Бүген Назил Газетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Назил Газетдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Габдрафыйков
Гаделшаһ бине Габдулла
Тимерхатмулла Габдуллин
Назил Газетдинов
Ленар Гобәйдуллин
Назил Газетдинов
Назил Әгъләҗ улы Газетдинов 1939 елда Актаныш районы Түбән Гәрәй авылында туа. Алабуга дәуләт педагогия институтын тәмамлагач, укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли. 1973 елдан 2000 елга кадәр Актаныш районының Такталачык урта мәктәбе директоры. Татарстанның атказанган укытучысы. Җирлек тарихы белән кызыксына, язмалары район, республика матбугатында басыла.

Гәрәй тархан шәҗәрәсе

Аның барлыгы авыл картларына билгеле иде. Ләкин кайда икәнен төгәл белүче булмады. Авыл байларын сөрү чорында (1930—1937 еллар) шәҗәрә туларның берсе белән авылдан чыгып китә. 1995 елда Гәрәй авылы агае Камалов Рифкатькә Ташкент шәһәреннән бандероль килә. Анда гарәп графикасында Гәрәй нәселе шәҗәрәсе тармаклары күрсәтелгән, 40x60 см чамасы зурлыкта дүрт юка кәгазь була. (Шәҗәрәнең бер кисәге кайчандыр юкка чыга.) Камалов Рифкать аларны миңа бирде. Шушы шәҗәрәнең бер тармагы хуҗасы буларак, Гәрәй кешесе Анамов Тәлхә исә (отставкадагы медицина полковнигы) миннән Казанга алып китте, һәм академик Марсель Әхмәтҗанов кириллицага күчерде. Бүген төп нөсхә анда саклана, миндә күчермәсе калды.

Шәҗәрә бик күптән һәм бик юка кәгазьгә язылганлыктан, тишелгән, таушалган урыннары да күп, шуңа күрә барлык сүзләр дә укылмый. Шулай да «иске» һәм «яңа» дигән язулар шәҗәрәнең яңартылып торуын раслый.

«Иске» шәҗәрәнең берсендә: «1837 елда ошбу барча бабаларымызның исемнәре ... калдырмаенча яздым. Гыйсматулла Галкәй углы ...т вулысында грамота алган бабаларның исемнәре ... Уразак нәселендән Күчем Биккенә углы икенче бакта Ураз нәселендән Ишкенә Тимкән углы», — диелә. Бу аның 1837 елда языла башлавын күрсәтә һәм җир хуҗалары — вотчинникларның гына теркәлүен ишарәли.

Беренче яңа өлештә «Түбән Гәрәй бабасы Яхшы Хуҗа Йабынчы (Чабынчы), Урта Гәрәй бабасы Кадермәт, Колсары... Йанбакты» сүзләре шәҗәрәнең бер генә нәселнеке түгел, кабиләнеке булуына ишарәли. Гәрәй авылы Түбән, Югары, Урта, Яңа һәм Күчкән Гәрәй исемнәре белән биш авыл булып тарихта кала. Бүген административ бүленеш исәбендә Түбән, Югары, Күчкән Гәрәй исемнәре белән өч авыл бар (Күчкән Гәрәй Башкортостанның Калтасы районында).

Шәҗәрәдә Әҗәкүл, Нугай, Бурсык, Яңа Кабан, Җәнҗегет, Уразай К...мәле авыллары тармагы күренә. Шулай ук Кормаш, Теләкәй, Илчебай... тармаклары гөманлана.

Башкортостан Республикасы Краснокама районындагы Йосып, Каенлык, Әшет авыллары тарихчылары үзләрен Гәрәй ярчыклары дип саныйлар. Ык, Сөн тамаклары, Агыйдел, Кама елгалары бергә кушылган төбәкләрдә Гәрәй, Уран, Кыргыз, Елан, Байлар, Бүләр кабиләләре яшәгән.

