Бүген Әдипләр: Каюм Насыйри
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Каюм Насыйри

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илбарис Надиров
Каюм Насыйри
Каюм Насыйри Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри) -1825 елның иcкечә 14 (27) февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан республикасы, Норлат районы), Югары Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар.
Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән «иҗтиһат заманы монкариз» дигән реакцион карашка каршы булган, «һәркемгә иҗтиһат — кирәк эш», — дип, балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, әнә шундый культуралы семьяда, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.
1855 елда Насыирины Духовное училище дип аталган рус мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше — укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.
Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыирины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә менгерде. Ул —бу яктан безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше», — дип бәяләп уза.
Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елны Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», — ди.
Насыйрига бу эшне алып бару җиңел булмый. Укыту өчен урын -— квартира табу, балаларны укуга тарту буенча күп тырышлыклар күрсәтергә, төрле җәфалар чигәргә туры килә. Насыйри үзенең шул ук очеркында түбәндәгечә язып уза: «...Фатир табып булмый. Аена илле тәңкә бирсәң дә, балалар укытамын дигәч, фатир бирмәделәр... Ахры, на гыйлаҗ, Мокрый урамында, бер кабак өстендә фатир алып һәм капка өстенә игъланнамә куеп, алты-җиде, бәлки, унлап бала җыелды. Бичара бу адәм дә чикте җәфаны: астында кабак, төн буе җырлыйлар, сугышалар... Чыкса, урамы кабахәт... Хәтта бәгьзы адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр; укый торган балаларның мәдрәсәдәге хәлфәләре, «русча укыма» дип, һәркайсын яткырып сукты. Бервакытны тагын балалар бетеп китте... Вә һәм адәм күп иҗтиһат белән янә берничә бала җыйды... Захарьев урамында икенче фатирга күчеп, вывеска кадаклагач, чиркәү вывескасы дип исем чыгардылар. Вә һәм бәгъзылары: «Бу эшне туктатырга мөмкин булмасмы икән», — дип, фартальныйга барып шикәят кылганнар...»
Шул рәвешчә, реакцион .көчләрнең каршы килүләренә карамастан, бик авыр шартларда, зур газаплар күреп, Насыйри татар балаларына рус теле өйрәтү юлында, беренче буларак, зур тырышлыклар күрсәтә.
1876 елда Насыйри, мәктәпләр инспекторы Радлов белән икесе арасында чыккан каршылык аркасында, бу русча-татарча башлангыч белем бирү мәктәбендә учительлек итү эшеннән туктый. Насыйри белән Радлов арасында укыту эшләре буенча килеп чыккан каршылык, принципиаль булып, икесенең ике карашта торуыннан килеп чыга. Радлов, Россиянең үз эчендәге уңышларны күрергә теләмичә, укыту методлары буенча Германияне үрнәк итеп алырга омтылса, Каюм Насыйри укыту эшләре Россия җирлегендә һәм бөек рус халкының алдынгы педагогик фикерләре нигезендә үсәргә тиеш дип таба.
К. Насыйрының учительлек хезмәте моның белән генә чикләнми. Ул тагын ике-өч ел Яңа бистәдә рус-татар мәктәбендә учительлек итә.
1879 елдан башлап, Насыйри калган гомерен, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, тик язучылык эшенә һәм фән хезмәтенә генә багышлый. Аның иң яхшы әсәрләре шушы вакытларда языла. Ул барлык көчен китап һәм дәреслекләр язуга бирә, кулына төшкән акчасын аларны бастыруга тота. Аның бу вакытлардагы килере хосусый рәвештә балалар укытудан, аерым кешеләргә заявлениеләр язып бирүдән, татарча документларны русчага тәрҗемә итүдән һәм басылган китапларын сатудан тора.
