Бүген Әдипләр: Нияз Халит
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нияз Халит

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Нияз Халит

Нияз Халитов: Казан архитектура җәһәтеннән үрнәк булып тора

Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов - бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы. Мәчетләр архитектурасы хакындагы монографияләре быел Г.Тукай премиясенә куелды. Мөгаллимлек эшендә дә хезмәт итә ул: Казан архитектура-төзелеш академиясендә милли мигъмарчылыкка бәйле фәннәрне укыта. Димәк, яшь буынны гүзәллек тудырырга, аны бәяли белергә өйрәтүче мөхтәрәм докторның үз өлкәсендәге мәсьәләләр буенча әйтер сүләре аз түгелдер...
- Нияз әфәнде, Казаныбызда миллилек сакланамы, архитектура докторының фикере нинди?
- Минемчә, безнең Казан шәһәре бу өлкәдә үрнәк булып тора, чөнки тарихи нигез саклана. Бик күп борынгы биналар сүтеп ташланган, янган. Әмма алар урынына төзелгәннәре шул ук тарихилыкны раслап тора. Безнең архитекторларның культурасы шактый югары. Бәлки, кемдер тәнкыйди күзлектән караса, анда эклектика күрер. Саф стильдән тайпылганнарын, диюем инде. Әмма һәр чорның үз стиле булырга тиеш. Казанның тарихи стиле ул - XX гасырның ахыры, ХХI гасырның башы стиле, дип атар идем. Аны шулай кабул итәргә дә кирәк.
- Мәчетләребез совет чорында җимерелгән, йә биналары төрле оешмаларга тапшырылган иде. Хәзер Аллага шөкер, кире кайтарыла, реставрацияләнә. Әлеге тарихи биналарны беренчел кыяфәтләренә тулысынча кайтару мөмкин эшме?
- Реконструкция ясаган вакытта берничек тә аны элеккеге кебек калдырып булмый. Бүгенге заман материаллары белән төзекләндерелә ич. Хәзер инде, замана таләбенчә, бәдрәфләр дә урнаштырырга, электр сузарга, кондиционер куярга туры килә. Аларсыз булмый. Шулай да бездә мәчетләр бик белеп эшләнә. Мәчетләр буенча махсуслашкач, аларның архитектурасын бар нечкәлекләре белән беләм. Шунлыктан, бу җәһәттән бернинди дәгъваларым да юк.
- Нияз әфәнде, бу өлкәдә безнең кадрларыбыз җитәме соң?
- Татар реставрациясе юнәлешендәгеләр белемнәрен арттыру белән шөгыльләнергә тиеш. Реставрация - фәннең төп нигезе. Ә анда милли үзенчәлекләр исәпкә алынмый. Махсус татар архитектурасы өчен аерым методика кертергә кирәк. Моның өчен махсус кадрлар үстерү дә сорала.
- Сез бит әле укытасыз да, мөгалимлелек иткәндә дә мондый проблемаларга юлыга торгансыздыр?
- Әлбәттә. Реставрация һәм деконструкция кафедрасында эшлим. Ислам архитектурасы, Казан архитектурасы, татар архитектурасы, халык төзелешләре хакында лекцияләр укыйм. Архитектура белән яшьләр кызыксына, араларында төрлесе очрый. Укытучы буларак максатым - студентларда ялкын кабызу, кызыксыну уяту...
- Нияз әфәнде, революция килеп туздыргач, дингә 1990 еллардан соң гына йөз тота башладылар. Ә сез инде совет чорында ук, мәчетләребез тарихын өйрәнә башлагансыз, китаплар нәшер иткәнсез. Мәчетләргә карата игътибарыгыз ничек башланып китте?
