Бүген Әдипләр: Нәүбәһар Кәбир
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәүбәһар Кәбир


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Закир Кадыйри
Илгиз КАДЫЙРОВ
Илназ Кадыйров
Исхак Казаков
Гакыйл Камалетдинов
Алинә Камалиева
Ризидә Камалова
Рәис Кашапов
Фәридә Каштанова
Рифат Каюмов
Нәүбәһар Кәбир
Фатих Кәрими
Марат Кәримов
Гөлгенә Кәримова
Наилә Краева
Ибраһим Кули
Фатих КУТЛУ
Равил Күрaмшин
Мөршидә КЫЯМОВА
Нәүбәһар Кәбир
Нәүбәһар Кәбир Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, "Шәһри Казан" гәҗитендә эшли. 1967 елның 23 февралендә туган.

МӘЧЕТ САТАМ, КЕМ АЛА?

Моннан егерме ел элек Мәскәү эшкуары Фәиз Гыйльманов үзенең туган авылы Мәдинәдә (Түбән Новгород өлкәсе) гүзәл бер мәчет салдырган иде. Төзелеш өчен хәтта үзенең өр-яңа «Мерседес»ын сатып җибәргән, диделәр. Эшкуарның әнисе Рәшидә исемен йөртүче әлеге Аллаһ йорты кабатланмас архитектурасы белән үзенчәлекле. Ул биш таҗлы чәчкәне хәтерләтә. Бу вакыйга турында заманында хәтта Влад Листьев та «Караш» («Взгляд») тапшыруына сюжет төшергән булган. Менә шул мәчет декабрь башында аукционга куелды. Конкурс шартына сатып алучының объекттан файдалану кагыйдәләрен үтәргә тиешлеге турында да язылган. Лотның бәясе – 602,38 млн сум.
Бары тик изге ниятне генә күздә тотып төзелгән бина ничек бу язмышка тарыган соң? Фәиз Гыйльманов мәчетне «Мәдинә» ачык акционерлык җәмгыяте балансына тапшырган булган икән. Әлеге авыл хуҗалыгы оешмасының зур гына бурычы җыелып, узган ел ул банкротлык чигенә җиткән. Кредитлар алганда барлык мөлкәт, шул исәптән «Рәшидә» мәчете дә закладка салынган.
Рәсми затлар бәланең башын туксанынчы елларда мәчетләрнең беркем белән дә килештерелеп төзелмәвендә, кайбер мәчетләрнең Диния нәзарәте балансында булмавында күрәләр.
Шушы хәл сискәндереп җибәрде әле. Бездә дә бит авыл саен мәчет төзелә хәзер, Казанда гына да аларның саны кырыктан артык. Мәчетләргә гыйбадәт йорты булудан бигрәк керем чыганагы итеп караучылар дин әһелләре арасында да хәттин ашкан, диләр. Соңгы араларда «фәлән мәчетне хәзрәт үз карамагына алган икән, төгән мәдрәсәне абыстай исеменә яздырган» дигән имеш-мимешләр дә йөри. Заманында бөтен ил белән торгызылган, халык акчасына төзелгән мәчетләребез «Рәшидә» язмышына дучар булмасмы? Алар кем балансында тора? Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте юристы Назыйм ГАЙНЕТДИНОВтан шушы сорауларга җавап бирүен үтендек.

– Әгәр мәчет шәхси милек саналса, куркыныч бар, әлбәттә. Әмма безнең республикада мондый мәчетләр санаулы гына. Хәтерем ялгышмаса, Нурлат һәм тагын берничә районда гына бар. Калган мәчетләрнең күпчелеге мәхәллә милке булып санала. «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында»гы 125 нче федераль закон буенча мәчетләр мәхәлләләргә бушлай бирелергә яки түләүсез файдалануга тапшырылырга тиеш. Һәм бу очракта шушы ук закон буенча дини максаттагы милеккә (мәчетләргә, чиркәүләргә) арест салына алмый.
Миңа еш кына башка мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, бер кеше үзенең җир кишәрлегендә авылдашлары ризалыгы белән мәчет төзетергә уйлый. Ул аны берүзе генә салмый бит инде, аңа бөтен авыл булыша. Ә мәчет шәхси кешенең җир кишәрлегендә кала бирә. Бу, әлбәттә, явыз нияттән чыгып эшләнми. Коммуналь хезмәтләргә түләүләргә ташлама алыр өчен кайберәүләр аңлы рәвештә мәчетне хосусый милек итеп калдырырга телиләр, бары шул гына. Бу очракта утка, суга, газга һ.б. түләүләр өчен тарифлар физик затларныкы кебек була. Әмма ел азагында яки бер елдан соң үзләрен бик зур җир салымы һәм бина өчен салым көтеп торганын алар аңлап җиткермиләр. Әгәр дә шул ук җир кишәрлеге һәм анда салынган мәчет дини оешма милке булып санала икән, Салым кодексы буенча алар бу төр салымнардан азат ителәләр. Мөлкәт тә югарыда телгә алынган федераль закон белән яклана. Коммуналь түләүләргә тарифлар, әйткәнемчә, юридик затныкы кебек була.
Мәчет төзергә җыенучыларга шуны киңәш итеп әйтәсе килә: теркәлү узып, мәхәллә исеменә документлар алуга җир кишәрлеген һәм бинаны мәхәллә милке итеп рәсмиләштерү хәерле булыр.
– Сез әңгәмә башында, республикада мәхәллә карамагында булмаган мәчетләр дә бар, дигән идегез. Димәк, аларның да язмышы куркыныч астына куелырга мөмкин булып чыга.
– Бездә авыл җирлеге балансындагы мәчетләр бар. Әмма алар котчыкмалы бурычларга батар дип уйламыйм мин. Бу уңайдан бер вакыйга искә төште. Моннан алты ел элек кайсыдыр районнан бер авыл хуҗалыгы предприятиесе безгә фәлән миллион сумга мәчет сатып алырга тәкъдим иткән иде. Без аңа гыйбадәт кылу биналары – мәчетләр дини оешмаларга бушлай бирелә дип җавап хаты яздык.
Ә «Рәшидә» мәчетенә әйләнеп кайтсак, болай килеп чыгуы бик кызганыч, әлбәттә, аны сатып алучы табылыр дип уйламыйм.

"Шәһри Казан"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013