Бүген Әдипләр: Мәгъсүм Насыйбуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мәгъсүм Насыйбуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Резидә Нәбиуллина- Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Мәкмүнә Нәҗипова Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Халидә Нәфыйкова Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Мәгъсүм Насыйбуллин

(1925-2009)

Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Татарстан АССРның Кукмара районы Байлангар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан coң, ике ел Кукмара МТСының трактор отрядында көйләүче булып эшли, аннары бер ел шул ук районның Сазтамак авылы башлангыч мәктәбендә балалар укыта. 1943 елның сентябрендә М. Насыйбуллин Совет Армиясе сафларына алына. Башта ул хәрби аэродромда хезмәт итә, аннан, алты айлык хәрби мәктәпне тәмамлагач, кече командир сыйфатында хәрәкәттәге армиягә җибәрелә. Литва ССРны азат итү һәм Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг өчен барган сугышларда катнаша. Армиядә чагында (февраль, 1947) КПСС сафларына керә.
1947 елның июлендә армиядән кайткач, М. Насыйбуллин Сьердловск шәһәрендә икееллык кичке юридик мәктәпне, аннан юридик институтның хокук бүлеген тәмамлый һәм, Свердловск өлкәсенең Кировград, Югары Тавда шәһәрләрендә— прокурор ярдәмчесе, шул ук өлкәнең Серов, Богданович һәы Сажино районнарында прокурор булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1959 елда ул шулай ук Свердловск педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.
1962—1970 елларда М. Насыйбуллин башта Казакъстан ССРның Күкчәтау өлкәсе прокуратурасында, соңыннан Башкортстан АССР прокуратурасында бүлек прокуроры вазифаларын башкара. 1970—1981 елларда ул Татарстан республика прокуратурасында эшли.
Очеркист буларак, М. Насыйбуллинның исеме матбугатта илленче елларда күренә башлый. Гаделлек сагында торучы милиция, прокуратура, суд хезмәткәрләренең катлаулы эшләрен тасвирлаган күп санлы очерклары һәм китаплары белән ул татар әдәбиятындагы документаль проза жанрына яңа темалар, яңа геройлар алып килде. Аның «Конец опасной тропы» дигән беренче китабы русча 1968 елда, «Юрист язмалары» исемле икенче китабы 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында дөнья күрә. Аннан, Казанга күчеп килгәч, бер-бер артлы «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар», «Төнге ату», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Йөрәк таш түгел» кебек китап һәм повестьлары басыла. Хокук һәм тикшерү органнарында эшләүче кешеләрнең авыр һәм тынгысыз хезмәт атмосферасын белеп, җентекләп тасвирлау өстенә, ул үзенең әсәрләрендә тормышта очраган җинаять күренешләренең сәбәпләре һәм социаль тамырлары турында да сүз алып бара, социалистик закончалыкны саклауда, теге яки бу шәхесне тәрбияләүдә һәр совет кешесе үзен җаваплы итеп сизәргә тиешлеген искәртә.
М. Насыйбуллинның «Алтын алка» һәм «Ярканат» повестьлары милиция тормышына багышланган әсәрләр буенча 1980, 1982 елларда уздырылган республика конкурсында беренче һәм икенче премияләргә лаек булды. Авторның аерым очерк һәм документаль хикәяләре шулай ук «Үрләр дәшә» (1973), «Түбән Кама—яшьлек шәһәре» (1974), «Аек бул, заманга лаек бул» (1974), «Чем живешь, подросток?» (1981), «Әгәр коммунист икәнсең> (1982) һәм башка күмәк җыентыкларда да урын алган.
М. Насыйбуллин— 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.

"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013