Бүген Әдипләр: Наис Гамбәр. Каеннар яктысында
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ә" хәрефенә язмалар

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. ӘЙДАМАН (Тәүфикъ Әйди турында)
Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ (Тәүфикъ Әйди турында)
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче (Тәүфикъ Әйди турында)
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"(Дәмниха Әлмөхөммөтова)
И.Нуруллин. Фатих Әмирхан. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.
Мансур Вәли-Барҗылы. ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ (Марат Әмирханов турында)
Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев шигырьләре
Наис Гамбәр. Каеннар яктысында (Нур Әхмәдиев)
Ләйсән Кәшфиева. Әхлак - гуманлылык ачкычы (Нур Әхмәдиев)
Фоат Галимуллин. ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ (Азат Әхмәдуллин)
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ (Азат Әхмәдуллин)
Айдар Хәлим. Шагыйрьнең гомер олаулары (Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Факил Сафин. Шигъри балкыш (Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар)
Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын (Харрас Әюпов)
Фоат Садриев. Табигать телен белә (Харрас Әюпов)
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт (Харрас Әюпов)
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере (Харрас Әюпов) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Наис Гамбәр

Каеннар яктысында

Нур Әхмәдиев
Азнакайның каен урманнарында булганыгыз бармы сезнең? Булырга туры килмәсә, мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз! Чөнки, Такташ әйтмешли, «Бер җирдә юк андый ак каеннар...» Шушы сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенергә тырышып, шушы табигать ясаган картинаның сурәтең күзалларга омтылып, хәтер төпкелләрендә актарына башлыйм да Азнакай каеннары арасына кереп югалам.
Менә минем алда тоташ каенлык урманы. Үләннәре хәтфәдәй ямь-яшел, куак-чытырманлык та, ауган-корыган агачлар да юк анда, яшь-төз, шәмдәй зифа, озын буйлы, ап-ак тәнле каеннар, каеннар гына тезелеп киткән. Ул каеннарның кәүсәләрендә ник бер җыерчык, ботак-санак күренсен, бары уңган авыл карты бәйләгән себерке хәтле генә җыйнак-пөхтә ябалдашлары күк гөмбәзен терәп, күтәреп тора сыман.
Табигать белгечләре, Татарстанда 200 дән артык төрдәге каен агачы үсә, диләр. Әмма мондый каеннарны Азнакай урманнарында гына очратырга мөмкиндер, мөгаен.
Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев һәм Нур Әхмәдиевлар — әнә шундый якты, сәгадәтле «урманнан чыккан» шагыйрьләр.
Һәр иҗат кешесенең «визит карточкасы»на тиң аның җанын ачып бирердәй әсәрләре була. Нур Әхмәдиев, дидеңме, җырдагы гади генә, җанга якын моңы белән бергә үрелеп, түбәндәге юллар хәтергә килә:
Каенкайлар, күңелемне 
һәрвакыт аңладыгыз; 
Нигә инде бу юлы да Җибәрми калмадыгыз!
Нигә җибәрсеннәр, ул бит туган ягы каеннарына сарылып үскән шагыйрь ләбаса. Нәкъ менә «Каенкаем — бәгырькәем» шигырендәге кебек:
Йөгерә-йөгерә каршы чыгалар да 
Үр җитәрәк туктап калалар. 
Үзебезнең якның каеннары 
Мине шулай каршы алалар.
Дөрес, заманында Нур Әхмәдиев «башка урманнардагы» — узгынчы темалар урманында да адашып йөргәләде. Ләкин соңгы дәвер иҗатында ул каеннар яктылыгына чыга алды, бу «бәла»дән аны хис һәм фикер шигърияте коткарды. Ул — шигърияттә ил язмышын кайгырта белүче ир-егет булып җитлекте.
Ил язмышы — ир язмышы булган,
Күпме башка казык кагылган.
Антлар гына түгел,
Тарих үзе
Ирләр каны белән язылган.
Ә көндәлек тормышта ул яшьтән үк җитди, кеше хәленә керә белүче эшлекле егет иде. Шушы сыйфат-холкын исәпкә алыптыр, бәлкем, аны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсенә җитәкче итеп сайлап куйдылар. Ул әле өлкән язучыларның өйләренә барып, аларның хәл-әхвәлләрен белеп кайта яки язучылар үзләре аның янына кереп утыралар. Гариф Ахунов, Әдип Маликов, Равил Фәйзуллиннар «эстафета»сын кулыннан төшермичә, ул Әлмәт язучылары мәнфәгатен кайгыртып яшәде. Боларына мин үзем шаһит. Мөслимдә яшәгән чорымда еш кына Әлмәт бүлекчәсенә барып чыга идем. Шундый көннәрнең берендә ул, Язучылар берлегендә әгъза булмавыма бик тә гаҗәпсенеп: «Ничек була инде ул? Мин бит сине күптән язучы-әгъза дип белә идем. Хәзер машина тәгәрмәчен хутка җибәрәбез аны», — диде дә җиң сызганып эшкә кереште һәм үзе юллама язып, мин бер ай-ай ярым дигәндә секция утырышында «язучылыкка» тәкъдим ителдем.
Боларны шунда гына әйтәм: Нур Әхмәдиев — кешелекле кеше. Әйтик, соңгы вакытта ул чордаш һәм хезмәттәше Фәрит Гыйльмине күз карасыдай саклады... Тик адәм баласын күкрәк кесәсенә салып йөртеп булмый шул: Фәрит дустыбыз вакытыннан алда арабыздан китеп барды. Урыны җәннәттә булсын!
Шулай кызык бу тормыш: әле кайчан гына безнең буын 50 яшьлек агай-апалар-га астан өскә карап йөри иде. Баксаң, үзебез дә шул биеклеккә менеп җиткәнбез икән. Әнә ич ай саен диярлек кырык алты, кырык җиденчеләрнең юбилейлары үтеп һәм көтеп тора. Югыйсә, алар авыл саен бармак белән генә санарлык булсалар да. Ләкин:
Туган еллар безнең — кырык алты.
Сугыш күрмәгәнбез, дисәк тә,
Авыл саен без бит ничәү генә,
Тарихта без аерым исәптә.

...Җаваплылык шуңа башкалардан 
Күбрәк төшә безгә дөньяда.
Наис Гамбәр.
"Мәйдан" № 1, 2007


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013