Бүген Әдипләр: Нәкыйп Галимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәкыйп Галимов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина

Нәкыйп Наил улы Галимов 1954 елның 29 ноябрендә Яңа Чишмә районының Шахмай авылында дөньяга килә. Шахмай урта мәктәбен тәмамлагач, армиядә хезмәт итә. Аннары Чаллы шәһәрендә шофер булып эшли. Укып, энергетик-механик һөнәрен үзләштерә. Нәкыйп Наил улы соңрак читтән торып укып, ТИСБИны һәм КамПИны тәмамлый, югары белемле юрист һәм инже-нермеханик дипломнарына ия була. Бер үк вакытта Нәкыйп Наил улы әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Аның шигырьләре «Казан», «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталарында, Яңа Чишмә районында һәм Чаллы шәһәрендә чыгучы газеталарда басылып чыкты. 1998 елда Нәкыйп Наил улының Татарстан газета-журналлар нәшриятында «Язмышыма ышанам» дигән мөстәкыйль китабы да дөнья күрде. 2002 елда «Яңа Чишмәм тамчылары» дигән коллектив җыентыкта да Нәкыйп Галимовның иҗатына зур урын бирелгән. Аның шулай ук «Җырчы чишмәләр» дигән китабы да бар.

Шигърият урманында

Гаҗәеп төш күрдем, дусларым, 
Сөйлим Сезгә күңлем кушканын... 
...Алдыбызда - искиткеч урман, 
Үзе куе шундый, юк тузан.
 Юлларында йомшак үләннәр, 
Җәеп куйган урман келәмнәр! 
Яшел келәм кемгә җәелгән? 
Хәбәр килде безгә җай белән: 
«Шәп шагыйрьләр килә бирегә!!!» -
Тукран тукылдатты тиз генә. 
Күренәләр, әнә, үзләре! -
Барчасының шунда күзләре... 
Алдан килә Шәүкәт Галиев, 
Янәшәдә - Илдар Юзидер... 
Әхсән Баян алган баянын -
Игезәк дустын! — җаны түзмидер... 
Җилкәсендә улы - Газизе! -
Равил Фәйзуллин нәкъ үзедер! 
(Дүртесе дә халык шагыйре! -
Шигъриятнең асыл шаһ ире!) 
Роберт Миңнуллин да җыр көйли, 
Үзе - лирик, үзе — җор телле! 
Зиннур Мансуров та - шул сафта, 
Шәмсия ханым аңа сүз ката 
(Бар җиһанны тоткан ханым ул -
Радионың җаны-даны ул!): 
- Отып алыйк, дустым, бу моңны! 
Сихри дә соң кошларның җыры!
Марсель Гали, түзми, кушыла -
Күңеленнән ургып җыр чыга!.. 
Серле урман җәйгән колачын: 
«Илһамлан да, яз да, моңлан син!» 
Урман юлы гел алга илтә -
Юлларында юктыр бер киртә!.. 
Иярттеләр, күреп, мине дә: 
«Бездән калма, ялгыз тилмермә! 
Син дә чын әсәрләр язарсың -
Шигъриятнең серен аңларсың. 
Тылсымлы ул! Бик тә тирәндә 
Яисә күктә... Синең тирәңдә 
Канатлы ат очып йөридер, 
Сиздермичә сине күзлидер. 
Атланырсың берчак биленә -
«Шагыйрь!» диеп таныр Илем дә!..» 
Шулай диде алар төшемдә... 
Уяндым да әйттем: «Көрсенмә, 
Алар барган юлдан атласаң, 
Саф-пакь хисләреңне сакласаң, 
Иманыңны ваклап сатмасаң, 
Дусларыңа уклар атмасаң -С
ин дә Кеше булып яшәрсең! 
Шагыйрь булып, илгә дәшәрсең...» 
...Барасылар әле бик озак -
Урман юлы озын, бик ерак. 
Тик шулай да күренә яктылык -
Күңелкәем китте яктырып! 
Гел эшлисе килә яхшылык, 
Кәгазь-каләм алдым атлыгып...

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013