Бүген Әдипләр: Нәсих Таҗиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәсих Таҗиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәсих Таҗиев
Таңчулпан
Касыйм Тәхау
Ләйсән Тимерова
Рәдиф Тимершин
Хәмит Төхфи
Фуад Туктаров
Роза Туфитулова
Нәсих Таҗиев Нәсих Фатыйх улы Таҗиев 1938 елның 7 августында Татарстан Республикасының Әлки районы Урта Әлки авылында туган. Урта мәктәпне, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Чаллыдагы татар газеталарында баш редактор булып эшли. Татар матбугатындагы эшчәнлеге өчен ТР Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. Берничә китап авторы. Чаллы шәhәрендә яши.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

Шаукым (хикәя)

Иртәгә елы дигән төнне Нурулла Гөлҗамалын төшендә күрде. Дөнья куйганнан бирле ике-өч мәртәбә генә керде ул аның төшенә. Ә менә болай ямьсез итеп күргәне юк иде әле. Итәкләре, изүләре пычранып беткән әллә нинди кап-кара күлмәк кигән, йөзе дә шул күлмәгедәй кара көйгән. «Ку шул чучкаларны нигеземнән, шаукым кертәсең өемә!», - дип бармак янады да юкка да чыкты.
Иртән торуга абзар тулы мал-туарының асларын чистартып, улакларына он болгаткан җылы су, алларына сәнәк белән печән төшереп салды. Быел беренче мәртәбә дуңгыз балалары сатып алдылар. Аларга да аертылган сөтен кушып, эремчек суы һәм бәрәңге турап, фураж кушып пешерелгән боламык куйды. Шуннан соң өйгә кереп, яшь хатыны сөтләп ясап куйган иртәнге чәйне эчте. Яшь хатын дисә дә, бу нигезгә Гөлҗамал үлгәч тә ике айдан килен булып төшкән Айсылу да илледән өстә иде инде.
Айсылу үзе авыл кызы булса да, бик яшьләй Казах иленең Актүбә шәһәрендә абыйлары янына китеп, тимер юлга эшкә урнашкан үз авыллары егетенә кияүгә чыкты да, күз күрмәгән чит җирләргә китте. Шундагы бер кием тегү фабрикасында мактаулы эшчегә әверелде. Яшь аралары икешәр елга тиң бер кыз һәм ике малай табып, болай да көйле башланган тормышларын ямьле итте. Бәхетле яшиләр шикелле тоелды аңа. Кооперативтан өч бүлмәле фатир сатып алдылар. Бер елны өч баласын да утыртып туган авылларына үз машиналарында кайтып төштеләр. Сокланмаган, кызыгып калмаган кеше сирәк булгандыр авылда. Шунда берәр көнчесенең каты күзе дә тигәндер шәт. Шул кайтуларыннан соң берәр ел уздымы икән, шактый гомер аралашып, күрешеп йөргән дусларының хатыны белән иренең чуалганы Айсылуның колагына килеп иреште. Башта ышанмады, гайбәтчеләр сүзе генәдер, дип игътибар итмәде. Утсыз төтен булмый икән шул. Уты да, төтене дә булган. Ялкыны көтмәгәндә йөрәкне өтеп алды. Бу яра, язмышы Нурулла белән очраштырмаган, кавыштырмаган булса, гомер азагына чаклы сызлар иде мөгаен.
Көннәрнең берсендә Айсылу эштән шактый соңлап кайтты өенә. Ай азагында, план үтәр өчен, аларны озайтылган эш көне белән эшләтү галәмәте бар иде. Эңгер-меңгер җиткәндә кайтып керде ул. Ире дә кайткандыр инде, балаларны ашаткандыр дип ишекне ачып җибәрсә, ни күрсен: өй эче шып-шыр бушап калган. Күршеләренә сугылган иде, алардан шуны ишетеп шаккатты:
— Ирең бар әйберләрегезне төш вакытында ук олы машинага төяп китте, күченәбез без, диде.
