Бүген Әдипләр: Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев шигырьләре
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ә" хәрефенә язмалар

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. ӘЙДАМАН (Тәүфикъ Әйди турында)
Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ (Тәүфикъ Әйди турында)
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче (Тәүфикъ Әйди турында)
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"(Дәмниха Әлмөхөммөтова)
И.Нуруллин. Фатих Әмирхан. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.
Мансур Вәли-Барҗылы. ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ (Марат Әмирханов турында)
Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев шигырьләре
Наис Гамбәр. Каеннар яктысында (Нур Әхмәдиев)
Ләйсән Кәшфиева. Әхлак - гуманлылык ачкычы (Нур Әхмәдиев)
Фоат Галимуллин. ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ (Азат Әхмәдуллин)
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ (Азат Әхмәдуллин)
Айдар Хәлим. Шагыйрьнең гомер олаулары (Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Факил Сафин. Шигъри балкыш (Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар)
Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын (Харрас Әюпов)
Фоат Садриев. Табигать телен белә (Харрас Әюпов)
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт (Харрас Әюпов)
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере (Харрас Әюпов) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Гамил Афзал

Нур Әхмәдиев шигырьләре

Нур Әхмәдиев
Хәзер ил халкының күпчелеген сугыштан соң туган кешеләр тәшкил итәләр. Илнең теләсә кайсы зур төзелешләрендә иң авыр эшкә төптән җигелгәннәр, дөньяның тоткасын умырып тотканнар — сугыштан соң туган кешеләр. Фән докторлары, врачлар, инженерлар, шагыйрьләр — сугыштан соң туган кешеләр.
Нур Әхмәдиев, сугыштан соң туган шагыйрь, җиргә хуҗаларча нык басып, көр тавыш белән үз буынының уй-хисләрен җырлап килә, сокланып кына түгел, бәхәсләшеп, көрәшеп килә. Крестьян малае, кендеге җиргә бәйләнгән, күзләре басу-кырларда, урман-тугайларда, ә күңелендә бүгенге дөнья мәшәкатьләре, уйлану, борчылулары.
Көлтә ышыгында төн кунганда, 
Без кырауда калып чыныккан, —
ди ул. Булгандыр. Сугыштан соң туганнарны да тормыш бик иркәләмәгән. Көлгә күмеп пешергән бәрәңгене балачак хисләре белән бергә сагынып, төшләрендә күрәләр алар.
Яшь чагында тормыш бик ямьле, бик гади кебек тоела; тәртә арасына кереп, тормыш йөген өстери башлагач кына, бик гади түгел икәнен аңлый башлый кеше.
Чынбарлыкка барыр юллар 
Уйлаганнан озын икән.
Озын шул һәм бик катлаулы да.
Хәзер поэзия турында, гражданлык хисе турында озын-озын бәхәсләр бара. Гражданлык ул —- тормышка актив мөнәсәбәт, ди өлкән шагыйрь Сибгат Хәким. Шуннан да кыска итеп, шуннан да төгәл итеп әйтеп тә булмый торгандыр. Тормышка актив мөнәсәбәт... Нур Әхмәдиевның барлык шигырьләре тормышка актив мөнәсәбәттә янып, борчылып, сөенеп, сокланып язылганнар. Ул, галәмгә менеп адашып, космик мәхәббәт эзләп йөрми, җир һәм мин дип, түшен киереп, тырпаеп та тормый, ә ир уртасы кешеләрнең бик практик, ыгы-зыгылы мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Ил каршында күпме хезмәтең бар, 
Җавап бирә торган яшь җиткән.
Әйе шул, яшь җиткән, умырып эшли торган, чатнатып сүзеңне әйтә торган яшь җиткән. Абзыйлар артына поса торган яшь тә үткән, моны Әхмәдиев белеп, тоеп эш итә.
Көч-куәтең булса, кемлегеңне 
Күрсәтергә хәзер мөмкин чак.
Тапкыр сүз, сыгылмалы, йөгерек уй-хис кешелекле фикер йөген алып килә. Үзе белгәнне, үзе күргәнне, кичергәнне бик ихлас күңелдән сөйли Нур Әхмәдиев, шигъри сүзе ышандыра, рухландыра.
Шагыйрь үз әтисе һәм авыл картлары образында фашизмны җиңеп кайткан ир-егетләр буынын күрә, алар капка төбендә бүрәнәгә утырып самосад тарталар, мәзәк итеп фронт истәлекләрен сөйлиләр, тәмле йокыларыннан саташып «ура» кычкырып уяналар, кайсының аягы, кайсының күзе юк.
Тәндә җаны бар чагында 
Зарланамыни ирләр!
Нур Әхмәдиевка тормыш мәшәкатьләре авыр, үз шигъри кыйблаңны табуы авыр, тапкач, үз юлың белән алга баруы авыр, халыкка, илгә нык тугры булып, актив, намуслы шагыйрь булып яшәү авыр. Ә кемгә җиңел булган, зарланамыни ирләр!
Шагыйрь киләчәккә ышаныч, өмет белән яши, иҗат итә. Тормыш матурлыгын җырлый.
Бер уйласаң, ышанычтан башка 
Булмас иде җирдә бәхет тә, —
ди ул, бик дөрес әйтә. Ышанган кеше — көчле кеше. Нур Әхмәдиевның беренче китабы укучылар күңеленә хуш килер, дип, без дә ышанабыз. Ул яшь әле, көчле, дәртле чагы, яхшы шигырьләр күп язар әле ул.

Гамил Афзал.
"Мәйдан" № 1, 2007.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013