Бүген Әдипләр: Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Майруза Насыйрова
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Алсу Нәҗми
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Гөлфия Низамeтдинова
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева
Китәләр. Бер-бер артлы китәләр. Әйтерсең лә, берсеннән-берсе калышмаска тырышкандай, ярышка чыкканнар. Китүен китәләр дә, әмма үзләреннән соң сагышлы да, моңлы да җыр калдырып китәләр. Бу сүз чыккач, ирексездән язучы, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең мәгълүм әсәре искә төшә. "Кеше китә, җыры кала" дип атала ул.
Әйе, бүген сүзем арабыздан бик яшьли, ашыгып киткән язучылар, шагыйрьләр, гомумән, иҗат кешеләре, каләмдәшләрем турында барачак.
Бу очракта сүземне якын дустым, сабакташым Афзал Нигъмәтуллин исемен атаудан башлыйм әле. Мамадыш ягы егете иде ул. Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлады. Немец телен су урынына эчә, аның бөтен нечкәлекләренә кадәр белә иде. Аның белән без үзебез үк оештырып җибәргән "Әллүки" иҗат берләшмәсендә еш очраша, аралаша торган идек.
Институтта укыган елларда ук ул үзен менә дигән балалар шагыйре итеп танытты. Аның шигырьләре шул вакытта ук республика матбугатында еш басыла иде. Аның зур киләчәге барлыгын шагыйрьләр Хәкимҗан Халиков, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллиннар бик тиз күреп алдылар. Аның турында зур-зур мәкаләләр яздылар.
Афзал югары белем алуы турында диплом алганда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен менә дигән җыентык бастырып чыгарырга да өлгергән иде инде. Ул канатланып туган ягына балалар укытырга кайтып китте. Өйләнеп җибәрде. Аның тагын берничә китабы басылып чыкты. Дәреслекләргә керде. Озак та үтмәде, Мамадыштан кайгылы хәбәр килде.
Афзал Нигъмәтуллин... асылынып үлгән. Сәбәбе соңыннан ачыкланды. Гаилә тормышы барып чыкмаган икән. Шагыйрь Афзал Нигъмәтуллинга утыз яшь тә тулмаган иде әле ул чакта.

Рафис Гыйззәтуллин

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018