Енисей кыргызлары, Каракалпак үзбәкләре, Кырым татарлары, Нугай татарларының бу тирәләрдә утырып калып, Кыргыз, Елан, Гәрәй-Уран, Байлар-Бүләр вулыслары — кабиләләре исемен йөртүләрен тарихчы Гамир Гарифуллинның «Туктамыш хан» әсәреннән («Мирас», 2002—2003 еллар) гөманларга мөмкин. Халыклар күченүе яу чабу чорларында оеша, ә яу чабулар уңышсызлыкка очраганда, кабиләләрнең төрле якка таралу ихтималы тагын да кискенләшә.

1395—1405 еллар, Туктамышның җиңелүгә дучар ителгән сугыш еллары, Алтын Урданың иң таркау чоры булып санала. Туктамыш өлкән вәзире, баш хәрби җитәкчесе Идегәй белән дә кан дошманлык кичергән. Дошманлык шулкадәргә барып җитә ки, Идегәй үзенең төп гаскәре — яраннары, туганнары белән Арал диңгезе буйлап Аксак Тимер ягына чыга, аңа хезмәт итә башлый. Хәтта Аксак Тимерне Туктамыш ханга каршы яу чабарга ризалаштыра. Туктамыш хан сизмәсен өчен, урау юлдан Енисей буйларыннан Урал тау итәкләренә таба бик яшерен рәвештә гаять зур яу кубарыла. Туктамыш хан, чигенә-чигенә, Кандырча елгасы буенда (Самара өлкәсендә) тар-мар ителә. Идегәй, үз максатына ирештем, дип исәпләп, Аксак Тимердән кача. Вәзгыять гади халыкка төшенмәслек дәрәҗәдә караңгы була. Туктамышка иярергәме, Идегәйгәме, әллә Аксак Тимергәме? Иң яхшысы — өчесеннән дә качу, дип тә уйлаганнардыр. Елан, Кыргыз, Байлар, Бүләр кабиләләренең безнең төбәктә — төп сугыш юлларыннан читтә урнашып калуы хәерле булган.

Идегәй Туктамышны Кырымга кысрыклый, анда Туктамыш үзен Кырым ханы дип игълан итә. Ләкин Идегәй аны Кырымнан да куып чыгара. Алтын Урда җирләрендә урын калмагач, Литва кенәзе Витаутаска үз гаскәре белән хезмәткә керә (Литва, Польша, Белорус җирләрендәге татарларның килеп чыгышы менә шушы чорга карый). Витаутас һәм Туктамыш ханның берләштерелгән гаскәре Идегәй явы тарафыннан Днепр елгасының сул кушылдыгы Ворскла (татарча Бурсыклы) буенда туздырыла. Туктамыш үзенең калдык гаскәре һәм гаиләсе белән Болгар җиренә кача, ләкин анда сыену тапмый. Кама елгасы, Урал таулары аша Себергә кача, үзен Себер ханы дип игълан итә. Туктамыш хан туплаган гаскәрнең бер өлеше, Болгардан ерак китмичә, Агыйдел тамагында Танып елгасы буйларында утырып калган, дип фаразларга нигез бар. Болары инде Гәрәй һәм Уран нәселе башлангычы. Шулай итеп, бу якларда Туктамыш хан гаскәре калдыкларыннан Гәрәй, Уран, Байлар, Бүләр олыслары барлыкка килсә, ә Идегәй гаскәре калдыкларыннан Кыргыз, Елан олыслары өлешләре хасил булган. Димәк, «вулыс» сүзе «олыс — өлеш» мәгънәсен генә аңлатмый, олыс үз чиратында «кабилә» сүзен тирәнрәк ача. Болай фикерләгәндә, Гәрәй атамасы Кырым ярчыгы Гәрәй Тархан яшәгән чорлар — 1400 еллар тирәсендә барлыкка килгән. Шулай итеп, югарыда аталган олыслар үз өлешләре исеменә Алтын Урданың соңгы идарәчеләреннән ярлыклар алалар. Бу ярлыклар җир хуҗаларына вотчина хокукы бирә. һәр олысның үз тамгасы, кошы, агачы, ораны Хан Ярлыгында күрсәтелгән була.

