Бүген Әдипләр: Илнар НОТФУЛЛИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илнар НОТФУЛЛИН

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Рәзилә Насыйбуллина
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Илнар НОТФУЛЛИН Хөрмәтле укучы! Сиңа тәкъдим итәсе яңа авторыбыз Илнар НОТФУЛЛИН «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсында катнашып, «Шигърият» номинациясендә III урын алган яшь каләм иясе. Ул Кама Тамагының Балтач авылында (1991 елның 11 июлендә) туган. Бүген Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегендә (КФУ, 4 курс) белем ала.

КҮЗ АЛДЫМДА МИНЕМ ҺӘРЧАК АВЫЛ ҖӘЕ...

Бу көн
 
Өч сәгатьтән ун тулганда тордым бүген,
Ләкин минем уйда әле уку түгел...
 
Күңел байлыгын арттыру – рухи бурыч,
Ләкин һәр сүз күңелемә сибә борыч...
 
Милли бурыч – икенчесе, ләкин иртән
Башка болар килми әле, булды, китәм!
 
Юк инде, юк, китмим хәтта, китмим – очам!
Юк инде, юк, очмыйм хәтта, очмыйм – кочам!
 
Кемне кочам ләкин? Хыялымны фәкать.
Әнә таң да атып килә – төшкән шәфәкъ.
 
Нинди рәхәт... иде... Әйе, «иде... иде...»
Ул вакытлар чөнки хәзер башын иде...
 
Мәет
 
Кап-караңгы һәм бер нокта
Күренә бик еракта.
Нинди нокта, нинди якты? –
Атлый берәү шул якка...
 
Ә биредә – киресенчә –
Ул атламый, тик ята...
Моңсу күзләр, күз яшьләре
Бер-берләрен юата...
 
Ә тегендә салмак кына
Атлап керә яктыга:
Күз чагыла һәм каршыга
Әллә ниләр агыла...
 
Монда – аны хөрмәтлиләр,
Юалар, төргәлиләр...
Мактыйлар һәм кызганалар,
Елыйлар, тиргәмиләр...
 
Исән чакта бер тапкыр да
Җылы караш күрмәгән...
Ләкин аны яхшы сүзләр
Каплаган бу бүлмәдә.
 
Ә бит хәзер бик соң инде
Сөйләргә аңа бәет! –
Бернигә дә ирешмәбез,
Ишетмәс безне мәет...
 
Ул ерак хәзер, тегендә,
Кем белә – ни эшлидер...
Һәрвакыт шул – соңга калгач:
«Их, яхшы кеше иде...»
 
Әйдә, киттек!
 
Әйдә, киттек!
«Кая?» – дисең.
Кая булсын, беләсең –
Күккә меник,
Йолдызлардан
Ясап бирәм беләзек.
 
Әйдә инде!
«Ерак!» – дисең.
Ерак түгел, якында.
Безнең анда менгән дә бар –
Күкнең соңгы катына...
 
Тизрәк, тизрәк!
Бөтен галәм
Безгә карап көнләшсен!
Җидегән йолдыз белән эчик
Күктән сөю чишмәсен...
 
Караңгы төннәр
 
Кабат җитте шул караңгы төннәр...
Ярты төнне үзе генә йоклый мендәр...
 
Янә килде бу күңелсез көзге вакыт,
Карар идем мин үземә, көзге ватып...
 
Тагын монда болыт, яңгыр һәм бик салкын...
Оныткандыр табигать тә гүзәл чагын.
 
Алга таба әгәр шулай итсә дәвам,
Күңелемә бернәрсә дә булмас дәва.
 
Күккә менеп карасаммы бу дөньяга? –
Кире төшү теләге һич килмәс миңа...
 
Бер мизгел
 
 
 

Килеп җитәр бер мизгел
Һәм шуны көтеп күңел
Шалтыратырмын сиңа,
Төкереп дөньясына!
 
– Ничек хәлләр, Гөлүсәм? –
Мин очрашуны көтәм!
Йә, ничек соң, килимме?
Сагындыңмы соң мине?
 
Булыр кич төнгә авыш,
Ишетеп таныш тавыш,
Күңелемә тулыр моң,
Уңай җавабыңнан соң...
 
Әзрәк башым әйләнер,
Сүзең-сүзгә бәйләнер:
– Әлбәттә кил, кил, тизрәк!
Сагындым сине бигрәк!
 
– Очрашырбыз, – диеп без,
Телефонны өзәрбез...
Эх бу йөрәк! – Җилпенә
Син генә диеп кенә.
 
Алып чыгып матайны,
Иптәшкә алып айны,
Куып күңел артыннан
Китәрмен мин кузгалып.
 
Тик тузан кала артта,
Тизлек артканнан-арта,
Мөмкин түгел бу төнне
Куып тоту күңелне...
 
Килеп җиттем, ниһаять!
Еш-ешрак тибә йөрәк...
Эзли сине күзләрем...
Йә, ни хәлләр, гүзәлем?
 
Җәй дә үтте
 
Менә кабат җәй дә үтте, җитте көзләр...
Кулым каләм алды һәм дәфтәргә батты күзләр...
 
Көзге җилләр, көзге яңгыр, көзге һава...
Никтер сагыш, моңсу хисләр биләп ала.
 
Бар да үзгә, бар да сәер, бар да авыр,
Һәрчак минем күз алдыма килә авыл...
 
Күз алдымда минем һәрчак авыл җәе,
Тик барыбер көз аңарга җәймә җәер...
 
Көз бер үтәр, кыш та җитәр, килер яз да...
Ләкин күңел җәйдән китмәс һич, бераз да!..
 
Түзәргә тиеш шагыйрь йөрәге
 
Түзәргә тиеш шагыйрь йөрәге –
Сүнсә дә ялкын, сынса терәге...
 
Өмет өзелгән вакытлар була,
Сагыштан кайчак күңелләр тула.
 
Сизә халәтне бары тик каләм,
Елый ул биткә шигыре белән.
 
Барлык хисләрне тик ул аңлатыр,
Курыкмый ул һич, ул гына батыр!
 
Иң якын дусты, иң якын сердәш –
Авыр булганда каләмгә эндәш!
 
Уйга батса да шагыйрь йөрәге,
Килеп коткарыр аның сүзләре.
 
Сүзсез калдырып, биләсә ялкын,
Иҗаты килеп түләтер хакын.
 
Алар ахмаклар, юләрләр, имеш –
Шагыйрь йөрәге түзәргә тиеш.
 
Идел, №10, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018