Олы дигәненә дә нибары ун яшь тулган балаларыннан: «Әтиегезне сез күрдегезме, ул нәрсә әйтте сезгә?», - дигән иде, тегеләре:
- Ул ниндидер абыйлар белән әйберләрне өйдән алып чыкты да, безгә, әниегез кайтканчы өйдә утырыгыз, мин сезне соңрак килеп алырмын, дип китте, - диештеләр. Бала-чагадан тагын ни сорыйсың да, ни көтәсең инде.
Айсылу нәрсә әйтергә, иренең кайдалыгын кемнән сорарга белми, аш бүлмәсендә калган иске өстәл янында аптырап утыра иде, иренең теге дусты килеп керде.
- Әле син берни дә белмисеңмени, алар бит икәү безне ташлап чыгып киткәннәр. Сизенә идем мин, тота гына алмадым. Алар вакытлары булган саен бакчага барып типтереп ятканнар икән. Нишлибез хәзер?
Бу бик авыр сорау иде Айсылу өчен. Өч бала белән нишләсен икән ул? Өйдә хатыны белән балаларының кием-салымыннан башка бер әйбер калдырмаган. Балаларга җәер өчен дигән урын-җир әйберләренә хәтле төяп киткән. Гараждагы машинаны алырга өлгердеме икән? Ул тиз генә киенде дә, үзе генә белгән урынга яшереп куйган запастагы гараж ачкычын алып, кунак ирне дә үзенә ияртеп, машинаны карарга чыгып китте. Гаражның асылмалы йозагын алыштырган иде, аңа ачкыч ярата алмый газапландылар, газапландылар да күрше ачык гараждан чүкеч сорап торып аны ватып ачып керделәр. Машина юк иде, аның каравы, гараж эче тулы өй җиһазлары һәм капчык-капчык әйберләр. Алып китәргә әзерләп куйганнар. Өлгермәгәннәр.
Айсылу шундагы берничә ирне, акчага яллап, гаражның өч йозагын да алыштыртты да, бикләп, ачкычларын кесәсенә салып өйгә кайтты. Иртәгесен әйберләрен ташып урнаштырды.
Иренең ярты айлап хәбәре-ние булмады. Беркөнне, ул эштә чакта, өйгә килеп, алты яше яңа тулган малаеннан ишекне ачтырган да: «Әйдә, мин сине алырга килдем, самолетта очабыз», - дип киендерә башлаган. Бала булса да: «Мин әнидән башка беркая да бармыйм», - дип карышкан икән. «Әниең самолетка үзе килә, без икәү бара торабыз», - дип алдап-йолдап алып чыккан бу малайны. Бәхетләренә, чыгышлый күрше апасы очраган. Илназы аны күргәч тә: - Апа, без әтием белән самолетта ерак-ерак очабыз, әниемне дә алабыз, - дип әйтеп өлгергән.
Тегесе улын җилтерәтеп машинасына утыртып алып та киткән. Күрше хатын шунда ук Айсылуга эшенә шалтыратып әйтә. Ә Айсылу, малайны урладылар, дип милициягә хәбәр сала да, такси алып аэропортка юл тота. Ул килеп җиткәндә милиция хезмәткәрләре ирен улы белән бергә тоткарлап үз бүлмәләренә алып кергәннәр иде. Ир кулында баланың бер документы да юк. Балаларының туу турындагы таныклыкларын, ул чыгып киткәч, Айсылу үз сумкасында йөртә башлады. Ир паспортына балалар исеме язылган штамп та сугылмаган икән.
- Оятсыз, җирбит син, - дип кенә әйтә алды Айсылу иренә. - Ике гаиләне җимердең, биш баланы ятим иттең, - дип өстәде дә, улын ияртеп, милиционерларга рәхмәтен әйтеп чыгып киткән иде ул чакта.
Шуннан соң ничә яз һәм ничә җәй, ничәмә көз белән кыш алышынды икән? Саный калсаң, ике кул бармагы җитмәслек гомер узган да киткән.