Билгеле, Насыйрига ул вакытларда бик авыр булган. Аның кыю эшчәнлеге, гыйльми-популяр һәм әдәби әсәрләренең басылып чыга башлавы ул чордагы байларның, руханиларның һәм алар йогынтысында булган Казан мещаннарының дошманлыкларын кө-чәйткәннән-көчәйтә барган. Аны төрлечә мәсхәрәләп көлгәннәр, урамнарда туктатып тиргәгәннәр, исемсез хатлар язып хурлаганнар, ничек булса да эшеннән туктатмакчы булганнар. Шулай да ул туктамаган, шул ук вакытта аның фәнни хезмәтләрен танучылар да булган. Укучы яшьләрнең алдынгы өлеше, аны белгән рус галимнәре, беренче чиратта тюркологлар, Насыйриның хезмәтләренә тиешле бәя биргәннәр, аны 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә действительный член итеп сайлаганнар. Шуның белән ул рәсми яктан да фән эшчесе булып танылган.
Каюм Насыйри үзенең мәгърифәтчелек хезмәтләрен үтәүдә бер ялгызы гына булмый. Аның иҗатына дәрт бирүче кешеләр, беренче чиратта, рус галимнәре булалар. Сакланган документларның күрсәтүенә караганда, ул Петербург университеты галимнәре белән 1860 елларда ук бәйләнеш тота, халык иҗаты буенча җыйган материалларын җибәреп, алардан киңәшләр сорый.
К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк Петербург галимнәре тарафыннан уңай бәя ала. Ул этнография материалларын җыю өчен, гыйльми җәмгыятьләрнең утырышларында каралган программалар белән дә тәэмин ителә. К. Насыйри картлык көннәренә кадәр Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең актив члены булып эшләвен дәвам иттерә: татар халык әдәбияты һәм гомумән культурасы буенча материаллар җыеп, җәмгыять карамагына тапшыра бара, җәмгыятьнең утырышларында докладлар ясый. «Волжский вестник» газетасы 1895 ел, 21 февральдә чыккан 45 нче санында Насыйриның шундый әдәби-гыйльми хезмәтләре турында «Казан татарларының халык әдәбияты памятниклары» исеме белән бер мәкалә урнаштыра. Без анда түбәндәге юлларны укыйбыз:
«Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең соңгы утырышында Казан шәһәрендә торучы Габделкаюм Насыйров тарафыннан татар җырлары, табышмаклары һәм мәкальләре җыентыгы куелды. Татар халык әдәбияты әсәрләреннән булган бу җыентык, бу көнгә билгеле җыентыклар арасында, киң рәвештә төзелгәне булып тора. Дәрес, анда кимчелекләр дә бар, кайсылары, һичшиксез, бу тырыш җыючы тарафыннан тутырылачак...»
Газетада, укучыларны кызыксындырырлык дип, татар халык әдәбиятыннан берничә үрнәк тә китерелә.
Димәк, К. Насыйриның иҗат эшчәнлегенә шул чордагы вакытлы матбугатта тәнкыйтьчеләр дә игътибар иткәннәр.
К- Насыйри фән эшлеклеләре белән генә түгел, бәлки типография эшчеләре белән дә якын бәйләнештә булган. Моны университет типографиясе наборщикл арының язган хатлары ачык күрсәтә».
К. Насыйриның китаплары басылып чыгу реакцион көчләрне аңарга каршы куйса, икенче яктан, ул заманының алдынгы кешеләре тарафыннан теләктәшлек тә таба. Аның китапларын сорап, Казан губерниясеннән генә түгел, Россиядә татарлар яшәгән бик күп урыннардан бер-бер артлы хатлар килеп тора. 24 ел буенча чыгарып килгән календаре туктатылгач, ерактан килгән бер хатта: «1898 нче елгы календарегызга рөхсәт бирмәгәнлекләрен ишетеп, бик хафа булдык, һәрбер китабыгыз йөз сумлык сезнең», — диелә.
Шулай итеп, К. Насыйриның күпьяклы әдәби хезмәте, халык интересларын күздә тоткан мәгърифәтчелек эшчәнлеге көннән-көн үсә барган.
