Бүген Назыйм Мәхмүтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Назыйм Мәхмүтов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Назыйм Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов Сарман районының Карашай Саклау авылында туа. Урта мәктәп, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Хәзерге вакытта туган авылында мәктәптә балалар укыта.

Ай толымлы буламы?

Сезнең «ак уйлы җил булып исәргә» яки «йомарлап, айның кочагына атмакчы идем утлы йөрәкне» дигән теләкләр белән яшәгәнегез бармы?!
Нигеземә, әйе, кыйбла кирәк, 
Ил-йортыма кирәк кыйбла, —
дип, тормыштан «утта пешә, суга төшә-төшә» Мәккәне эзләгәнегез бармы? Сезнең берәр вакыт берәрсенә «күз алмаңнан бер чык өзелеп төште» диеп әйтәсегез килгәне булмадымы?!
Әгәр дә бу сорауларга уңай җавап биргәнсез икән, димәк, Сез шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова фикердәше. Сезгә дә «сүзләрдән энҗе» тезү сәләте бирелгән бит. Сез дә «җил чәчен тарап», «яшен яктысында уйдан туңган» җаннарны җылыта алучы, Сезнең дә учларга меңләгән күбәләкләр сыядыр, димәк.
Ә Ай белән, әйе-әйе, күктәге Ай белән, кышкы зәмһәрир салкыннарда кырыс, җәйләрен мөлаем Ай белән мөнәсәбәтләрегез ничек соң Сезнең?!
Менә мин Фирүзәнең 2004 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Толымлы ай» исемле шигырьләр җыентыгын кулга алдым да аптырап калдым: менә сиңа мә, ай чәчле-толымлы була микәнни соң?! Булса блодинкамы ул, брюнетка йә шатенкамы? Шигырьләрне укый башлагач, үземнең шигъри наданлыгымнан, образлы фикерли белмәвемнән оялып-читенсенеп куйдым. Була, нишләп булмасын айның толымнары, мәңгелек Тукай әйткәндәй: «Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!»
Шигырьләрендә Ай Фирүзә өчен аерылгысыз юлдашка әйләнгән дә куйган. Шагыйрәнең дистәләгән әсәрендә очраттым мин ул образны. Кеше бит гомер-гомергә авырлыкларны үзе җиңгән, гомер диңгезен үзе гизгән, шул вакытта нидер өмет итеп күк йөзенә дә күз салган, һәрхәлдә Фирүзә шулай ди:
Үз-үзеңә ышанасы килә, 
Ышанасы килә кайчак айга.

Төннәр буе ялсыз, керфек какмый, 
Ай нурында йөзәм.

Тальян гармуннарга ай биетеп, 
Ал таңнарга капка ача идек.

Ай да якты иде, нуры белән 
Күңелләргә кат-кат урала иде 
Безгә кушылып көлә-көлә, күктә 
Төннәр буе биеп тора ала иде.
Без еш кына әйтәбез: ир-ат шигырьләре булмый, хатын-кыз әдәбияты юк ул, дибез, шигърият йә бар, йә юк диеп кабатлыйбыз. Ләкин, җәмәгать, хөрмәтле кызларыбыз гына тудыра ала торган поэтика бар бит, образлар системасы бар ич:
Күзлисе идем мин энәмә ай нурын, 
Чигәргә яулыкның матурдан-матурын. 
Бик телим ак төннең уемны белгәнен: 
Ай сыман, тәрәзгә сөйгәнем килгәнен.

Их, таңнарны капка төптә 
Аттырасы иде бер. 
Ай кергән тәрәзә булып 
Яктырасы иде бер.

Мин, йомарлап, айның кочагына 
Атмакчы идем утлы йөрәкне.
Мин уртак остазыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиевка охшатыбрак кабатлыйм: «Моны Фирүзә кебек шагыйрәләребез генә яза ала!»
Табигать могҗизаларының берсе икәнен Фирүзә үзе дә таный: «Мин тоташ сердән шул: табигать сер иткән», — ди.
Шагыйрәнең яраткан Ае — үзе бер серле дөнья, Айның яраткан шагыйрәсе гомер юлларының уртасында:
Коедай тулы чагым бу,
Коедай айлы чагым.
Ай кебек тулган чагым бу...
Бик сирәкләргә генә елмая андый бәхет:
Ай нурлардан басма салган иде 
Син яшәгән елга ярына.
Аермагыз безнең Шагыйрәне илһамчысыннан:
Алтын аен яшергәне өчен, 
Төн дә миннән гафу үтенде.
Ай — сердәше аның, ә «туган нигезендә ай да якты».
Җыентыкны укып чыккач, Айның толымнары булуына ышандым мин, ул гына түгел, аларның төсен дә белдем:
Айны сары толымыннан 
Тотып алам, дигәндә...
Назыйм Мәхмүтов.
Мәйдан № 6, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013