Ә бит шул елларның һәрберсе аның тормышында бик күп үзгәрешләр калдырды. Ире китте дә югалды. Таныш-белешләре үзбәк илендә яши икән дигән хәбәрне җиткерде. Алименттан куркып, шулай ерак яшеренгән булып чыкты. Монысы Айсылуны әлләни кызыксындырмый иде инде. Түләмәсә түләмәсен, үстерермен әле дип тынычланды. Әмма ул аның кабат кайтып, кечкенә улын алып китүеннән бик курыкты. Туган якта олы төзелеш кузгалып, заводлар, яңа шәһәр салганны күреп белмәсә дә, шунда күченеп эшли башлаган абыйсы язган хатлардан укып хәбәрдар иде. Хат язды, «кайт», дигән җавап алды. Кооператив фатирын тапшырып, ул елларда саттырмыйлар иде әле, түләнгән акчаларын кире алды да әйберләрен контейнерга тутырып озатты һәм үзе поезд белән шул калага кайтып төште.
Уңга караса да төзелеш, сулга караса да төзелеш. Аптырап эш эзләп йөрисе дә юк. Кайту белән бераз абыйларында яшәделәр, автомобильләр җыя торган заводка эшкә урнашкач, гомуми торактан өч балалы ялгыз анага бер бүлмә бүлеп бирделәр. Бераз эшләгәч тә чиратларны шактый чигендереп, фатир алу исемлегенә яздылар. Шулай итеп, ел тулып уздымы икән, күп балалы ана диеп, өр-яңа өйдән ике бүлмәле фатир да биреп куйдылар.
Балалары үсеп җиткәнне сизми дә калды. Эшләде дә эшләде, шул балалар дип яшәде. Тол хатынга күз атучысы да булды, тәкъдим дә ясап карадылар, димләделәр дә аны. Ашыкмады. Ир таптым дип күз-башы тонмады. Үссеннәр, башлы-күзле булсыннар әле, дип, үз-үзен юатты. Шулай булды да. Теләгән теләкләре фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгәндер инде, башта кызы тормышка чыгып, үз оясын корды. Аннары заводта эшли башлаган уртанчы улы үз цехларына институттан практика узарга килгән яп-яшь студент кызга өйләнеп куйды. Киленнәре укып бетергәч тә алар башка чыгып, фатирда яши башладылар. Шул көзне үк кече улын армиягә озатты. Куышлы уйнарлык ике бүлмәле фатирда бер ялгызы утырып калды Айсылу.
Менә шул чагында беренче мәртәбә үз язмышы турында уйлый башлады. Бер ай элек кенә үзе белән бергә эшләүче ахирәте аны тол калган иргә яучылап өенә килгән иде. Бу ир аның чыбык очы туганы икән. Шәһәр читенә орынып диярлек утырган бер авылда яшәвен әйтте. Ике ай элек кенә бик яман чирдән хатыны үлеп киткән. Балалары булмаган. Икәүдән икәү гомер кичергән җирдән парканатның берсе өзелгән. Ахирәте аны төрле яклап мактады: мулла нәселеннән икән. Хатыны урын өстендә озак яткан, шул чакта бераз аракы белән дуслашып киткән - анысын да яшереп тормады ахирәте. Бик уңган, бик булган кеше үзе. Аңа синең шикелле туры сүзле, каты куллы, йорт эшләрендә уңган хатын кирәк, ахирәткәй, дип тә өздереп әйтеп куйды.
- Килеш, Айсылу, фатирың малаеңа калыр, авыл кызы бит син, яшьлегемдә фермада сыер сауган идем дисең түгелме соң? Шулай булгач, авыл тормышын онытмагансың әле. Саф һавада, үз йорт-җирегез, бакчаларыгыз белән, кош-корт, хайваннар асрап менә дигән итеп яшәрсез, күреп тор. Син дә, ул да пенсия яшенә җитеп киләсез, картлыгыгызда бер-берегезгә таяныч булырсыз. - Ахирәте театрларда уйнаучы без белгән яучылардан да уздыра иде. Айсылу өздереп җавап кайтармаса да, күңеленә сары май якты яучысы. Ялгызлык туйдырган иде аны, авыр чакта баш куяр җилкәсе, аркаланыр ир аркасы булмаудан йончыган тол хатын иде шул ул. Шуларның барысын да уйлап, әллә ризалашырга микән, дигән уена җавап таба алмый йөргән мәлдә, ял көне иде, иртән иртүк, ишекләрен шакып, бөтенләй таныш түгел бер ир заты килеп керде дә:
- Миңа әдрисегезне Гөлфия сеңелем бирде. Авылдан килдем мин, исемем - Нурулла минем, - дип тезеп тә китте.