Каюм Насыйри гомерен, бөтенләй дип әйтерлек, Казанда яшәп, иҗат өстендә уздыра. Берничә мәртәбә агасы Габделхәй янына Москвага барып килә, соңрак Уфада һәм Оренбургта (хәзерге Чкалов) була. Каюм Насыйри шул вакытларда, үзенең күргәннәренә багышлап, истәлекләр дә язган. 1894 елда чыккан календареның 33—37 битләрендә «Сәфәр» исеме белән бер истәлек бирелә. Каюм Насыйри бу истәлектә Оренбургка бару юлында күргәннәрен һәм Оренбургта аның килүенә беркем дә игътибар бирмәвен сөйләп килә дә шундый игътибарсызлыкның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата: «Шулай итеп, Оренбург шәһәрендә тугыз кичә-кәндез җыясы ризыгым бар имеш, барып ашап кайттым. Ләкин нә мин берәү белән таныштым, нә минем белән берәү танышты. Чөнки миндә юктыр кырык-илле мең тәңкә акча, таки байлары белән танышкан булыр идем. Яки юк иде минем башымда зур чалма, таки голамасы белән танышкан булыр идем,.» Шул рәвешчә, Каюм Насыйрига, Казанда татар буржуазиясе читләтеп караган шикелле, Оренбургта да игътибар итүче булмый. Насыйри бу хәлнең ул кешеләр белән үзенең уртак нәрсәсе булмаганнан килгәнен ачык төшенә, игътибар бирмәүләренә сәбәбен дөрес аңлата.
Каюм Насыйри бу сәяхәтләреннән тыш, һәр язны дип әйтерлек, туган авылы Югары Шырданга кайта торган булган. Шунда Зөяһәм гомумән Тау ягындагы авылларга чыгып, андагы тарихи истәлекләрне - памятникларны тикшереп-карап йөрергә яраткан. Ул бик күп иске кабер ташларындагы язмаларны җентекләп укыган, халыкның үз авызыннан җырлар һәм гомумән фольклор материалларын җыйган.
Каюм Насыйри бөтен тормышын иҗат эшенә, гыйльми эшкә буйсындырган. Күп вакытта, утырып эшләүнең, көннәр-төннәр буена язу өстендә утыруның кешене ялыктыруын искә алып, К. Насыйри ял вакытларында физик хезмәт белән дә шөгыльләнә торган булган. Кул һөнәрләре, физик эш куллануы аңа тормышындагы бертөрлелектән котылырга да ярдәм иткән.
Аның кул эшләре белән шөгыльләнүе күп төрле һөнәрләр белү характерында була. Ул китап төпләү, көзге ясау, крахмал, суыргыч, лак, кара хәзерләү, электричество ярдәмендә әйберләр көмешләү һәм слесарьлык эшләрен дә яхшы белгән. Төрле ашлар хәзерләүдә дә осталыгы булган. Ул бу һөнәрләрнең теориясен китаплардан укып һәм үзенең тәҗрибәсендә сынап карап өйрәнә. Башкаларга да өйрәтү теләге белән, шул темаларга карата китаплар да яза. Ул бу һөнәрләрен үзенең практик кирәкләренә файдалана: китапларын үзе төпли, үзе өчен кирәк булган нәрсәләрнең барысын да үзе ясый. Аның физик эшләрдән иң яратканы агач эше булып, ул бу эшне ахыр гомеренә кадәр һәрвакыт һәм системалы рәвештә алып бара. Ул: «һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеша, мин, һәр көн бер-ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләрне ясыйм», — дип әйтә торган булган.
Каюм Насыйри катлаулы һәм нечкәрәк һөнәрләрдән карта сызу, рәсем төшерү кебек эшләргә дә сәләтле була. Ул үз гомерендә төрле карталар сызып, аларны үзе чыгарып килгән календарьларында урнаштыра бара: 1878 ел өчен чыккан календаренда җир шарының көнчыгыш яртысының картасын, 1879 елда Россиянең Европа өлеше картасын һәм 1881 ел календаренда Казан губерниясенең бөтен авылларын күрсәткән картасын эшләп бастырган. Каюм Насыйриның рәсем төшерүе, төрле чәчәк һәм бизәкләр ясавы, бигрәк тә сызып ясаган кайбер эшләре аеруча игътибарга лаек булып торалар.
