Бүген Әдипләр: Әнәс Назыймов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әнәс Назыймов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Әнәс Назыймов
Рәзилә Насыйбуллина
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева

Әнәс Мөхәммәтвафый улы Назыймов 1935 елнын 3 июнендә Азнакай районы Мәлбагыш авылыннан Пермь өлкәсенә сөрелгән гаиләдә дөньяга килә. 1947 елда гаиләләре белән Бөгелмәгә кайтып төпләнәләр. 7 еллык мәктәпне тәмамлап, Бөгелмә тимер юл депосына эшкә урнаша. 1954-1957 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Гомер буе төрле оешмаларда шофер булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, кулына каләм ала. Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып язылган публицистик язмалары, мәсәлләре, шигырьләре «Бөгелмә авазы» газетасында, республика матбугатында басыла. 2005 елда Бөгелмәдә басылып чыккан «Моңсарымда - мон-нарым» җыентыгында 15 иҗат җимеше урын ала, 2010 елда «Гомерем җимешләре» дигән җыентыгы дөнья күрә.

Аю, Төлке һәм Куян

Куян шикаять язган ди 
Хөкемдар зат - Аюга. 
Кайгысы зур бичараның -
Балалары урланган.

Күз алдында Төлке аның 
Урлый ике баласын. -
Зинһар, Аю, күрче моңа 
Бик тиз генә чарасын?!

Аю ничек күрсен инде 
Бу җинаятькә чарасын? 
Төлке аңа ришвәт бирә -
Куянның бер баласын.

- Нәрсә йөрисең син җылап,
 Балакайларым, диеп? 
Җибәрмәскә иде ерак, 
Тотарга иде яныңда 
Иркәләп вә сөеп!

Куян мескен бер чарасыз, 
Җылап кайтып китә. 
Мондый гамәл урман илен 
Әйтегез, кая илтә?!

Бүре белән Төлке

Юл буенда Бүре тора 
ГАИ хезмәтен үтәп. 
Төлке машинада кайта 
Тавык түшкәсе төяп.

Бүре бик тиз исне сизә, 
Машинаны туктата. 
Юк гаепне бар итеп, 
Штраф белән куркыта.

Төлкебез Бүре алдында 
Кала бик мескенләнеп. 
- Өч тавык бирәм, җибәрсәң, 
ди бичара, тезләнеп.

Бүре, моны ишетүгә, 
Күңеле йомшый төшә. 
Биш тавыкка риза булып, 
Төлке белән килешә.

Төлке җиңел сулап куя 
һәм юлын дәвам итә. 
Ярый ла алдында тагын 
Булмаса шундый киртә!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018