Гөлфия дигәне яучы булып килгән ахирәте иде.
Нурулла уз дигәнне дә көтмәде, аяк киемен салды да олы бүлмәгә кереп урындыкка утырды. Өй эченә күз йөртеп чыкты. Пөхтәлек, чисталык, һәр әйбернең үз урынында булуы җәлеп итте бугай аны.
- Авылда тормыш икенчерәк шул, - дип куйды мәгънәле генә итеп. Аннары акланган сыман тавыш белән өстәде, - Гөлфия белән икәү килербез дип сөйләшкән идек, вакыты булмады, үзем генә килдем менә...
- Бик әйбәт, - диде Айсылу да, моның белән нәрсә әйтергә теләгәнен үзе дә аңлап бетермичә, һәрхәлдә көтелмәгән кунак түгел иде ул, киләсен күңеле белән дә сизенгән иде. - Чәем кайнаган, юлдан килгән кунак сез, әйдәгез, узыгыз чәй өстәле янына, - дип Нурулланы кухняга чакырды.
Нурулла төскә-биткә күзгә ташланып торырлык чибәр ир булмаса да авылча гадилеге, эчкерсезлеге белән үзенә тартып тора. Ниндидер җылылык бөркелә аңардан. Айсылу шуңа да ишек төбеннән үк кире бормады, чәй өстәленә үк чакырды. Шактый озак сөйләшеп утырдылар алар. Суынган чәйне яңарта-яңарта авылча сөтләп эчтеләр чәйне.
Бер атнадан иске нигезгә яңа килен булып төште Айсылу. Нурулла үзе килеп алды аны. Өс-баш киемнәрен бер төенгә төенләде дә, олы сумкага салып, Нуруллага тоттырды, үзе шәһәр фатирының ишеген кайтмаска дип бикләп тәвәккәлләп изге юлга чыкты. Озатучы да, каршы алучы да булмады. Авыл күзеннән бер әйберне дә, бер вакыйганы да яшереп булмый, Нурулланың шәһәрдән хатын алып кайтканын алар узган авыл урамындагы һәр тәрәзә күзәтеп калгандыр, хәбәре дә өйдән өйгә, урамнан урамга шул көнне үк таралырга өлгергәндер.
Айсылуны әле әтисе исән чагында бура бурап салган, искереп бүрәнәләре каралган, тәрәзә төбе, нигез бүрәнәләре чери башлап, нигезендә бераз кыйшайган иске алты почмаклы өй, өйдән дә искерәк мал сарайлары, табигый таштан өеп салынган келәт белән мунчалы йорт-җир каршы алды. Нурулланың гомер буе җыйган малы шул иде. Абзарында ике-өч баш сарык һәм бер савым сыердан башка мал юк иде. Хатыны үлгәч кош-кортны да бетергән икән ул.
Айсылу үзе уңган-булган нәселдән иде. Биргәненә шөкер итеп, кул кушырып яши торган хатын түгел. Килү белән өй эчен, астын-өскә китереп, иске-москыдан аралады, идәнен генә түгел, стена-түшәмнәрен сабынлап берүзе юып чыкты. Шәһәрдәге эшен дә ташламады, авыл шәһәр кырында гына булгач, иртән китеп, кич кайтты. Шәһәргә барып эшләүчеләр күп иде монда. Таксилар йөреп тора, юл хакы зур түгел, автобус бәясенә тиң. Пенсия яшенә ике-өч ел калган, шуңа чаклы түзәргә иде инде, дип ташламады ул эшен. Акчасы да, акмаса да, тамып тора.