Гомумән, Насыйри сәнгать эшендә булдыклы, аның һәр өлкәсе белән азмы-күпме таныш була. Ул музыка тыңларга ярата. Үзенең дә берничә музыка коралында уйный белүен, стенасында балалайка һәм скрипка эленеп торганын сөйлиләр. Насыйри бу коралларда уйнаганмы-юкмы — билгесез, әмма гадирәк музыка коралларыннан кубыз һәм курайда яхшы һәм матур итеп уйный торган булган.
Оптимист табигатьле Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр гыйльми эшләрен, киң колачлы иҗат хезмәтен дәвам иттергән. Ул 1902 елның 20 августында (2 сентябрьдә) 77 яшендә Казанда үлгән.

Тормышы һәм иҗат юлы

Ярты гасыр буена түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать һ. б.) өлкәсендә 40 тан артык әсәр биргән галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйри бөтен тормышын, әдәби талантын халыкка хезмәт итүгә багышлады, татар халкының аң-белемен күтәрү, агарту юлында гаять әһәмиятле эшләр башкарды.
Каюм Насыйри яшәгән заман — XIX йөз рус фәненең, классик әдәбиятының аеруча чәчәк атуы, философик, әдәби-критик, педагогик фикерләрнең үсүе белән аерылып тора. Рус әдәбиятының нигезен салучы даһи А. С. Пушкин, зур сүз художнигы Н. В. Гоголь, бөек демократ-революционер язучылардан В. Г. Белинский, А. И. Герңен, Т. Г. Шевченко, Н. Г. Чернышевский, Н. А. Добролюбов һ. б. бик күпләр азатлык һәм ирек өчен көрәш трибунасының талантлы вәкилләре иде. Л. Н. Толстой, К. Д. Ушинский кебек гүзәл кешеләрнең эшчәнлекләре аркасында рус педагогикасы гаять зур адымнар белән алга китте. Рус әдәбияты һәм культурасы дөньяның иң алдынгы әдәбияты һәм культурасы булып үсеп җитте, кешелек җәмгыятенең фикри һәм художество үсешендә гаять зур алга китеш һәм кыйммәтле хәзинә булып урын алдылар. Чөнки алар самодержавие шартларында халыклар бәхете өчен, Ватаныбызның якты киләчәге өчен һәркайсы үзенчә, армас-талмас көрәш алып бардылар.
Бөек рус халкының алдынгы уллары җитәкчелегендә Россиядә политика, әдәбият-культура һәм фән өлкәсендә барган бу зур үсеш Россия халыкларының, шулар арасында татар халкының да, уяна башлауларына зур этәргеч булды. Дөрес, феодализм калдыкларының авыр басымы, патша самодержавиесенең колонизаторлык һәм руссификаторлык политикасы, татар буржуазиясенең изүе, ислам дине идеологиясенең реакцион йогынтысы һәм агулап килүе астында татар демократик җәмәгатьчелек фикере тиз генә күтәрелеп китә алмаган. Ул XIX йөздә чагыштырмаслык тиз үсеп килгән алдынгы рус культурасыннан, прогрессив җәмәгатьчелек фикереннән шактый артта калып барган. Ләкин XIX йөзнең икенче яртысында ук инде татарлар арасында да хезмәт халкы интересларын яклап, прогрессив фикерләр нигезендә культура эше башлаучыларны күрсәтә алабыз. Башында К. Насыйри торган һәм татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте дип исемләнергә хаклы булган хәрәкәт, халык интереслары белән нык бәйләнеп, үзенә үрнәкне рус мәгърифәтчеләреннән алды.
М.Гайнуллин.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013