасвирлый: «Рәхмәт сезгә, апалар. Күңелем тулып, күзгә яшь бәреп чыкты. Бөтенләй таныш тугел кешеләрнең, хәлемә кереп, ярдәм итәргә атлыгып торулары чарасыз итте. Гел шулай мин, көтелмәгән яхшылыкка очрасам, бугазыма төер утыра, сабый баладай мәлҗерәп төшәм».

Авыл кешеләрен, гомумән, Нур Әхмә-диев үз әсәрләрендә үзгә бер югарылыкка куя. Алардагы гадилек, ярдәмчеллек, риясызлык шәхескә хас иң кыйммәтле сыйфатлар икәнлеге ассызыклана.

Автор идеалларын тормышчан югарылыкта сурәтләүне алга алган лирик герой үзенең әнисе турында болай ди: «Ул татар хатыннарына хас рәвештә гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак. Минем аның беркайчан да, дөньясын онытып, шатлыгыннан очып йөргәнен дә, кайгысыннан сыгылып төшәр хәлгә килгәндә дә сиздергәнен күргәнем юк. Ул — мәңгелек сер оясы, сер хәзинәсе, аныц күцеле — очсыз-кырыйсыз карурман». Шәхеснең күңел тирәнлеген, рухи көчен менә шул серлелек, билгесезлек аша сурәтләү авторның «Атларым-колыннарым» повестендагы Мөслах бабай образында да күзәтелгән иде. Нур Әхмәдиев үзенең иҗатында шәхес концепциясен үстергәндә, үзенең эстетик идеалын җанландырганда нәкъ менә милли сыйфатларны алгы нәүбәткә чыгара, аларга нигезләнә һәм шуннан этәргеч ала.

Кешенең тәкъдире аның үзеннән, күңелендә ташып чыккан хисләреннән, максатыннан, тырышлыгыннан гына тормаганлыгы, ә язмыш төшенчәсенең нинди илаһи көчләр хозурында икәнлеген төп мотив итеп алган повестьта ике яшь кеше арасына ерып чыгып булмаслык киртәләр корыла һәм повестьның буеннан-буена Кара каен образы лейтмотив хезмәтен үти. Әсәрнең әдәби үзенчәлеге, язучының үзенә генә хас стиле дә нәкъ менә шушы образга һәм Себер татарлары халкының авыз иҗатына барып тоташа.

Амбирактан, җанбирактин
Кияү килә җырактин...

«Текст буенча сибелгән әнә шундый халык җәүһәрләре вакыйга-хәлләргә үзенә бер төрле кабатланмас ямь биреп торалар. Гомумән, бу әсәрне әсәр иткән әйберләр — әнә шундый сагышлы лирик детальләр», — дип билгели әдәбият белгече Р.Сверигин. (Рифат Сверигин. Үткән ел прозасына бер караш // Казан утлары, 2000, №7).

Кара каенга кагылма, Кайгыларың күбәер, — кебек Кара каенга кагылышлы җыр юллары лирик геройның язмышын фаразлап, әледән-әле кабатланып килә. Шуңа сылтап, Нәби Дәүлинең шундый фикерен китерәсе килә: «Халык җырлары формасы — бездә иң күп кулланыла торган форма. Гаҗәп түгел. Чөнки ул форма белән кайгыны да, шатлыкны да, күңелле Җырны да, эпосны да, шигъриятне дә язып була. Бу — беркайчан да тынмас чишмә». (Нил Юзиев. Традицияләр яңарганда.)

Повестьта Себер татарлары диалектын мул файдалану җирле халыкның кабатланмас холкын, фикер сөрешен, тел-сурәтләү байлыгын гына түгел, гомумән, бу як халкының күңел дөньясын, кешеләргә булган мөнәсәбәтен тулаем күзалларга мөмкинлек бирә. Татар милләтенең асыл сыйфаты булган кунакчыллык Себер татарларында юмартлык, гадилек, беркатлылык кебек сыйфатлар белән үрелә. Хәтта Айчибәр белән Рәшит арасына төшкән хат ташучы Зәйгәрәй дә повесть ахырында үз гаебен һич тә яшерә белмәгән, кече күңелле, мәкердән, хөсетлектән ерак образ буларак күз алдына килеп баса.

Себер дә яшәгән милләттәшләребезнең кешелеклелек сыйфатларын, аларның рухи хәзинәсен, ырым-ышануларын, гореф-гадәтләрен, характер үзенчәлекләрен хәзерге заман прозасына алып кергән «Амбирак, яки кара каен кыйссасы» повесте укучы өчен иң беренче чиратта танып-белү ягыннан әһәмиятле.

Нур Әхмәдиев, милли прозада шәхес концепциясен үстерү, эстетик идеалны камилләштерү белән бергә, аны мәгълү-мати яктан баетуны үзенең иҗат максаты итеп карый.

Ләйсән Кәшфиева.
"Мәйдан" № 1, 2007.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013