Шулай дисә дә пенсия яшен көтмәде, ярты еллап йөрде дә эшен калдырды. Авылда эш күп, хатын-кыз кул тигәнне көткәне дә җитәрлек. Шул арада бер-берсен сынап та өлгерделәр. Нурулласы яшь хатынын тел белән мактамаса да канәгатьлеге йөзенә чыккан иде, хатыны исә, ирдән уңдым бугай дип, яшертен генә сөенде. Уртак тормышка өметләре зурайганнан зурайды. Айсылу нигезне өлешчә яңарту, каралты-кураны төзекләндерү турында уйлана башлады. Ул килен булып төшкән елны авылга газ кертүчеләр килде. Урамнарга торбалар суздылар, халыкка газ казаннары алып кайтып сата башладылар. Нуруллага да, фермада эшләгәч, бераз бәясен төшереп беренчеләрдән өенә үк китереп бирделәр. Агач өйдә аны урнаштырыр урын юк иде. Нурулланың саклык кенәгәсендә хатыны исән чакта ук җыйган акчасы бар икән, шуның бер өлешен алып, кирпеч китерттеләр дә арткы өйгә терәп янкорма өйделәр. Бик җыйнак кына аш пешерү бүлмәсе килеп чыкты. Күрше керәшен урамыннан Нурулланың кордашы мичче Метрәйне чакырып кайтып, алгы һәм арткы өй эчендәге ике мичне дә сүтеп, шул янкормага газ ягулы казанны да тоташтырып олы бер ипи миче чыгарттылар.
Мичләре сүтелгән өй эче шыксыз булып калды. Айсылу үзе эшләгән заводтан гариза язып ике кубометр чамасы шомартылган әйбәт нарат такталары сатып алды да, өйләрен эчке яктан эчләттереп тә куйды. Лаклап та җибәргәч, бик матур чыкты. Шәһәрдәге фатирыннан шкаф-диваннарын алып килеп урнаштырды. Бер тотынгач, зурдан кубарга иде дә нияте, акча кытлыгы тыеп калды. Шул көзне бизнес белән шөгыльләнә башлаган улы, артык кыйммәткә төшермичә, байтал бия сатып алып бирде үзләренә. Ул буаз булып чыкты. Күп тә үтмәде, бик матур кашка тай китерде. Нурулла җәйлеккә арба, кышлыкка чана көйләде, чөйдәге сбруйларын тәртипкә китерде һәм яшь атын камыт кигезеп, ыңгырчак салып, тәртә арасына өйрәтте. Колхоз эшенә дә шуның белән йөри башлады. Кайткан саен астына салып печәнен, берәр чиләк булса да маллар өчен тарттырган онын алып кайта. Тагын бер үгез бозау алып сугым өчен үстерә башладылар. Шулай җайланды тормышлары.
Алар урамындагы хәлле күп кешеләр агач өйләрен тышкы яктан кирпеч өеп тышлап бетергәннәр. Бер аларныкы карачкы сыман кукраеп урамны төссезләп утыра. Тотынырлар иде, чыгымы зур. Беркөнне теге мичче Метрәй килде. Бер ярты кыстырып, сөйләшеп утырырга кергән. Ул да ялгыз яши, хатыны үлгәч тә өйләнмәгән. Ниятләрен аңа да сөйләп алдылар. Акча җитмәүдән зарландылар.
- Кемнән куркасыз, гөнаһтанмы, бәндәдәнме? Курыкмагыз берәүдән дә, - дип тезеп китте.
- Ул кадәр куркырлык берни дә эшләгәнебез юк бит әле, Метрәй дәдәй, - диде Нурулла да шаярткан булып, үзе аның ни әйтергә теләгәнен аңламыйча, сүзенең дәвамын көтте.
- Мин моны шуңа әйтәм, дуңгыз баласы алып үстерегез сез, ай ярымлыкны алсагыз, сигез-тугыз айдан, әйбәтләп ашатканда, бер центнер ит чыгарлык чучка үсеп җитә. Базарда сатып та йөрисе юк, берәр ашханәгә илтеп кенә тапшырасың. Кесә тутырып акча алып кайтасың, кордаш. Хәзер күп кеше шулай акча ясый. Татарлар да язык дип тормый, асрыйлар бит.
Күрше авылда гына шәһәрдәге бер төзелеш оешмасының ярдәмче хуҗалыгы урнашкан. Шунда дуңгыз үрчетәләр. Алар халыкка да тере килеш дуңгыз балалары саталар дигәнне ишеткәннәре бар иде.
