Бүген Әдипләр: Насих Шәкүров
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Насих Шәкүров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова

Насих Нургаләм улы Шәкүров 1952 елның 12 маенда Татарстанның Баулы районы Акбаш авылында туган. Авылында 8 классны тәмамлагач, Бөгелмәдәге 7 нче һөнәр училищесында укый, аннары үз авылына тракторчы булып эшкә кайта. 1971-1973 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, эшчеләр кооперативында шофер булып эшли. 1975 елда Нижневартовск шәһәренә китеп, 9 нчы базада, 6 нчы техник транспорт идарәсендә, «Спецнефтегеофизика»да эшли. Нефть чыгару тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен 2006 елда Насих Шәкүровка «Ханты-Ман-сийск автоном округының нефть һәм газ промышленностеның атказанган эшчесе» исеме бирелә. 2007 елда ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. 2008 елдан лаеклы ялда.

Серле чишмә

Миләшле Кул, яшь урманлык, 
Анда үсә ак каен. 
Шунда кайткан кебек булам, 
Каеннар күргән саен.

Тау астында серле чишмә, 
Тау өстендә яшь урман. 
Чут-чут итеп кошлар сайрый, 
Урман моң белән тулган.

Тылсымлы булгач чишмәсе, 
Кем генә су эчмәсен? 
Бар да кабат эзләп килә 
Миләшле Кул чишмәсен.

Сулар эчеп, яллар иткәч 
Салкын чишмә буенда, 
Урманына керсәм - йөрим 
Сандугачлар туенда.

Күңелләр тулса, сөялеп 
Туй барган агачларга, 
Кушылып җырлап җибәрәм 
Сары сандугачларга.

Каен җиләкләре ашап 
Шул яшь урман буенда, 
Йөрим күңелләр булганчы 
Сандугачлар туенда.

Көзге манзара

Саргаешып салмак кына 
Чайкалып искән җилгә, 
Моңсу гына уйнаклашып 
Яфраклар төшә җиргә.

Үләннәрдән чык соң кибә -
Көз җиткәне тоела. 
Агачлар селкенгән саен, 
Чикләвекләр коела.

Ямьләндереп урманнарны 
Яшькелтем мүкле җирдә, 
Усак гөмбәләре үскән 
Таралып төрле җирдә.

Кызыл яулыклар ябынып, 
Иң матур гөлләр кебек, 
Ап-ак читекләрен киеп, 
Торалар алар көлеп.

Чикләвек, гөмбә җыябыз, 
Сокланып алтын көзгә. 
Җыйсаң, мүк җиләкләрен дә 
Көз бүләк итә безгә.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018