- Минем характерымнан киләдер ул. Элек, җәмәгать транспортында барган вакытта, аркага төртеп ала торган гадәт бар иде, андыйларга борылып, мин кулларына бәрә торган идем. Совет чорында идеология көчләп кертелә торган иде бит. Мәчетләр турында телгә дә алырга ярамады. Ә инде аларның тарихын өйрәнү бөтенләй тыелган. Шуңа күрә, әнә шул «ярамый»ларга протест белдереп, бу юнәлештә эшемне башладым. Ул чагында барлык эзләнүләрем үзем өчен язылды. Ә вакыты килгәч, мин аны дөньяга чыгарып, диссертация формасында якладым. Соңрак китаплар да бастырдым. Иң кызыгы шул: Казан мәчетләре тарихы турындагы иң беренче китапны Мәскәүдә чыгардым. Казандагы нәшриятта директорга күрсәткәч: «Юк, бездә мәчетләр турында китап чыгарырга ярамый!» - диде. Мәскәүгә юл алырга туры килде. Әлеге китабымны Россия башкаласында зур тираж белән бастырдылар. «Памятники архитектуры Казани ХVIII - начала ХIХ веков». Аның яртысы гражданнар архитектурасы, яртысы мәчетләр турында иде. Мәчетләр турындагы бүлеген дөньяга чыгарырга Татарстандагылар курыкты. Ә Мәскәүдә бик ошаттылар, алар, димәк, куркып тормаганнар. Барлык китапханәләргә, кибетләргә җибәрелде ул. Бөтен Советлар иленә таратылды, хәттә башка илләрдә - Америка конгрессында, Иранның милли китапханәсендә дә күргән кешеләр бар.
«Казан мәчетләре архитектурасы» китабы, Бөтендөнья татар конгрессына татарлар җыелыр алдыннан дөнья күрде. Корылтай кунакларына бүләк ителде. Димәк, анысы да дөнья буйлап таралган... Төркиядә яшәүче Надир Дәүләттә барын төгәл беләм.
- Ул китап нәрсә турында бәян итә соң?
- Рус дәүләте аерым дәүләт түгел. Ул - Алтын Урданың бер өлкәсе. 200 ел дәвамында алар Алтын Урда эчендә утырганнар. Алтын Урда таралгач, җиде татар дәүләте һәм урыс дүләте тарих мәйданына чыккан. Безнеке шикелле үк дәүләт. Бездәге шикелле мәдәният. Мәдәниятебез асылда бер бит. Фәкать тамырлар гына башка. Берникадәр үзенчәлекләр бар барын. Россия мәдәнияты - ул бербөтен. Совет вакытында да шулай ук булды. Алтын Урдада да шулай ук. Әйтәсем килгәне шул: урыс һәм татар мәдәнияте - ул уртак бер мәдәният. Алар христианнар, без мөселманнар, шул гына. Аларда славян моментлары өстенлек итә, бездә - төркиләрнеке. Аерылгач та алар беркая китмәде. Петр Беренче заманында гына зыян салынды. Читтә сибелеп яшәүче татарларның мәчетләре турында исә бөтенләй бернәрсә белмибез. «Башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Татар мәчете: кыска тарихи-архитектур очерк» китабы менә шулар хакында да сөйли.
- Эзләнүләр вакытында каршылыкларга юлыкмадыгызмы?
- Юк, ул яктан һичнинди проблема булмады. Ул заманнарда архивлар ачык иде. Төзелеш архивларын әйтүем. Иркен рәвештә фотоаппарат белән кереп, төшереп, документлар җыйдым. Материал җыйганда каршылыкларга юлыкмадым. Фәкать үземнән тырышлык белән вакыт сорала һәм азрак теге яки бу шәһәрдә яшәрлек акча гына кирәк була иде...
- Хан сөякләре күмелмәгән... Бу хакта да сез беренчеләрдән булып сүз кузгаткан идегез...