Метрәй картны озаткач, тагын бер утырып яхшылап киңәштеләр. Иртән иртүк торып Нурулла атын җикте һәм Айсылуны да утыртып, күрше авылга китеп барды. Айсылу дуңгыз фермасына килгәч, элегрәк заводта бергә эшләгән иптәш хатынын очратты. Кочаклашып күрештеләр. Бригадир икән ул монда. - Ничә баш кирәк? Әйбәтләрен, түм-түгәрәкләрен үзем сайлап бирәм мин сиңа, Айсылу апа. Менә сезгә биш башка язу! Барыгыз, бухгалтериягә кереп яздырыгыз да акчасын да шунда ук түләп чыгарсыз. Аннан минем янга, менә шул урынга килерсез, — дип абзар ишегеннән эчкә кереп китте.
Чынлап әйткән, бик тә тереләрен, алты атналык кына булсалар да ана сөтен имеп шактый үскәннәрен салды аларның капчыгына. Тагын килегез, мине табарсыз, дип озатып калды ул аларны.
Өйгә кайткач та тәрбиядән ташламадылар, баштагы мәлне аертылган сөткә яңа сауганын да жәлләмичә кушып эчерделәр. Баз тулы бәрәңгеләре, фуражы кайтып тора. Тиз үстеләр, көн узган саен симерә барды чучкалары.
Менә бүген төнлә Гөлҗамалы төшенә керде дә шул чучкалар өчен бармак яный-яный битәрләп алды. Әллә иманлы нигезенә дуңгыз кертеп ялгыштымы ул? Шайтан коткысына бирелдеме микән? Шул ике сорауны баш миендә әйләндерә-әйләндерә чәен эчеп бетерде дә, амин тотып, өстәл артыннан кузгалды. Әле эшкә таза, йөрергә җитез ир иде ул. Өстенә кеше арасына кияр кәчтүм-чалбарын киде дә:
- Мин мулла абзый кырына барып кайтыйм әле, Гөлҗамалны төшемдә ямьсез күрдем. Хәер биреп Коръән укытыйм дим.
Айсылу дәшми генә аны озатып калды.
Муллага төшеп сөйләгән иде, анысы да ачылган ярага тоз салып:
- Бер дә ярамаган эш эшләгәнсең, Нурулла, кирәкмәс иде йортыңа кертергә ул хәрәм малны. Бәрәкәте булмас, - дип куйды. - Ярар, җомга намазыннан соң Коръән аятьләре укып дога кылырмын. Хәерең кабул булса, Гөлҗамалың канәгать калыр, бәлки кичерер бу гөнаһларыңны...
Кичермәде. Биргән хәерен дә кабул кылмады Ходай Тәгалә. Иртән, Гөлҗама-лын җирләгәнгә нәкъ бер ел тулган көндә мал-туарын карарга чыкса, ни күрсен: инде симерүе җитеп барган, арт санына утыра башлаган иң зур ата чучкасы тәгәрәп ята иде. Нурулла ни әйтергә, ни кылырга белми озак басып торды үле дуңгыз гәүдәсе янында. Аннан чыгып атын җикте. Айсылуны чакырып чыгып, икәүләшеп көч-хәл белән чучканы арбага салдылар да брезент япма белән яптылар. Артыннан урам капкасын ябып калган хатынына:
- Беркемгә дә бернәрсә әйтмә, тының да чыкмасын, - дип кисәтте дә үләт базына юл тотты.
Шул бәладән айнырга өлгермәделәр, тагын нәкъ кырык көннән Гөлҗамалы кабат төшендә өйгә кайтып керде. Кулына дуңгыз койрыгына охшаган камчы тоткан, йөзе бик тә ачулы.
- Тыңламадың мине, шайтан оялаттың өемә, нигеземнән иман качырдың. Чучка пычрагына баштан аяк чумгансың бит, хәрәмгә табынгансың, - дип бу юлы камчысы белән кизәнә-кизәнә ишектә эреп югалды.
