Бүген Әдипләр: Нотфи Мифтахов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нотфи Мифтахов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев

Нотфи Галләметдин улы Мифтахов 1939 елның 18 маенда Шушма елгасы буендагы Тубылгытау авылында (Яңа Чишмә районы) дөньяга килгән. Нотфи 1959 елны армиягә алынып, аннан «Отличник боевой политической подготовки», «Отличник Советской Армии», «Гвардия» значоклары белән бүләкләнеп кайта. Аннары, Ямашта механизаторлар курсын тәмамлап, тракторга утыра. Тырыш хезмәте ; өчен «За доблестный труд» медале, III дәрәҗә хезмәт даны ордены һәм бик күп значоклар, грамоталарга лаек була.
Гомере буе әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 2010 елда «Күңелем хатирәләре» китабын чыгара. Бүгенге көндә икенче китабын әзерли.

Тубылгытау

Тубылгытау матур авыл,
Болыннары хәйран тамаша.
Аның гүзәл бай тарихы
Ерак гасырларга тоташа. 

Заманында Тубылгытау 
Бик тә зур авыл булган. 
Ике мәхәлләдә ике мәчет 
Гөрләп эшләп торган.

Авылыбыз җәйрап ята
Ямьле тау куенында,
Бормаланып-борылып аккан
Зәңгәр Шушма буенда. 

Кайда гына барсак та, 
Туган җир - уебызда. 
Язларында бик күңелле, 
Сабантуйларыбыз да.

Заяга үтмәгән гомер

Күңелгә илһам килгәндә, 
Языйм әле халыкка. 
Үткән заман тормышыбыз 
Кереп калсын тарихка.
Языйм әле болынымның
Матур әрәмәләрен.
Шул табигать кочагында
Тәгәрәп үскәннәрем. 
Языйм әле: безнең яшьлек 
Авыр вакытка килде. 
Авыр дип тормады халкым, 
Шаярды, уйнап көлде.
Яланаяк кар өстеннән 
Мәктәпкә барганымны 
Языйм әле hәм калтырап 
Дәрестә утырганны.
Җиде сыйныф төгәлләнде,
Инде ни хәл итәргә?
Буем кечкенә булганга,
Төштем бозау көтәргә. 
Тамагым ач, бозаулар кача, 
Мин йөгерәм, хәлем бетте, 
Күзләремнән яшьләр китте, 
Ташламадым, сабыр иттем.
Кыюсыз, тыйнак идем мин,
Армиягә киткәнче.
Башка кешегә әйләндем
Аннан кайтып җиткәнче. 
Хезмәттән кайткач, укырга киттем 
Һәм бәхетемне мин шунда таптым. 
Училищега кереп, укуга бактым, 
Киң профильле диплом да алдым.
Авылга кайтып, эшкә тотындым,
Көтү көтүдән инде котылдым.
Хәзер инде мин трактор белән
Киң кырларымны иңләп йөримен. 
Эшне яраттым, көн-төн эшләдем, 
Вакытымны һич сарыф итмәдем. 
Эшләгән эшемнән күңелем булды, 
Амбарларыбыз ашлыкка тулды.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018