Тарихи әдәбиятта икенче төрле гөманлау да яши. Башкорт галиме Р.Г.Кузеев югарыда телгә алынган олыс исемнәрен 1237— 1238 елларда Батый хан җитәкләгән яулар белән дәлилли. Бу чорда Алтай һәм Монголиядән алып Кара диңгез ярларына кадәр яу чапканнар. Болай исәпләгәндә, Гәрәй исеме якынча 1252 елга карый.

Гәрәй Тархан олысына тигән җирләрне бүгенге көн географиясе белән түбәндәгечә күзаллап була: Агыйдел елгасының Кама елгасына койган җирләр, Агыйделнең ике ярындагы җирләр, Сөтлә күленнән Сөн елгасы тамагына кадәр сул як яр җирләре һәм ике Шәбез елгасы үзәнендә урнашкан авыллар Кыр ягы Гәрәй олысы дип аталган. Уң як ярдагы җирләргә бүгенге Башкортостан Республикасының Краснокама районы тулысы белән, Янавыл, Калтасы, Борай, Тәтешле, Илеш районнары өлешчә кереп, Урман Гәрәй олысы дип йөртелгән. Бу як башлангыч чорда җәйләү, ауга йөрү биләмәләре буларак хезмәт иткән. Гәрәй кабиләсен уратып алган кабиләләргә күз салыйк:

төньяк — төньяк-көнбатыштан Кама елгасына коючы Бүә, Ык елгалары арасында урнашкан һәм Кама елгасының ике ягын да алып торган Янәй кабиләсе җирләре; көнбатыштан Ык елгасы тамагы тирәләре — Байлар олысы;
көньяк-көнбатышта Бүләр олысы (хәзерге Пучы авылы тирәләре);
көньякта Сөн елгасы буйлары — Елан олысы (Чуракай авылы тирәләре);
көнчыгышта Сөн елгасы тамагы, Агый-дел елгасы буйлары — Кыргыз олысы;
төньяк-көнчыгыштан Танып елгасы буйлары — Уран олысы.

Такталачык һәм Әҗәкүл түбәләренә караган 20—25 ләп авыл Кыр ягы Гәрәй олысына буйсынган. Урман ягы Гәрәй олысына беренче чорларда Җәнҗегет түбәсе генә, соңрак Кабан һәм Каенлык-Бөртек түбәләренә караган авыллар да кергән.

Вахит Имамов «Сәет Батыр» дигән китабында Урал тавы итәгеннән алып Агыйдел тамагы, Ык, Сөн елгалары буендагы җирләрнең 60 лап олыска бүленгәнен күрсәтә. Гәрәй олысы 1400—1795 елларга кадәр олыс-өлеш-кабилә исеме белән тарихта күренә. Патша хакимнәре 1800 еллар башында «инородец» ирләрне рус армиясенә хезмәткә алу һәм салым җыюны тәртипкә кертү максатыннан, олыслар һәм түбәләрне бетерәләр. Кантоннар, йортлар яки командаларга бүленгән яңа административ берәмлекләр кертәләр. Йортлар-командалар инде номерлар белән генә йөртелеп, авыллап түгел, ә халыкның сословиесенә һәм милләтенә карап бүленә башлый (типтәр, мишәр, башкорт һәм башка командалар). Беркадәр вакыттан соң халык саны арту белән волостьлар төшенчәсе кире кайтарыла. Бу чорда олыс-өлеш-кабилә үзенең мәгънәсен югалта. Вулыс административ берәмлек буларак, Кыр Гәрәй олысы җирләре Минзәлә-Әҗәкүл Ям юлында урнашкан Шәрип вулысы булып кала.

1913 елдан соң кабаттан кантоннар бүленеше кайтарыла, монысының да гомере озын булмый. 1925—1930 елларда кабаттан өяз-волость бүленешләре кертелә. Элекке Кыр Гәрәй олысы җирләре Симестрау, Такталачык, Актаныш волостьларына бүленә. Гәрәй үзе Симестрау авылы волостена буйсындырыла. 1930 елларда инде районнар һәм авыл советлары төзелә. Гәрәй авылы Актаныш районының Чалманарат авыл советына карый. Бик зур болгатулар булса да, Гәрәй олысы халык күңелендә саклана.

