Бүген Әдипләр: Энгель Нигъмәтуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Энгель Нигъмәтуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илбарис Надиров
Каюм Насыйри
Хәбирә Насыйрия
Тәлгать Нәҗмиев
Гөлчәчәк Нәҗипова
Галимҗан Нигъмәти
Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Җәмил Нигъмәтов
Әхәт Нигъмәтуллин
Энгель Нигъмәтуллин
Энгель Нигъмәтуллин Энгель Галимҗан улы Нигъмәтуллин 1930 елның 6 ноябрендә Казан шәһәрендә күренекле татар тәнкыйтьчесе Галимҗан Нигъмәти (1897—1941) гаиләсендә туган. 1948 елда 19 нчы номерлы урта мәктәпне тәмамлагач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Алтай крае, Новосибирск, Казан мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1972 елда филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклап, Казан университетының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасына ассистент итеп билгеләнә. 1977 елда шул ук кафедрада доцент вазифасын башкаручы итеп раслана.
Э. Нигъмәтуллинның төп жанры — әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме. Октябрьгә кадәрге һәм Октябрьдән соңгы татар әдәбиятында милли һәм интернациональ багланышларның конкрет чагылышларын, аерым алганда, Руссо, Гете, Шекспир кебек Көнбатыш әдәбияты даһиларының әдәби-эстетик карашлары татар язучыларына (Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан һ. б.) ни рәвешле тәэсир итүен җентекле өйрәнеп, ул татар әдәбият белемендә моңарчы кузгатылмаган кызыклы мәсьәләләрне күтәреп чыкты (рус теленде «Раздвигая века и границы» дигән монография).
1968 елда ул, читтән торып укып, М. Торез исемендәге Мәскәү чит телләр институтын да тәмамлый. Әдәбият галиме булу өстенә, ул бүгенге әдәбият тәнкыйте өлкәсендә дә актив эшли.
Э. Нигъмәтуллин—1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Раздвигая века и границы: К вопросу о связях татарской литературы первой трети XX века с литературой Западной Европы.— Казань: Таткниго-издат, 1977.—136 с. 1500.
Татарская литература начала XX века (до 1917 г.) в ее отношении к западноевропейской литературе и философско-эстетической мысли: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук. Казань, 1972.—17 с. 120 (Казань, ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина).

©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013