Бу төшен Айсылуга да сөйләмәде. Эченә бикләде. Гөлҗамалы нигә шулкадәр өзгәләнеп ачулана соң аны? Нәрсә дип кисәтә? Ул шундыйрак шомлы әле бер, әле икенче сорауларга төртелә-сугыла йөргәндә, ачык калган келәт ишегеннән эчкә кереп, аты күп итеп кипкән арпа ашаган. Эче күбенгән, күзләре акайган. Ветеринарны да чакырдылар, дарулар, аракы кушып су да биреп карадылар. Эчәкләрендә бүрткән арпаны берни белән дә юдыра алмадылар.
- Өмет юк, - диде фельдшер, - ите ашарга ярый, белешмә бирермен, суегыз да сатарсың. Бүтән берничек тә ярдәм итә алмыйм мин сезгә, - дип китеп барды ул.
Атсыз да калды. Бөтенләй сыгылып төште, тамагыннан ризык үтмәде. Шәһәрдәге кияүләре, Айсылу кызының ире, ресторан белән сөйләшеп, ат түшкәсен үзе илтеп тапшырды, ярыйсы гына акча алып, Нурулла кулына китереп тоттырды. Берәр авылга чыгып яшьрәк байтал сатып алырга да җитәр шәт. Алмаска булды, абзарда колын калды, бер-ике елдан җигәрлек ат булыр. Әлегә кадәр атсыз яшәгән иде бит, күпкә түзгәнне, азга гына түзәрләр әле.
Ике көн буе исәрләнгән кешедәй йөрде ул. Айсылуы түзмәде, капка төбендәге эскәмиядә башын тотып утырган иренә:
- Җитәр инде шул кадәр кыйналырга, үзеңне үзең ашап утырасың, балтаң суга төшкән кеше сыман, - дип болай да дөрләп янган утка керосин сипкәндәй әйтеп салмасынмы.
Әйтерсең Нурулласы да шуны гына көткән, ул сикереп торып беренче мәртәбә хатынына кизәнде, тик кулын төшермәде, вакытында тыелып калды, әмма бик ачулы кыяфәттә капканы ачты да дуңгызлар япкан аранга таба кызу-кызу атлады, үзе:
- Теләсәң нишләт шул чучкаларыңны, ихатамда эзләре дә калмасын, - дип такмаклый-такмаклый абзар ишеген ачты, бүген суеп сатарлык булып үскән дүрт баш дуңгызны ишек алдына куалап чыгарды. Айсылуы, урамга чыгып китә күрмәсеннәр диптер инде, ире ачык калдырган урам капкасын тиз-тиз япты. Үзе өермә сыман әрле-бирле дулап йөргән Нурулладан шүрләп өйгә кереп китте.
Нурулласы хатыны япкан урам капкасын ачып чыкты да керәшеннәр яшәгән елга аръягы урамына артыннан кемдер куган кешесыман кызу-кызу атлап китте. Метрәй дусты янына барышы иде аның. Бер шешә аракының төбенә төшкәнче сөйләшеп утырды ике кордаш. Бергә үстеләр, бергә укыдылар һәм фермада да бергә эшләделәр. Тик Метрәй, хатыны үлгәч тә, ферманы ташлады, үз бакчасында, үз абзарында гына казынып яши башлады. Башка чыккан балалары ярдәм итте аңа. Үзе дә, бу газлаштыру галәмәте килгәч, авылларда мич чыгарып йөрде, бу тирәдә бердән-бер мич чыгару остасы иде шул ул, акчасын да аңа жәлләп бирмиләр иде. Ялгыз картлардан гына үзе бер тиен дә сорамады, биргәннең дә яртысын кире кулларына сузды. Күңеле белән мәрхәмәтле керәшен карты иде Метрәй кордашы. Шуңа да аңа киңәшкә килде бүген. Сөйләшкәч, бераз кәгеп тә алгач, кәефе үз урынына утырды. - Алайса иртәгә иртүк тәвәккәллибез, Метрәй дус, дуңгызларны суярга газ горелкасы белән Бәсилий күршеңне, Михаилны да алып килә күр. Кабат йөрергә булмасын миңа, - шулай итеп алар Нурулланың дүрт дуңгызын да суеп, тиресен утта өтеп, эчен-башын чистартып бирергә килештеләр.