Әйтик, 1850-1910 елларда Кыр ягы Гәрәй олысы авыллары үз өйләрен Урман Гәрәй ягыннан — Танып елгасыннан сал агызып салганнар. Гәрәй, Такталачык картлары бу хакта сагынып искә алалар.

Авылларда халык саны арткан саен, үзләштерелгән җирләрнең җитмәве нәтиҗәсендә, кыр ягы авыллары бүленеп, урман ягына күченеп утыралар. Бу күченүләр 1615 елдан башлап 1914 елга кадәр дәвам итә. Шуңа күрә дә бүгенге Башкортостан төбәгендә Актаныш якларыннан күчкән дистәләгән адаш авылны (Такталачык, Гәрәй, Шәрип, Куян, Уразай, Актанышбаш һ.б.) санап була.

1835 елны Кама аръягында чукындыруга, көчләп урыслаштыруга каршы Акай явы башлана. Аның Гәрәй олысы җирләре аша да үтүе мәгълүм. Тарихи чыганаклар Акайны татар диләр. Акай гаскәре Оренбург якларында колонизаторларның ныгытмаларын туздыра. Минзәлә кальгасы тирәләрен тар-мар китерә. Пьяный Бор (Красный Бор — Янәй олысына буйсынучы авыл) янында Кама елгасын кичеп, Акай яулары Казанга таба юл тота. Казанга җитәргә 30 чакрым кала урыс гаскәрләре тарафыннан җиңелә. Акай тарафдарлары чигенәләр, Мамадыш янында Нократ елгасын кичәләр. Соңыннан эзләре югала.

Индус Сирматов һәм Вахит Имамов хезмәтләрендә Гәрәй олысы буйсынуындагы авыллардан җыелган командаларның Емельян Пугачев явында катнашулары мәгълүм.

Гәрәй олысына караган авыллардан шактый күренекле шәхесләр чыккан. Әйтик, Мирхәт Хөснимәрдәнов — Түбән Гәрәй авылыннан, күренекле журналист; Мохтар Мутин — Такталачык авылыннан, халык артисты; Гамил Афзал — Такталачыкта туган, халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты; Зөлфәт Басыйров — Иске Кормаш авылыннан, башкорт халык сынчысы; Әсгать Сә-фәргалин — Иске Кормаш авылыннан, Украина ССР халык рәссамы; Васил Маликов — Иске Кормаш авылыннан, Татарстанның халык рәссамы; Гамир Насрый — драматург, Иске Җәнҗегет авылыннан; Хәсән Сарьян — Үрге Аюдан, күренекле татар язучысы; Әлфия Авзалова—Кабан авылыннан, татар халык җырчысы; Илдар һәм Нил Юзе-евлар—Ямады авылыннан, язучы-галимнәр, Тукай премиясе лауреатлары; Альберт Фәтхи — Такталачык авылыннан, борынгы татар язмалары белгече; Риза Ишморат—Ура-зай авылыннан, драматург; Салих Хөснияров — Теләкәйдән, артист; Филүс Гәрәев — Иске Җәнҗегеттән, җырчы.

