Бүген Әдипләр: Нәфисә Шакирҗанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәфисә Шакирҗанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова

Нәфисә Рәхимҗан кызы Шакирҗанова 1959 елда Чирмешән районы Лашман авылында туган. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Башта сайлаган һөнәре буенча, соңыннан салым инспекциясендә өлкән инспектор булып эшли. Әдәбиятка, аеруча шигърияткә гашыйк. Һади Такташ, Хәсән Туфан, Фәнис Яруллин, Равил Фәйзуллин һ. б. шагыйрьләрнең китапларын укып, үзе дә илһамлана, куллары каләмгә үрелә.

Бураннарга чәчтем

Яңа ел бураннары 
Уйнады да дулады. 
Могҗизалы бу аклыкта 
Тыныч калып буламы?

Иясенә тапшырмадым 
Йөрәк тулы назларны. 
Бураннарга гына сиптем -
Сөендереп карларны.

Күпме дәртле, кайнар хисләр 
Шулай карга күмелде. 
Юк, кызганмыйм, әрәм түгел, 
Җиңеләйттем күңелне.

Әле ярый, бураннар бар 
Серләрне таратырга. 
Лаек булмаган ярларны 
Нигә соң яратырга?!

Күрешмәскә иде

Яшәдем уйлап, сагынып 
Яшьли сөйгән ярымны. 
Якты-моңлы хатирәләр 
Җылытты һәр язымны.

Никләр генә очрадың син 
Кабаттан юлларымда? 
Чынбарлыктан аерылды 
Хисләрем, уйларым да.

Каядыр китте матурлык, 
Бәгырьдән кыл өзелде. 
Бөтен гүзәл мизгелләрем 
Күңелемнән түгелде.

Күрешмәскә иде безгә, 
Куркытып яшьлек ямен. 
Татлы иде истәлекләр, 
Бетердең бөтен тәмен.

Үкенмим

Исәр кеше шигырь яза, диләр, 
Хактыр, бәлки, әйткән сүзләре. 
Күңелемә тулган уй-хисләрем 
Шигырь булып туа үзләре.

Тагын менә кулым ак кәгазьгә, 
Серле каләмемә үрелә. 
Язган саен, җаным тынычлана, 
Ярсулары аның сүрелә.

Гомерләрем көзгә авышканда, 
Йөрәгемдә сагыш уятып, 
Яшьлек хатирәсе искә төшә 
Салмак кына, талгын юатып.

Ул чаклардан күпме ел аера, 
Сан-исәпсез җәйләр үткәннәр. 
Онытырлык булмаганга күрә, 
Мине шулай «исәр» иткәннәр.

Көенмимен исәр булганыма, 
Үкенмимен яшьлек узганына. 
Сабыр гына яшим, бирешмичә 
Язмышымның җиле-буранына.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013