Нурулла өенә кайтып капкадан кергән иде, үз күзләренә ышанмыйча тораташ булып катты да калды. Киткәндә абзардан үзе куып чыгарган дуңгызлар борыннары белән болай да ишелеп төшәргә торган арткы нигезне актарып ташлаганнар, әзрәк кайтмый торса, арткы өйләре ишелеп төшәсе икән. Иренең ярсып-ярсып кычкырган тавышына хатыны да чыкты. Аңарга дуңгызлардан да күбрәк эләкте. Шул кичне талашып, әрләшеп икесе ике урынга ятып йокладылар. Кем йоклагандыр, кем уйланып төн чыккандыр - анысын үзләре генә белә.
Иртәгесен, кичтән сөйләшкәнчә, керәшен мажиклары килеп дүрт башны да ярты көн эчендә эшкәртеп, түшкәләрен шәһәрдән кайткан кияүләренең машинасына чыгарып салдылар. Сугымчыларны сыйлап, ашатып-эчертеп, рәхмәтләр әйтеп озаткач кияү кеше дә китәргә дип кузгалды. Ул базарда ит сатучылар белән сөйләшеп куйган икән, шулар янына ашыга иде.
Барысы да китеп беткәч, Нурулла башта дуңгыз асраган абзарны кырып-себе-реп чыгарды, идәненә ком кертеп сипте, аның өстенә пилорамнан алып кайткан ике капчык пычкы чүбен түшәде. Шуннан соң ишек алдын ялт итеп чистартып чыкты, дуңгыз каны аккан җирләргә чиста ком җәйде. Җыелган тиресне кул арбасына төяп бакча кырындагы тирес өеменә илтеп аударды. Айсылуы да гел аның тирәсендә чуалды, кушканны дәшми-нитми эшләде, китер дигәнне китереп бирде.
Нурулла бозау белән бер арандагы колынны дуңгызлардан бушап, чистарып калган абзарга илтеп япты да атсыз калган йорт уртасындагы чанага менеп кунаклады. Айсылуы шунда гына, бераз тынычланып калган иренең янәшәсенә үк килеп:
- Әйдә, өйгә керик, чәем кайнаган, камырым әзер, кайнар коймак белән чәй эчеп алыйк үзебез дә, - диде.
- Карале, Айсылу, иртәгә, мин әйтәм, берничә мәчет картын чакырып, мулла абзыйдан азан әйттереп ясин укытып аласы иде. Дуңгыз асрап йортыбызда шайтан аздырдык бугай. Бу бәлаләр безгә шайтан коткысы белән килә. Гөлҗамал тешемә тагын бик ямьсез булып керде, әйтми торган идем сиңа...
Шул кичне үк Айсылу әчегә камыр куйды, ит турагычтан пилмәнгә дип ит чыгардылар. Иртүк торып бәлеш салырга олы мичне ягып җибәрделәр. Нурулла Айсылуга булышып йөрде. Өйлә намазыннан соң, картлар мәчеттән туп-туры алар өенә керделәр. Табынга утырганчы, өйнең һәр почмагына басып, аннан ишек алдына чыгып, Нурулланың үтенече буенча, дуңгыз тоткан аранга да кереп, азан әйттеләр. Шуннан соң табынга утырып, ясин сүрәсен тыңладылар. Бик моңлы укый иде авыл мулласы Коръән сүрәләрен. Ул укыганда өй эче яктырып киткәндәй булды, урам як тәрәзәләрдән кояш нуры кереп тулды.
Шул кичне көндезге мәшәкатьләрдән бик йончып, көн озын аяк өстендә булганлыктан арып-талып йомшак түшәк түшәлгән уртак караватка бик иртә, урамда күз бәйләнүгә ятты алар. Нурулла төшендә янә Гөлҗамалын күрде. Намазлык картларын озаткан табында алар өчәү - Гөлҗамал белән Айсылу ап-ак яулыклар бәйләп янәшә утыралар, ә Нурулла аларны кыстый-кыстый чәй эчертә, имеш. Хатыннарының икесе дә аны чәчләреннән сыйпый-сыйпый рәхмәт яудыра. Гөлҗамалның йөзе нурлы, якты иде.

"Мәйдан" № 10, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013