Гәрәй авыллары Шәбез елгасы тамагында иң соңгы булып санала. «Татарстан АССРның археологик истәлекләре» дигән китапта Актаныш төбәгендәге шәһәрлек, авыллык һәм каберлекләр өйрәнелгән. Анда Гәрәй авыллары янында урнашкан ике каберлек хакында да сөйләнә. Шәбез елгасының сул ягында — Өлкәр тавы каберлеге, уң ягында — Әҗмәт авылыннан 400 метр төньяк — төньяк-көнбатьпща урнашкан каберлек. Е.П.Казаков тарафыннан 1971,1975, 1976,1979 елларда 100 дән артык мөселман кабере өйрәнелә. Күпчелеге XII—XIV гасырларга карый. Каберлек әдәбиятта Әҗмәт исемен йөртсә дә, Әҗмәт авылына бер катышы да юк. Чөнки Әҗмәт авылы XX гасыр башында гына Түбән Такталачыктан күченә. Бу тирәдә Мәнәй тау башында, Өлкәр авылы өстендә — Югары Гәрәй, ә аңа каршы Шәбез елгасының икенче ягында Түбән Гәрәй урнашкан була. Е.П.Казаков борынгы Түбән Гәрәй каберлеген өйрәнгән. Бүген бу авыл да, каберлек тә сөрем җирләре астында. Вакытлар үтү белән Түбән Гәрәй авылы бүленеп чыгып, Шәбез елгасының сул ягында — Мәнәй тавы итәгендә Урта Гәрәй авылы төзиләр. 1735 елда Түбән Гәрәй авылы тагын бүленә. Иске Балтач янындагы икенче Шәбез елгасының сул ягында Яңа Балтач авылы төзелеп, 1800 елларда Яңа Балтач кабаттан бүленә һәм Урта Гәрәйдән югарырак Яңа Гәрәй барлыкка килә. Билгесез сәбәпләр аркасында 1859 елга кадәр Түбән Гәрәй тулысы белән Урта һәм Яңа Гәрәй ягына күченеп, Тау һәм Мәчет урамы төзелә. Түбән, Урта, Яңа Гәрәй авыллары берләшеп, бүгенге көндә Түбән Гәрәй авылы булып кала. Бу турыда Минзәлә шәһәрендә яшәүче тарихчы Юныс Йосыпов яза. Ул тапкан документларның иң борынгысы 1728 елга карый. Авыл Гәрәй исемен йөртә. 1763—1917 елларга караган документларда Иске Гәрәй дип атала. Иске Гәрәй Түбән Гәрәйнең дәвамы буларак аталадыр. Тюркология һәм фин-угыр дөньясында тиңсез галим, Алабугада яшәүче якташыбыз Леонид Арсланов авылның вулыс үзәге булганын дәлилли.

Кантоннар чорында авыл 14 нче йортка беркетелгән. Аның карамагында Түбән, Югары Гәрәй, Буазкүл, Иске, Яңа Балтач, Иске Кормаш, Иске Җияш, Тат Ямалы, Иске Сәфәр, Яңа Гәрәй авылы вотчинниклары кертелгән. Авыл мөэминнәренең мәхәллә булып берләшүе 1808 елга карый. Беренче мәчет тә шул елларда төзелгән дигән нигез бар. Дин йорты каршында ир балалар мәдрәсәсе эшләве мәгълүм. Әйтик, 1912—1913 уку елында 70 шәкерт белем алган.

Соңгы мәртәбә Түбән Гәрәй — Иске Гәрәй 1913 елда бүленеп чыга һәм бүгенге Башкортостан республикасы Калтасы районында Күчкән Гәрәй исемен йөртә. Шулай итеп, Шәбез елгасының сул ягында, тау башында — Югары Гәрәй, ә аңа каршы түбәнлектә, Түбән Гәрәй урыннарында XII—XV гасыр башларына кадәр яшәгәннәр. Әлеге шәһәрлекләрнең исеме булганмы-юкмы, тарихка билгесез, ә менә XV гасыр башларында Гәрәй тархан бу шәһәрлекләргә үз исемен бирә. XV гасырдан XX гасырның 30 нчы елларына кадәр Гәрәй ыруын дәвам итүчеләр үз өлешләренә тигән җирләрдә генә яңадан-яңа авыллар барлыкка китергәннәр, туганлык чылбырын өзмәгәннәр. Олыс шәҗәрәсе нәсел шәҗәрәсе буларак хезмәт иткән. Шәҗәрә исә туганлык чылбырын саклаучы булган. 1930 еллардан соң Гәрәй олысы байлары Рәсәйнең төрле почмакларына сөрелсә, ярлылары төрле якларда бәхет эзләргә мәҗбүр ителгән. Донбасска, Ерак Көнчыгышка, Пермь һәм үзбәк якларына сузылган җепләрдән туганлыкны эзләү бик катлаулы. Гәрәй Тархан шәҗәрәсе үзенең әһәмиятен югалтып, караңгыланып калган иде. Бераз ачыклык керттек, дип уйлыйм. Бүген шәҗәрә төзү модага кереп бара. Мода булып калырмы, әллә татарны-туганнарны бергә туплармы? Вакыт күрсәтер.


"Мәйдан" № 7, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013