Бүген Әдипләр: Нәкыйп Каштанов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нәкыйп Каштанов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб
Нәкыйп Каштанов
Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов 1942 елның 8 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туа. Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, үзләреннән җиде чакрым ераклыктагы Шыгырдап авылы мәктәбенә йөреп, унны тәмамлый. Романтик табигатьле егет, Әстерхан якларына китеп, берникадәр вакыт балык промыселында, аннары Уфа шәһәрендәге кирпеч заводында эшләп кайта. 1961 елда армиягә алынып, дүрт ел Ак диңгез Хәрби флотында гаскәри хезмәт мөддәтен уза.
1965 елда белем алырга омтылу егетне Казанга алып килә. 1965-1971 елларда ул Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, табиблык эшен Чистай шәһәренең Үзәк район хастаханәсендә башлап җибәрә. Инде менә утыз елга якын ул Казанда Республика клиник хастаханәсендә үз белгечлеге буенча хезмәтен дәвам иттерә.
Н.Каштанов балачактан ук шигырьләр язу белән мавыкса да, аның исеме көндәлек матбугатта студент елларында гына күренә башлый. Баштарак ул медицина темаларын яктырткан язмалары белән катнаша. Җитмешенче еллар ахырыннан исә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында, «Идел» альманахы битләрендә даими басыла килгән шигырьләре, хикәяләре белән исемен таныта. Шул вакыттан бирле аның табиблык һөнәри хезмәте әдәби иҗат эше белән янәшә бара.
Н.Каштановның балалар өчен язган шигырьләре «Шәһәргә килгән Аю» дигән гомуми исем белән Татарстан китап нәшриятында 1992 елда аерым китап булып басылып чыга. Язучының 1997 елда дөнья күргән «Айгөлнең туган көне» исемле икенче шигъри җыентыгы да балалар яратып укыган китапларның берсенә әверелә.
Н.Каштанов — балалар прозасында да актив иҗат итә. Аның «Төлке» операциясе» (1995), «Ак күгәрчен күктә уйный» (1999), «Тылсымлы курай» (2001) кебек китапларындагы повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләр укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Кайбер кыска хикәяләре, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелә.
Соңгы елларда ул лирик яңгырашлы, иҗтимагый-фәлсәфи эчтәлекле, үзенчәлекле метафораларга бай шигъри әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли. Аларның шактый өлеше язучының төрле нәшриятларда басылып чыккан «Сәйлән», «Язмыш орчыгы», «Күкләргә кунмый тузан» кебек җыентыкларында урын ала.
Н.Каштанов республика матбугатында әдәби очерклары, публицистик язмалары белән даими катнаша килә. Туган тел, милләт язмышы, татар халкының гореф-гадәтләре, рух белән тән сәламәтлеге проблемаларына, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы мәкаләләре аны киң кырлы каләм иясе итеп таныта. Ул шулай ук медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм гамәли нәтиҗәләргә ирешкән табиб-галим буларак та үз даирәсендә билгеле шәхес.
Н.Каштанов — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәһәргә килгән Аю: шигырьләр, табышмаклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. —326. —10000 д.
«Төлке» операциясе: повесть һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 806. —5000 д.
Бүрекле багана: шигырьләр. — Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 1996. — 156. —1400 д.
Айгөлнең туган көне: шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 55 6. — 5000 д.
Ак күгәрчен күктә уйный: повесть, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләр. — Казан: АБАК, 1999. —1676. —1000 д.
Кикрикле гөмбә: шигырьләр. — Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 2000. — 156. —12808 д.
Тылсымлы курай: повесть, хикәяләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. —1446. —3000 д.
Язмыш орчыгы: шигырьләр. — Казан: Рухият, 2002. — 240 б. — 2000 д.
Тузганак = Одуванчик: балалар өчен шигырьләр / тәрҗ. С.Малышев. — Казан: Мәгариф, 2003. — 24 6. — 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Канатлы чәчәкләр: шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 64 6. — 5000 д.
Күкләргә кунмый тузан: шигырьләр. — Казан: Тамга, 2004. — 336 б. — 2000 д.
«Кыйссаи Йосыф»ка сәяхәт. — Казан: Матбугат йорты, 2005. — 80 б. — 2000 д.
Кайсы ай бу?: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 28 б. — 5000 д.
Читекле алмагач: нәни хикәяләр, әкиятләр. — Казан: Мәгариф, 2005. — 40 б. — 2000 д. Күчтәнәч: хикәяләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. —104 б. — 3000 д.
Точечный массаж. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. — 64 с. — 5000 экз.
Гангрена легких. Тромбоз. Эмболия легких. Инфаркт легких: монография. Казань: Дом печати, 2001. — 188 с. — 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әшрәфҗанов X. Учларымда яна соңгы сөю хаты... // Мәдәни җомга. 2004. — 20 авг.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Табиб җанлы шагыйрь

Татар әдәбиятында чит төбәкләрдән килгән әдипләр шактый. Мөгаен, иң күбесе Башкортстаннандыр. Әмма Чуашстанның мишәрләр гомер иткән Батыр, Комсомол районнары да калышмый кебек. Бигрәк тә халык саны белән шул халыктан күтәрелгән талантларны чагыштырып карасаң. Кечкенә Батыр районы гына да Кави Латыйп, Җәүдәт Сөләйман, Рөстәм Сүлти, Ринат Якуш кебек шәхесләрне биргән. Әлеге әдипләр янына Нәкыйп Каштанов исемен өстәсәк, бизмән Чуашстан мишәрләре ягына да авышырга мөмкин әле.
