Бүген Әдипләр: Галимҗан Нигъмәти
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимҗан Нигъмәти

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илбарис Надиров
Каюм Насыйри
Хәбирә Насыйрия
Тәлгать Нәҗмиев
Гөлчәчәк Нәҗипова
Галимҗан Нигъмәти
Галимҗан Нигъмәти

(1897-1941)

Әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Нигъмәти (Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин) 1897 елның 26 июлендә хәзерге Башкортстанның Чишмә районына кергән Үдрәкбаш (Өйдерәкбаш) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа Галимҗанга ике яшь чагында, аның әтисе гаиләсен ияртеп Уфа шәһәренә күчә. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән Әмирҗан агай, тормышы авырлыгына карамастан, улын укытырга тырыша: башлангыч белем алуга, аны Уфаның алдынгы мәдрәсәләреннән булган «Галияргә урнаштыра. Галимжан анда бик тырышып укый, соңгы сыйныфларда чагында ул инде үзе дә шәкертләргә әдәбият дәресләре бирә башлый.
Окбтябpь көннәрен Г. Нигъмәти шатланып каршы ала, мөгаллим һәм укучылар комитеты члены буларак, шәкертләр арасында мәдәни агарту эшләре алып бара, 1918 елның азагыннан исә Көнчыгыш фронтның Бишенче Кызыл Армия политбүлеге органы "Кызыл яу" газетасында әдәби сотрудник булып эшли башлый. 1919 елның язында, Уфаның Колчак гаскәрләре кулы на төшү куркынычы тугач, Г. Нигъмәти Бәләбәй шәһәренә күчә һәм редакциядәге хезмәтен дәвам иттерә. Шунда чакта, 1919 елда, Коммунистлар партиясенә член итеп алына. 1919 елның декабрендә Бишенче АрмиянеңРеввоенсоветы карары белән, газета хезмәткәрләре, шул җөмләдән Г.Нигъмәти дә партия Үзәк Комитетының Себер бюросы карамагына күчерелә. Монда Г. Нигъмәти Омскида (соңыннан - Новосибирскида) чыккан| «Азат Себер» газетасында башта җаваплы секретарь, аннары редактор булып эшли.
1921 елда Г. Нигъмәти Мәскәүгә килә һәм, Көнчыгыш коммунистик институтның (КУТВ) бер еллык курсларын тәмамлап, Дәүләт журналистика институтында укый башлый, ләкин, 1923 елда Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнүе сәбәпле, аңа институтны тәмамларга туры килми.
Мәскәү чорында (1921—1926) Г. Нигъмәтинең журналистика, әдәби тәң. кыйть һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге актив иҗат эшчәнлеге башлана Ул яшь совет матбугатының һәм әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр һәм марксизм-ленинизм тәгълиматы, социализм нигезләре турында популяр характердагы фәнни хезмәтләр язып бастыра «Октябрь һәм әдәбият» (1922), «Карл Маркс безгә нәрсәләр калдырды?», (1922), «Адәмнәр ничек яратылган?» (1924), «Ленин һәм пролетариат революциясе» (1924) кебек мәкаләләре һәм «Коммунизм турында» (1924), «Әдәбият мәйданында» (1925) исемле китаплары әнә шул иҗади активлык турында сөйли.
1926 елның ахырында Г. Нигъмәти Казанга килә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасының баш редакторы итеп билгеләнә. 1928—1930 елларда Татар дәүләт нәшриятының (Татгосиздат) бащ, редакторы булып эшли. Редакторлык хезмәте белән беррәттән, 1929 елдан башлап Көнчыгыш педагогия институтында әдәбият укыта. 1933 елда ул инде институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә 1934 елдан профессор һәм кафедра мөдире вазифаларын башкара. 1930—1932 елларда ул, төп эшеннән аерылмыйча, «Яңалиф» журналының редакторы да булып тора.
Бу елларда Г. Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге тагы да киңрәк колач белән җәелеп китә. 1927—1932 еллар арасында гына да ул дүрт китап, иллегә якын әдәби тәнкыйть мәкаләсе язып бастыра. Аның бу хезмәтләрендә татар язучыларыннан М. Гафури, Г. Коләхметов, Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, К. Нәҗми, һ. Такташ, А. Шамов, И. Гази, Г. Толымбай һәм башкаларның иҗатлары тикшерелә. Ул шулай ук Л. Толстой, А. Чехов, М. Горький кебек рус әдәбияты классикларының иҗатлары турында да мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә Г. Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә игътибарын юнәлтә һәм аңа күләмле берничә мәкаләсен багышлый («Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?», 1929; «Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы турында», 1932; «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары», 1928 һ. б.).
Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору турында»гы 1932 елгы карары һәм совет язучыларының I Бөтенроссия съездыннан (1934) соң Г. Нигъмәти, үзенең әдәби-эстетик карашларындагы һәм методологиясендәге элеккеге пролеткультчылык һәм вульгар социологизм элементларыннан арына барып, татар әдәбиятының үсеш процессларын тагы да тирәнрәк һәм нигезлерәк итеп анализлый башлый. «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» (1933), «Социалистик реконструкция чорында совет татар матур әдәбияты» (1934), «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» (1934), «Шәриф Камал — драматург» (1934), «Татар совет драматургиясенең үсеше» (1935), «Һади Такташ» (1936) һәм, ниһаять, Г. Тукай иҗатына багышланган «Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы» (1936) исемле хезмәтләр Г. Нигъмәтинең, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе буларак, карашларында марксистик-ленинчыл тарихилык концепцияләренең торган саен ныгый һәм ачыклана баруын күрсәтә.
Педагог буларак, Г. Нигъмәти татар әдәбияты фәне буенча югары квалификацияле белгечләр хәзерләү эшенә күп көч сала. Соңыннан исемнәре киң танылган филология фәннәре докторлары Мөхәммәт Гайнуллин, Хәмит Ярми, Гали Халит, филология фәннәре кандидатлары Җамал Вәзиева, Мөхәммәт Мамин, Якуб Агишев, Гази Кашшаф, язучылардан С. Хәким, А. Алиш, А. Әхмәт, И. Туктаров һ. б.— болар барысы да Г. Нигъмәти шәкертләре.
Г. Нигъмәтинең бай әдәби мирасы хәзерге көндә дә тарихи һәм практик кыйммәтен югалтмаган. Татар әдәбияты тәнкыйтен өйрәнүдә һәм бүгенге әдәби хәрәкәтнең күп кенә проблемаларын хәл итүдә бу мирас әлегәчә үзенең файдалы эшен башкара.
Г. Нигъмәти үзенең иҗат көчләре чәчәк аткан чорында —1941 елның 4 ноябрендә вафат була. Ул СССР Язучылар союзы рәсмиләшкән беренче көннән үк (1934) аның тулы хокуклы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013