Бүген Әдипләр: Наилә Ситдыйкова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наилә Ситдыйкова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй

Наилә Нигъмәтша кызы Ситдыйкова 1968 елның 31 июлендә Чаллы Башы авылында туган. Наиләгә 13 яшь тулганда әтисе, ун елдан соң әнисе бакый дөньяга күчкәннәр. Шуңа күрә кечкенәдән күңелендә моң яши. Күп еллар буе Чертуш балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Иҗаты күбесенчә әниләргә, бигрәк тә үз әнисенә багышлана.

Шигыремдә минем

Шигыремдә минем - язгы моңнар, 
Шигыремдә минем - көзләр сагышы. 
Шигыремдә минем - чәчәкле җәй, 
Ак кышларның серле балкышы. 
Шигыремдә минем - туган йортым, 
Анда минем газиз әнкәем. 
Әйтә төсле миңа еллар аша: 
«Авыр булса да түз, бәбкәем». 
Шигыремдә минем - туган авылым, 
Гөрләп үткән матур балачак. 
Кабатланмас яшьлек әле һаман 
Шигыремдә озата барачак. 
Шигыремдә - минем кайгыларым, 
Шигыремдә - сүнмәс өметем. 
Шигыремдә - минем шатлыкларым, 
Шунда минем барлык бәхетем. 
Шигыремдә минем - бүгенгем дә, 
Шигыремдә минем - киләчәк. 
Күңел матурлыгын, тынычлыгын 
Шигырьләрем миңа бирәчәк.

Әнкәйләр булсын иде мәңгелек!

Таң алдыннан җилләр исеп, 
Чәчләремне минем тарады. 
Кояш та никтер бүген 
Әнкәй төсле сөеп карады. 
Чишмәләр дә никтер бүген 
Әнкәм тавышыдай чыңлады. 
Чишмә челтерәвенә кушылып, 
Әнкәй гүя җыру җырлады. 
Төшләремә кердең, әнкәй, 
Минем өчен тагын борчылдың. 
Моңсу гына карап тордың да син, 
Үз юлыңа кире борылдың. 
Йөгердем мин синең эзләреңнән, 
Җитә алмадым, эзләр югалды. 
Мәңге бетмәс моңым-сагышлар 
Йөрәгемә кабат уралды.
Бәхетле булу өчен җирдә 
Әнкәй кирәк иң элек. 
Минем бары бер теләгем: 
Булсын иде әнкәй мәңгелек!!

Бәхет

Кышның яңа яуган кары белән Бар дөнья да акка күмелсен. Күзләрегездән сезнең бары Шатлык яшьләре генә түгелсен. Бәхетне бит тиңләп булмый Байлык белән акчага. Нәфес дигән бик яман чир, Кермәсен ул арага. Бәйрәмнәрдә туганнар, дуслар Җыелсыннар табын тирәңә. Бу дөньяда ялгыз яшәп булмый, Адым саен алар кирәк лә.

Сандугачым

Сандугачым, әйт әле син, 
Нигә шулай сайрыйсың? 
Әллә инде минем өчен 
Иң моңлы җыр сайлыйсың?

Моңлансын дип, ояладың
Өй каршыма тирәккә.
Синен җырлар үтеп керә
Күңелләргә, йөрәккә.

Сандугачым, юаткандай, 
Көннәр буе сайрады. 
Минем тиктормас уйларым 
Бар дөньяны буйлады.

Сандугачым, синең көйләр
Киң җиһанга сибелә.
Минем шигырьләремдә дә
Синең моңнар сизелә. 

Әгәр шулай була алса, 
Сандугач булыр идем. 
Кешеләргә бәхет теләп,
 Гел саaйрап торыр идем.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018