Нәкыйп Каштанов әдәбият сөючеләргә инде күптән таныш. Күпләр аны балалар өчен кызыклы хикәячекләр, сюжетлы шигырьләр, мәзәкләр, шигъри табышмаклар язучы дип беләдер. Чыннан да ул беренче иҗат адымнарын балалар әдәбиятында ясады. «Ялкын», «Салават күпере» журналларында, «Сабантуй» гәҗитендә еш басылды. Тора-бара Татарстан китап нәшриятында «Шәһәргә килгән аю», «Төлке операциясе», «Айгөлнең туган көне», «Бүрекле багана», «Кикрикле гөмбә», «Тылсымлы курай» кебек мавыктыргыч китаплары да дөнья күрде. Нәкыйп әдәбият келәмендә йөреп китәргә нәни укучылары белән бергә өйрәнде кебек.
Иҗат адымнарының ныклы икәнен тоеп алгач, өлкәннәр өчен дә яза башлады ул. «Казан утлары», «Идел» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» гәҗитләрендә хикәя-повестьлары, шигырь бәйләмнәре чыга торды. 1999 елны «Абак» нәшрияты саллы гына проза китабын нәшер итте.
Нәкыйп Каштанов - әдәбиятка соңлабрак килгән әдип. Бәлки моңа аның холык-фигыле дә тәэсир итми калмагандыр. Салмак ул, төпле ул, һәр хәрәкәтен алдан уйлый, җиде тапкыр үлчәгәннән соң гына кистереп әйтә, кистереп яза.
Әдәбиятка, гадәттә, гуманитар белем алганнар килә. Нәкыйп Каштанов - табиб. Тән дәваларга тиеш булып та, җан дәвасыннан битәр тазалык булмасын аңлапмы, урау сукмак белән, ләкин үз сукмагы буйлап әдәбиятка килгән ул. Мөгаен, ул җаны белән үк табибтыр. Төгәл диагноз куйганнан соң гына дәваларга керешкән кебек, иҗатында да башта ул нәрсә, ничек язарга кирәклеген ныклап өйрәнә, аннан соң гына кулына каләм аладыр. Табиб ялгышырга тиеш булмаган шикелле, иҗатта да ул ялгышлардан саклана. Яңа табадан төшкән әсәрләренең суынганын көтә, кат-кат төзәтә, төзәтеп тә күңеленә хуш килмәсә, дусларына укытып карый, киңәшләшә, бәхәсләшә. Әсәрләренең (гүя пациентларының) сау-таза икәненә инангач кына дөньяга чыгара.
Шагыйрь, укып кара әле дип, бер калын папка кыска шигырьләр алып килгәч, шөбһәләнебрәк калган идем. Кыска шигырь бик хәтәр нәрсә бит, анда сюжетлы шигырьләрдә аермалы буларак бераз гына да көпшәклек җибәреп булмый, һәр сүзгә егәр тулышып торырга тиеш. Кыска шигырь шагыйрьләрнең лакмус кәгазе кебегрәк тә әле ул. Анда матур сүзләр артына яшеренеп булмый, осталык, сәләт дәрәҗәсе шунда ук күзгә ташлана. Шагыйрьнең барлыгын, йә юклыгын яра да сала өч-дүрт юл шигырь.
Кыска шигырьдә Нәкыйпнең беренче тапкыр гына көч сынап каравы түгел икән инде. Ике дистә ел буена чарлаган икән инде ул анарны. Мөгаен, хәлсезрәк, төссезрекләрен ташлагандыр (типкән саен җирдән алтын чыкмый бит). Кайбер кытыршыларын калдырган - алмазның төгәл почмаклы бриллиантка караганда үз матурлыгы, кыргый балкышы бар дигәндер. Арада «Моны нишләп мин язмадым икән?!» диярлекләре, җанга бик-бик якыннары да очрый. Бер ишләре шагыйрьнең осталыгы белән сокландырса, икенчеләре гадилеге, төгәллеге белән, «хискә исем кушуы» белән күңелне әсир итә.
Нәкыйп: «Һәр шигырьне аерым биткә куеп китап чыгарасым килә», - дигәч, уйга калдым. Хәтта китап чыгаруда каләм чарлаган Равил Фәйзуллин да бер биткә өч-дүрт кыска шигырен тезеп биргән иде. Нигә чыннан да Хәямнең робагыйлары кебек бирмәскә? Хәзер акча түләсәң, наширләр кәгазь кызганып тормый анысы. Ә «бер биткә өч-юл язып күпме кәгазь әрәм иткән», - диючеләр табылыр. Андыйларга шуны әйтәсе килә: буш калмый ул битләр. Шул өч юлны күңел биреп укысаң, тукталып уйланып, хисләнеп торсаң, ул битләр мөлдерәп тула.
«Иң шәпләрен генә сайлап бирәсе калган, китап тагы да отышлы булыр иде», - диючеләр дә очрар. Килешәм дә, килешмим дә. Чыннан да, җиде иләк аша үткәрсәң, югары шигърият таләпләренә җавап бирерлекләрен генә калдырсаң бик әйбәт. Ләкин нәрсәдер югала бит. Чәчәкләр янында үләннәр дә кирәк ләбаса. Хәтта бер-ике алабута үссә дә комачауламый. Аларның да үз матурлыгы, үз дәвасы бар. һәрхәлдә, табиб җанлы шагыйрь шул фикердә.
Ләис Зөлкарнәй, шагыйрь. Казан, 28 апрель, 2001 ел


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...