- Минем өчен бу - бик кызыклы тема. Чыннан да, бу хакта җәмгыятьтә беренче булып аваз салдым шул. Совет дәверендә үк бу мәсьәләгә юнәлеш тоткан идем. Бер зур җыелышта Альфред Халиковка: «Нишләп безнең Чыңгыз тамырыннан килгән хан сөякләре кайдадыр тузан җыеп ята?» - дип сорадым. Археология бүлеге җитәкчесе буларак, бу сорау аңа бик ошап бетмәгән иде. «Барысы да тәртиптә, тиешле, ышанычлы урында саклана. Вакыты җиткәч, хәл итәрбез», - дип җавап кайтарды ул. Бу җавап мине канәгатьләндермәде. Бу теманы алга таба да кузгата башладым. «Молодежь Татарстана» газетына зур мәкалә яздым. Фикерләр төрле булды... Сөембикә манарасы янына мавзолей төзергә тәкъдим иттем. Рөстәм Зәбиров бик яхшы проект ясады...
Каберләрнең берсе - Мөхәммәтәминнеке, берсе - Мәхмүтнеке дигән фаразлар бар. Ничек аларны ачыкларга, мин анысын аңламыйм. Әмма алар безнең ханнар икәне төгәл билгеле. Алар тиешенчә җирләнергә лаек. Бөек Чыңгызыйларның пантеоны булырга тиеш! Касыйм шәһәреннән Сөембикәне эзләп табып, монда күчереп күмәргә теләүчеләр дә бар. Бу инде - авантюра. Аны табып булмый. Касыймда, кыл да кыймылдамаган. Иске зират бөтенләй беткән, эзләре дә калмаган. Сөембикәнең җәсәден каян эзләргә? Шаһгали дөрбәсендә ул юк. Сөембикә кайдадыр башка җирдә дәфен ителгән. Ханнарыбызның каберләрен барларга кирәк, анысы бәхәссез.
- Казанда соңгы араларда сыннар еш куела, моңа карата фикерегез нинди?
- Бу рухи яктан баю дигән сүз. Надан һәм белмәгән кешеләр генә скульптураларга каршы килә. Ислам сәнгате тарихын тикшереп чыксаң, анда - бөтен җирдә сүрәтләр. Скульптура, фрескаларда, мозикаларда. Сәмәркандта булдым, анда мәдрәсә порталларында кәҗә, юлбарыслар, кеше йөзләре сүрәтләнгән. Ислам университетында укытканда, шәкертләр (бигрәк тә исламга күчкән урыслар) бу фикергә каршы килә торган иделәр... Мөхәммәд (с.г.в.с.) шулай әйткән, дип. Мөхәммәд бит ул Аллаһ түгел! Тупас итеп әйткәндә, ул - үзе бер шәхес. Рупор шикеллерәк. Кайчандыр, Аллаһ аның аркылы, вәхи иңдергән, хәбәр иткән. Ә кайчагында ул үз фикерләрен дә җиткергән...
- Быелгы кандидантлар арасында архитектор, рәссамнар шактый, сәбәбе нидә икән?
- Бу хакта уйланмадым. Быел минем вакытым җитте дип уйладым да, куелдым. Аннары, исемлек чыккач кына, башкаларны күрдем. Өметем бар шикелле. Реаль көндәшләр - рәсем сәнгатендә, аларны карагач, үземнең хезмәтләргә янә күз салдым әле. Минем шанслар бар. Мин - оптимист. Вакыт күрсәтер.
Белешмә: Г. Тукай премиясенә Нияз Халитовның 8 хезмәте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан тәкъдим ителә: Казан мәчетләре архитектурасына багышланган «XVIII –XIX гасыр башында Казанда архитектура һәйкәлләре» монографиясе (Мәскәү, Стройиздат, 1989), «Казан мәчетләре архитектурасы» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991), «Мәчет һәм аның архитектурасы: кыска тарихи-архитектур очерк» (Казан, «Иман» нәшрияты, 1994), «Казан ныгытмасында Кол Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар» (1996); «Урта гасырдагы Казан мәчетләре» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) хезмәтләре, шулай ук «Башыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар мәчете: кыска тарихи-архитектур очерк» (Казан, Россия ислам институты, 2012); «Татар мәчете һәм аның архитектурасы: тарихи-архитектур тикшеренү» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012); «Галиев мәчете. Яңадан торгызу тарихы» (Казан, 2015) китаплары. Мөршидә КЫЯМОВА

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013